Мәдәни җомга

Йөрәк кушканча яшәү

Өлешеңә тигән авырлыкны кабул итә белеп, «мин бирешмим» дип, тешең-тырнагың белән тормышка ябышу өчен хикмәт ияcе булу кирәк. Бәлки ул сынаулар дөньяга икенче төрле карап яши башлар өчен биреләдер дә. Бер мизгелгә туктап калып, нәтиҗәләр ясар өчен... Күпләр әнә шуннан соң бөтенләй яңача гомер итә башлый. Әдилә кебек...

Кысаларга кереп яшәргә яратмый ул. Кечкенәдән. Үзенекен эшли һәм җиңә. Кияүгә чыгуы да шулайрак була. Тормыш башлау өчен әти-әни фатихасын аласы бар. Әдилә аңлый: татар милләте дип яшәгән әти-әнисе өчен киртәләр җимерде ул. Башка милләт кешесен сайлады. «Сез бит әле аны күрмәдегез, үзе-гезне җиңеп, танышып карагыз», – дип, ике якны да очраштыра. 

– Бәйрәм көн иде ул. Килеп керде дә саф татарча: «Исәнмесез. Минем исемем Алексей. Корбан бәйрәме белән. Хәлләрегез ничек?» – диде. Телсез калдык. Әни бөтенләй эреп китте. Мине аш бүлмәсенә алып кереп: «Син аны урыс дигән идең бит», – ди аптырап. Алексей әти-әниемнәрнең безнең мөнәсәбәтләр-гә каршы икәнен белә иде. Аларга ошарга тырышып, мәктәптә татар теле дәресләрендә өйрәнгәннәрен исенә төшереп килгән. «Сине югалтудан курыктым», – дип аңлатты соңыннан бу адымын. Әти: «Без риза. Менә дигән егет», – дип, үз сүзен кистереп үк әйтте. 

Танышып, нәкъ 90 көн узгач, өйләнешәләр. Әдилә банкта эшли, Алексей – хәрби училищеда курсант. Хәрби кеше хатыны булганын яхшы аңлый ул. Укуын тәмамлагач, Алексейны Казаннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Новосибирскига җибәрүләрен дә тыныч кына кабул итә. Бер айдан соң, кырык көн дә тулмаган сабыен кочаклап, ире артыннан чыгып китә. Алексейга бүлмә бирмәгәннәр, кунакханәдә яшәп хезмәт итә. Акчаны ничек җиткерергә?! Нишләргә? Кысалар яратмаган Әдилә монда да тәвәккәлли. Иреннән ярдәмгә солдатлар сорый. Бүлмәләрендәге бар әйберне җыеп аларга тоттыра, үзе, баласын күтәреп, хәрби часть башлыгына китә. Кабинетына барып керә дә, солдатларга күрсәтмә бирә башлый: «Безнең киемнәрне менә монда урнаштырыгыз. Бала әйберләре һәрвакыт күз алдында булсын – өстәлгә куегыз...» Полковник, телсез калып, сораулы күз карашы белән яшь ханымның кыланмышларын күзәтеп утыра. Ә Әдиләнең җавабы күптән әзер: 

– Ирем янында яшәр өчен Казаннан ук күчеп килдем. Тик тормыш итәргә урын юк. Тимер юл вокзалында яши алмыйм, кулымда бер айлык балам. Казармада 25 солдат алдында сабыемны имезергә уңай-сызрак булыр. Шуңа күрә сезнең кабинетта яшәп торырга карар кылдым. Борчылмагыз, күп урын алмам. 

Полковник кабинетыннан ачкыч тотып чыгып китә ул. Яшәячәк бүлмәләренә барып керсәләр, андагы пычраклыкка шаккаталар. Хатыны ташлап киткән капитан әнә шул рәвешле яраларын төзәткән. «Гафу ит, кадерлем, мин бик начар хатындыр, күрәсең. Бәдрәфтә яшәргә теләмим, Казанга кайтып китәм», – ди Әдилә иренә. 

Ике көн эчендә Алексей гаиләсен чип-чиста бүлмәгә алып кайта. Әдилә бер елдан банкка эшкә чыга. Тырыш хезмәткәрне бүлек башлыгы итеп билгелиләр. 

Бар да җайланып бетте дигәндә, гаилә күгендә кара болытлар куера. Баш өянәге борчыган Әдиләгә невропатологлар МРТ узарга тәкъдим итә. Ләкин ул аны башында шеш булганнар өчен генә дип уйлый (шешнең булу-булмавын ачыклар өчен нәкъ менә әлеге тикшеренү кирәк). Чираттагы баш өянәге башлангач, ашыгыч ярдәм чакыртып, укол кадаганнан соң, Әдиләгә микроинсульт була. Сул ягы берни тоймаска әйләнә. Хастаханәгә салып тикшергәннән соң, башында шеш барлыгы ачыклана. Һәм ул шеш үсә! «Мин болай гына үлмим», – ди бирешергә яратмаган Әдилә. Операция ясатырга чиратка баса. Тормыш рәвешен үзгәртә, дөрес туклануга күчә. Салкын су белән коена. Файдасы да тия – шеш үсүдән туктый. Ярты елдан соң чираты җитә. Операциягә кергәндә дә тыныч тота ул үзен. Барысы да яхшы булачак. Ире, кечкенә улы хакына. Тизрәк терелеп чыгуын теләгән тагын бер улы бар бит әле аның... Хәер, бу хакта тәфсилләбрәк сөйлик. 

...Алар һәрвакыт балалар йортына булыша. Чираттагы бер баруларында бер үсмер малай белән танышалар. Бик якын итәләр аны. «Мине уллыкка алырга кирәкми. Теләсәгез, кечкенәләрне алыгыз, мин үстем инде, – ди Ваня. – Ә менә ялларга, каникулларга алып кайтып йөрсәгез, шатланыр идем». Әдилә хәзер дә әлеге адымын аңлата алмый. Бары тик малайны бәхетле итәсе килү теләге бик көчле була аңарда. 

Хастаханәгә кергәч, ике әни ярдәмгә килә. Берсе өйдә бала карый, икенчесе Әдилә янында була. Биопсия шешнең яман булуын күрсәтә. «Ләкин без аны җиңдек», – дип тынычландырырга тырыша профессор. Әдиләнең бу хәбәргә әллә ни исе дә китми кебек. Барысы да яхшы булачагын алдан ук белә бит ул. Башкача булырга да мөмкин түгел! Операциядән бөтенләй икенче кеше булып уяна. Медицина дөньясына бик якын икәнен аңлый. Кешеләргә сәламәтлек бүләк итү теләге зур була аңарда... Банкка кайтмыйм, дигән карарга килә. 

 

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: