Мәдәни җомга

Язмышыңа язылсамы?.. (ХИКӘЯ)

Алмазия урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

Аның да башка кызлар һәм егетләр кебек университет баскычларыннан менеп йөрисе, көрәп-көрәп белем аласы килде. Аның да, башка бик күпләр кебек, әти-әни акчасына ваемсыз гына итеп яшисе, дөнья күреп йөрисе килде. Тик... язмышыңа язылмагач – булмый икән... Аяз көнне – бар, болыт көнне – юк, дигәндәй, авыру әнисен ялгыз калдырып, ерак шәһәргә китүдән, ләззәтле, заманча тормыш эзләүдән тыелып кала алды. Әнисе белән киңәште-сөйләште дә, кыяр-кыймас кына атлап, үзен укытып чыгарган мәктәбенә килде. 

– Хәлеңне беләбез, Кыямова. Укырга чынлап та китмәсәң, үзебездә эшләрсең. Бездә быел пионерлар саны артты, үзләренә бер вожатый кирәк булачак, – диде директор, кызның тел төбен тиз аңлап. – Билгеле, синең кебекләрне алга таба да укытасы иде дә бит!.. Ә син акыллы хәл иткәнсең, – дип өстәде ул бераздан. – Ялгыз әниеңне ташлап китмәвең хуплауга лаек! 

Алмазиягә дә, әнисе Тутыя апага да авыл халкы әнә шулай бик мәрхәмәтле. Китек күңелле ятим гаилә булгангамы, әллә аналы-кызлы икесенең дә бик кешелекле булуларын искә алыпмы – иске яраларын кузгатып йөрәкләрен телгәләгәннәре юк. Тик кеше күзгә төртеп әйтмәсә дә, Тутыяның бәгыренә таш булып утырган ул яра туктаусыз әрни, туктаусыз эчтән ашый иде. 

 

* * * 

Сугыштан соңгы еллар. 

Әтисе Ватанны сакларга киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады Тутыяның. 

Әнисе, озак та тормый, авыр елларның корбаны булды. Шулай итеп, әти белән әнисенә бердәнбер бала булып яшәгән кыз нигезләрендә япа-ялгыз торып калды. 

 

* * * 

Көз. 

Көн кичкә авышкан. Тутыя эштән кайтты да инешкә төшеп чиләкләренә су алды. Бер тамчысын да түкмичә йөгереп кенә кайтып килгәндә, капкалары янында көтеп торучы абыстайга күзе төште. 

– И-и, кызым Тутыя, мөлдерәмә тулы чиләкләреңә тап булдым, юлым уңар, иншалла, – дип башлады ул сүзен. – Хәтерем ялгышмаса, төпчегем белән бергә туган идегез кебек. Быел сиңа да егерме җиде тула торгандыр, – диде ул, сүзне үзенә кирәк якка борырга тырышып. 

– Дөрес, абыстай, хәтерегез ялгышмый. Олыгаябыз, – диде Тутыя, абыстайның йомышын аңламыйча гына. 

Кунак, үзалдына сөйләнгән кебегрәк итеп, сүзен дәвам итте. 

– Болай юньле бәндәгә охшап тора торуын. Туганнарымны сугышта югалттым, үзем Уралдан, ди. Синең дә гомерең ялгыз үтә, мин әйтәм. Уйлап-уйлап карадык та, абзаң белән сине кулай күрдек. Әллә, Тутыя кызым, очрашып, сөйләшеп карыйсызмы? 

– Кем белән очрашырга? – диде Тутыя, курка калып. 

– Бәй соң, сине яучылап килдем ләса, – диде абыстай. 

– Алай олы эш белән йөргәч, әйдә, өйгә керик, – диде Тутыя. Чиләкләрен куеп, тиз генә самавыр тергезде. 

Абыстай кызның югалып калуын тиз сизенде һәм: 

– Курыккан эш хәерле була ул, кем, Тутыя. Барыбыз да шулай кыенсынып кергән инде егет куенына... Бер җирдә туктап оя корыр идем, ди. Болай хәлле генә күренә үзе. Чәй эчәрсез, абыстай, күчтәнәч, дип, йомшак конфетлар алган. Бер тартма бөртекле тәмле чәе белән яулыгы да бар. Ә кич белән йөзлекләр арасыннан көчкә бер егерме бишлек табып абзаңны кибеткә җибәрде. 

– Миңа кешенең акчасы кирәкми, абыстай. Тормыш көтәрлек, дөньямны үзенеке кебек итеп тотарлык иптәш кирәк, – диде Тутыя кистереп кенә. 

– Мин дә акчасын санамыйм. Мул куллы булырга охшый дип әйтергә теләвем генә, – диде абыстай. Аннан, йонның уңаена сыпырырга тырышып: – Тормышың Аллага шөкер инде кадерен белгән кешегә, – дип өстәде. 

– Кешесе кеше төсле булса, бер әйберем дә жәл түгел, – диде кыз, йомшый төшеп. Ул үзен кайгыртып килгән авылның мәртәбәле карчыгына төксерәк эндәштем, ахры, дип, бераз борчылып та куйган иде. 

Сүзне чәй янында дәвам иттеләр. 

– Кавын түгел, эчен ярып карап булмый. Әмма сугышта һәлак булган улым белән кайчандыр бергә поездда барганнар икән. Шуның буенча эзләп килгән. Улыгыз мировой иде, ди. – Абыстай күзләрен сөртеп алды. – Адресын бирде, кунакка чакырды, ди. 

– Сезнең балаларның начар аты чыкканы юк инде, абыстай. 

– Малайны искә алгач, үзебезгә дә якын булып китте шул. Абзаң белән киңәштек тә, еракка җибәрмик җиләк кебек Тутыя барында дип, сиңа тукталдык. 

– Маңгаенда, – дип пышылдауга күчте абыстай, уң кашы өстендә пәйгамбәр суккан мөһере дә бар. Андыйларны бик бәхетле, судан да коры чыгучан була диләр бит. 

Тутыя монысына артык әһәмият бирмәде. Әмма: 

– Нәселе ниндирәк нәсел микән соң, абыстай? Бер туганы да калмый кырылып бетмәгәндер бит? – дип басым ясап сорады. 

– Төпчендем инде мин дә, кат-кат сорадым. Тамырыбыз корыды, бер мин исән калдым, ди. Аллага тапшырып, үзең күреп, сөйләшеп карыйсыңмы әллә? Насыйбың шул булса, белмәссең... 

– Сезгә килеп төшкәч, яман кеше түгелдер, шәт, – диде Тутыя, сүзне йомгаклагандай итеп. 

Икенче көнне Тутыя белән Урал ягыннан килгән мөһерле Хәкимгә мулла никах укыды. Ә инде тагын бер айдан кияү кеше суд каршына басты. Абыстай күргән йөзлекләр барысы да урланган чемоданнан табылган акчалар булып чыкты. Гомерендә андый эшләрне күз алдына да китерә алмаган Тутыя, хурлыгыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Ничек тә бу яман эшне авылдашларына сиздермәскә тырышты. Җилен тутырган сыерын сатып, ире урлаган акчаларны түләде. 

 

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: