Мәдәни җомга

Яратканнар ямьсез булмый (Хикәя)

Туганда барлык сабыйлар да матур булып туа.

Барсында да ата-аналарына искиткеч сөйкемле булып күренгән шул ук төймә борын, йомры йөз, нәни куллар, саф караш... Ата-анага үз баласының йомшак җиренә хәтле тәмле күренә – үбә-үбә үстерәләр. Хәер, бу табигый да. Әти-әниләр үз җимешен матурлыгы өчен түгел, ә барлыгы өчен, үзенеке булганы өчен үлеп ярата.
 Дүрт ир туганы артыннан көттереп кенә туган Рәминә дә нәни чагында, башка сабыйлар кебек, шундый ук түгәрәк йөзле, матур бала иде. Хәрәкәтчән, тик тормас кызый бар нәрсә белән дә кызыксынды, тәпи атлап китү белән абыйларының артыннан калмады. Дүрт ир баладан соң туган кызларын Мәймүнә белән Гыймран әлбәттә үлеп яраттылар. Ата-анасының бердәнбер сөекле кызлары, абыйларының яраткан сеңелләре булып, җылы гаилә кочагында тәгәрәп үсәсе дә үсәсе иде кызчыкка. Бәхете дә үзе белән үсәр иде кебек. Бар нәрсә дә ата-ана теләгәнчә генә булса икән. Үсә барган саен кызчык төскә-биткә үзгәрә барды. Аллаһ аңа нигәдер акыл биргән, күркәм холык биргән, ә матурлык бирмәгән иде. Ир балага чибәрлек әллә ни кирәкми, ул сыйфат хәтта аңа бик ятмый, килешми дә кебек, артык кебек. Аның матурлыгы – көчендә, кулында, холкында. Ә кыз бала ул – табигатьнең чәчәге. Яшел язларга тиң үсмер чакларында чәчәккә бөреләнә. Ямьле җәйләргә тиң яшьлегендә чәчәк ата. Алтын көзләргә тиң гомер фасылында орлык бирә... Ул чәчәккә холык матурлыгы гына аз, хуш исе белән, күркәмлеге белән күзләп очып йөргән күбәләкне үзенә тартып торырга тиеш... Әнә шул тышкы хозурлыктан Рәминә мәхрүм калган иде. Кечкенә чагында күзгә бик ташланмаган мәшкә борыны, сирәк саргылт чәчләре, зур авызы, сыек зәңгәрсу күзләре үсә барган саен кызның ямьсезлеге турында көннән-көн ныграк кычкырып тора барды. Алты-җиде яшендә кызчык үзенең башка кызларга охшамавын аңлый иде инде. Авыл балалары да аяусыз була беләләр − беркемнең дә бу ямьсез кыз белән уйныйсы килмәде. Үзенең шыксызлыгыннан оялган кыз мәктәптә дә, азаккы партада башын иеп, ялгызы гына утырды. Абыйлары гына, ул ничек бар, сеңелләрен шулай яраттылар. Алар гына аның белән уйнадылар, авыл балалары кимсеткәндә яклап чыктылар. Кимсетү дигәннән, шул яман чара белән кемдер башкалар алдында үзен үстерергә тырыша. Бу яктан Рәминәнең ике сыйныфташы аеруча булдыра иде. Чәчләре күперенке, бөдрә Гамилә белән зур, кара күзле Рәдифә бу “шыксыз үрдәктән” көләргә сәбәп эзләп кенә тордылар. Аларның тырышлыгы белән кызга Албасты кушаматы тагылды. Дәрестә Рәминә җавап бирә башласа да, бу ике гадәтсез, пырхыдап көлеп, кызны бүлдерделәр, буталдырдылар. Тәнәфестә дә, Рәминә кем янына килеп басса да, төркем тиз генә таралышты. Аның ямьсезлегеннән кыз балалар йогышлы чирдән курыккандай читләштеләр. Ялгызлык төшенчәсе Рәминәгә бала чагыннан ук таныш иде инде. Башкалар кышын шау-гөр килеп тау шуганда Рәминә күбесенчә әнисе белән йортта мал карады, кул эше эшләде, тегүгә өйрәнде. Авыл балалары җәйләрен яшел чирәмдә аунаганда, тирән буа аша аркылы-буйлы йөзгәндә Рәминә күбрәк бакча карады, идән-кер юды. Мәймүнәнең аны мактап, “Рәминәм җен кебек эшли” сүзләрен дә ботарлап, кызын җен кебек күрә, имеш, дигән адәмнәр табылды.


 Үсә барган саен Рәминә үзенең килбәтсезлеген аеруча авыр кичерде. Ир бала булып, абыйларына хәтле Рәминәдән матуррак! Нигә аны язмышы беркемнең дә күзе төшмәслек, ә киресенчә, йөзен борырлык кыяфәт белән “бүләкләде”? Кемгә охшап ул шундый шыксыз Албасты булып туган? Бала чагында бу сорауны әнисенә еш бирде Рәминә. Мәймүнә кызын кочып, кайгырма, балам, үсеп җитәрсең, менә дигән матур кыз булырсың, дип юатса да, үз өметенә үзе дә ышанмый иде, ахры. Аның кызына бәхет теләп сораган теләкләрен күкләрдә ишетмәделәр ахры – үсеп буйга җитсә дә, кызга күз ташлаучы егет-җилән табылмады. Мәймүнә үзалдына уфтанды: “Минем кызыма да кияү чыкса инде...” Үзенең кемлеген ачык белгән Рәминә авыл егетләренә гашыйк булу турындагы уйны башына да китерә алмады. Мәхәббәткә, назга сусаса да аның күңелен беркем дә биләмәде, йөрәге буш калды. Үзенә тиң парын табып, гаилә кору, балалар үстерү ише кызыктыргыч хыялларын Рәминә бик эчкә, йөрәк түренә яшерде. Менә инде, ата-ана йортында яши торгач, карт кызга да әйләнеп килә – егерме алтысы тула. Абыйларының, сыйныфташ кызларның икешәр-өчәр баласы бар. Көдрә баш Гамилә инде икенче иргә чыкты. Зур күз Рәдифә шәһәр эшкуарын тапты. Тик әлегә балалары күренми. Матурларга күпме җырлар, шигырьләр багышланган. Аларның бәхете алдан ук язып куелган. Башка өстен яклары булмаса да, алар шул гүзәллеге белән генә дә ир-атның йөрәген әсир итә. Чибәрләр тирәсендә, кунарга әзерләнгән күбәләктәй, күпме егет очып йөри. “Чибәрләрне чибәр яратыр...” – бу җырны Рәминәдәй бәхетсез берәү чыгардымы икән? Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы... Рәминә генә ялгыз каендай һаман да бер үзе. Гомере дә жәл, заяга үткәндәй үтә. Чит бәхеткә көнләшмим, дисә дә, үзенең беркемгә дә кирәкмәгәнлеген тою әлбәттә Рәминәнең яшәү ямен алды. “Алдан юл ярылган чибәргә... Бездәйләргә кала түзәргә...” Шулай да яше олыгая барган кызны соратып килгәннәр булмады түгел. Кеше үтереп төрмәдән кайткан ир, үзенә чыгарга риза булмагач, хәтта Рәминәгә янап та карады. Кибет янында аунаудан узмаган икенче хөрәсәнгә дә айнык хатын кирәк имеш! Тик Рәминәгә мондый “бәхет” тансыкмы соң? Ата-анасы да мондый “кияүләрдән” кырт кисте: “Алдан ук бәхетсез булганчы, яшә өебездә генә!” Абыйларының балаларын үстерү сагышлы күңеле өчен бер юаныч булса да, ул үз баласын, үз оясын тансыклады. Шыксызлыгыннан кыенсынып, авылдан сирәк чыкты. Кая барса да, аңа бармак белән төртеп, Албасты, дип күрсәтерләр кебек тоелды. Дүрт саны төгәл булса да, үзен гарип-гораба санады. Ярый әле эше ерак түгел – авыл очында гына. Уңган кызның анда хөрмәте бар – эшенә Рәминә теләп бара. Фермага да Рәминә, кешеләрне очратмас өчен юлдан түгел, ә су буйлап, сукмактан йөри. Су буе – су буе инде ул. Монда кошлар да матуррак сайрый кебек. Тонык, чиста су үзе дә күңелгә талгын тынычлык өсти. Күперелеп үскән таллар да Рәминәне көтеп ала, кул болгап озатып кала кебек. Талгын гына аккан су җырына Рәминә дә кушыла: “Чылтырап аккан елгадай, ага гомер елгасы. Шул елганы кире якка борып кына булсачы...” Ә җырларга ярата Рәминә. Моңлы табигатенә кушып, Аллаһ аңа моңлы, тирән тавыш биргән. Шатлык-сөенече дә, кайгы-сагышы да – бары да җырына сыя.
 Кайда булсын башкача? Эшендә юаныч тапты Рәминә. Алдан барды, соңга калып кайтты. Караган тавыклары башкаларга караганда күбрәк йомырка бирде. Авырлык күләме ягыннан да ул караган кош-корт арттырды. Үлгән кош-корт та тырышып эшләгән Рәминәдә әзрәк булды. Тавыкларны таза, җылы урында тотты, вакытында ашатты-эчертте, чирләгәнен аерып алды. “Тавыкбаш” сүзе мәгънәсезлеккә ишарә булса да, тәрбияне тавык булып тавык та аңлый шул. Кикрикләрен кыек салып, Рәминәнең җырлаганын тыңлап торалар кебек. Аннан кушылып җырлыйлар... Алдынгы кош-кортчы булып әллә кая бармаса да, кешеләр аның тырышлыгын күрүе эшеннән дә, үзеннән дә канәгатьлек бирә иде әлбәттә. Эш сөеп үскән кызга хезмәте авыр күренмәде.

 


 Ватылган моторны алыштырырга дип читтән килгән Нәбир Рәминәне нәкъ тавыклары арасында йөргәндә, эш урынында күреп алды. Күреп дип, башта амбарны хәтерләткән зур бинаны яңгыратып җырлаган тавышын ишетте. Ә Рәминә, үзен тыңлап торган чит-ят ир-егетне кинәт кенә күрүгә, каушап төште, хәтта яшь кызлардай кызарып ук чыкты. Җырлавын шып туктатты да оялып кына егеткә караш ташлады. Ят егет дә аңа карады. Тик башкалар кебек йөзен бормады. Ак яулыгын йөзенә үк төшереп бәйләгән, эш киеме кигән кызны әлбәттә чибәр дип әйтеп булмый иде. Тик һәркемнең башкаларда булмаган үзенчәлеге, кабатланмас сыйфаты була. Әллә бер күрүдән кызның шыксызлыгы аша шул сөйкемле сөяген күрә алды, әллә ничек, Нәбир Рәминәдән читсенмәде. Кызның, иреннәрен ике колагына хәтле диярлек җәеп, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмаюы бер яктан мәзәк тә, икенчедән сөйкемле дә иде. Башта өркегән болан баласыдай егеткә якын барырга базмаса да, бераздан ачык йөзле бу егет Рәминәнең дә күңеленә үтеп керә алды. Кыз егеткә әбәткә йомырка тәбәсе куырды. Кичкелеккә дә бу сый кабатлангач, Нәбир шаяртты: “Көненә ун йомырка ашап, тиздән әтәч кебек куначага басып “кикерүк” кычкыра башлыйм инде...” Әллә эше каты булды, әллә бүтән сәбәпле, Нәбир йомышын ике-өч көн урынына дүрт-биш көнгә сузды. Су буйлап кына егет кызны өенә хәтле озатты. Таң атканчы бер-берсенә сыенышып яр буенда утырдылар. Таң беленә башлагач кына кыз өенә, егет вакытлыча яшәгән мал йортына кайтып китте. Егетнең тиздән китәсен белгән Рәминә күңелен юкка алгысытмаска тырышты. Китә бит ул, тиздән китә... Мин аңа тиң ярмы соң инде?!
 Әйе, санаулы гына көннәр бик тиз узды. Эшен төгәлләгәч, Нәбир китеп тә барды. Моңарчы да Рәминәнең күңелен таштай басып торган ялгызлык хисе тагын да көчәйде. Үз гомеренә бер ир-атны ошатты, ул да аңа насыйп түгел, ахры. Сагышын гына арттырырлык булгач, нигә очраткандыр ул Нәбирне?! Тиң мәхәббәт – үзе олы бәхет шул ул. Ни үкенеч, шул бәхеткәй һаман да читләп үтә Рәминәне! Хат язарга хәтта адресын да калдырмады Нәбир. Үзе турында да ныклап ачылмады. Араларны кисүе шулдыр инде. Хәер, нәрсәгә өметләнә ала Рәминә? Шыксыз, албасты Рәминә... Беркемгә дә кирәкмәгәнлеген Нәбирдән башка да белә иде бит. Нигә өзгәләнәсе?!
 Кызның исен-ушын китәреп, беркөн Нәбир тагын килеп төште. Тик ул бу юлы эш буенча түгел, ә Рәминә янына килде. Су буендагы таллар гына егет белән кызга шаһит булдылар. Кулга кул гына тидерсәләр дә, назлы куллар күпне сөйли белә... Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс... Рәминәнең башкалар күрә белмәгән эчке матурлыгын тоемлап, сиземләп алган иде Нәбир. Шунда гына ул үзе турында ачылды. Ул күптән егет түгел, ә өйләнгән ир-ат булып чыкты. Тик башыннан көлгән хатыны белән һаман да аерыла алмый интегә. Алты яшьлек кызларын хатыны шантаж урынына куллана. Матур чәчәкне кырау тиз ала шул – җете кызыл чибәргә өйләнгән Нәбиргә хатыны, яши торгач, күрсәтмәгәнен калдырмады. Чибәрлек тә – сынау. Ымсындырып торган күзләргә, ир-аттан туктаусыз күрсәтелгән игътибарга бар чибәрләр дә каршы тора алмый, бирешә. Ят кочакта ир дә онытыла, бала да. Әдәп, әхлак та юкка чыга. Ире юкта киенер, ире кайтса – көенер... Яисә, ир – калага, хатын – далага... Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер дә бит. Ялгышты Нәбир. Терсәк якын да тешләп булмый. Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый – нәкъ беркатлы Нәбир кебекләр хакында. Рәминә Нәбирне сүзсез-өнсез генә, башын аның иңенә салып тыңлады. Ни әйтсен дә, нинди киңәш бирсен? Аның кемне дә булса өйрәтерлек хакы, киңәш бирерлек тормыш тәҗрибәсе бармы соң? Аннары, Нәбирнең кызы бар. Бәлки аның хакына хатыны белән килешеп тә китәрләр, кем белә. Ул болай да үзен ир белән хатынның арасына кергән кебек тоя. Газап тулы икеләнүләр белән яши торгач, елак көзләр, салкын кышлар да узды. Кышларын Нәбир сирәк килгәләде. Шулай да Рәминә аны сагынып, яшертен өмет белән көтте. Нәбирдән яшерергә тырышса да, яратуын үзеннән яшереп буламы соң? Хәер, тойгыларын Нәбирдән яшерә дә алмады сыман. Нәбирне күрүгә, теле урынына, йолдызлар кабынган якты карашы күпне сөйләде...


 Бу язны Рәминә гомергә дә онытачак түгел! Хыянәтче хатыны белән арасын өзеп, Нәбир, ниһаять, Рәминә янына күчеп килде. Күченүе дә кулындагы бер юл сумкасыннан тора иде. “Йортка кергән” исемен күтәрәсе килмичә, Нәбир белән Рәминә, никах укыткач, кеше өендә түләп яши башладылар. Кулыннан эш килгән белгечне кошчылык фермасына кушкуллап эшкә алдылар. Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк – Нәбир моны яшәгән саен ныграк аңлый барды. Рәминә уңган, булдыклы хуҗабикә, акыллы тормыш иптәше була белде. Икәүләп тырыша торгач, яшәгән кечкенә генә йортларын сатып алдылар. Бәләкәй генә үз куышларына сөенеп бетә алмадылар. Шул ояларында ике сабыйлары – уллары һәм кызлары туды. Нәбирнең элекке хатынына артык кирәкмәгән кызы да аларга килеп елышты. Өч балаларын тигез итеп үстерделәр. Икесе бергә күп еллар кошчылык фермасында эшләделәр. Соңгы елларда, заманалар үзгәреп, эш хакын тоткарлаулар башлангач, әлбәттә җиңелгә килмәде. Хезмәт хакына акча урынына тавык, йомырка бирә башлагач, бер кыенның бер рәхәте чыкты: ир белән хатын шактый гына кош-корт үрчетеп җибәрделәр. Тавык фермасы ябылганда аларның ярыйсы гына табыш биргән үз эшләре бар иде инде. Рәминәнең абыйлары ярдәме белән, өмәләп, иркен, зур йорт салып керделәр. Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Кайчандыр Албасты кушаматы йөрткән Рәминәнең иркен, мул тормышта, “кәттиждә” яшәвенә авылда кемдер сөенде, кемдер көнләште. Ә Рәминә белән Нәбирнең кеше сүзен тыңлап торырга вакытлары юк – кош-корт саны үсә барган саен аның мәшәкате дә арта бара. Нәбир тавык, үрдәк, каз карашырга бер-ике кеше алмый булмас дип саный. Теләүчеләр дә юк түгел – иреннән күптән аерылып кайткан Рәдифә, эшкә алыгыз, дип артларыннан калмый сорап йөри. Ни дисәң дә, Рәминәнең сыйныфташы. Кайчандыр аны кыерсытуын да онытканмы, хуҗабикәне, Рәминә Гыймрановна, дип алдында биеп йөри. Матурлык ягыннан да Рәминәдән әллә ни аерылмый: иртә агарган чәчләр, кайчандыр мин-минлек чагылган зур күзләр җыерчыклар пәрәвезендә... Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса ул шулай.
 Ир яхшы булса, ямьсез хатынга да төс керә, дип белми әйтмәгәннәр шул. Бәхетле хатын ямьсез була белми. Ә Рәминә Нәбире белән бик тә бәхетле. Көтеп алынган бәхетен саклый, кадерли, үстерә белә. Хатын-кызны бизәктән дә бигрәк әдәп-нәзакәт бизи. Нәбир дә бу юлы хатыннан уңды – кадер-хөрмәт тә, тәмле тел дә, якты йөз дә жәлләми Рәминәсе сөекле ире өчен. Акыллы хатын – хәзинә дип юкка әйтмәгәннәр. Яратканнар матур күренә. Талымсызга тәмсез юк, мәхәббәткә ямьсез юк.

 


Физәлия Дәүләтгәрәева

"Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: