Мәдәни җомга

ЯЛГЫЗЛЫК

Зәки бабай инде икенче Яңа елын берүзе генә каршылый. Корткасы исән чагында өй түренә, балалар кайтып төшсә дип, һәр елны ылыс исләре чыгарып утырган яшел чыршы кора иделәр.

Менә хәзер икенче чыршысын ул ялгызы, гадәт буенча гына, шулай кирәк булганга дип кенә бизәде. “12не сукканны көтеп булырмы, телевизор карармын да йоклармын, мөгаен. Туасы ел мин йоклаганнан гына тумыйча калмас...”, – төрле төстәге гирляндаларны элгәндә күңел төшенкелегенә бирелеп шулай сөйләнде ул. Тәм тапмаганлыктан, барыбер ашамыйм дип, Фатыймасы белән ел да әзерләгән Яңа ел пилмәннәрен дә бөгәсе килмәде. Төнгелеккә маллар ябылган, буаз сыер җылы бура эченә кертелгән, өй җылы, тик ялгызлык кына җанны өтә дигән уйларга бирелеп, салмак кына кәбәркә белән түр арасында йөренгәләде.

 

50 ел бергә гомер кичергән Фатыймасы сандугачлар өздереп сайраган ямьле май аенда, кисәк кенә гүр иясе булды да куйды. “Кешегә авырлык салып чирдән интегеп, башкаларга да имгәк итеп озаклап яткырма, Раббым, җиңел үлемнәр бирсәң ярар иде. Үз түшәгемдә, риза булып соңгы мәртәбә күзләремне йомалсам иде”, – дип тели иде ул һәрчак. Сораганы кабул булды аның. Карты белән бакчаларына бәрәңге төртеп кереп, әбекәй чәен куеп җибәрде һәм аркамны төзәйтеп алыйм дип сәкесенә менеп ятты. Зәки бабай хат ташучы кертеп чыккан гәзитләрне караштыра иде. “Фатыйма, йоклап киттеңме әллә? Чәйнүк кайнап чыккан тавышны ишетмисең мени?” – диде дә кәбәркәгә кереп, газны сүндерде. “Заваркага карагат яфрагы да кушыйммы, әүкәем”, – дип корткасы янына килде. Фатыймасы шул “әүкәем” дигәнен ярата шул аның, әллә нинди ачуланыр чакларында да карты шулай эндәшсә, ирексездән һәрвакыт йөзенә елмаю кунды. Тик иренең “әүкәем”ен ул бүген ишетмәде. Эше беткән кеше кебек, канәгать кенә мәңгелек йокыга талган да куйган... Фатыймасы дөньяның бар ямен үзе белән алып киткәндәй тоелды Зәки бабайга. Ни чәйнең, ни ашның тәмен тапмады. Әллә нинди карават, тахталарга да алмаштырмаган яраткан сәкеләрендә йоклауының да рәте китте. Төн уртасында уяна да шуннан соң йокысы керфек очына да эленми. Корткасы белән гомер-гомергә йоклап йөргән үзе эшләгән агач сәкене дә инде күрәлмәс хәлгә җитте. Ачы таңнан утын кабызып куя да, тегеңә барып тотына моңа... Тик бер эшенең дә юнен табалмый. Аптырагач маллары кырына чыгып китә. Кош-кортны әбисе вафатыннан соң бетерде бабай. Сыеры, башмагы, сарыклары гына калды. Тугач та инәсен имеп кенә йөргән бозавын быел үзенә сугымга тотты, ә башмагын чалып, ике улына биреп җибәрде. Фатыймасы бар чакта да шәһәрдән сирәк кайткан уллары хәзер юлны бөтенләй сирәгәйтте. Ярый хәзер чалгы күтәреп, интегеп печән әзерләп йөрисе юк. Пенсияңнән өлеш чыгарып, әзерне, рулон дигәннәрен сатасың да аласың. Утын кирәкми, шөкер, газ кергән. Уллары күрше авылдагы әби-бабаларына кайтып ярдәмләшәләр. Хатын-кызсыз ызбаны үзсенмиләр шул киленнәре. Берсе үтә дә үпкәчел, бирегә үзе дә кайтмый, ире кайтса да телефоннан пыр туздырып, кодагыйларга “кайтып” җитәргә боера. Э-эх, килен артына кияү “бара” гына, килен генә төшкән җиренә “кайта” ул! Заманалар буталды шул хәзер, әнә, күршесе Рәүмәнә яңалык сөйли: “Зәки бабай, кызыма Бакалы районыннан кияү алдык”, – ди. “Киленне генә алалар, балам, чү, ялгыш сөйли күрмә. Кызымны кияүгә бирдем дип әйт, я “кияү килде” диген”, – дип үз сүзен чак әйтеп өлгерде. Аның өстенә тегесе: “Миңа кызымның ире “әби” дип әйтергә тырыша, нибүч, 50 яшьлек кенә көемә нинди әби булыйм ди! “Әни” дип әйт дип, авызын да ачтырмадым”, – дип тәтелдәде. Кияү кеше татарда хатынының ата-анасына элек-электән әби-бабай дигәнен аңлатып кара аңа! Аның үз 90ны туксан! Хәерлегә булсын, кыйблалар буталды...

 

Ялгыз кешенең иң якын иптәше – аның уйлары. Диңгез кебек иксез-чиксез бит алар. Үзеңне белә башлаганнан алып, әлеге көнгә кадәр шул уйлар диңгезендә йөзәсең. Иң кадерле мизгелләреңдә озаклап тукталып, җаныңа ләззәт аласың... Бигерәк тә Фатыймасы белән бергә булган еллардан аерыла алмый ул. Яшьлегендә әнисенә кайтып: “Гадел кызына өйләнәм, инәкәй, каршы түгелсеңдер бит”, – дип хәбәр салды. “Ай, балам, эшлим дип өзгәләнеп бармыйлар бит әле алар. Сыерның да нәселен карап алырга кирәк дигәннәр борынгылар”, – диде борчылуын яшермичә. Әмма Фатима аларга килен булып төшкәч тә уңган-булдыклы булуы белән бианасын шаккатырды. Карт ана: “Шулай шул, аттан ала да туа, кола да дип борынгылар белми әйтмәгән”, – дип кабатлады. Иртә китте карчыгы, иртә. Тирә-якта хатыннар тол калса, менә Зәки абзагыз да ялгызы, тол булып утыра. Я, ярый, маңгайга язылганы шулдыр инде дип, уйлары белән чынбарлыкка кайтты һәм абзарга чыгып, бозауга чирләп торган сыерының хәлен белеп керергә булды.

 

Бура ишеген ачуга сыерының авыр гына мышнап, аягында чайкалып, ышанычсыз гына басып торган, йөп-юеш бозау гынасын ялап торган хәлдә күрде. “Бүген генә дөньяга килерсең дип көтмәгән идем, ай рәхмәт төшкере”, – дип сөенде Зәки бабай бу күренешкә. Шул мәшәкатьләр белән мәш килеп, сыерының чүбен салдыртып, анасына шикәрле су биреп, бозавы белән икесен җайлап урнаштырып керүгә сәгать 11 тулып та киткән иде. “Эй-й, Алланың рәхмәте, Яңа елны каршылап, 12 тулганны көтәм инде болай булгач”, – дип үз-үзе белән сөйләште. Шул мәл ишек дөбердәттеләр. Бу кем булыр дип чыгып, хуҗа келәне ачты. “Нәрсә, күрше, ике-өч сәгать буе ихатаңда утың сүнми, бер-бер хәл булмагандыр ич”, – дип сөйләнә-сөләнә күршесе Сәкинә килеп керде. Яңа ел бүләге итеп сыеры бозау алып кайтканлыгын, шул мәшәкатьләрне аткарып йөргәнлеген аңлатты бабай күрше корткасына. “И-и-и, шатлыклы хәл, Зәки күрше, җиңел аяклы мал булсын! Син дә ялгыз, мин дә, үткән-сүткән саен тәрәзәмдәге утыма күз сал, абзый, берүзем генә бит, үлеп-фәлән ятмаем... Яңа елга дип балаларның берсе дә кайтмады, һәр кешенең үз тормышы, үз мәшәкате шул. Әйдә, күршекәем 12не бергә каршылыйк, үткәннәрне барлап сөйләшеп утырыйк, син каршы түгелсеңдер ич? Менә Яңа ел пилмәннәре дә алып кердем, суын кайнарга куеп җибәрсәк тә вакытлы булыр”, – дип, туңдырылган пилмәннәр тутырылган төргәкне өстәлгә таратты. Көтелмәгән кунакка Зәки бабай тәүдә нәрсә дияргә белмичә аптырап басып торса да, күршесенең ихлас сөйләнгәнен үз итеп, аның картларча хәстәрлек күрсәтүен кире кагасы килмәде. Өйдә ике кеше булгач үтә дә рәхәт, кемдер яныңда сөйләшеп кенә йөрсә дә иптәш икән шул. Карт шулай уйланып, ни дип сүз башларга белмәде. Карасана, өйләр яктырып киткәндәй булды, ылыс исе ызбасына тагын да ныгырак таралгандай тоелды. Шуннан ул үзе дә сизмәстән: “Сәкинә күрше, тол калып инде ничә еллар берүзең яшисең, булмаса, безгә бөтенләйгә күченеп кер инде син, яме”, – диде.

 

М. Әхмәтҗанова.

Алга

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: