Мәдәни җомга

Ялгыш кисешкән сукмак (ХИКӘЯ)

Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.

Җиде яшьлек   Азаматка,  әтиең шундый-шундый кеше, дип анасы  ничек дөресен ачсын? Үзәкләренә үткән ул чынбарлыкны бала акылы түгел, Гөлләриянең йөрәге дә әле булса аңлый да, кабул да итә алмый.  Гариф белән танышканда, аңа тормышка чыкканда  кайда булды аның күзләре?!  Хәер,  яшьлек тойгылары бары тик  салават күпередәй төрле төстәге матур хыялларга нигезләнә.  Дөньяны  ныклап татымаган, тормышны юньләп белмәгән  байтак кына  яшь  кызлар, алдавыч хыялларына алданып,  кемнеңдер  корбанына әйләнәләр. Үз язмышыңны, киләчәгеңне, балаларыңның  киләчәген кемнеңдер кулына тапшырыр алдыннан  ул кешенең тормышын-булмышын   энәсеннән җебенә хәтле белергә кирәк иде дә бит!  Кем беләндер чәчен чәчкә бәйләгәндә,   үз иреннән качып йөрер хәлгә төшәчәген кем алдан күзаллый  ала икән?
       Гөлләрия белән Гарифның танышуы-кавышуы үзенчәлекле булса да, кыз күңеленә шик-шөбһә салырлык булмады.  Киресенчә, кичен Гөлләриягә  бәйләнгән егет-җиләннән аралап алуы белән  Гариф кыз күңелендә баштан ук  ышаныч уятты.  Гөлләриянең  кичке сменадан  соң гына кайтып килүе иде.  Караңгы шәһәр урамының аулак җирендә үзен өч егет уратып алгач, ул ярдәм сорап кычкыра башлады.   Озын буйлы килбәтсезе  кызның авызын кулы белән япты, калган икесе Гөлләрияне куаклыкка сөйри башлады.    Тырнашкан, чәбәләнгән, тешләшкән кызга  хулиганнар бер-икене кундырып та алдылар.  Юлда,  эт чинагандай чинап,   машина тәгәрмәчләре туктавын, аннан ике ир-ат чыгып, бу адәм актыкларына ташлануын  Гөлләрия күрде дә күрмәде дә. Куркуыннан  дер-дер калтыранган кыз ни дә булса аңларлык хәлдә түгел иде.   Машинадан  төшкән ике егетнең  юлбасарларны тузгытып ташлавын  һәм тегеләрнең куркакларча  табан ялтыратуын  аңын югалтыр хәлгә җиткән  кыз куаклар артыннан чак шәйләде.  Хулиганнар белән эшен бетергәч, егетләрнең берсе җирдә чүгәләп утырган кызга кулын сузды: “Кызый, син тәртиптәме? Әйдә өеңә озатып куябыз”.  Шул кичтән башлап, Гариф кызны еш кына озатып барды. Ашханәдә аш пешергән  Гөлләрия ике сменада эшли, тулай торакка кичен соң кайтырга туры килә. Әлбәттә Гарифның озатып куюына шат кына булды.  Танышулары шулай  көтмәгәндә килеп чыкса, кавышулары да тиз булды.  Бер айлап чамасы  егет белән кыз булып йөргәч тә Гариф бергә яши башларга тәкъдим ясады.  Кызганычка, ашыкма,  балам, башта аның холык-фигылен  ныклап сына, дип әйтерлек кешесе  дә  булмады шул Гөлләриянең.  Кичү тирәнлеген белмичә, ташкын елгага кермә,  дигәннәр. Мәхәббәт булдымы икән  егерме яшьлек беркатлы авыл кызы белән утыз бер яшьлек Гариф  арасында? Аз сүзле Гариф назлы сүзләргә саран иде саранлыгын. Гөлләрия аңардан ярату сүзләрен ишетмәде. Ә кыз исә,  мәхәббәттән башын югалтудан бигрәк,  Гарифка таянычы итеп, яклаучысы итеп карады.  Зур шәһәр авыл түгел шул.  Монда үзеңне авылда тойгандый тыныч сизеп булмый. Шәһәрнең һәр почмагында ялгыз кыз баланы теләсә ничек мәсхәрә итүләре, кыерсытулары, үтерүләре бар.  Гарифка тиз арада тормышка чыгарга ризалык бирүе   үзенә яклаучы, таяныч эзләвеннән  иде.  Бераз гына тупас телле, үзенчәлекле  Гарифта үзен, гаиләсен яклый алырлык көчле ир заты күрде Гөлләрия.  Егетнең теленнән сирәк-мирәк төшкән аңлаешсыз сүзләрне дә  чит тел  сүзләре яки шаярту дип кабул итте.  Юрик, эстафета, шарабан, ажур,  штевка...  Гариф турында берни дә белмичә диярлек аның белән язмышын бәйләве башбаштаклык иде анысы. Моны ул берникадәр вакыттан соң аңлаячак.  Су тишеген табар, иш ишен табар – Гөлләрия дә үз ишен таптым  дип уйлады. Авыл кызы Гөлләрия шәһәр килене булып китүенә башта  сөенеп бетә алмады.  Гариф булачак хатынын әнисе белән таныштырып торуны кирәк санамады, ә әйберләре белән туп-туры өенә алып кайтты.  Ишекне яшенә караганда күпкә олы күренгән чал чәчле хатын ачты. Әрнү, курку тулы күзләр Гөлләриягә төбәлделәр.  Гариф төксе генә, бу Гөлләрия, минем хатыным, дип эчкә үтте. Хатын, алай икән, диде дә Гөлләриягә узарга кушты.  Беренче көннән үк ике хатын уртак тел таптылар.  Каенанасы Гөлләрияне җәберләмәде,  килене ни эшләсә дә, тәүге  көннән ирек куйды. Ата-анасы үлгәч түтәсендә үскән Гөлләриянең   туганы юк диярлек  иде.   Икенче көнне  Гөлләрия ашханәдән әзер аш-су алып кайтып, өчәүләп  табын корып  алдылар.  Бу кичә үзенчә  ике яшьнең  туе иде.   Яшьли хыялланганча ак күлмәкләр киеп, сөеп-сөелеп тормышка чыга алмавы  гына Гөлләриянең эчен тырнады.  Шулай да  үзен тынычландырырга тырышты.  Туйларга күпме акча түгеп тә ярты елдан аерылган парлар күп,  янәсе. Ә без үзебезчә...  Булыр әле аларның  чын туйлары да!  Әнә Гарифы,  үз эшем бар, ди бит. Үз эшен ача алган икән,  калганын да булдырыр!  Гөлләриянең туй турындагы хыялларын дәшми-тынмый гына тыңласа, ЗАГСка кереп язылышуга Гариф баштан ук каршы төште.  ЗАГСка кереп, тагын бер дәүләт учетында торасым юк   һәм шуның белән вәссәлам!   Авырга калган Гөлләрия   туачак баласы өчен кайгырды –  кем исемен йөртер дә,  аталы бала булырмы,  атасыз саналырмы? Хатынының балага узуын Гариф җөпләде анысы. “Мин бала яратам. Авырга калган берен таба барачаксың!” – диде.  Иренең бу мәсьәләгә карашы  да Гөлләриядә  киләчәккә ышаныч уятты.  Бала яраткан кеше начар булмаска тиеш, янәсе.  Гариф та хатынын кайдадыр көткән якты киләчәк белән алдалады.  “Бер эшнең генә очына чыгам да синең белән менә дигән итеп яшәп китәчәкбез!” – диде.  Мондый татлы вәгъдәләрдән соң Гөлләрия  матур киләчәк хакына бүгенгесенә түзеп яшәргә булды.   “Үз эше“ белән шогыльләнгән Гарифның  яшәргә акча  таба алмавына да,  эшендәме кайдадыр   тоткарланып арып-талып бик соң кайтуына да  тавыш чыгармады.  Гарифның дус-ишләре генә Гөлләриянең  күңеленә бик ятып бетмәде.  Айнык чаклары сирәк күренгән, кул-беләкләре зәңгәр сүрәтләр белән тулган бу  тупас телле  ир-атларны Гөлләрия беренче күрүдән үк яратмады.  Тик Гариф алар арасында үз кеше иде шул ахры. Калын тавышлы шул  усал  адәмнәр белән кара-каршы утырып, Гариф   аңлашылмаган телдә ни хакындадыр сөйләште.  Табын әзерләгәннән соң Гөлләриягә ире чыгып китәргә ым ясый иде. Бу бүре карашлы адәмнәр белән Гөлләриянең үзенең дә бер өстәл  артында утырырга теләге юк иде юклыгын. Шулай да  шундый  куркыныч  адәмнәр белән Гарифның ни уртак эше  бар да ул алар белән ни хакында сөйләшә?  Аш бүлмәсендә “сходка” барган чакта  каенанасы  караватында   утырган Гөлләрия үзалдына борчылды.   Әлеге  куркыныч адәмнәрнең төрмәдән чыккан икәнлеген, ниндидер яманлык кылырга уйлап йөрүләрен Гарифы аңламый микәнни?  “Балерина, нычка,  саксон,  бардач,  жох, лашла, шпайка...”   Ара-тирә колагына чалынып киткән  аңлаешсыз сүзләрнең мәгънәсен  каенанасыннан сораса да, тегесе баш кына чайкады: “Белмим инде, балакаем, ахыры хәерле булсын...”  Һәм тагын үзалдына көрсенде. Беркайчан да йөзенә елмаю кунмаган, һәрчак   тынсыз-өнсез йөргән каенанасы   нидер белә, тик,  улыннан куркыпмы, килененнән  яшерә кебек тоела иде.  Утыз яшьлек Гарифның  балачагы, яшь чаклары, әтисенең кемлеге  турында да  Гөлләрия күпме сорашмасын, каенанасы Рәдилә  артык ачылмады.   Үзенең күбрәк эштә булуын, атасыз үскән улын  урам тәрбияләвен генә әйтеп ачынды.  Бервакыт аш бүлмәсендә  эчеп алган ирләр арасында сугыш-ызгыш кузгалды.  Тавышка йөгереп чыккан ике хатынны селтәп кенә аттылар.   Куркуыннан җаны табанына төшкән Гөлләрия милиция чакырырга чыгып барганда  Рәдилә киленен кискен  генә туктатты: “Исән каласың килсә, милициянең исемен дә телгә аласы булма  алар алдында!”  Дүрт ир,  араларыннан берәүне үтергәнче тукмап, каядыр сөйрәп алып чыгып киттеләр.  Исәнме, түгелме − ул адәмне Гөлләрия башкача күрмәде.  
      Кылган начарлыклары белән күкрәк кагып шапырынган бу әшәке  дусларыннан  аралап алса,  иренең үзгәрәчәгенә, ялгышуын аңлаячагына  беркатлы  Гөлләрия һаман да булса ышана иде әле.  Ни уртаклыгы бар Гарифның  төрмәдән башы чыкмаган бу адәм актыклары белән?  Үзен шуларга тиң куеп, ничек аралаша ала ул алар белән? Икенче көнне эштән кайткач та Гөлләрия ире белән ныклап сөйләшергә булды. Тик: “Кемнәр алар? Нигә кирәк сиңа  бу кешеләр?” – дип авыз ачуы булды, Гариф сикереп торды да хатынына сугып җибәрде: “Алар минем корешлар! Аңлыйсыңмы, аңгыра? Аларга сүз әйтәсе, миңа кысыласы  булма, шуляйка!” Шунда гына Гөлләрия Гарифның да бу куркыныч кешеләрнең берсе икәнлеген аңлады.  Иреннән сорарга базмаган Гөлләрия каенанасыннан кызыксынды: “Гариф утырып чыккан идеме?” Бәйләменнән күз яздырмаган Рәдилә  дәшмәде,  бары тик  үтергеч итеп ачы  көрсенде генә.  Иренең кеше үтереп ун ел  төрмәдә утырып чыкканлыгын Гөлләрия күршеләрдән  ишетеп белде.   Юлдан язган,  начарлыкны кәсеп итеп яшәгән   Гарифны Гөлләрия генә кеше итә алыр идеме икән?! Гөлләрия белән танышуының да очраклы түгел икәнлеген, ә кызны коткарган булып кыйланып,  әшнәләре белән төзегән сценарий икәнлеген Гөлләрия бераздан төшенде.   Гариф турында берни дә белмичә тормышка чыгып ялгышуының беренче  ачы җимешләрен  Гөлләрия шулай татый башлады.

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: