Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яңа ел бүләге

– Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!

Күз яшьләренә буылып, тавышсыз сулкылдап елый-елый атлады Галия. Битенә, чигәләренә сыланып, игътибарны үзләренә юнәлтергә теләгән кар бөртекләрен гүя тоймады да, күрмәде дә. Җирнең тик аклыктан, тик сафлыктан гына торган бу мәлендә кыз өчен бөтен дөньяны сөрем баскан, күңел күген мәңге ачылмастай кара болытлар каплап алган иде.

Подъезд ишеген магнит ачкычы белән ачып кергәч, баскычлардан күтәрелергә хәле җитмичә, ярым караңгыда капшанып килеп стенага терәлде. Калтыранган иреннәре елгадай аккан яшьләрен йота-йота бер үк сүзләрне кабатлады: «Нишләп яраттың мине бу дөньяга, Аллам?!! Нишләп тудырдың!..» Тик аңа аулакта күңелен бушатып алырга ирек бирмәделәр, өстәге мәйданчыкта кемнәрдер бар булып чыкты, менә алар сак кына итеп үзара сөйләште:

– Ишетәсеңме, Шакир абый, берәү елый әллә?..

– Песидер... Монда подъезд тулы эт тә песи...

Тынып калдылар. Галия исә үксүен буарга тырышып үз-үзе белән көрәште.

Өстәгеләрнең берсе тагы телгә килде:

– Чынлап елыйлар, ахры... Карыйм әле.

Теге адәм аска юнәлүгә, кыз өреккән кыр кәҗәсе шикелле баскычлардан югарыга йөгерде, әйтерсең лә яңа гына фатирына барып җитәргә көч таба алмый тормаган. Өч катны ә дигәнче үтеп, дүртенче катның баскыч мәйданчыгында тегеләрнең алдына килеп тә басты. Аңа ярдәм кулы сузарга теләгәне бер катны да төшеп җитә алмаган икән. Аптырарга да түгел. Болар бит аның күршесе – мәңге айнымас Шакир абыйның дуслары. Үзе кебек үк һәрвакыт я исереп, я баш төзәтергә эзләп йөргән әтрәк-әләмнәр. Күршесен күргәч, чүгәләп утырган Шакир абыйның болай да канәгать йөзе тагы да яктыра төште:

– Аһ-аһ, карендәш, кем дисәк әле, син икән лә...

Тик Галиягә бу алчаклык артык тәэсир итмәде:

– Тагы подъездда сабантуй ­үткәрмәкчесезме?!

– Тартырга гына чыктык, карендәш, менә энекәшләр килде кунакка...

– Кунакларыгыз бетмәс! Тавыш чыгарсагыз, берсүзсез полиция чакырам, сезнең арттан подъезд чистартып йөрү җитте!

– Ярый-ярый, карендәш, өн дә чыгармабыз, хәзер керәбез, хәзер... – күршесенең солтан хезмәтчеседәй баш ия-ия төчеләнеп сөйләнүенә игътибар да итмәстән кыз сумкасы төбеннән ачкычларын чокып табып үз фатирын ачты, бары соңгы сүзләр генә ишеккә кысылып өзелде. – Бу минем күршебикәм ул, энекәшләр, укытучы, институтта укыта, бик җитди кызыкай, шулай да әйбәт ул, әйбәт...

Галия туп-туры залга үтте һәм өстендәге кыйммәтле тунын саксыз салып паласка ыргытты, итекләрен дә бер якка бәргәч, пөхтә ябулы диванына ауды да, фатирындагы котсыз ялгызлыктан, салкынлыктан сакланырга теләгәндәй, песи баласы шикелле йомарланды. Бәлки, шулай итсә, бу котылгысыз авыр тойгылар, йөрәген тырнаган бахырлык, кимсенү, түбәнсетелү хисе аны калдырып торыр?

Узган көн кич ахирәтенә куна барган иде. Дөресрәге, ахирәте Гөлфия телефоннан балаларын карап торуны сорады, «сорау» дигәне дә, гадәттәгечә, «Галия, балалар сиңа кала инде» йәки «Йортта калдырырга синнән башка кеше юк», ул да булмаса, «Синнән башкага ышаныч юк инде, ахирәт» дигәнрәк үтенечкә караганда, хәл ителгәнне хәбәр итү генә булды. Ул арада ахирәтенең ире Гәрәй машинада килеп җилтерәтеп алып та китте. Дусларын туйга чакырганнар икән. Галия бу йортта тәүге тапкыр гына дөнья көтеп калмый, шунлыктан ахирәтенең күрсәтмәләрен тыңлап та тормастан: «Йә-йә, китегез, баланы елатасыз», – дип тегеләрне ашыктырып җыендырып та җибәрде. Иректә калгач, башта туйганчы ике бәләкәчне сөйде, уйнатты, аннан мәктәп укучысы булган өлкәненең дәресләрен тикшереп чыкты. Бергәләшеп, гөрләшеп кичке аш ашап, сабыйларны куенына салып иснәп кенә йоклатты. Икенче көн дә төшкәчә вакытны уен-көлке белән үткәрделәр. Эңгер куеруга әти-әниләре кайтты. Хәлсез булып арыганнар, ир кеше ярыйсы гына салып алган. Балаларны үз бүлмәләренә җибәргәч, өчәүләшеп туй маҗараларын сөйләшеп табынлап алдылар. Җайлап сүзнең очы киләсе Яңа ел бәйрәменә барып ялганды. Гөлфия елдагыча ахирәтен бәйрәмне үзләре белән бергә каршыларга чакырды. «Балаларга синең бездә булуың үзе бәйрәм. Ялгызың нишләп утырасың? Әйдә кил, бергә-бергә күңелле булыр», – дип үгетләде. Шул вакыт балалар бүлмәсеннән чыр-чу килгән тавышлар ишетелде. Соңгы көндә әни роленә нык кереп киткән Галия: «Һай, бәләкәчләр сугыша!» – дип торды да йөгерде. Чынлап ике һәм өч яшьләрдәге сабыйлар бер курчакны бүлә алмый ызгыша икән. Уенчыклар тартмасыннан шундыйрак тагы бер курчак табып алып, аның чәч-башын рәтләп, мактап-мактап кызларның берсенә тоттырды да, аш бүлмәсенә килешли, эчтән Гәрәйнең ярыйсы тавышланып сөйләнгәненә колак салып, туктап калды.

– Нәрсәгә тагы шуны чакырасың ул?! Нишләп мин бәйрәм саен аңа карап утырырга тиеш? Ичмасам ире булса икән!

– Соң, Гәрәй, – Гөлфия ирен тынычландырмакчы, – ул бит ялгыз...

– Аның ялгызлыгында минем ни эшем бар? Әйдә алайса, ялгыз булганнарның барысын да җый. Юньле булса, утырмас иде әле.

– Балалар үзен ярата, атлаган саен көн дә килеп тора. Булмаган ирне кайдан алсын инде...

– Ир белән яшәр өчен дә баш кирәк, үзең шулай дияргә яратасың түгелме? 

– Бу очракта әйтмим бит.

– Яңа елда мин синең ялгыз бичәңә карап утырырга теләмим! Карарлыгы булса икән. Парлы берәрсен чакырабыз. 

Гөлфия иренә аны яклап нәрсәдер әйткәндерме-әйтмәгәндерме – Галия аларны тыңлап тора алмады. Ишеткәннәреннән яман эш өстендә тотылган шикелле булып калтыранып, кабалана-кабалана шунда ишек төбендә торган итекләрен киде дә, элгечтән йолкып алып тунын ябынгач, башлыгын эзләп тә тормастан тышка атылды. Аның чыгып качканын өйдәгеләрнең берсе дә аңлап өлгермәде.

«Бәйрәм саен ялгыз бичәңә карап утырмыйм», – диме шул Гәрәй. Уйлап карасаң, дөрес әйтә бит. Нишләп алар көтеп алган Яңа елларын минем белән үткәрергә тиеш? Үзләре кебек парлы, балалы гаилә белән утырсалар, күпкә күңеллерәк түгелмени? Гөлфия шул мине жәлләп чакырган буладыр да, мин – исәр, барыр җирем булмагач, ялт итеп барам да җитәм инде...»

«Карар җире булса икән», – дип тә дөрес әйтә инде Гәрәй. Карар гына җире юк шул. Табак биттә ыржайган борын да, зур авыз. Көлсә, тешләре кәкре, күзләре исә еламаса да шешенеп, кабаксыз булып тора. Буйга да бүкән шикелле бит ул, күпме генә азык-төлекне чамалап ашап, диеталар тотып маташса да, тәне өреп кабарткан кебек тыгыз, аяк-куллары мускуллы, көчле...»

«Димәк, башка гаиләле дуслары да аны Гәрәйләр кебек кирәк булганы өчен генә тоталар, чакыралар. Ә башка нәрсәгә хаҗәте бар аның – утыз бишкә җиткән ямьсез карт кызның. Ахирәт дип йөргәннәренең ирләренә Галиянең акылы да, физика фәннәре доценты булуы да кирәк түгел, ә аның янында үзләре белән аралашырлык ире булуы зарур. Шул булмаган ирнең алар белән өстәл артында аракы чөмерүе яки балыкка йөрүе, һич булмаса, ватылган машиналарын чокып, тәмәке көйрәтеп гәп сатып утыруы мөһим!»

... Елап-көеп ята торгач, оеп киткән. Ишегенә «гөрс» итеп нәрсәдер килеп бәрелгән тавышка куркып уянып китте. Бүлмә дөм караңгы, теге көн фатирыннан кич чыгып киткәч, пәрдәләрен дә ачмаган. Ул арада ишеккә тагы да бер суктылармы, типтеләрме, аңлаешсыз кычкырыштылар. 

«Ну, бу алкашлар!» Галия утын кабызып та тормастан, барып ишеген ачып җибәрде дә, аяк астында көрмәкләшеп яткан ирләргә карап:

– Торыгыз давай! Югалыгыз күземнән! Шакир абый, мин сиңа нәрсә дип әйттем?! – дип тавышын баса төшеп каты эндәште.

Сугышучылар көрмәкләшүдән туктаса да, торып басарга ашыкмады, хәлләре дә юктыр инде. Аларны аерып маташучы, бая каядыр елаучыга ярдәмгә бармакчы булган яшьрәге, теге икесен тарткалап торгызды. Галия үтә тишәрдәй булып әлеге иргә төбәлде:

– Монысына нәрсә калмаган, яшь башы белән бабайлар арасында эчеп йөрмәсә!

Яшь ир уңайсызлангандай итте, акланырга теләп, нәрсәдер әйтергә омтылды да, бары авырлык белән көчәнеп, тын юлына тыгылган төерне генә йота алды. Аннан кызның утлы карашлары астында иптәшләрен алмаш-тилмәш сөйрәп, каршыдагы фатирга ташыды. Ишек алдындагы мәйданчык бушауга Галия дә шап иттереп ишеген япты. Тик кире урынына җитеп тә өлгермәде сак кына итеп тагы шакыдылар. Моңа да аптырамады хуҗабикә. Ул бит эчкече күрше белән яши. Шунлыктан төнге һәм көндезге әллә нинди сәер хәлләргә, гаугаларга, ызгыш-сугышка һәм бурычка акча теләнүчеләргә күнегеп беткән. Әле дә, Шакир абыйсының бик үҗәт кеше һәм аны ишетмәмешкә салышуның файдасыз икәнлеген белгәнгә, борылып килеп кисәк тартып ишекне ачты да:

– Шакир абый, үтенәм!.. – дип башлаган гына иде, алдында юаш елмаеп торган баягы ирне күреп, каушап китте. 

– Гафу итегез... Ни, сездән гафу үтеним дигән идем... баягы өчен, – ир кеше уңайсызланудан әле бер, әле икенче аягына авышты.

Күршесе гауга чыгарганының икенче көнендә һәрвакыт менә шулай килеп, бөдрә китап сүзләре белән гафу үтенә, инде дә мәңге алай итмәскә ант итә, тагы да шулай кыланса, үзен әллә нәрсәләр эшләтергә дә рөхсәтләр бирә дә... өч-дүрт көннән шундый ук маҗараны кабатлый. Кыскасы, Галиягә мондый хәл дә бик таныш һәм өйрәнелгән.

– Ай, Аллам! Шайтанымамы миңа синең гафу үтенүең. Теләсә нишләгез, хет чукынып утырыгыз, тик минем ишек төбендә түгел. Аңлашылдымы?!

– Әйе-әйе, тик шулай да гафу итегез инде, сылу.

– Мин сезгә бернинди дә сылу түгел.

– Бәлки... Сез бая елый идегез ­шикелле...

– Анысы синең эш түгел! Алкаш! – Ачуыннан чәчәп китә язган кыз тегенең борыны төбендә ишеген шап иттерде дә, гарьлегеннән шунда ук сыгылып төшеп елап җибәрде. «Алкаш! Хайван! Хәзер шушы эчкечегә генә көләргә калды...» 

– Уф, Аллам, нишләп кенә дөмектермисең... Нишләп кенә тудырдың бу дөньяга... – дип такмаклый-такмаклый елады ул. Азмы-күпме шулай утырып, бераз ярсуы басылгач та торырга ашык­мады әле. Бу фатирда кайда, күпме, ничек утырса да, ятса да, торса да беркемгә комачауламаячак! Чөнки монда аның үзеннән башка җан әсәре юк!

– Сылу... – ишек артыннан сак кына әйтелгән бу сүздән Галия еланнан качкандай читкә тайпылды, җәһәт кенә учы белән борынын сыпырып, тавышына катылык бирергә тырышып:

– Кем бар анда?! – дип эндәште.

– Мин, сылу, Гаяз.

– Нинди Гаяз тагы?

– Яңа сезнең белән сөйләшкән... Шакир абыйның...

– Аңлашылды. Нәрсә кирәк?

– Миңа – бернәрсә дә... Сез, сылу, еламагыз... 

– Нәр-сә-ә?! – «Ах, китмәгән бит бу, вис ишетеп торды микән?..»

– Еламагыз алай... Юк-барны күңелегезгә якын алмагыз. Сез көлеп-елмаеп кына яши торган кеше.

– Кит моннан, хәзер полиция ­чакырам.

– Китәм-китәм, тик син елама, яме.

Ул арада каршыдагы ишек ачылып-­ябылды. Кереп китте шикелле. Ә Галия һаман да ишеткәннәреннән шаккатып, шул җирендә утыра бирде. «Менә инде, хәзер аны берни белми эчеп-тузып яшәгән эчкечеләр дә жәлли башладымы... Әллә нәрсәләр сөйләгән була бит әле... Юньсез...»

Таң сызылуга гына йокы даруы эчеп чак йоклап киткәнлектән, төшкә генә күзләрен көчләп ача алды Галия. Түшәмгә төбәлеп тагы да бер сәгатьләп ятты. Ә кая ашыгырга? Яңа ел каникулларына чыктылар, бөтен дөнья ял итә. Иртәгә бәйрәм. Тик аның өендә бәйрәм кәефенең әсәре дә юк. Киресенчә, мәет чыккандагыдай авыр, караңгы. Ул ике атналык ялын шушылай ятып та үткәрә ала, моңа берәү дә аптырамаячак та, хәтта бу хакта берәү дә белмәячәк тә. Галия шундый уйларга басылып ята бирде.

Телефон шалтырады. «Кем өй телефонына шалтыратырга мөмкин? Ә кесә телефоны кайда соң әле? Алар бит сумкасы белән Гөлфияләрдә торып калды. Вот, исәр, юләр!»

Үҗәтләнеп зыңлаган телефонны торып алырга туры килде. Гөлфия икән.

– Сәлам, ахирәт! – дип ачык тавыш белән кычкыра бу.

– Сәлам.

– Нәрсә авырып торасыңмы әллә? Ни булды?

– Юк, сәламәтмен, яңа уяндым...

– Вәт, йокы чүлмәге! Сиңа, ни, рәхәт, таң сарысыннан тырнап торгызган сабыең булмагач, рәхәтләнеп йокы симертәсең. Мин, бахыр, изрәп йоклау хакында хыялланам гына.

– Куй инде... – Галия трубканы салып куярга да уйлаган иде, тик ихлас сөйләшеп торган ахирәтен жәлләде.

– Карале, Галия, кичә нишләп әйтми генә кайтып киттең, сумкаң белән телефоның калган, шапкаң да. Ай-һай берәрсенә ашыккансыңдыр ул! 

– Шулай иткән, ди.

– Ярый, киләсеңдер бит, бүген Яңа ел ла инде, әзерләнергә кирәк. Мин бу ыбыр-чыбырдан бер бушый алмыйм, аш-су арасында булашыр хәл дә юк, ике яктан асылынышып тик йөриләр. Я, ничәгә киләсең?

– Ничәгә дип... Ни бит әле, Гөлфия... Мин килә алмамын ул.

– Ничек инде?.. Кая барасың?

– Бармыйм, өйдә булам.

– Берүзеңме? Бәй, берүзең нишләп утырмак буласың, исәр?!

– … Берүзем булмыйм...

– Ә кем була тагы? – Гөлфиянең матур күзләрен түп-түгәрәк итеп аптырап китүен күз алдына китерүдән Галиянең күңеле күтәрелеп китте. Ә теле үзе теләгәнне бытылдады:

– Берәү була... килә...

– А-ах, шилма! Вәт, астыртын! Миңа да сиздерми кем белән танышып ятасың анда?! Хәзер үк үзем киләм, сөйләтәм, күрәм!

– Пока әйтә алмыйм. Бәйләнмә!

– Ярый алайса, үпкәлим, кара аны. Синең өчен бик шатмын да бит, ахирәт, тик синсез ничек итеп бәйрәмне үткәрермен икән, бөтен нәрсәне кибеттән алмасам гына инде, бу балалар белән...

– Я инде, үткәрерсез әле. Кабаланам, эшем күп.

– Аңлашылды-аңлашылды, ахирәт, җитеп килгән Яңа ел белән сине. Бәйрәмнән соң мотлак безгә алып киләсең, көтәбез! Пип-пип-пип...

Инде дә кире ятып булмас, йокысы да качты. Аш бүлмәсенә үтеп, чәйнек чыжлатты, үлән кушып чәй пешерде дә, чынаягын тотып тәрәзә алдына килеп басты. Тышта шундый матур, тирбәлеп кенә ефәк кар ява, бар тирә-як аклыкка, сафлыкка төренгән. Каршыдагы кибетләр, базар рәтләре мең төрле төстәге уенчыклар, йөгерек утлар белән бизәлгән. Кулларына азык-төлек, ялтыр тартмаларга төрелгән бүләкләр, чыршылар тоткан кешеләр тегеләй дә болай үтеп кенә тора. Тик аларның берсе дә аңа ашыкмый, аны бер җирдә дә көтмиләр...

“Тукта, нишләп Яңа елны берүзе каршылый алмый әле ул?” Капыл башына килеп төшкән шушы уйдан кызның иңнәре тураеп, карашлары ачылып китте. Чынлап та! Нигә аңа чыршы утыртып, өстәл кормаска?

Өч минуттан Галия якындагы базарда чыршы сайлый иде инде. Моңа кадәр аның бер тапкыр да үзе сайлап чыршы алганы булмады. Шуңа да әле зурларын, әле бәләкәйләрен тоткалап икеләнде.

– Кунакларыгыз күп булса, танцы-мазарга комачауламасын өчен бәләкәйрәкне карагыз, аз булсагыз, инде зуррагын алырга була, – сатучы егет бик акыллы булып киңәшләрен бирде. Галия исә: «Ә бөтенләй ялгыз булсаң?» – дип ачы гына сүз атмакчы иде дә, тупаслыкның урынсыз һәм вакытсыз икәнлеген аңлап эндәшмәде. Аның ялгыз булуында чыршы сатучының ни гаебе бар?

– Менә шушы чыршыны алыгыз. – Кыз таныш тавышка ялт итеп борылып карауга кичәге Шакир абый кунагын күрде. Теге уртача озынлыктагы бик купшы гына чыршыны алып аңа сузды. – Сезнең фатирга шушысы яхшы булыр.

Галия чыршыга тотынырга ашыкмады:

– Сез минем фатирны кайдан беләсез?

– Сезнеке дә Шакир абыйныкы кебектер бит. Мин дә аңа шул зурлыктагын сайлыйм.

– Шакир абыйга чыршы кирәкме? – кыз мыскыллап ирен читләрен ­чалшайтты.

Тик тегесенең артык исе китмәде. Бары тик:

– Нишләп кирәкмәсен, матурлык һәркемгә дә кирәк, – дип ике чыршыны да алып йортка табан китте. Галиягә түләп, тая-тая артыннан йөгерергә генә калды.

Кайтып җиткәнче ләм-мим сөйләшмәделәр. Ир кеше кызның чыршысын ишеге төбенә сөяде дә үзләренә кереп тә китте.

Бу чыршыны утырту да бер мәшәкать икән. Утыргычны баш түбән куеп, шуның эченә ныгытып та, почмактагы торбага бәйләп тә карады – ава да китә, ава да китә. Нишләргә? Идәндә яткан килеш бизәп булмый бит инде. Гадәттә, бу фатирдагы барлык ирләр эшен Шакир абый башкара торган иде. Ул краннарны алмаштыру дисеңме, телевизор, суыткыч ватылса, аларын көйләүме, яңа мебельне җыю булсынмы – барысын да шул алтын куллы абый башкарды... аек булганда, әлбәттә. Ул чакларда күршеләр һәрвакыт тату булып килешеп кенә яшәгән шикелле гәпләшеп утырып җайлап чәй эчә, кыз ялгыз өлкән кешене тәмле бәлешләр, ашлар белән сыйлый, өс-башын юып, рәтләп бирә, чөнки тегесе бервакытта да хак алмый, көчләп тә тоттырып булмый үзенә. Ә менә эчеп алса – бетте, алмаштырган кебек була да куя кеше.

«Айнымады микән...» Инде озак чыршы белән «көрәшкән» кызның күршесенә барып шакудан башка чарасы калмады. Ишекне теге адәм ачты.

– Саумысыз тагы бер тапкыр. Шакир абый ни хәлдә?

– Ару, – ир кеше моңа ни булган дигән кебек карап тора..

– Айныкмы? Айнык булса, миңа чыршы утыртып бирмәсме икән?

– Айнуын айныды ул, әмма... йокласа, дигән идем.

– Ә-ә, ярый алайса, – Галия кырт борылып китеп үз ишегенә тотынуга теге аның артына ук килеп тә басты:

– Рөхсәт итсәгез, мин куям...

– Сез?.. Белсәгез...

Идән уртасында аунап яткан, тегеләй-болай сөйрәп йөрткәннән ярыйсы гына энәләрен коеп өлгергән мәхлук чыршыга бер генә күз салды да, фатирына кире барып, агач кисәкләре, пычкы-чүкечләр тотып килеп, эшкә дә кереште бу. Ярты сәгатьтән торып та басты чыршысы һәм үзенең купшылыгы, күркәмлеге белән өйне ямьләп җибәргәндәй булды. Бу күренештән бүгенге көндә тәүге тапкыр ихлас елмаеп җибәрде Галия. Чынлап күңелле булып китте. Аңа да бәйрәм килә бит!

– Сезгә елмаю килешә. Кышкы кояш кебексез.

«Абау! Нәрсә сөйли бу адәм? Ни дигән була шул?!» Кыз, күзләрен челт-челт йомгалап, иргә борылып ук карады:

– Эчеп тә өлгердегезме?

Хәзер инде тегеңә аптырарга чират җитте:

– Нишләп «эчеп»?

Мәгънәсезрәк сүз әйткәнен аңлады Галия дә. Нәрсә әйтергә белми изаланды. Тегесе чыгуга атлады. Кыз ашыгып:

– Рәхмәт, .... – диде дә исемен әйтә алмады – белми лә инде.

– Гаяз. Исемем Гаяз минем, Галия, – ишек ипләп кенә ябылды.

Көннең бераз вакыты чыршыга уенчыклар, азык-төлек сайлап алуга китсә, калган өлеше пешеренеп-төшеренүгә багышланды. Зал уртасындагы түгәрәк өстәлен әллә ничә төрле аш-су белән корып, күз камаштырырлык итеп бизәп ташлады, әйтерсең лә бер өй кунак чакырган. Юк, бу хакта уйламады кыз, ә бары бик якын, газиз кешеләрен көткәндәй, аларның күңелен табу өчен тырышкандай ашыгып, йөгергәләп йөреп яратты, пөхтәләп тезде азыкларын. Һәрбер тәлинкәсенә күңел җылысын, берәүгә дә билгеле булмаган йөрәк назын, матурлык ясый белү сәләтен салды.
Сый белән эшне бетергәч, кычкыртып музыка куйды, чыршысының утларын кабызды да душ коенып алырга булды. Ләззәтләнеп җылы су астында торганда да, фен белән чәчләрен киптереп бер уңайга салып маташканда да, макияж сылап булашканда да аның миенә “Кем өчен болар барысы да?! Кем килә сиңа?!” дигән салкын уйлар бораулап керергә тырышты. Ләкин кыз тырышып-тырышып бу кара уйларны кире какты, җанына бахырланырга, бирешергә ирек бирмәде. 

Сикереп төшеп я тыпырдатып биеп китте, я кычкырып җырлап җибәрде, күлмәгенең дә иң яратканын – нәфислек, нәзакәтлелек биргән ялтыр нәкышләр белән бизәлгән карасын киде. Хәтта моңа тиклем бервакытта да кыланмаганын кыланды – әллә ничә ел үз мәлен көтеп шифоньер төбендә утырган очлы үкчәле ялтыр туфлиларына менеп басты. Аннан сак кына атлап китте. «Әһә, атлый ала икән бит! Ә ул мондыйда йөри белмимдер дип, көлкегә калырмын дип, якын да килмәгән була». Шул килеш көзге алдына килде. Әллә күпме тырышуыннан соң Галиягә каршысына үтә дә чибәр кыз килеп басар кебек иде, тик һаман да шул ук ыржайган борынны, шешенгән кабаклы күзләрне һәм пешкән алма шикелле булып алсуланган йомры яңакларны күрде. «Йә... аннары нәрсә?..» Күзләренең эчен ачы яшь өтте. «Юк! Ярамый! Еларга ярамый – тушь ага!» Тик яшьләре кызның эчтән ачыргаланып кычкыруын ишетмәделәр, кара буяуны кушып алып, юл-юл эз калдырып йөгерештеләр...

Дертләтеп ишек кыңгырвы зыңлады. «Кем булырга мөмкин?!..» Капыл шушы кыңгырау тавышыннан, чүллектә адашып хәлсезләнгәндә кое күреп калган шикелле ярсып куанды да, бу бары мираж гына булып куймасын дип, шул ук секундта куркып битен каплады. «Кем булса да булсын, тик ул булсын гына. Кемгә дә чиксез шат булачак кыз бүген, кемне дә зур кунак итеп каршы алачак. Җиде ят адәм булсын, ялгыш килеп юлыккан булсын, да хет шайтан үзе булсын, әмма кемдер килсен монда бүген... Югыйсә, ул акылдан язачак...» 

Галия яшьләрен чак-чак сөртеп, ишеккә ташланды. Китеп бара күрмәсен!

Анда, эчтән шаптыр-шоптыр йөгереп килеп, ишекне капыл шар ачып җибәреп әллә еларга, әллә көләргә маташкан кызның сәер кылыкларын ничек бәһаләргә дә белми сагаеп калган Гаяз тора иде. Кулына гади тәлинкәгә өеп салып ниндидер салат тоткан. Кыз берчә зәңгәр күлмәк, кара чалбар киеп пөхтәләнеп алган иргә, бераз чөгендер белән тозлы кәбестәдән әтмәлләнгән салатка алмаш-тилмәш күз йөгертте. Ахырда Гаяз тәлинкәсен сузды:

– Сезгә Шакир абый бәйрәм күчтәнәче җибәрде.

– Ш-шакир абый... Үзе кайда, нишләп керми?

– Авырып тора, ятты инде...

– Яттымы... Ала-ай... Ә сез.... Әйдә, үтегез. Унбиш минуттан Яңа ел бит инде.

Тегесе бу көтелмәгән чакыруга ни дип әйтергә дә белми, кызның иңбашы аша эчкә күз ташлады да:

– Сез кемнедер көтәсез, бугай, – диде.

– Сезне, – бу җаваптан егет тә, хәтта кыз үзе дә бертын телсез калды. 

Бер-бер артлы эчкә үттеләр. Гаяз өстәлдәге сыгылып торган сый арасына үзенең кулындагысын куйды да ирексездән көлеп җибәрде. Аны күзәтеп торган кыз да көлде. 

– Монда иң шәбе минем салат булып чыкты.

– Зыян юк. Әйдә сез тизрәк шәрабны ачыгыз, мин аш китерәм.

Ике-өч минут эчендә бу эшләрне башкарып, кара-каршы утырышып алдылар. Икесе дә шундый шат, шундый канәгать, авызларын җыеп ала алмый бер-берсенә карыйлар. Әйтерсең лә очраклы гына танышлар түгел, ә күптән бер-берсен белгән, ә бәлки хәтта ки бер-берсен өзелеп сөяләр.

Ул арада зәңгәр экранда президент сурәте пәйда булды. Аягүрә басып ил җитәкчесенең котлавын тыңладылар да:

– Яңа ел белән!

– Яңа ел белән! – дип бокалларын күтәрделәр. Бәйрәм табынын ачып алгач, кыз кунагын, әле бу, әле теге яктан килеп, алдына төрле сыйларны шудырып куеп, кыстап-кыстап сыйлады, үзе дә, пешергәннәренең тәмен әле генә тойгандай, яратып ашады. Көтелмәгән кунагының, ашап туйгач, чыгып китүеннән куркып, кызыксындырыйм дип, кыз туктаусыз мөһим булмаган хәбәрләр тезде, тын алырга бирми төпченде, бер-бер артлы сораулар яудырды. Әгәр дә бу вакытта Галияне ахирәтләре күрсә, моңа нәрсә булган икән, дип аптырарлар иде, мөгаен. Бүген гомердә булмаганча теле ачылган иде.

Әйе, чынлап та аңа әле җиңел, бик җиңел иде. Каршысында утырган кеше аның кем икәнлеген дә, нинди тормыш алып барганлыгын да белми. Һәм ул аңа кызык та түгел. Ул, мөгаен, кызның ямьсезлеген дә, картайганчы кияүгә чыга алмый, ир затлары игътибарыннан мәхрүм булып утыруын да аңламый. Аның өчен шулай ук Галиянең бала чактан үз кыяфәтеннән кимсенеп үсүе дә, мәктәп елларында, институтта укыганда шул кимчелеген каплау һәм үзенә чак кына булса да җылы мөнәсәбәт тою өчен иң шәп укучы булырга тырышуы да, чәчкәдәй чагын үзен күзгә дә элмәгән егеткә гашыйк булып саргаеп үткәрүе дә, гомерен тоташы белән фәнгә багышлап, шушы яшендә инде профессорлык хезмәтен тәмамлап килүе дә, әллә нинди катлаулы китаплар авторы булуы да һич кенә дә мөһим түгел. Алар бүгенгә чарасыздан табындаш кына. 

– Ә сез Шакир абыйның кеме? – кыз чәй ясаган арада чираттагы соравын бирә.

– Кеме дип, мин аның солдаты идем.

– Һай, ул хәрбимени? Менә яңалык.

– Ул заманында менә дигән хәрби, шундый командир иде. Мине ул ут эченнән алып чыгып, җитмеш чакрымны таулар аша иңендә күтәреп үткән. Гомерем белән бурычлымын аңа...

– Ә кайда булды ул хәл... Ой! – Ишеткәннәренә хәйран булган кыз чәен чынаяк читенә агызып торганын да шәйләмәгән икән.

– Әфганда.

– Алай икән... – Шул вакыт Галия җәйнең ниндидер бер көнендә күршесенең зәңгәр берет киеп, шундый ук тельняшкалы, беретлы ир-атларны җыеп, бәйрәмнәренең азагында һәрвакыттагыча дөнья җимереп сугышып, еш кына күрше-күләннең полиция чакыруга барып җиткәннәрен хәтеренә төшерде.

– Ә нишләп ул бүген шундый?.. – Кыз соравын ничек тә йомшаграк бирергә тырышты.

– Ничек «шундый»?

– Ну... эчкече бит инде Шакир абый, аның нәрсәсен яшерергә.

– Аның башыннан үткәннәрне күрсәң, кичерсәң, сылу, бу дөньяда яшәмәскә дә мөмкин. Шакир абый ике тапкыр каты яраланып, чак-чак тере калган кеше. Соңгы тапкыр госпитальдә ятканында аны аякка басмас, дигәннәр. Шул вакыт хатыны ташлап китә. Әфганстаннан безнең гаскәрләрне чыгарган елда, ул солдатларын күрәләтә үлемгә алып барган бер операциядән баш тарта, верховныйларны кеше гомерен санга сукмауда гаепли. Шуның аркасында военный трибунал аша аны хәрби хезмәттән читләтәләр. Уйлап карасаң, туган ил алдындагы бурычыңны үтим дип, дистә елдан артык күрәләтә бер чит ил, чит халык арасында газраил белән якалашып йөреп, гаиләңне, саулыгыңны югалт, киләчәккә өметеңне, рухыңны сындыр да, шул ук туган илеңә дә кирәксез булып кал, имеш...

– Ә сез... Сез дә шундый хәлдәмени?

– Минем хәлем... Андый ук булмаса да, шундыйның бер чаткысы, – Гаяз авыр көрсенде. – Мин дә шунда аягымны югалтып... һәм алты ел әсирдә булып кайттым.

Галия бу яңалыкка ышаныргамы-юкмы дигән шикелле, өстәл читенә янтаеп, Гаязның аягына күз төшерде. Аяклары бар түгелме соң, янәсе.

– Протез миндә, белмәгән кеше чатанлауны да шәйләми ул. Аягы гына пүчтәк, менә монда кайтарылгач, җинаятьче шикелле төрмәдән төрмәгә йөртеп сорау алулары, Ходай кушмаган нәрсәләрдә гаепләүләре йончытты. Авылда да аңлаган-аңламаганы «дух» дип йөртә мине, – егет «кем икәнемне белдең – куып чыгарсаң да була», дигән кыяфәттә кызга карап алды. – Кайтуыма озатып калган кызым күптән балалар әнисе иде инде, картлар дөнья куйган, төп йортта энем генә. Мин аңкы-миңке килеп йөргәнче, энем өйләнде дә бала-чагалы булды. Үземә йорт күтәрергә дәрт таба алмадым, шунда урам эченә бәләкәй генә алачык бурап алдым да, яшьләргә хуҗалыкта ярдәм итеп көн иткән булдым. Берәү белән дә аралашмадым, һәрвакыт мине нәрсәдәдер гаепле итеп күргән кешеләр белән аңлаша алмам кебек булды. Бәлки, алар күптән бу хакта хәтерләмиләрдер дә, әмма үзем оныта алмадым. Миңа авылдашларым: «Тоткынлыктан сәеррәк булып кайткан», – дигән диагноз куйган, ә бәлки... шулайдыр да.

– Монда нигә...

– Командирым ел да чакырып хәбәр җибәрә иде. Бер дә килгәнем булмады. Чөнки үзем андый очрашуга әзер түгел идем. Менә бу юлы, нинди кодрәт беләндер, хатны алгач та җыендым да юлга чыктым. Төне буе сөйләшеп утырдык. Шунысы гына үкенечле: командирыма күптән килмәгәнмен. Ул минем өзелгән өметемне ялгады, ничә еллар кансырап торган җан ярамны шифалы учы белән япты. Олы йөрәкле, көчле рухлы, каһарман кеше... Сезнең кебек кыйммәтле туннар киеп, алтын-көмешкә төренгән һәм дөньяны тик алсу-зәңгәрдә генә күргән зар-интизарсыз кешеләргә моны аңлавы, бәлки, мөмкин дә түгелдер... Син бит аны эчкече, дисең...

 Уңайсыз тынлык урнашты. Һавада чытырдап сизелгән киеренке хәлдән котылмак булып, Галия шым гына барып музыка куеп җибәрде. Борылды ла:

– Әйдә биик, – диде. Әйтәсен әйткәч кенә, кунагының протез аякта икәнлеге кылт итеп исенә төште. «Менә сиңа – тагы да бер ахмаклык!»

Гаязның карашларында башта капыл гына каушау чагылып киткәндәй булса да, ул торып кызга атлады. Чынлап аксый икән. Якын ук килгәч, сизелер-сизелмәс кенә башын игәндәй итте дә, ярыйсы ук кыю кыланып, сыңар кулы белән биленнән кочаклап алды. Аркасына яткан зур каты учтан һәм йөзе каршысындагы киң күкрәктән бөркелгән әйтеп аңлаткысыз татлы да, куркыныч та булган җылылыктан Галиянең башы әйләнде, йөрәге дөпелдәде. Идәнгә кадаклангандай булган үкчәләрен чак аерып алып әйләнеп китте. Үзе еланнан сихерләнгән куян хәлендә каршысындагы зар сеңгән моңлы күзләрдән карашын ала алмады. Бу күзләр… Бу күзләр… Алар бит иркәләп, назлап, яратып карыйлар… Алар күңеленең иң төпкел, иң яшерен кылларын табып алып тирбәтәләр… Җылы тыны йөрәген язгы кояш астындагы боз кисәге шикелле эретә… Каты кысылган иреннәреннән, иртә буразналар ергалаган маңгаеннан, җил-кояшта янып каралган чандыр яңакларыннан бармак очларын гына йөртеп карау теләге тыеп тоткысыз… 

Егет башта үзенең иягеннән сизелер-сизелмәс дерелдәп үткән кызның бармак очларына иренен тигезде, тирән тын алып, чәчләрен иснәде, аннан саклык белән тәүдә тамыры дерелдәп торган нәфис муенын, ут булып янган яңакларын, аннары алсу иреннәрен үпте…

– Галия… син шундый тәмлесең… хуш ислесең… – колагы төбендә генә пышылдап әйтелгән татлы сүзләрдән капыл күңеле тулды да яшьләре елга булып агып та китте. – Елама, акыллым, елама… Әйттем бит, сиңа көлеп-елмаеп кына тору килешә.

Ниһаять, тынычлана төшкән кыз, егетнең күкрәгенә учларын куеп, этеп җибәрде дә кочагыннан ычкынды, өстәл янына килеп, калак-тәлинкәләрнең әле берсен, әле икенчесен тоткалап, кире урыннарына куйды, бокалларны шудырды. Егет моны үзенчә аңлады, уңайсызлангандай итеп чәчен сыпырды да:

– Ярый, Галия, мин кайтыйм инде, соң булып китте. Табын өчен рәхмәт, – дип чыгарга юнәлде. 

Шул вакыт Галия тап шушы мәлдә бу фатирда ялгыз кала алмаячагын аңлады. Юк, ул монда ялгыз кала да, ялгыз утыра да, ялгыз яши дә алмый. Әйе-әйе. Яши алмый! Кыз чарасыздан, ни эшләгәнен белми, ашыгып киенә башлады. Юк! Ул ялгыз калмаячак!

– Төн уртасында кая җыендың? – ишек тоткасына тотынган Гаяз кызның ашыгып тунын киюенә карап торды да сорамый булдыра алмады.

– Мин? М-мин… Ә син кая?

– Минме? Монда гына, Шакир абыйга бит.

– Алайса… м-мин дә.

– Ничек?.. Шакир абый йоклыйдыыр ул…

– Йок-клыймы… Син?..

– Мин?.. – Егет, урамга уйнарга атлыккан җиреннән ишек төбендә туктаткан бала хәлендә кулына шарфын урап, елар чиккә җитешкән кыз янына якын килде. – Нәрсә булды, Галия?

Шундый йомшак, шундый ягымлы итеп бирелде бу сорау. Күңелнең чамасыз тартылудан менә-менә өзеләм дип торган нечкә кылларына май булып тамды. Галиягә бит әлегә тиклем бер генә ир-атның да алай якын килеп, күзләренә назлап карап, «Нәрсә булды?» дип эндәшкәне юк, булмады да.

«Ничек инде «Нәрсә булды?» Күрмисеңмени, аяк астында идән селкенә, стеналар артка шуа, баш очында түбә зырлап әйләнә… әйләнә…» Тик теле болар хакында әйтә белми, иреннәре бөтенләй икенче төрлене пышылдый:

– Калмыйм монда… Ялгызымны калдырма. 

Хәлнең мондый борылышыннан бераз каушап китсә дә, Гаязның да йөрәгендә шушы йомры гына, йомшак кына, сабыйларча саф карашлы елак кызга карата гомердә булмаганча кайнар, ярсу тойгылар уянган иде, һәм ул, хисләренә баш булалмыйча, соңгы берничә сәгать эчендә генә күңел түрен ялмап алучыны туны-ние белән бергә кочаклап алды да, мәңге ычкындырмас булып күкрәгенә кысты:

– Курыкма, Галиям, мин сине бервакытта да калдырмам.

Уянды. Күзләрен ачмый әле. Ул шулай күзләрен ачмыйча гына уйланып ятарга ярата иртәнчәк. Әле йокысы туймаганнан түгел, ә бүлмәдә уйнаган нурдан күзләре чагылыр кебек булганга ята ул. Чөнки йөрәгендә балкыган яктылык бүлмәне дә, бүлмәне генә түгел, фатирын да, хәтта бар йортны да тутырган бит. 

Нинди рәхәт! Ул инде ялгыз түгел, аны яраталар, ул ярата! Тормыш нинди ямьле, татлы, илаһи…

Галия керфекләрен иренеп кенә җилпеп, көтмәгәндә килеп каплаган бәхетенең сәбәпчесе яткан якка күз салды да, секунд эчендә сикереп тә торды – янындагы урын буш иде. Ой! Таңга табан гына иртә белән торып чәйләр әзерләп, үбеп кенә уятырмын дип хыялланып яткан иде, юньсез, йоклап киткән икән. 

Кыз халатын юл уңае кия-кия, яланаяк көе аш бүлмәсенә ашыкты. Арттан гына килеп, чәй эчеп утырган сөйгәненең муеныннан кочакларга иде исәбе. Анда булмагач, ваннага юлланды, тик тегесе монда да булмады. Ә-әй! Ул бит ир кеше – тәмәке тартадыр. Тик ир дигәне балконда да юк, балкон ишекләре, үзе көз ныклап ябып, ярыкларын ябыштырып куйганнан ачылмаган. 

Аптырауга калды Галия. Шакир абыйларга киттеме икән? Киткәндер шул, үзе төшкәчә йоклап яткач! Мөгаен, көтте-көтте дә, уятырга кыймый чыгып китте инде. Кыз ялан аякларына тәпечкеләрен генә эләктереп, күз ачып йомганчы күршесенең ишеге төбендә тора иде инде. Бер генә тирән итеп тын алды да кыңгырауга басты. Бераз көттергәннән соң ишекне Шакир абый ачты. Галия тәүлектән артык йоклаудан йөзе шешенгән күршесен, тегесе исә иртәнге сәгатьтә халатта көе генә май кояшыдай балкып торган кызны күрүдән аптырап китте.

– Карендәш?.. 

– Шакир абый?.. Э-э… Ни… Гаяз… мондамы?..

– Гаяз? Ә-ә, ул малаймы? Әллә, мин ни йоклап тик ятам… – Шакир абый Гаязны чакырмак булып кереп китте дә, фатирын урап чыгып, тагы ишеккә килде. Борчылып: – Юк ла ул егет, карендәш, киеме дә юк. Яңа елны бергә каршыларбыз да кайтам, дигән иде, ничек уңайсыз булды бит әле, карендәш, йоклап тик ятылган…

 Галия инде күршесен тыңламый иде. Әле генә салават күпередәй балкыган дөньясы өстендә капыл җир ертып аҗаган ялтырады да колакларны тондырып яшен атты. Аны атты яшен. Гәүдәсе вак кына кисәкләргә челпәрәмә килеп вакланды да, тирә-якка чәчрәп очты. Бары күзгә күренмәс җаны гына яралы күбәләк шикелле пырылдап фатирына очып керде.

Ай, Алла… Аллам! Киткән! Ташлап киткән!!! Нишләп алай иткән?! «Калдырмыйм», «Йөрәгем, ниһаять, үз савытын тапты», дигән булды бит! «Бәхетем, кышкы кояшым», дип яратты, иркәләде…

Ә нәрсә теләгән идең?.. Бер кичтә хасил булган адәм, кая барып башын терәргә, кемгә төртелергә белми йөргән ир кеше… «Кал», дип муенына асылынганнан нишләп баш тартсын?! Чын кебек иде бит әйткәннәре, сөйләгәннәре, күкрәгеннән сыкрап чыккан кебек иде бит хисләре дә… Зәгыйфьләнгән язмышына Галиянең сарыфланмаган назын кушып үрсә, икесе бербөтөн камил, түгәрәк булырлар кебек иде…

…Кемгә кирәгем бар минем?! Кем мине чынлап яратсын?! Кем?! … Соравына җавап итеп ишек ачылды. Кем булырга мөмкин?! Нишләп ишеген бикләмәгән инде! Көч-хәл белән чәч-башын сыпыргалап каршы чыкты. Чыкты да тагы да бер тетрәнү кичерде – анда берни булмаган кебек, мәңге шушында көн күргәндәй, Гаяз өс киемнәрен салып тора. Үзе гаепле тавыш белән хәбәрен тезә:

– Бәйрәм көне дә инде бүген, Галия, бөтенләй баштан чыккан, ачык кибет эзләп бөтен каланы урадым…

Бераз торгач, Галия кычкырып җибәрде:

– Гаяз! Кайда булдың?!

– Кибет эзләдем, дим бит, – киемнәрен урнаштырып йөргән егет бу тавыштан, ниһаять, кызга туры борылды. – Галия, нәрсә булды тагы?

– Мин… мин сине киткәндер дип уйладым… Сиңа кирәгем юктыр… уйнагансың да ташлагансыңдыр, дип, курыктым…

Егет көлә-көлә килеп оялуыннан кушучлап битен каплаган кызны кочты, юешләнеп беткән чәчләрен сыпырды:

– Исәркәем, мин бит сиңа Яңа ел бүләге эзләп йөрдем.

Галия, йөзен ачып, дымлы керфекләре аша елмайды:

– Бүләк?.. Нинди бүләк?... Син бит үзең миңа Яңа ел бүләге. 

Нишләп бәхет шулай сагыш-хәсрәт, күз яшьләре аша килә икән?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев