Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Халисә Мөдәррисова: «Уау-уау» Шакир

(ХИКӘЯ)

Ир күрмәгән хатын түгел Мәдинә, күргән, бик күргән, дияргә була. Тик шул затлар аркасында нужасын да шактый татырга туры килде аңа. Җитмәсә менә бу звеновод Шакир итәккә эләккән тигәнәк кебек теңкәгә тиеп бетте. Уңаймы, уңай түгелме, төрле сәбәпләр белән очрашып, сүз катарга форсат эзли. «Сихерләдең син мине, йокыдан яздым, ач ишегеңне, беркем дә белмәс», – дип, аулак урында сүз кушып та, ишеген шакып та карады. Мәдинә: «Бәйләнмә, Шакир абый, күңелемдә дә, уемда да юксың, кеше сизәр, галәмгә сүз чыгар, хатыныңа әйтәм», – дип яхшы итеп тә, куркытып та әйтеп карады, тик аңламады ир.

Үскәндә, яшь кызларның һәркайсы кебек хыялларга төренеп үсте ул. Укып чыгып, кеше булырга, табиб яки укытучы хезмәтен сайларга ниятләде, акыллы, тәртипле, уңган егет белән тормыш кору турында хыялланды. Аның тормышы башкаларныкы кебек булмаячак! Ул бәхетле булачак!

Мәңге исерек атасының әнкәсен кыерсытканын күреп үсте Мәдинә. Эчмәгәндә, аз сүзле, хәтта бераз тартынучан, күзгә кереп бармаучан, хатынына да, кызына да яхшы мөнәсәбәттә булган Хатмулла авызына шайтан суы керүгә алмаштыргандай үзгәрә дә куя. Еш кына бер төркем механизатор дуслары белән эштән кайтышлый тракторларын МТМда калдыралар да тыкрыктан гына үтеп, Хатмуллалар өенә җыелышалар. Дүрт-биш ирнең өс киемен салганнан соң аңкыган тир исенә өйрәнелгән мазут исе белән бергә аракы сасысы да килеп кушыла.

«Әнкәсе, бер-бер кабымлык куй, ачыктырды, – дип, әткәсе иптәшләрен өстәл артына чакыра: – Узыгыз, узыгыз, түгәрәк өйнең түре юк!»

«Аштан олы булып булмас», – дип, кыенсынып кына, иптәшләре өстәл тирәли утырыша.

Бүген тышта яңгыр пыскаклый, чәчү тукталган иде.

Читтәге сәкене каплап торган чыбылдык ярыгыннан Мәдинә аларны күзәтә. Әнкәсе өстәлгә олы табак белән ярып пешерелгән, булары күтәрелеп торган бәрәңге, тирән тустак белән кызыл катык, дистәләгән пешкән йомырка куя.

– Ипи кис, әнкәсе!

– Алдыңда, үзең киссәң дә була, – ди кергәннәренә хуҗабикәдән гафу үтенгән кебегрәк итеп, «Беларусь»та симәнә ташучы Мәдияр.

– Ипи кискәндә чыккан көч кире керми, – ди әткәсе аңа. – Икмәк игү – ирләр эше, ипи кисү хатыннарныкы, – дип өсти ул, үзенең хуҗа икәнлегенә басым ясап.

Акча салышып алынган аракының беренче ярты стаканы голт-голт итеп йотылып тамак буйлап төшеп китә. Итагать белән генә агач кашыклар катыкка тыгыла.
– Заманасына күрә – өе, өенә күрә – көе, җитешегез, – ди әнкәсе. – Тәнзилә түтинең кызыл катыгына җиткән катык юк, – дип, сүзгә кушыла «ДТ-54»тә йөргән Нәҗип. – Минем хатынга да өйрәт әле, җиңги, шуның серен, – дип өсти ул, бәрәңгегә үрелеп.

– И, сере бармыни инде аның, кызыл чөгендер кушып, озак итеп кайнатасың, – ди Тәнзилә.

– Кулдан ул, кулдан, – дип мактап җибәрә әнкәсен әткәсе.

– Җитешегез, җитеш, – ди, мактау кармагына эләккән әнкәсе, – капкалап утырыгыз!

Мәдинә өчен бу минутлар иң татуы, иң матуры, иң тынычы. Тик тиздән хәлнең кискенләшәсен белә инде ул, эчү озынга китсә, әткәсенең холкы кыскара бара. Икенче ярты стакан телләрне бөтенләй ачып җибәрә.

– Чәчү башланганчы кайтаралмады яңа запчастьләрне помпотех, – дип башлады сүзне Хатмулланың тракторына тагылган чәчкечтә йөргән кулдашы Рәшит.

– Әйтмә дә, шлангы өзелеп чыкты минем «ДТ»ның, ярый әле үземнең запас бар иде, утырыр идең эшсез, – диде йомырканы самавыр утырган поднос кырыена бәреп ватып Хөснулла. – Өченче бригада Зиннурның самосвалының радиаторы аккан, – дип өстәде ул.

– Радиаторга чүбек тыгып йөреп булмый, – дип, сүзне дәвам итте Мәдияр, – тәртип юк калхузда.

– Симәнә агулаган хатыннарның респираторлары брак булып чыккан, йөткерәләр, төчкерәләр, Самат хатынының авыры төшкән шул агудан.

– Тәртип юк, хуҗа йомшак!

– Әмрикәне әйтәм, үз башына котыра, чистый аздылар бит, әй!

– Теге вакытта юкка Кубага куймадылар ракеталарны.

– Әле дә соң түгел, безнекеләр йоклап ятмас! Эш Америкага ук барып җиткәч, шешәнең төбе ялтыраган дигән сүз, эш җитди төс ала иде.

– Чыгар, Тәнзилә, теге тыгып куйганыңны, – дип, каты гына дәште Хатмулла хатынына.

– Каян алыйм, теге көнне төпләп куйдың бит үзең.

– Чыгар, димен!

– Кызма-кызма, Хатмулла абзый, бүгенгә җитәр, иртәгә ял түгел, яңгыр туктый, диделәр, – дип тынычландырырга тырышты Рәшит, урыныннан кузгалып.

– Рәшит, кузгалма, «утыр урыннан – сәке түреннән!» Ишеттеңме, Тәнзилә, чыгар! Чара юк иде, әнкәсе мич артына яшерелгән яртыга калган шешәне алып, өстәлгә куйды да шәлен алып, мыштым гына ишек ягына юнәлде, аңа Мәдинә иярде. Гадәттәгечә, алар күрше Галимә түтиләргә керделәр. Ихата уртасында күлмәгенең бер як читен үзе теккән буйлы-буйлы ыштанының бөрмәсенә кыстыра биребрәк, җимерек киртә-читәннәренә, кыйшайган иске алачык ишегенә, җиргә сеңгән күтәрмә идәненә карап зарланып каршы алды Галимә: «Бөтен җиркәйләрем дә ир сорый шул, ир сорый, чукынчык, теге карт иртәрәк тайды «ялга», бөтен дөнья мәшәкатен миңа салды, җаны җәннәттә булгыры! Биш ел була яренгә, ялгыз картаям менә. Узыгыз. Тагын котырамы? Кит аннан, нигә түзеп яшисең шуның белән, мин алъяпкычымны сузып, өйдән-өйгә хәер сорашып йөрсәм дә, яшәмәс идем мондый ир белән», – дип такмаклады Хатмулланы җаны-тәне белән яратмаган күрше карчык. Чөнки Хатмулла кызып алган чагында читән аша тозлы-борычлы сүзләр аңа да эләккәли иде.

– И Галимә түти, кая барыйм, кемгә сыйыйм, мине кем көтеп тора? Мәдинәмне үстерәсем, кеше итәсем бар. Хатмулла да гел эчми, айный да, кызыма әткәй, миңа ир була.

– Әнкәңә охшап, мәмәй булма, кызым, – дип дәвам итә күрше әби, Мәдинәгә карап. – Унга бар, уңганчы бар, дип, дөрес әйткәннәр. Гомер бер генә!

– Алай димә, күрше! Беренче төшкән җирендә таш булсын, ирдән-иргә йөрү бәхет түгел.

Бәхетле булырга тырышып карады Мәдинә. Мәктәпне тәмамлагач, шәhәргә барып, педагогия институтына яхшы гына билгеләргә имтихан тапшырды, канатланып йөрде, үтәргә тиеш иде, тик соңгы көндә укырга керүчеләр исемлегендә ни өчендер ул юк иде. Авылына, тагын шул ук шартларга кире кайтып төште. Озакламый Мәдинә күрше авыл егете, клуб мөдире Рифкә гашыйк булды. Армиядән яңа гына кайткан, ыспай егет иде ул, җитмәсә, шәп гармунчы да үзе. Өйдәге мәхшәрдән котылу да кирәк иде аңа. Тиздән яңа гаилә туды. Рифнең бер өздереп уйнап җибәрүе була, җан күкләргә чаклы җилкенә, йөрәк ярсый, яшь күңелләрдә моңарчы очкын булып көйрәп яткан, хәзергәчә аңлаешсыз хис-теләкләр давылы кузгала, әллә нинди яңа дөньяга тарта башлый. Риф тә үлеп яратты аны. Озын кара бөдрә чәчләренә күмелеп, дөньясын онытып иркәләде ул аны. Чибәр иде Мәдинә, бик чибәр иде. Өзелеп торган нечкә билле, зифа буйлы, зур кара күзле, шома яңаклы, энҗе тешле, бер сүз белән әйткәндә, коеп куйган әртис инде. Ел ярым яңа гаилә көймәсе бәхет дәрьясында йөзде. Мәдинәнең чут эшенә башы эшли, алгебрадан гел бишлегә укыды, кибеттә декретка киткән хатын урынына эш тәкъдим иткәч, райпога барып, бераз өйрәнчеклектә йөреп алды да эшли башлады. Тик көзгә мәктәпкә яңа укытучы кыз Зиләрә килгәч, гаилә кояшын болыт каплады. Матур җырлый иде Зиләрә, ул җырлый, Риф уйный. Риф эшеннән соңга калып, кайсы вакыт таң алдыннан гына кайта башлады, сәбәбен районда үтәчәк үзешчән коллективларның конкурсына әзерләнү, репетицияләр белән аңлатып маташты. Алты айлык авырлы хатын үзен моңа ышандырырга тырышса да, гайбәт авыл өстендә йөри иде инде.

Озак көтте ул төнне Мәдинә ирен. Төнге өчтә иңенә шәлен салып, аска тартып авырткан эчен ике кулы белән күтәрә биребрәк, клуб ягына юнәлде. Таңнан кояш батканчыга чаклы авыр эштән тәмам эт булып арыган авыл тирән йокыга талган. Тагын бер-ике сәгатьтән таң сызыла башлаячак, тагын, нигездә, кул эшенә корылган авыл тормышы үзенең гадәти мәшәкатьләренә уралачак. Авылда hәр өйдә дип әйтерлек бер үк яшәү рәвеше. Хуҗабикәгә йокыдан уяну белән алдан баш ясап, кичтән тугылап куйган күәс чиләгендәге камырны ишләп, ипи басып куярга, мичкә ут төртергә кирәк. Аннары сыер саварга, кош-кортка җим бирергә, көтү килгәнче озын саплы зелпе себерке белән ихата, өйалдын себереп алырга, шул арада күршеләр белән авыл гайбәтләрен чәйнәшеп алырга, бозауны муенчаклап, бәрәңге бакчасы артындагы үләнлеккә илтеп, җиргә кагылган агач чөйгә бәйләргә кирәк. Чиратта ипине мичкә тыккач, сөт аертырга, аннары инде табада пешереп алынган көлчә, самавыр эченә тезеп пешергән күкәй белән каймаклап, рәхәтләнеп чәй эчәргә дә була. Өйгә мичтән яңа чыккан тәмле ипи исе тарала. Эшкә китәр алдыннан балаларны уятып, hәрберсенә бүген эшләнергә тиеш эшләрне бүлеп бирергә: бәрәңге бакчасын утарга, агач идәнне кәсир пычак белән кырып юарга, кош-кортка, җимгә кушар өчен кырдан ат кузгалагы сыдырып алып кайтырга, мунчага су ташып куярга hәм башкалар, hәм башкалар… Менә ул авыл тормышы!

Ә хәзергә авыл рәхәт йокыда, хәтта этләр дә бу ләззәтле, кадерле йокыдан хуҗаларын жәлләп, уятмаска тырышкан шикелле сирәк-мирәк акрын тавыш белән генә аралашып алалар иде. Мәдинәнең генә күңелендә давыл: кайда ул, нигә аның янында түгел, нәрсә булды аларның мәхәббәтенә? Авыл өстендә йөргән чыш-пыш сүзләр дөрес булса? Юк, бу мөмкин түгел! Ул клубка якынлашты. Ут юк иде, бернинди тавыш та, музыка да ишетелми. Ишеккә якын килде, тыштан бикле иде, бинаны урап, арткы ишеккә китте, эчтә тыелып кына көлгән тавыш ишетелде.

– Ялкытты үзенең көнләшүе белән, туйдым, – диде Риф тавышы. – Ялыккач, нигә аның белән яшисең? – диде хатын-кыз тавышы. Бу Зиләрә иде.

– Аерыр идем, бала булачак.

– Булса соң, яратмагач…

– Әйтүе җиңел, кешеләр ни дияр, парткомга барып җитәчәк, эштән куарлар.

– Чыгып китик бу авылдан, миңа да ошамый монда, мәктәп директорының хатыны кырын карый, иреннән көнләшә. Күрше районда минем абый райкомда инструктор булып эшли, икебезгә дә эш табылыр.

Мәдинә тавыш-тынсыз гына өй ягына юнәлде. Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр. Ә таңга таба ашыгыч ярдәм машинасы аны дәваханәгә алып китте. Шул көнне Мәдинә баласын югалтты һәм шуннан Риф йортына кайтмады.

Ата-ана йортында да рәт булмады аңа. Әнкәсе тиздән йөрәк авыруыннан дөнья куйды, эчкән әткәсе белән бер йортта яшәү мөмкин түгел иде. Хатыны үлеп, тол калган Әмир сораткач, риза булды, тик тагын уңмады. Сугышты Әмир, каты бәрелде, эчеп кайтып, пычрак сүзләр белән рәнҗетте. Мәдинә тагын аерылып кайтты.

Ә яшьлегендә хыялланган әкият егете күренмәде, юк иде ул.

Бер көнне күрше Галимә әбигә авыр заманнарда Урта Азия якларына бәхет эзләп чыгып киткән Наhар карчык кайтты. Карчык дип, карчык ук түгел иде әле ул. Көяз генә киенгән: чәчәкле-чуклы яулык, ялтыр-йолтыр күлмәге өстеннән бәрхет камзул, ефәк озын ыштаннан, аягында чигүле читек-кәвеш, кулын көмеш йөзек-беләзек бизәп тора, симез, шәмгә охшаган бармаклары гәрәбә дисбе тарта, йөзе-кыяфәтеннән илле белән алтмыш арасында гына икәнлеген чамалап була иде. Гадәттәгечә, исереп кайткан әткәсенең битәрләвен ишетмәс өчен Мәдинә Галимә әбисенә керде.

«Менә шушы була инде күрше кызы, – дип, сүз башлады Галимә, – таныш бул, Наhар түтиең, бергә уйнап үстек, бик хөрмәтле кеше ул авылда».

«Хәзер яшәгән җирдә дә», – дип өстәде Наhар, алтын тешләре күренерлек итеп киң елмаеп. Китте сорашу, Мәдинәнең хәленә керү, ир-атны сүгү.

– Мондый чибәрлегең белән нигә әрәм булып ятасың бу бүрәнә тишегендә? Яхшы эшкә урнашырга кирәк сиңа, затлы киемнәр кирәк. Шәмнең яме – шәмдәл белән, диләр. Чутка да башың эшли, диләр синең, бездә яхшы сатучылар алтын бәһасе йөри. Мин яшәгән җирдә ханбикә булырлык бит син!

Бер атна үгетләделәр Мәдинәне, ниhаять, ул күнде, сумкага әйберләрен тутырды да, Наhарга ияреп, юлга кузгалды. Киткәндә, Наhар Галимә карчыкка көмеш беләзеген кидерде.

Яңа җирләр матур иде. Наhарның җыйнак кына өе бакча уртасында. Төрле-төрле җимеш агачлары астында аллы-гөлле бизәкле палас җәелгән сәке өстендә нигьмәтләр белән тулган дастархан әзерләнгән. Олы гына Надирә исемле хатын йөгерә-йөгерә табын әзерли. Үзе ярарга тырышып, нидер сөйли, яңалыклар җиткерә. Ул бу өйдә хезмәтче исәбендә яшәгән хатын иде. Наhaр Мәдинәгә ялт-йолт итеп торган ефәк күлмәк, озын ыштан, кәвеш бирде. Мәдинә каршы килеп караса да, монда гадәтләрнең шундый икәнен аңлатты. Эшкә урнашу өчен паспорт сораячакларын сәбәп итеп, Мәдинәнең паспортын алды. Өч көннән Наhар Надирәне ниндидер гаебе өчен эшеннән куып чыгарды. Ялынып-ялварып гафу сораса да, өйдә чирле улы ятканын, аны тәрбияләү өчен акча кирәклеген елый-елый сөйләсә дә, Наhар үз сүзеннән кайтмады. «Кылган явыз гамәлләрең өчен Ходай суксын!» – дип каргады аны Надирә. Киткәндә, Мәдинә сиздерми генә Надирәнең учына биш сум акча тыкты. Шулай итеп, өй эшләре бөтенләе белән Мәдинә өстенә калды. Вакыт үтә торды, өйгә еш кына җирле хатыннар килде, кызыксынып, Мәдинәне күзәттеләр, ул чәй әзерләде, соңыннан алар Мәдинәсез генә Нahар белән ни хактадыр кызып-кызып бәхәсләштеләр. «Эш кайчанрак табылыр икән?» – дип сорашса да, Наhaр ашыкмаска, түземле булырга, табышлы булырдай эш килеп чыгу ягын карарга кирәклеген тәкрарлады. Бу яклар җылы, матур булса да, йөрәгенә ятмады яшь хатынның. Туган якның кырларын-болыннарын, урманнарын, чишмәләрен, авылдашларын сагынды ул.

Бер көнне Наһарларга еш йөри торган бер хатын урта яшьләрдәге бер ирне ияртеп килде. «Таныш бул, кызым, бу Гадәр әбиеңнең улы була, бик акыллы егет», – дип таныштырды Наhар Мәдинәне. «Без дога кылганчы, өйдән нигъмәтләрне алып чыгыгыз, балалар, улым, ярдәм ит кызыма», – дип, хатыннар дога кылырга утырыштылар. Егет нәрсәдер сөйләде, ул Мәдинәне ачыктан-ачык, үтәдән-үтә күзәтә, бәяли иде. Кайбер сүзләрен аңласа да, Мәдинә аны аңламаганга сабышты, күңеле белән ятышсыз, шом, хәвеф-хәтәр барлыгын тоя иде ул. Кич Наhар Мәдинәне янына утыртып, сүз башлады: «Мәдинә, кызым, син миңа кызым кебек якын, бик яраттым үзеңне. Шуңа да сине бик бәхетле итәсем килә. Дөньяның әчесен-төчесен күргәнсең, бу чибәрлегең белән нигә сиңа эшкә кереп, үз-үзеңне җәфалап, өч тиенлек акчага яшәргә? Бер тәкъдимем бар сиңа: бик бай, бик тәртипле, бик хөрмәтле гаилә асыл, акыллы улларына кәләш эзли. Сине ул егетнең анасы да, егет үзе дә бик ошатты. Бүген күрдең аларны. Егетнең беренче генә никахы түгел-түгелен, тик аерылышуда ул гаепле түгел, хатыны юньсез булган, аннары hәркем үз буена карап, тун тегә дигәндәй, синең дә беренче никах түгел». Көтелмәгән тәкъдимнән Мәдинә аптырап китте.

– Мин кияүгә чыгар өчен килмәдем бу якларга, Наhар түти.

– Хатын-кызның бурычы гаилә кору, бала үстерү, кызым.

 

 – Яратмаган кешегә кияүгә чыгып буламы соң? Без бит борынгы заманда яшәмибез!

– Яратып чыгып карагансың бит инде, бер түгел, ике тапкыр.

Бу инде түбәнсетү иде. Икенче көнне алар базарга чыкты. Ит базары таңнан эшләсә дә, чират зур иде. Чиратта торганда, кемдер Мәдинәнең җиңеннән тартты. Борылып караса – Надирә. Ул Наhарга күренмәскә тырышып, Мәдинәне читкәрәк, ышыккарак алып китте.

– Кач, кит бу карчыктан, сата ул сине, аның hөнәре шул, читтән кызлар алып килә дә калым түли алмаган яки яман аты чыккан ирләргә кияүгә озата. Синең хакта озаграк сатулашалар, чөнки күпләрнең синдә өмете бар, син кыйммәтрәк торасың.

Мәдинәнең башы әйләнеп китте. Күңелендә туган шик-шөhбәнең урынлы булуын аңлады ул.

– Хәзерге замандамы? Мин милициягә барам.

– Милициядә барысы да аның кешеләре.

– Паспортым анда.

– Паспортың комодның аскы тартмасында, ачкычы сандык өстенә өелеп куелган юрганнар астында. Мине сатма, яман кеше ул, син яхшы күңелле бала, хуш бул! – дип, Надирә юкка да чыкты.

Бу хәлдән көн буе миңгерәп йөрде Мәдинә. Егерменче гасырда, совет чорында мондый хәлләр булыр дип башына да китермәгән иде ул. Тизрәк китәргә, качарга кирәк иде моннан. Тәвәккәлләп, юлга чыкты, ярый бераз мая акчасын эчке күлмәгенә тегеп куйган иде. Ун көн кайтты үз иленә, күп уйланды, күп кичерде: беркайчан да кешегә, бигрәк тә ир-атка ышанмаска кирәк икәнен миенә салып куйды ул. Ак атка атланып алып китүче әкият егете юк икәнен аңлады инде Мәдинә.

Ул кайтуга әткәсе авыр чиргә тарыган, ябыккан, картайган иде. «Терсәк якын да, тешләп булмый, исән булса, әнкәңнең кадерен белер идем», – дип елый-елый гафу сорады. Колхоз рәисе Мәдинәне завсклад итеп эшкә чакырды. Әткәсен күмгәннән соң, япа-ялгыз калды ул.

 Ишеген кагучылар булмады түгел, тик югалтулар, хыянәтләр белән җәрәхәтләнеп беткән күңеле таш кебек каткан иде аның. Ир-атка шикле караш күңел түренә кереп оялаган кара кошның хәвефле күләгәсе шикелле яктылыкны каплап торды. Ирдән аерылган хатыннарның, бигрәк тә чибәр hәм яшь булсалар, авылдагы урыннары ике төрле: ирле хатыннар аларга көндәш, азгын ир-атлар – сөяркә итеп карый. Мәдинә, бер гаебе булмаса да, шундыйрак итеп кабул ителә иде. Шуңа да ул усаллашты, ир-атны дошман итеп күрде.

Тик көннәрнең берсендә Мәдинәнең күңелен бетмәс-төкәнмәс яңгырдан соң күкне болытлардан аралап төшкән алтын кояш нурлары шикелле гаҗәп хис биләп алды. Колхозга яшь агроном Булат килде. Ир-ат ягына әйләнеп тә карамам дигән усал Мәдинә Булатны күрсә, балавыз кебек эри дә төшә, күзләре йолдыз кебек нур чәчә, ирен читләреннән серле елмаю бөркелә, күңеле күкләргә аша иде. Булат та Мәдинәне бер күрүдә ошатты. Ил өстендә йөргән имеш-мимешләргә дә ышанмады. Күңел сизгерлеге белән Мәдинәнең намуслы, эчкерсез кеше икәнен сиземләде егет. Алар арасына икесе генә тоя торган тылсымлы җеп сузылды.

Ә Шакир hаман аңламады, hаман Мәдинә дип авыз суын корытты. Булатның: «Үзем сөйләшимме ирләрчә?» –дигәненә Мәдинә: «Кирәкми, үзем!» – дип җавап бирде. Һәм Шакирны акылга утыртырга план корды.

Җәй канат җәйде, бодай башак җибәрә, басу өстендә талгын томан булып, арыш серкә очырган көннәр җитте. Көнбагышның «тиздән ачылам» дигәндәй көләчләнергә әзер торган уч төбе кебек йөзе кояш артыннан йөгереп китәрдәй булып талпына. Кукуруз чәкәннәре дә тулыша бара, бу матур музыкага аккорд биргән шикелле, биләү кебек кочкан яфрагын чырт итеп ярып, алтын түбә чәчен нурда чайкый.

Ә чөгендер басуын, өченче ел корылык булу аркасында, колхоз малларына Белоруссиядән ташыган саламга ияреп кайткан бик әрсез чүп үләне – кара солы каплый башлаган иде. Шул сәбәптән колхоз идарәсенең гадәттән тыш утырышында кичекмәстән чөгендер басуына бөтен мир белән десант төшерергә дигән карар кабул ителде. Хәтта колхозның партком секретаре мәктәпнең рәсем укытучысына «Бөтен көчне – чөгендергә!» дигән лозунг язып, басу капкасына элеп куярга боерык бирде.

– Чөгендер – стратегик план, аны коткару – колхоз намусы, ә җанында колхоз нумусы булган hәр кеше: укучылар, укытучылар, почта, клуб, китапханә эшчеләре, сатучылар, җыештыручылар, шул исәптән колхозчылар да (сыер савучылар, фельдшер Әкълимә, колхоз бухгалтериясе, силсәвит эшчеләре генә эштән азат ителә) – hәммәгез дә–басуга! Төшкә итле аш кырда әзерләнәчәк.

Бу белдерүне колхоз радиосыннан кичтән hәм иртә берничә тапкыр кабатладылар. Ике көн элек тоягына зыян килеп, бүген таңнан суелган сыер итен алып килеп, склад үлчәвенең өстәл зурлыгы тактасына бушатырга Шакир үзе ярдәм итте. «Зур казанны пешекчеләр алып бара, итне минем ат арбасына салабыз, – диде ул Мәдинәгә, башына кигән салам эшләпәсен кәттә генә маңгаена төшереп, – син дә утырырсың, чөгендер басуы ерак кына».

– Җитте, Шакир абый, уен түгел бу, Әкълимә апага әйтәм, тукта, бәйләнмә миңа.

– Ул бүген эштә, бер генә булса да очрашыйк инде, аулакта сөйләшик, аңлашыйк, бер генә…
– Ялкыттың син мине. Ярый, сөйләшик, тик бүтән бәйләнмисең.

– Кайда?

– Утау вакытында, чөгендер басуы кырындагы кукуруз арасында. – Түгәрәк күл буендамы, кайчан?

– Шартлы сигнал бирерсең.

– Ничек итеп?

– Вакыт-вакыт кукуруз арасыннан эт булып өреп алырсың, мин кешегә сиздерми генә үз җаем белән килермен.

– Ярый, көтәм, сый алып барам, табын әзерлим.

Басу тулы халык, эш кыза бара. «Овсюгны тамыры белән йолыкмасаң, тагын да көчлерәк котырып үсәчәк, китмән кулланмаска, кул белән йолкырга», – дигән фәрман җиткерделәр. Халык туңкаеп, тезләнеп, үрмәләп, чүп үләнен йолку эшенә ябышты. Кояш күтәрелә барган саен, маңгайдан аккан тир күзгә, биткә, муенга агып төшә, изү аша күкрәккә чаклы үтә, күлмәккә кунган тузан белән кушылып, тәнне кытыклый, чеметә, әчеттерә иде. Җитмәсә, кукуруз басуы артындагы сыер фермасыннан килгән ис тынга каплана. Рәт-рәт булып тезелешеп утаган халык сусынын басу өчен шешә белән алган суларын уртлап куялар да тагын эшкә ябышалар.

Төш вакытында зур казанда пешкән ашны көлешә-шаярыша, төртмә телләнеп ашап, бераз ял иткәч, тагын эш башладылар. Кояш түзеп булалмас дәрәҗәдә кыздыра иде. Шактый ялкытты hәм арытты бу утау. Шул вакыт ерак түгел кукуруз арасыннан: «Уау-уау-уау», – дип, эт өреп куйды.

«Их, су коенып чыгарга иде», – диде Мәдинәнең уң ягыннан утаган Шакир хатыны фельдшер Әкълимә.

«Сезне парткум килмәсә дә ярый, дигән иде бит, Әкълимә апа», – диде Мәдинә.

«Иртән карт-корыга уколларны кадап, эшне бетердем дә килергә булдым».

«Азгын ирен көнләшә ул, еракка җибәрми, тегесе барыбер кеше бакчасына төшә, – дип пышылдап алды авыл хәбәрләрен иң беренче белүче Фәүзия Мәдинәгә.

– Сиңа сыланмыймы әле? Сак бул, Әкълимә җаныңны алыр». «Бераз күләгәдә ятып ял итеп алсаң да, шәп булыр иде», – диде сул яктан утаган Нәҗибә.

Кукуруз арасыннан нәзакәтле генә «уау… уай» дигән тавыш тагын кабатланды.

Әкълимәдән ары рәт алып барган Рәсимә сүзгә кушылды:

– Көчек бугай! Арыткан иде. Кәеф юк. Ул арада эт тавышы тагын ишетелде:

– Уау-уау-уау!

Иренә усал булса да, җанварларны җаны-тәне белән яраткан, жәлләгән, ихатасында биш песи, эт асраган Әкълимә борчылып, кукуруз басуына борылды:

– Кемнең эте икән?

– Адашкан бугай, бахыр, – диде Рәсимә.

Кукуруз басуыннан тагын «уау, уау, уау, уау» дигән таләпчән өрү ишетелде.

– Ачыккан эт тавышы килә, – диде Нәҗибә.

– Кансыз хуҗалар була, –дип, ут өстәде Мәдинә.
– Карый алмагач, нигә эт асрыйлардыр инде, – дип, сүзне дәвам итте Нәҗибә.

Беразга тынлык урнашты. Көн кичкә авышып килә икән инде. «Агроном Булат утаган җирне принимать итәргә килергә тиеш иде, күренми әле. Көтү кайтыр вакыт та җитә», – диештеләр хатыннар.

Ул арада кукуруз арасыннан тагын – бу юлы инде ялваруга охшаган: «Уау… уау… уау…» дигән үзәк өзгеч тавыш ишетелде.

– Койрыгы капкынга эләккәнгә охшаган, тавышы түгәрәк күл буеннан килә кебек бахырның, күлгә аучылар кондызга дип, ау салмадылар микән, тавышы сезнең эткә дә охшап тора, Әкълимә апа, – диде Мәдинә.

Бу сүзләр Әкълимәнең йөрәгенә ук булып кадалды, аңа эт тавышы чыннан да аларныкы кебек тоелды. «Әйттем Шакиргә: бәйлә этеңне яхшылап, уңайлы муенса кидер, чылбырын рәтлә, дип. Пешмәгән, – дип кызды Әкълимә.

– Кайда бүген үзе? Көн буе күренмәде. Мине утауда дип белми инде. Доярка Гөлшатка күзен майландыра иде, дөрес икән, яталардыр су буенда. Үтерәм тотсам! Барып карамый булмый... Эт булса да, җан иясе, кайбер кешеләрдән тугрырак әле алар».

Әкълимә кукуруз арасына кереп китте. Бераз ял итеп алу теләге белән берничә хатын аңа иярде. Ул арада кукуруз арасында давыл купты: сары башлы чәкәннәр арасыннан чөгендер басуына иң беренче Шакирның салам эшләпәсе, аннары пинҗәге, аның артыннан чиләк, кабымлыклар, талчыбыктан үрелгән кәрзиндә тәлинкә-кашыклар, соңыннан «Портвейн» дип язылган шешә hәм иң соңыннан чәче-башы тузган, битләре тырналган, эчке майкасы ертылган Шакир килеп төште.

Ул арада матай тавышы ишетелде:

«Утыр тизрәк, тайдык моннан», – диде Мәдинәгә эшнең нидә икәнен аңлап алган Булат. Мәдинә ялт итеп матайның арткы урындыгына кунды. Ак ат булмаса да, шәпле «Восход» матаенда әкият егете Булат Мәдинәне бәхет иленә алып чапты. Ә шул көннән башлап, Шакирның кушаматы «Уау-уау Шакир» булып, аны очратканда, авыл халкы көлемсерәп, үзара «уау-уау» дигән позывной-сигнал белән аралашып алалар иде. 

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

4

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев