Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Урланган бәхет

Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә.

Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 

Озаклап ятарга вакыты булмаганлыктан, тиз-тиз генә торды да, юынып, ашап-эчкәч, кара толымнарын үреп, мәктәпкә юл тотты. Кәефкә карап торып булмый: имтиханнарга әзерлек чоры бара. Тугызынчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамларга кирәк. 

Кошлар сайравыннан әсәрләнеп, зур хыялларга бирелеп барган кызның уйларын каршына диярлек йөгереп чыккан җирән чәчле малай сүзләре бүлде: 

– Кайтар минем әтине, кайтар! Ул – минеке!.. 

Ләйләнең аяк астында җир убылгандай булды. Язгы кояш нурлары да иртәнге кебек иркәләми – пешерә, кошлар да гүя: «Кайтар, кайтар...» –дип кабатлый кебек тоелды. 

Ничек инде аңа яратып «кызым» дип дәшкән әтисе кемнеңдер әтисе булсын? Булмаганны. Ул бит аның әтисе! Зәңгәр күзле малай нәрсә сөйли? Нишәп аныкы булсын ул? 

– Син ни сөйлисең? Минем әтием ничек синеке булсын, ди инде?! Син ялгышасың! Ул минеке бит! 

– Син булмасаң, ул безнең белән яшәр иде. Минем әткәй булып. 

– Син ялгышасың... 

– Ышанмасаң, әниеңнән сора! 

Кыз үз колакларына үзе ышанмады. «Әниеңнән сора», имеш. Нишләп әле ниндидер бер малайның сүзләренә ышанырга тиеш ул? Тик бу сүзләр аңа көне буе тынгы бирмәде. Бәлки, чынлап та, Ләйлә нәрсәнедер белеп бетермидер... Әгәр чыннан да бу шулай булып чыкса? Әнисеннән сораргамы? Әгәр ул да җавап бирә алмаса? Әле аның әнисенә борчылырга да ярамый бит. Хастаханәдән чыгуына бер атна чамасы гына. «Йөрәген саклагыз. Борчымаска тырышыгыз. Югыйсә, монда кадәр килеп тә җитә алмаска мөмкин», – диде ләбаса табиб. Йөрәк ишемеясе дигән диагноз куйдылар аңа. Өянәге кузгалып, «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киттеләр аны. Вакытында өлгергәнсез, диде табиб, беренче ярдәмне күрсәткәннән соң. Ләкин әнисе янына керергә ике көннән соң гына, реанимациядән палатага күчергәч кенә рөхсәт бирделәр. Әтисенең бу кадәр борчылганын моңа рчы күргәне булмады аның. Көннәр буе сөйләшми. Бер ноктага караган, йөзе качкан... Ләйлә көне-төне Ходайга ялварды, әнисе генә терелсен! Бер авыр сүз дә әйтмәс ул аңа, бар эшләрне дә үзе эшләр. Тик терелсен генә!.. 

Юк-юк! Әнисен борчырга ярамый. Әллә әтисеннән сораргамы? Әгәр малай хаклы икән, әтисе аңлатыр, бәлки? Әйе, әтисе ачыклык кертергә тиеш бу мәсьәләгә. Нык карарга килеп, кыз әтисенең эш урынына юнәлде. Өйдә бу сорауны күтәрергә ярамый иде. Әнисенең өзлегүе бар. 

Хәмит абый кызын күреп аптырады. Сирәк килә иде ул әтисенең эшенә. Анда да алдан шалтыратып, рөхсәт сорап кына. 

– Кызым, әниеңә берәр нәрсә булдымы әллә? 

– Юк, әтием. Миңа синең белән сөйләшергә иде... 

– Тыңлыйм. 

– Әти, үзең белән генә... Бәлки, берәр кая барырбыз? 

– Ярый. Мин хәзер. 

Авыр иде бу сөйләшү Ләйләгә. Ул нигәдер үзен гаепле хис итте. Бәлки...

 

Лилия НУРЛЫ 

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев