Мәдәни җомга

Уф, йөрәгем!

– ...И-и-и, урамыбыз белән тәмуг утларында яндык быелгы җәй...

– Түтинең ачынуы авыруларны тагын да ныграк сагайтты. – Ике күрше колонканы приватизацияләделәр. Бушлай. Үз кануннары белән. Ә калганнарыбыз... – Шулай диде дә, уң кулын йөрәк турына салып, үзен кулга алганчы сүзен туктатып торды...

 

Мәхшәр дәваханәдә: бинаның һәр катында коридор тулы халык табиб хөкемен көтә, ә ул, үч иткәндәй, каядыр чыга да йөгерә, чыга да йөгерә. Кеше бер дә кимеми, һава җитми, тын алулары авыр. Барысы да чиратның кыймылдамавыннан зарлана. Ә бит әле күпме ишек үтәсе бар... Һәр бусага алдында шушы кадәр вакыт уздырсаң?!.. Аның урынына рәхәтләнеп эч бушатыр-
га була. Җан газаплары булса да, беразга сүрелеп тора. Гомум уфтануны уздырып, өлкән яшьләрдәге бер хатын:
– Уф, йөрәгем! Түзәр әмәлләрем калмады, – дип, авыр сулап куйды.
Болай да саулыкка туймаган карашлар хәвеф катыш кызыксыну белән тулды:
– Табибка дәшик мәллә? – үзләренекен онытып, ярдәмгә ашыкты янәшәдәгеләр.
– Дәвалауга гына бирешә торган түгел шул минеке, – диде түти.
– Бер генә чарасы да юкмыни?
– Юк. Җәйнең киләсе дә быелгыдай килсә, белмим нишләрмен.
Шул рәвешле, йөрәк онытылды, һава торышы турында сүз ялганып китте: кышның суыклыгы, җәйнең эсселеге, корылык хакында.
– И-и-и, урамыбыз белән тәмуг утларында яндык быелгы җәй, – түтинең ачынуы авыруларны тагын да ныграк сагайтты. – Ике күрше колонканы приватизацияләделәр. Бушлай. Үз кануннары белән. Ә калганнарыбыз... – Шулай диде дә, уң кулын йөрәк турына салып, үзен кулга алганчы сүзен туктатып торды. Сөйләгән саен күңел җәрәхәтләре яңара шул. Сөйли дә, үз ярасына үзе тоз сала. Ә сөйләми түзә алмый. – Авылыбыз белән Агыйдел ярында утырабыз. Җырларда җырланган Агыйдел-сылукайның көннән-көн кипкәнен күреп, аны жәлләп, аннан, төшеп су алып менәр юнебез булмаганнан үзебезне кызганып, ирен ялап, биек тау башында көн күрәбез. Йөгереп йөреп су ташырлык ара түгел. Мескенкәй, без дә ташысак, бөтенләй кибеп беткән булыр иде, мөгаен. Ә тау астында, безнең аяк очында гына зур улакка чишмә агып ята. Ташкын суы кебек, шаулап торып ага. Ургылып-бәреп чыга тау-таш куеныннан. Ә салкынлыгы тешне сындырырлык. Елның нинди килүенә карамастан, мул сулы кала. Тавышы менә әле дә колак төбемдә. Тик бер чәйнектән ары алып менеп булмый шул: тавы текә. Инәй, мәрхүмә, шуннан көянтәләп су ташыганнарын сөйли торган иде.
– Кара әле, бирсә дә бирер икән адәм баласына көч-куәт, – дип баш чайкый тыңлап торучылар.
– Суны буучыларның берсе, җирне казып, ихатасына торба үткәрде. Үзенә кайчан кирәк, шунда агыза. Ул алганда колонка буенда сәгатьләр буена басып торырга туры килә. Ник дисәң, басым азая, су тамчылый гына. Капкасы бикле, кереп булмый. Сорап барсаң, мең сүзгә җитеп кенә бирә. Алай да көен табалсаң. Чебек кенә бер хатын, ә үзеннән әзмәвердәй ирләр дә шүрли. Беркөн минем картның чиләген башына каплаган.
– Язмаганны!
– Килешмәгәнне!
– Курыкмый да диген, ә!
– Җатсыз!...
– Ә икенчесе – Бөек Ватан сугышы ветераны, хөрмәтле-абруйлы кеше. Сталинград оборонасында катнашкан. Колонкага ышлан кидертеп куя. Ул агызганда алырга ярамый, югыйсә битәрләшү, тавыш китә.
– Менә сиңа кирәк булса...
– Үгет-нәсыйхәт, үтенеч-ялварулар, таләп итүләрне колагына да элмәгәч, бик атчаянныйлар әрсезләнеп, ышланны үз белдекләре белән чишмәкче булдылар. Минуты-секунды белән кул таягын селтәп килеп чыга ихатасыннан.
– Жалу итеп карамадыгызмыни?
– Әйттек, силсәүиткә дә әйтеп карадык. Кисәттеләр, бер генә дә түгел. Файдасы барыбер тимәде. Идарәнекеләр китү белән, хәл яңадан кабатланды. Силсәүит гел генә колонка төбендә утыра алмый бит инде. Сугыш ветеранына хөрмәт йөзеннән генә киләләр алары да. Колхозда бердәнбер ул. Башкалары берәм-берәм бакчалар артына китеп беттеләр инде. Урыннары оҗмахта булсын!
Әбиләр авыз эченнән догаларын әвәләп алдылар.
– Бер үтемле чара да табалмагач, урам халкы соңгы адымга барырга карар кылды, ягъни суны көч белән алырга сөйләштеләр. Безнең төбәктә җыен әтрәк-әләм, ничек итте алай көн күрүчеләр дә пенсионер карчыклар. Киңәштек тә, һөҗүмгә башлап аеруча бер бизбашканы җибәрергә булдык. Дөресрәге, ул үзе бездән рөхсәт сорады. «Үзем. Сезнең кирәк тә чыкмас әле», – дип өметләндерде. Өстәвенә бик зур үпкәсе бар икән ветеранга. Жиңү хакына йөз грамм да салып алды. Китте бу.
– Син ник миңа «икеле» куйдың дип, чыбыркысын уратып китереп шартлата, малай, тегенең борын төбендә. Көтүдәге кебек итеп: «Түгәнәй, борыл», – дип тә җибәрә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде әлеге абзыебыз. Усал иде бала-чагага. Әле дә шул гадәтен куа. Күршеләрен санга да сукмый. Хәер, җебегән бер нәрсә булса, сугыш утыннан котыла да алмас иде ул.
– Үз чыбыркың белән арт сабагыңны укытырга кирәк синең. Нигә сиңа су? Бакчаңдагы алабутага сибәсеңмени? Инде ничәнче ел бер уч орлык та чәчмисез бит. Тфү, адәм мәсхәрәсе! – дип, кәкре кул таягы белән селтәде абзыебыз.
Ә безнең «илче», чыбыркысын шартлатты-шартлатты да, кул селтәп, үз ихатасына кереп китте.
Тактиканы үзгәртергә карар итте урамдагылар. Әлеге дә баягы чыбыркы хуҗасы тагын: «Мин үзем», – диде. Чалбар кесәсеннән катып беткән ак кулъяулык очын чыгарып салды. Приватизаторның эскәмиягә койма күләгәсенә чыгып утырган чагы иде. Барып олылап исәнләште, гафу үтенде.
– Абзыкаем, бир бишне! Үтенеп сорыйм, гафу ит! – дип, ике кулын сузды. Тегесе, танавын җыерып, яны белән борылып утырды.
– Без бит икебез дә бывший хәрбиләр. Нижәли упшы тел тапмабыз. Син илне тышкы дошманнан азат икән кеше, мин эчке дошманны – упшествога куркыныч янаучыларны бик астында сакладым.
Шул сүзләрдән соң тегесе ипле генә мыгырдаган да кебек итте-итүен. Юк инде... Кинәт кенә кабынып киттеләр шул.
– Ант итеп әйтәм, үзем ташып бирәм суны. Билләһи-валлаһи!
– Үзең кебек гарип дип беләсеңмени мине?!
Кул таягына күчкән ачу бу юлы җиргә эләкте.
Вәкиллек вәкаләтләре җиренә җиткереп үтәлмәде – солых төзелмәде. Су таләп итүчеләр янә чигенде. Камаудагылар тантана итте.
– Бир – сыекларга бер генә ыстакан булса да су бир, дәҗҗал, – дип янауга күчте безнеке.
– Чишмәдән алып мен!
Су кушмый эчә алмый бит инде ул. Беренчедән каты булачак, икенчедән, даруханә шешәсе кул чугы кадәр генә, күпкә бармаячак. Ә иртәгә, әйтәсе бармы, баш чатнаячак. Төзәтергә каян алсын ул.
– Махмырдан үлсәм, син гаепле булачаксың. Хат язып калдырам, – дип куркытмакчы була грамытный прапор. – Яртысын сиңа бирәм, – дип, хәйләләп тә карый.
Тәки аямады, малай, карт солдат җир-һава уртаклашып гомер кичергән күршеләрен. Басу җирләрен биләүче фермер егеткә баш орырга калды. Аның машинасы бар. Бик ялынып сораганда, тау астыннан су алып менгәләде. Буш итмәдек, әлбәттә. «Су приватизациясе» аңа да ярап куйды.
Ә беркөнне ялгыш кына тегеләрнең сөйләшкәнен ишетеп калдым. Җир астыннан торба суздырганы әйтә: «Ярый инде, алсыннар», – ди.
Абзый үгеткә бирешергә теләмәгән иде дә (яуда узган яшьлек еллары исенә төшеп киттеме), нишләптер йомшады тагын: нимес илбасарлары түгел дә инде без. Нәтиҗәдә, аз-азлап булса да, су алгаладык.
Шулай итеп, эссе сүрелми торып юньләп суга тиенә алмадык. Көз җитми ызгыш туктамады. Күкләр дә сентябрьдә генә мәрхәмәт күрсәтте. Шунысына шөкер: җир мескенкәй кышка бөтенләй дымсыз кермәде.
– Әйткәндәй, тегеләрнең бәрәңгеләре эре булган, имеш. Су тигәч. Саталар икән. Безнекеләрнең бер дә юне юк.
– Могҗиза белән генә исән калгансыз.
– Әйтәсе бармы! Рәчәй янды, Җир шарының нинди төбәкләре генә янмады. Ил башлыклары көн-төн чапты. Ә күршеләр тәки су бирмәде. Менә нигә яна йөрәгем. Алдагы җәйләрдә туган авылкаемны күрә алырмынмы, белмим.
Шунда өзелде түтинең сүзе: иренә иптәшкә ияреп килгән икән, абзыйның чираты җитеп, бүлмәгә кереп киттеләр.
– Берүк кенәсе күк йөзләре аяз булсын, сугышлар гына кабатланмасын, – дип көрсенешеп калды өлкәннәр.

***

Автор турында:

Зимфира Равил кызы Галимова 1970 елның 24 октябрендә Дүртөйле районы Иске Яндыз авылында туган. Шунда ук урта мәктәп тәмамлагач, Уфа фанера комбинатында хезмәт юлын башлый. Әдәби иҗатка кызыксыну аны 1990 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга алып килә.
1995 елда Дүртөйле шәһәре мәктәпләренең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 2003 елда «Юлдаш» район гәзитенә эшкә күчә. Анда тәрҗемәче, корректор вазифаларын башкара. 2011 елдан компьютер клубында эшли.
Хикәяләре һәм юморескалары район һәм республика гәзит-журналларында басыла.

 

"Тулпар"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: