Мәдәни җомга

Тоткасыз сандык (ХИКӘЯ)

Алтынбай, күзен яшергәндәй, түбән карады:

– Әби, Сөләйман бабай авырып киткән, ди, балниска җибәргәннәр... Җәһәтрәк җыенсаңчы, алып барам...” – дип, капка тышында торган машинасына ымлады да үзе ялт борылып чыгып та китте.

Менә сиңа кирәк булса, дип уйлады аптырауга калган Сафия әби, таң белән, он тарттырырга барам дип, килеп туктаган “Беларус”ка егетләр кебек кенә сикереп менеп утырып киткән иде ләбаса картыкае...

***

 

Күршесе Алтынбай йөгереп килеп кергәч, йөрәге әллә нәрсәгә жу итеп калды Сафиянең. Һушын җыя алмый торды бераз. Кулындагы чынаягы идәнгә төшеп китте. Ярылды. Гомердә кыланмаганны, дип, бер ярчыкларга, бер аһылдап төшкән Алтынбайга карады Сафия. Башыннан мең төрле уй йөгереп үтте, ләкин начарга юрамаска тырышты.

Алтынбай, күзен яшергәндәй, түбән карады:

– Әби, Сөләйман бабай авырып киткән, ди, балниска җибәргәннәр... Җәһәтрәк җыенсаңчы, алып барам...” – дип, капка тышында торган машинасына ымлады да үзе ялт борылып чыгып та китте.

Менә сиңа кирәк булса, дип уйлады аптырауга калган Сафия әби, таң белән, он тарттырырга барам дип, килеп туктаган “Беларус”ка егетләр кебек кенә сикереп менеп утырып киткән иде ләбаса картыкае.

Сафия әби юл букчасына кичә генә пешергән икмәкнең яртысын телеп салды. Бер кап тәмәке, аңа кушып чикүшкә дә салырга онытмады. Гомере буе балта остасы булган Сөләйман артыгын эчеп йөрмәде болай, чамалап, дәвага гына кулланды...

Хуҗабикә тимер белән көпләнгән ишекне бикләп, ачкычын, өйрәнелгәнчә, бусага читенә элгәч, ихатасын тагы бер тапкыр күздән үткәрде. Тавыкларына җим сипте, үрдәкләренең суын карады, озаклап китсәм дип, читән аша гына күршеләренә эндәште: мал кайта башласа, капканы ачарлар.

Урамга чыккач, их, анавы чияне Сөләйманга җыеп алганда берәр куш уч,  дип уйлап алды, кып-кызыл булып сутланып утырган җимешләргә кызыгып. Шуннан бу уеннан сүрелде. Болай да озаклап китте, Алтынбай да тизрәк дип машинасын пипелдәтте. Сафия бакча капкасының элгечен төшерде дә, ашыгып, ишек алдында торган УАЗ-га утырды. “Ярый, кайткач үзе өзеп кабар чиясен...”

– Кем әйтте сиңа ул хәбәрне?

– Шундагы егетләр шылтыратканые.

– Нәрсә булды икән? Иртән бик дәртләнеп утырып киткәние бит “Беларус”ына.

– Әллә инде, әбекәй... Баргач, беләбез инде...

– Гомердә тегермәнгә йөрмәде бит ул. Чәменә тидем шикелле. Үзем дә үзем, дип, утырып китте бит, өзми дә куймый... – Алтынбай сүзне дәвам итәргә теләмәде. Газга басты.

Әйе, онны гомер буе үзе тарттырды тегермәндә Сафия. Ире – танылган оста, бөтен авыл гына түгел, бар тирә-як аның кулына карап тора. Тегермәнгә йөрергә  вакыты юк.

Баштарак Сафиянең ат җигеп тегермәнгә юлланганына авылдашлары сәерсенебрәк карады.

– Вәт, бичә!

–  Ирдәүкә микән әллә?

– Ирен көнли бит ул! Шуңа үзе йөри, – дип төрлечә тел чарлаучылар да булды. Азак күнектеләр.

Сөләйман агачның бер очыннан тотса, Сафия икенче ягына ябышты. Жәлләде ирен, эшен җиңеләйтергә тырышты. Аш-суын әзер тотты. Бу иреңне санлау буладыр. Ә көнләде микән? Берчак күрше авылдагы бер хатын, эшен эшләтәм дип, кайтармый куна калдырган иде. Кара янды, кабат ул бичәне тупсасына аяк бастырмады. Шуннан соң Сөләйманның читкә чыгып йөрү мөмкинлеген дә кыскартты.

Сафиянең үзен дә, алтын куллы, диделәр. Магниткатан күчеп кайткач, гаиләсен туйдырыр өчен, аяк машинкасына утырып алыр да зыр әйләндереп, күлмәк тегәр иде. Килештереп, купшылап, шартына китереп эшләгәнгә аның кулыннан киенергә яраттылар. Хакына кайсысы – тавыгын, кайсысы йомыркасын я онын тотып килер иде.

Балаларының өстен дә үзе бөтәйтте. Сигезе дә ач-ялангач йөрмәде, бөтенесе дә укыды.

...Төпчегенә авырлы иде. Сабантуйларда йөгерү буенча беренчелекте бирмәгән Вәлләм белән бәхәсләшеп киттеләр. Кем җитезрәк, дип. Бүләккә дә, вәгъдәгә дә түгел. Болай гына. Чәмләнде бит Сафия. Килде беренче. Бәхәскә шаһит авыл халкы, ике ай дигәндә Сафия туптай малай тапкач, аһ итте. Азак Вәлләм өйләренә килеп йөрде хәтта. Гафу ит инде, апа, янәсе.

Чәм идеме бу? Мөгаен. Бәләкәйдән чыныккан йөрәк чәме. Нәрсәгә тотынса да, эчендә гөлт итеп ут кабыныр иде, эшеннән ямь табып яшәде. Авырсынмады.

...Хәтерендә, Сафиягә җиде генә яшь иде бугай. Төндә ишек дөбердәттеләр. Әтисе – колхоз рәисе. Әрсез кешеләр белән бергә килеп тулган караңгылык йөрәген өшетте, әнисенең капыл чеңләп елый башлавына сызылып кына ул да кушылды. Әтисенең кулларын каерып алып чыгып киттеләр. Гаебем юк, еламагыз, кайтырмын, дип кычкырган булды кычкыруын. Җилкапка авыр итеп көрсенгәндәй шыгырдап калды аның артыннан.

Сафиянең әтисе – халык дошманы икән, дигән хәбәр таралды. Кызын да җен кебек күрәләр иде. Әтисе китте дә югалды. Әнисенең, кырыкка да кермәгән хатынның, чәчләре ап-ак булды...

Кызыкайга эшкә бик иртә җигелергә туры килде. Унөч яшьтән торф чыгарырга барды. Уналтысы тулмастан Магнитка төзелешенә китте. Шунда очрашты алар Сөләйман белән. Өйләнештеләр. Балалары күбәеп киткәч, авылга кайтып төпләнделәр: җир ачка үтермәс, мал көтәрләр. Йорт салып җибәрерләр. Икесе дә авыл кешесе булгач, җайлап кына дөнья көтеп алып киттеләр.

Авырга калган саен тапты да торды балаларын Сафия. Алдырам дип йөрмәде. Ире дә бала яратты. Туган берсенә: “Кара әле, әнисе, монысы тегесеннән дә матуррак ласа!” – дип сокланыр булды.

Ә әтисе... Сафиянең әтисе кайтты шулай да. Чал сакаллы бабай иде инде ул. Укымышлы иде.  Тәүге оныгының улы туган иде ул елда, аның колагына исемне үзе кычкырды. Үзенең гаепсез икәнлеген кайткач та тылкыпмы-тылкыды карт. Әллә кызы алдында, әллә совет власте алдында акланды... Сафия дә үзенең беркемнән дә ким түгеллеген исбатларга тырышмады микән? Берәү белән дә ярышмаса да, үзенең эше бүтәннәрдән әйбәтрәк, купшырак чыкканга эчтән генә сөенә, тантана итә иде ул. Шул яшәтте дә. Ә менә җанын иң ачытканы – исмасам, бер баласы авылда калмады. Кызлары да якынга кияүгә чыкмады. Капыл гына таралды да беттеләр. Шәһәргә эшкә урнаштылар. Дөнья көтәр дип күз терәп торган төпчекләре Расих Чечня сугышында корбан булды. Моны инде тыныч кына хәтерли алмый Сафия. Йөрәге түзгесез булып сыкрый башлый...

Сафиянең күңелен соңгы бер күренеш кырып тора: остаханә ишеген япкан уңайда ире ясап бетермәгән сандыгына озак текәлеп торды. Капкадан чыгар алдыннан да, ниндидер кадерле нәрсәсен калдыргандай, үкенечле, әрнүле караш ташлады остаханәсенә. Бер тынлык кына эше калган, дип, сызгырына-сызгырына тотынган иде бабае теге көнне. Каладан ялга олы уллары кайткан иде, тәки эшләргә бирмәде әтисенә, үзе чәчкән бәрәңгелеккә алып китте. Кәҗәләр кереп җәфалый, имеш. Киртәсен ныгытырга кирәк икән. Нык арып кайткан иде шуннан карты. Сандыкка кулы тимәгәнгә эче пошты. Бу инде соңгы сандыгым булыр, кул да элекке кебек түгел хәзер, дип тә әйтеп салды. Башка тотынмас мондый четерекле эшкә. Күпме көч, сабырлык, тасыл кирәк ләса! Карагай такталар әзер булуын күпме көтте, елдан артык киптереп салып куйды. Ышкыды, юнды. Шуннан гына тотынды эшкә. “Монысы, соңгысы, элеккеләренә охшамаган, бигрәк тә купшы килеп чыкмакчы. Тамгасы да бар үзенең, остасының кем булуын җуелмый торган каләм белән яздым. Күзгә күренеп тормасын өчен, язуын тимер белән көпләдем. Сандык тузгач, алып укыр әле берәү... –  Артык бизәге дә юк, әмма коты бар”, – дип сөйләнде ул янына килеп баскан карчыгына.

Шәһәрдән кайткан улына останың эше ошамады. “Искелек калдыгы, сандыгың кемгә кирәк дисең? Юк белән буласың, ишек яңакларын куярга ярдәм итешер идең, юк белән булашканчы”, – дип икенче көненә дә әтисен бушатмады, үз эшенә җикте.

Һай, Сөләйман эшләгән сандыкларның хисабы да юк инде ул! Тәүгесен өлкәннәре Сәлиягә дип уйлаган иде. Соңгысы – Гүзәлгә була инде. Кызы Гүзәл тугач, Сәлия авыр чиргә сабышты. Күзе күрмәс булды, кул-аяклары йөрмәде. Нервыларына суык тигән, диделәр табиблар. Ничек булса да сабыемны саклагыз, диде ана ялварып. Балага кырык көн тулгач, Сәлияне санитар самолеты белән башкалага озаттылар. Ул яхшы табиблар кулында ярты ел дигәндә генә савыгып, аякка басты. Бер хәтәреңне үткәрсәң, озак яшәрсең, дигән иде аңа күрәзәче карчык. Чынлап та, шул сүз раска чыкты. Шуннан шәбәеп китте ләса Сәлияләре...

Кырк көнлек Гүзәлне кәҗә сөте имезеп үстерделәр. Менә шул бала кияүгә чыкса, картәтисенең сандыгы белән озатылыр...

Сандык дан булган шул. Тоткасы гына юк. Бүген иртәнчәк тә шуңа көяләнде бабае. Их, ярты сәгатлек эше калды бит инде, тоткасын куйсам, дип сөйләнде. Картының капканы чыгып баргандагы әрнүле карашы күз алдында тик тора менә Сафиянең.

Кайнанасы, чия җыярга дип чыгып киттем дә, кырда табып, күтәреп алып кайттым шушы Сөләйманны, дип сөйли торган иде. Шуңа карты чия пешкән мәлне үзенең туган көне итеп санады. Ел да кырга берүзе чыгып китәр дә эре, балланып торган чия җыеп кайтыр иде. Туган көн дип билгеләп йөрмәделәр болай. Җимеш пешкән бит, быел кырга чыкмыйсыңмы, дип шаяртыр әле картын, күргәч. Үзенең чия өзеп алмавына үкенә биреп тә куйды шунда Сафия.

Алтынбай юлны белә, эндәшми, машинасын куа гына. Болай да кырыс ул, төпченеп сорашыр идең, я ачуланыр, дип, Сафия әби дә эндәшмәде, уйга чумды.

Ирен хастаханәнең ап-ак палатасы караватында ята дип күз алдына китерергә тырышты. Бүген болай гына барып күрсә, иркенләп тагы килер, ул яратканча гына итеп шулпа әзерләр...

Соңгы елларда Сөләйман авыл арасына бик чыгып йөрмәде. Капкадан ары китмәде. Дөньяларын ныгытты. Мин үлгәч тә әле өй ун еллап торыр, какшамас, дип сөйләнде. Янәсе, изгелеген күрерсең, азак... үзең кара... Сафия баягы уйларына кабат әйләнеп кайтты. Менә шул гомер тегермәнгә бармаган, соңгы елларда юньләп урамга да чыкмаган кеше иртүк кенә, егетләр кебек сикереп менеп, “Беларус” йөрткән Хәйдәр янына утырды.

– Капчыкны миннән, бабайдан, күтәртмәсләр, күз-колак булырмын, – дигән булды бит әле, “барма” дип каршы төшкәндә.

Күңелендә ялт итеп кабынган хәвеф үкендерә башлады. “Гомере кыланмаганын...” Сафия тагы хәтер тасмасын әйләндерде, менә ире, кадерле бер нәрсәсеннән аерылгандай, остаханәсендәге сандыкка каерылып карады...

Хәле үтә авыр булмаса, бабаен алып кайтып үзе тәрбияләр. Синең кулыңнан ашасам, син ясаган чәйне эчсәм, көч кереп киткәнди була, дия иде бит ул...

Әнә, балнис та күренде. Бер катлы кирпеч йорт алдына килеп туктагач, Сафия карчык машинадан җитез генә төшеп, алдан атлады. Алтынбай аларга каршы чыккан шәфкать туташына баш какты. Алып килдем әбине, диюе булды микән...

– Апа, абый  янына керәсезме? – дип сорады ягымлы тавыш.

– Керми ни... – дип сабырсызланды Сафия.

– Тик сез курыкмагыз...

(Дәвамы бар.)

Дилбәр БУЛАТОВА тәрҗемәсе.

 

 

***

Автор турында:

Башкорт шагыйрәсе Гөлназ Мират кызы Котыева 1974 елда Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишкол авылында туган. Хәзерге вакытта “Башкортостан кызы” журналының баш мөхәррире. Шәехзада Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты. Матбугатта, еш булмаса да, чәчмә әсәрләре дөнья күреп тора.

 

Гөлназ КОТЫЕВА

"Тулпар"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: