Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

"Әтием кызы"

Басуда беркем юк.

Авыл да әллә кайда. Иксез-чиксез кап-кара сөрелгән җир, яңа гына кардан арчылган, үләннәр үсеп чыгарга өлгермәгән дә булган икән әле. Бара-бара арыгач, куркудан елый башлаганмын. Шунда бер абый каяндыр килеп чыкты. Миңа иелеп:
– Кая барасың? – дип сорады.

 

Әтием Сәйфуллин Кауметдин Сәйфулла улы фин сугышыннан яраланып кайткан иде. Ул Бөек Ватан сугышына 1944 елда китте. Аның нибары бер генә хаты килде. Сугыштан кайта алмады, үлеп калды. Колхозда әтием звено башлыгы булып эшләгәндә мул уңыш үстереп алган өчен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырылып, медаль белән бүләкләнгән иде.
Аның фин сугышыннан кайтканын бүгенге кебек яхшы хәтерлим. Кыш иде. Ул кичен, караңгы төшкәч кенә кайтып керде. Әнинең шатлануы әле дә күз алдымда. Күпкә яшәреп, матурланып китте, хәрәкәтләре җитезләнде. Ул шатлыгыннан канатланып, очып кына йөргән иде кебек. Күмәкләшеп, өстәл артына җыелышып, чәй эчтек. Кәгазьгә төрелгән нәрсәдер бирде дә: «Монысын балаларга ашатырсың», – дип, аны ничек пешерергә икәнен аңлатты. «Абыйларга барып, күренеп кайтам әле. Озак тормам», – дип үзе чыгып китте.
Әни кәгазьдәге нәрсәне стаканнарыбызга калаклап салып, самавырдан кайнап торган су агызды да болгатып безгә бирде. Алсурак төстә бик тәмле, татлы нәрсә иде ул. Әнидән тагын бирүен сорадык. «И балакайларым, бүтән юк бит», – дип көенде, нәрсә икәнен дә әйтә алмады. Әтиегез алып кайткан тәмлекәч, дигән иде. Ул нәрсә булды икән, дип еш кына искә төшереп уйлана идем. Күп еллар үткәч кенә, нинди ризык булуын аңладым. Кыскасы, ул кесәл булган икән.
Әти җиде яшеннән ятим калган, әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куйганнар. Әти Фәсхетдин, Фәкәетдин абыйларында бәләкәйдән эшләп, күндәм, эшчән булып үскән. Әтием Фәкәетдин абыйсында торган чагында, әни аларга килен булып төшкән. Әтием белән әнием утызынчы елда колхозга кергәннәр, гомер буена төрле эшләрдә эшләгәннәр. Үзләренә өй салып чыкканнар. Әти звено башлыгы булган. Шул чорда мул уңыш алган өчен Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырып, медаль белән бүләкләгәннәр. Фин сугышыннан кайткач, бригадир итеп тәгаенләгәннәр. Әтием көн-төн эштә була иде. Өйгә сугылып, ашап-эчеп кенә чыкканы хәтердә. Кырда кунып эшләп, өйгә тиз генә кайта алмаган чаклары күп булды. Сугыш вакыты. Эшче куллар җитешми. Без әтине түземсезлек белән көтеп, сагынып каршы алабыз. Ул аягын көчкә күтәреп, тупса аша авырлык белән атлап керә иде. Без сеңлем Ефәк белән әтигә каршы йөгереп барып, икебез ике беләгенә асылынабыз. «Әти, атындыр, сикерт! » – дип үтенәбез. Әти үзенең яраткан бәләкәй эскәмиясенә утырып ала да әле мине, әле сеңлемне аяк өслегенә бастырып, кулларыбыздан тотып атындыра. Аннары икебезне ике ботына утыртып, әле миңа, әле сеңлемә борылып, безнең белән сөйләшә иде. Без аны ашкынып көткән кебек,
ул да безне, балаларын, сагынып кайткан булгандыр инде. Һич тә ачуланмый. «Арыганмын, китегез!» – дип кумый иде. Әни әтинең нык талчыкканын тоеп, «Ярар, җитәр, балалар, әтиегез арыган, барың китең», – дия иде. Без теләр-теләмәс кенә кузгалабыз. Әти көзге каршына утырып, мыегын кыра. Без аның артына басып карап торабыз.
Бакчадан чыгып, Тапау (басуның исеме шулай иде) буйлап китеп барам икән. Җитмәсә, өйгә тизрәк кайтам, дип, шәп-шәп атлыйм, имеш. Басуда беркем юк. Авыл да әллә кайда. Иксез-чиксез кап-кара сөрелгән җир, яңа гына кардан арчылган, үләннәр үсеп чыгарга өлгермәгән дә булган икән әле. Бара-бара арыгач, куркудан елый башлаганмын. Шунда бер абый каяндыр килеп чыкты. Миңа иелеп:
– Кая барасың? – дип сорады.
– Кайтам.
– Өегез кайда?
– Әллә...
– Кем кызы буласың?
– Әтием кызы.
– Әтиең кем?
– Кауми.
– Ии, Кауми абзыйның кызы икәнсең дә. Адашасың бит. Әйдә, өегезгә илтеп куям, диде дә мине күтәреп алды.
Капкадан әти чыгып килә.
– Менә, Кауми абзый, кызыңны китердем. Мукшыга китеп бара иде. Тапауны яртылаш үткән. Абый мине әтигә тапшырды. Әтием мине күтәреп өйгә алып керде.
– Йорттан чыгып йөрмә! Адашырсың, бәләкәйсең әле. Өйдә генә утыр, яме! – диде дә үзе эшкә китте.
Мин каты авырып киткәнмен. Әти мине күтәреп алды да:
– Медпунктка алып барам, фельдшерга күрсәтәм, күзенә дару салдырып кайтам, – дип, капкага юнәлде.
Әни каршы төште:
– Барма! Кызамык бит бу. Аны кояшка алып чыгарга ярамый. Бир, яткырам! Өстенә кызыл япма ябарга кирәк.
Кояш нурлары төшмәслек итеп төреп яткырам. Бир, йөртмә! Харап итәсең баланы! Бир!
– Ничек кул кушырып утырам инде. Күзе бигрәк куркыныч шешкән бит, – дип, әтием барыбер алып китте.
Андагы апа дару салып маташты. Озак кына сала алмый азапланды. Калганын хәтерләмим. Әнием әйтүенчә, мин озак, каты чирләгәнмен. Өч ай авырганмын. «Коры чырага калган идең, үлә бит, үлә инде, дип куркып тордык. Гомерең бетмәгәч, терелдең», – дип еш искә ала иде. Минем күзем сытылып аккан, бер күз белән генә калганмын. «Харап иттем ак шалканымны, харап кына иттем», – дип, әтием гел әрнегән, өзгәләнгән, әниемне тыңламаганына гомере буе үкенгән. Миңа ул чакта өч кенә яшь булган.
Габдулла абый, әнинең бертуган энесе, армиягә хезмәт итәргә киткәндә, әти, Мидхәт абый, әтинең абыйсының улы, Галәлетдин җизни, әнинең бертуган сеңлесенең ире,
бик озак сөйләшеп утырдылар. Шунда әти скрипкада уйнады, җырладылар. Әтиемнең бер җыры истә калган, аның яраткан җыры бар иде.
Шәмшәрифкәй дигән авылкайда
Кич-ахшамсыз капка ябылмый.
Калган хәтер белән үткән гомер
Сатып алыйм, дисәң дә табылмый.
Әти бик моңлы көй уйнады. Хәзер көе дә, сүзләре дә онытылган. Скрипкасы елады гына инде. Барысы да бик моңсулар иде. Сугыш башланасын сиземләгәннәрдер, мөгаен. Әти шунда: «Я әле, Хәтимә, бер җырлап җибәр», – диде. Башкалар да кыстадылар. Әни инәлтеп тормады. Ул моңлы итеп җырлый да, тыпырдап матур итеп бии дә иде. ОРСта баш бухгалтер булып эшләде. Әниемнең икенче энесе Сәмигулла сугыштан кулсыз булып кайтты, балта да тота алмый иде. Гомер буе беләгенә кабык куеп бәйләп муенына асып йөрде. Шулай булуга карамастан, җитмеш яшенә хәтле эшләде, сәгать төзәтү остасы иде. Курск янындагы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнгән иде.
Габдулла абый, хезмәт иткән чакта сугыш башланып, ул шул китүеннән кайта алмады. Галәлетдин җизни дә сугыш кырында ятып калды. Мидхәт абыем контузия алып саңгырауланып, гомер буе җәфа чикте. Кайтуын, шөкер, исән кайтты.
Әтием дә сугыштан кайтмады. Сугыш шулай исәпсез-сансыз ирләрне кырды, ач бүредәй, туя алмастай булып, әтиләребезне, абыйларыбызны, җизниләребезне аямады.
Ул вакытлар искә төшсә, әле дә йөрәк сызлана, күзләр дымлана. Әй Ходаем! Алдагы көннәребездә андый бәла-казаларны күрсәтмәсәң иде.
Әнием кинәт чирләде. Ул бөтенләй хәлсезләнгәч, әтием аны юрганга төреп, арбага салып, медпунктка алып барып, анда калдырып, эшкә киткән. Без дүртәүләп: апам Нәсимә, абыем Йолдыз, мин, сеңлем Ефәк – әнине көтеп, боегып утырабыз. Әнисез күңелсез, эч поша, уйныйсы да килми. Әниебез кичен дә кайтмады. Әтиебез кайткач, еламсырап, аңа каршы ташландык.
– Еламагыз, иртәгә әниегез кайтыр. Алып кайтырмын, – дип, безне юаткан булды. Медпунктта ничә көн яткандыр. Анысы истә түгел. Әни белән әти бергә кайтып керделәр. Ул ак төргәкне күкрәгенә кысып тоткан. Үзе шул төргәккә карап елый, күзләреннән яшьләре тәгәри дә төшә, тәгәри дә төшә, мыш-мыш елый да елый. Кинәт-кинәт үксеп тә куя. Әти әни артыннан керде.
– Хәтимә, елама инде! Алай килешми. Үксеп елау язык. Тый үзеңне! Соңгысы түгелдер әле. Тагын табарсың, – дип, әнине юатырга тырыша. Әни тирән тын алып, тынычлангандай итте. Күп елаудан әнинең тавышы калтыранды.
– Нинди исем кушабыз?
– Мәдинә дип. Абыйның үле туган кызына шул исемне кушканнар иде.
– Ничек җирлибез? Кабыкка салыйкмы? Әллә җиргә генә куйыйк микән?
Әти бераз уйланып торгач:
– Үле туган баланы ничек куйсак та ярар, мөгаен. Җиргә генә куярбыз инде, – диде.
Алар чыгып киттеләр. Әти алдан атлады, әни аның артыннан иярде. Ул төргәкне күкрәгенә кысып тоткан иде. Мәдинә туганыбыз 1943 елда үле туган булган.
Күпмедер вакыт үткәч, әтиебезне сугышка алып китәргә дип, каралырга районга комиссиягә чакырганнар иде.Әти китәргә дип капка төбендә тора. Әни әтигә төенчекләр тоттырды.
– Кипкән икмәк әзрәк булмасмы? Тагын бераз салыйммы?
– Юк, әйттем бит. Мине алмыйлар. Кичкә әйләнеп кайтам.
– Син шулай дисең дә, ярый да кайтарсалар. Сары май тагын куйыйммы әллә?
– Юк, юк! Юк, дидем бит инде. Кичкә кайтам. Каралырга комиссиягә генә барам бит.
– Балаларны чакырыйммы? Балалар белән саубуллашасыңмы?
– Кич кайтам, дидем. Саубуллашып тормыйм. Өйдә көт. Кичкә кайтам!
Әти әнием белән капка төбендә генә саубуллашырга уйлаган булган икән.
– Бераз гына булса да озатыйм инде. Күңелем һич кенә дә ышанмый. Барам әле.
– Йөрмә! Бүген кич кайтам. Ничә барып, ничә кайттым, гел борып кайтардылар! Бу юлы да барып күренәм дә кайтам.
– Авылны чыкканчы гына...
– Ярар, авылны чыкканчы гына...
Әни әтинең ай-ваена карамый озата китте. Алар киттеләр. Мин капка төбендә басып калдым. Бу минем әтиемне соңгы күрүем булды. Кичкә кайтам, дип киткән иде, һичкайчан да кайта алмады.
Безнең әти юаш булды. Әтигә охшап, без дә юаш идек. Шулай да, эштә тырыш, алдынгылардан булдык. Абыем Йолдыз да, мин дә – хезмәт ветераннарыбыз, медальләребез бар. Абыйның фотосы пенсиягә чыккач та, эшләгән оешмасының почет тактасында торды, һәр бишьеллыкларда «Бишьеллык ударнигы» дигән исемгә лаек булды. Сеңлебез Ефәк бишенче сыйныфны тик «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, алтынчыга күчкәч, салкын тидереп, чире азып, үлеп куйды. Апам Нәсимә – герой ана. Җиде балага җан биргән. Дүрт улы да армиядә хезмәт итеп кайттылар. Өч улы институт тәмамлады. Ике кызы мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, берсе – университет, икенчесе медицина институтында белем алып, берсе – укытучы, икенчесе табиб булып эшләделәр. Кече кызы Әлфия белән төпчек улы Рөстәм техникум тәмамлап, сайлаган һөнәрләре буенча эшлиләр.
Әтиебез авылда хөрмәт казанды. Эшне оештыра, кешеләрне тыңлата белде. Ничә дистә еллар буе район буенча алдынгылардан булды. Ал-ял белми эшләде дә эшләде.
Аңа бөтен җиргә өлгерергә, кайчак ат урынына үзенә җигелергә дә туры килгән. Ашлык сукканда кешеләр генә түгел, атлар да хәлдән таеп егылганнар. Барабанны әйләндерү өчен бер-бер артлы кимендә өч ат җигелә. Алар барабан әйләнәсенә түгәрәкли йөреп, барабанны әйләндерәләр. Ул чорда ашлыкны шулай сугалар иде. Эш тәүлек буена бара. Атларны алыштырып торалар, ә кешеләргә алмаш юк. Игенне урып, көлтәләргә бәйләп, кыш сугу өчен эскерт итеп өяләр иде. Эскерттәге көлтәләр бер-берсенә ябышып туңа. Аларны актарырга, күтәреп барабанга салырга кирәк. Шундый чакларда әтигә дә хәленнән килсә килмәсә дә булышырга туры килгән.
Кояш сүрән генә кыздыра. Берәм-сәрәм болытлар асылынып тора. Кояш булса да көн ямьсез. Күңелләр дә болыксып тора. Без, өчебез, тәрәзә төбенә басып, урамга карап торабыз. Әни эштә, апа утауда. Никтер күңелсез. Абый җырлап җибәрде:
Казан кайный чәчрәп,
Кәбестәсе яшьрәк.
Күрмәгәнгә күрсәтмәсен,
Күргәнгә авыр хәсрәт.
Сеңлем: «Ерлама, болай да елыйсы килә», – дип, абыйны туктатты.
Шул вакыт самолет тавышы ишетелде. Йөгереп урамга чыктык. Түбән генә самолет оча, аңардан кызыл язулы кәгазьләр ява. Кешеләр йөгерешеп аларны алып укып, «Сугыш беткән! Җиңү!» – дип кычкыралар. Бәхетлеләрнең әтиләре кайтыр инде. Безнеке кайта алмас мәңге дә...

 

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА.

Салават районы, Башкортстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев