Мәдәни җомга

Тәүбә (Хикәя)

Нәкыя апа дини гаиләдә туып үсте. Дәү әнисе Шәмсениса карчык биш вакыт намазын калдырмады, нинди хәлдә дә уразасын тотты.

Нәкыянең әти-әнисе сары таңнан караңгы төшкәнче колхоз эшеннән кайтып кермәде, ике абыйсы озын көннәр буена урам киләп йөриләр иде. Төпчек кыз бала гел әбисенә тагылып йөрде, аның сөйләгәннәрен, киңәшләрен, васыятьләрен күңеленә сеңдерде. Шәмсениса карчык, алдында нинди эш булса да, әкрен генә тавыш  белән мөнәҗәтләр көйләп йөри иде: 

                       Бу дөньядалардин  китә адәм – 

                       Малы бирми аңа ярдәм. 

                       Исеңдә тот  мине, адәм, 

                       Тәүбә итеп, кәлбең саф кыл... 

 Бихисап күп белә иде аларны борынгы карчык. Кайберләре әлегә кадәр саклана Нәкыя апа хәтерендә. 

 Өйләре зур түгел иде аларның. Ике шарлы караватның берсендә әтисе белән әнисе йоклады, икенчесендә Нәкыя дәү әнисенең юка гына гәүдәсенә сыенып онытылды. Малайлар иске бишмәтләрне асларына түшәп идәндә тәгәрәшеп йоклыйлар иде. Гадәттә иртә ята иде алар. Арыган әти-әнисе башлары мендәргә тиюгә борын сызгырта башлый, ә дәү әнисе Нәкыягә кат-кат кабатлап догалар өйрәтә, Пәйгәмбәрләр тарихын сөйли. Балачакта сеңгән Китап сүзләре мәңгелек була икән. Фанилыктан күчкәнче, оныгына күп нәрсәләр өйрәтеп калдырды рәхмәт төшкере дәү әнисе. 

 Үзенең әти-әнисе дини йолаларны тота алмады анысы. Заманасы икенче иде. Шулай да ике гаетне, түрәләрдән качып-посып булса да, шартын китереп каршыладылар. Уразада авыз ачтырырга берничә карчыкны чакырып кунак  иттеләр, бәйрәмдә таба исе чыгардылар, корбанга сарык суйдылар. Шуннан артыгына мәгълүматлары да булмады. Әмма әнисе  бисмилласыз эш башламады, аш салмады. Шуңа да аның сыен авыз иткән кеше: 

– Бигрәк тәмле була синең ашларың, Зәкия, – дип ашап туя алмыйлар иде. Чәчен-башын каплап йөрде, ир сүзен ир итте. 

Нәкыя тора-бара үзе дә читләште әбисе өйрәткәннәреннән, дөнья мәшәкатьләренә күмелде, балалар бакты, контор эшенә күп вакыты  китте. Әмма дәү әнисенең үгет-нәсыйхәтләрен төгәл үтәде. Кешенекенә кызыкмады, булганына шөкер итте, гадел булды, урлашмады, кеше данын сатмады. Ике кызын да шулай тәрбияләде. Башкаларга үрнәк булып, инсафлы балалар булып үсте кызлары, әти-әнисе йөзенә кызыллык китермәделәр. Эшләгән кеше тешли дигәндәй, иркен тормышта яшәде алар. Ире Усман гомер буе алдынгы тракторчы булды, хәтта Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр ирен. Нәкыя үзе дә гомер буе хисапчы йөген тартты, бар саннары төгәл булды. Әмма барыбер нидер җитми иде тормышында. Нәрсәдер үзен читләп үтә төсле тоя иде хатын. 

 Ирек килеп, дин рөхсәт ителгәч, яңа мәчетләр ачыла башлады, укымышлы кешеләр саны артты, һәр почмакта дини китаплар сатылды. Нәкыя комсызланып шул китапларга мөкиббән китте, белем үзләштерергә алынды. Боларның күбесе таныш ич аңа, бу турыда ничә тапкырлар дәү әнисе сөйләде, әбисенә ияреп бу сүрәнең изге сүзләрен кайчандыр күңеленә бикләгән иде бит ул! 

 Пенсиягә чыгуга, яңа тормыш башланды аның өчен. Авыл халкы да сусаган булган икән изге сүзләргә. Акча белән исәпләшмичә, өмәләр үткәреп бер дигән мәчет төзеп куйдылар. Мәчеттә атнаның ике көнендә укулар үткәрелә башлады. Ул көннәрне көтеп алды Нәкыя апа. 

Барысы да шома гына бармый ул бу тормышта. Нәкыя апаның  дингә тартылуына каршы торган киртәләр дә бар иде. Ире Усман тырыш адәм булды, хатынына да гел ярдәм итеп торды. Ул яктан сүз тидерерлек түгел. Хатынының тормышын җиңеләйтү өчен теге вакытларда электр белән эшләгән йон эрләгеч ясап куйды,шундый ук электр әйләндергән кычыткан ваклагыч көйләде. Йорттагы эшкә катнаштырмады хатынын, барысын үзе эшләде. Юкса бит кайбер ирләр ике кадак кагар өчен дә хатынын ияртеп йөри. Ул яктан бәхете булды Нәкыянең. Ләкин бер ягы яхшылыкларын каплап китә иде ирнең. Соңгы вакытларда шактый гына салгаларга күнегеп киткән иде ул. Пенсия ала башлагач, бөтенләй иреккә чыкты. Эш юк, вакыт күп, акча китереп бирәләр, әйдәме әйдә! Нәкыя апа җәмәгатен бу гадәтеннән ничек кенә арындырырга тырышса да, бер үзгәреш тә булмады. Анысы бер хәл, хатынының дингә тартылуы да җен ачуларын чыгарды ирнең. 

– Шул әкияткә ышанасыңмы? Кайда ул Ходай дигәнең? Күктәме, җирдәме, ниндирәк кыяфәттә? Башыңны юк белән тутырма. Нәрсәгә укыттылар сине мәктәптә белемле кешеләр? Үләсең дә бетәсең и вчу, череп бетә җәсәдең. Ну беркатлы адәм... – дип, адым саен киртә корды хатынына. Аның көферлегенә Нәкыя апаның йөрәге әрнеде , әлбәттә. Бергә гомер иткән яртың туры җәһәннәмгә атлыгып торсын әле! Икәү бергә утырганда йомшак кына итеп якынына хак сүзләрне җиткерергә тырышып карады. 

 

– Башны катырма әле юк белән. Үз башын миңгерәткәне җитмәгән, мине исәңгерәтергә маташа. Туктамасаң вакытында, шул китапларыңны җыеп утка ягам, бел дә тор, – дип  янады  йөрәге тутыккан ир. 

  Инде утка салсалар да, Аллаһ сүзеннән аералачагы юк иде Нәкыянең. Тырышып-тырмашып намаз сүрәләрен ятлады ул. Әкренләп намазга басты. Күңеле шатлык белән тулып, биш вакыт намазны да укый башлады. Менә шул чакта инде аның тормышы түгәрәкләнде, мәгънә белән тулды. 

 Ире Усман, киресенчә, азынуларның чигенә чыкты. Өстәл уртасына хәрәм тулы шешәсен утыртып, Нәкыя белән дин турында әрепләште. Нәкыя, әдәп саклап, аңа бер сүз каршы әйтмәде. Усман аракы белән томаланган башы белән теленә ни туры килә шуны сөйләде, Тәңрегә тел тидерде. 

  Намаз укулары да авырлашты Нәкыягә. Үзенә бер кызык уйлап тапты аның ире. Нәкыя намазлыкта кыйблага юнәлеп сәҗдәгә китүе була, ире каршына килеп баса моның, әллә нинди оятсыз хәрәкәтләр ясый, шулай мәсхәрәли. 

Мондый авырлыклар турында башкалардан яшереп кенә хәзрәткә дә киңәшкә керде Нәкыя. Акыллы хәзрәт игътибар белән  тыңлады хәсрәттә калган хатынны, соңыннан үз сүзен әйтте. 

– Түзәргә кирәк, абыстай. Пәйгәмбәребез нинди мыскыллауларга да түзгән. Аның мөбарәк йөзенә сугып тешләрен сындырганнар, өстенә юынтык сулар сипкәннәр, ташлар атканнар. Әмма ул бер Аллаһка  ялварган, иманнан тайпылмаган. Аллаһ бөек, бер җаен бирер сезгә дә, иншаллаһ. Усман абый бит синең ниахлы ирең, – дип, сабыр итәргә үгетләде. 

Кайдан белгән, рас булган хәзрәтнең сүзләре. Эчкечелегенең җәзасы булыптыр, Усманы чирләп бөтенләй урын өстенә егылды. Үлем белән яшәү арасында көрәшеп ятты. Хәтта район хастаханәсеннән өенә кайтардылар аны. Дәвалаган табибы турысын әйтте якыннарына: 

– Өмет юк. Берәр могҗиза була калса инде... 

Усман,әлбәттә, үзе дә чамалады чигенә җиткәнен. Хатынын чакырып алып болай диде: 

– Рәнҗеткән чакларым күп булгандыр, Нәкыя. Булдыра алсаң, кичер мине. Һич кенә дә үләсе килми. Исән калсам , башкача яшәр идем. Хәзер соң инде... 

– Бу тормыштан барыбыз да үтәрбез, Усманкаем. Барасы җирләрең бигрәк куркыныч бит. Тәүбәгә килми үлеп китәрсең микәнни инде? – дип үкседе Нәкыясе. 

 – Чынлап та көтәләр микәнни мине анда? – дип уйга калгандай булды Усман. – Ә ничекләр тәүбәгә килим соң? Син өйрәт мине, Нәкыя... 

– Иң башта иман кәлимәсен әйт. Аннан соң  үз телеңдә: ярлыка мине, Аллаһым, гөнаһларымны киметергә бераз гомер бир, зинһар, дип ялвар. Кем белгән, Аллаһның рәхмәте киң... 

– Лә иләһә иллә Аллаһ , Мөхәммәд рәсүлуллаһ... – дип кат-кат кабатлады хатыны артыннан җан тиргә төшеп Усман. Аннан соң онытылып йоклап китте. «Әллә үләме?..» – дип хафага калды ирен саклап утырган хатын. Үлмәде Усман, ничә көннәргә беренче тапкыр сәгатькә якын йоклап алды.  Күзләрен ачкач: 

– Бик матур төш күрдем. Печән вакытында яшел хәтфә үләндә утырып торам, имеш. Көч-дәрт бөркелеп тора дим. Ул тир-яктагы хозурлык...  Син берәр чынаяк чәй бир миңа, хатын. Аннан соң теге сүзләрне кабатлат әле миңа, әллә шуларның сере булды. Күңелемә сеңдереп кабатлыйм әле мин ул кәлимәләрне... 

 Ышанмаган кеше ышанмас, әмма тернәкләнеп аягына басты  Усман.  Аракы шешәләрен өеннән чыгарып атты, мәчеткә тартылды. Мин тәрәзә аша аларның ашка барганнарын күреп калгалыйм. Ак күлмәк , түбәтәй кигән Усман абый алдан төшә, шау чәчәкле күлмәктән Нәкыя апа аның артыннан теркелди. Менә шуннан соң әйтегез миңа могҗиза юк дип... 

 

Кәрим КАРА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: