Мәдәни җомга

“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган”

...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.

Көтмәгәндә генә Илүзәләр яши торган ике катлы йортка әбисе белән бер кыз күченеп килде. Илүзәне икенче катта күршеләрсез генә яшәү туйдыра ук башлаган иде инде. Менә тиздән мин әлеге кыз белән танышып китәрмен, бергә мәктәпкә йөрергә дә иптәш булыр дип уйлады кыз. Тизрәк үз шатлыгын әйтергә дип әнисе янына йөгерде...

Күченеп килүчеләр сиксәнгә якынлашып килүче Миннегөл апа белән аның оныгы Ләйлә иде. Алар районга якын гына бер авылдан үзләренең элек алган фатирларына яшәргә дип килгәннәр. Ләйләнең әти-әнисе вакытсыз дөнья куйганлыктан, Миннегөл апа Ләйләне үз тәрбиясенә алган. Әлеге карчыкның да тормыш юлы бик сикәлтәле булган ахры... Тормыш иптәше аны биш бала белән ялгызын калдырып вакытсыз гүр иясе булган. Ике баласы да күптән инде үлгәннәр. Тик Миннегөл апа әлеге сынауларга бирешмәгән, калган балалары, оныклары өчен яшәү көче тапкан.

Шулай итеп күршеләр дус-тату гына яшәп киттеләр, ярдәм кирәк булганда бер-берләренә ярдәмләшеп яшәделәр. Илүзә генә Ләйлә белән ничек сүз башларга икән дип баш ватты. Беркөнне Ләйлә берүзе генә урамда уйнап йөри иде. Илүзә кыз янына килде дә, аның белән бергә уйный башлады. Шул көннән алып алар гел бергә булдылар, дуслар булып киттеләр. Илүзә Ләйләдән бер-ике яшькә генә зуррак булса да, аларның дуслыклары бик нык көчәеп китте. Икесе бергә мәктәпкә баралар, кайталар, өй эшләре беткәч, урамга чыгып уйныйлар иде. Шулай итеп бер-бер артлы көннәр уза торды...

Илүзә белән Ләйлә балачак елларын артта калдырып, зур кызлар булдылар. Алар икесе дә бик бәхетле күренсәләр дә, Ләйләнең бәхете китек иде шул. Ул үсә барган саен дус кызы Илүзәдән көнләшә башлады.

“Ни өчен минем әти-әнием вафат булганнар, минем дә Илүзә кебек тулы тормышта яшисем, аның кебек матур киенәсем килә”, – дип еш уйлады кыз. Ләйләгә туганнары, якыннары ярдәм итеп торса да, әбисе Миннегөл кызга акчасын юк-барга әрәм итмәскә, урамда егетләр белән шаярмаска куша иде. Миннегөл апа үрнәк кыз итеп гел Илүзәне күрсәтте: “Әнә, дус кызың Илүзә ничек матур итеп киенә, синең кебек тишек-пошык чалбарлар алып кайтып, акчасын туздырмый”, – дия торган иде. Ләйләнең моңа бик ачуы чыкты, ни эшләсәм дә гел шул Илүзәне мактыйсың дип әбисенә үпкәләде.

Илүзә унберенче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Аның шатлыгы иксез-чиксез иде. Ул шатлыгы белән бүлешергә дип, дус кызы Ләйләләргә юл тотты.
– Сәлам дустым! Сиңа зур шатлыгым бар минем, тиздән студент булачакмын, Алла боерса. Мине котлый аласың, мин шундый бәхетле, – дип елмайды Илүзә.

– Котлыйм сине дустым, эх кайчан мин дә 11нче сыйныфны тәмамлап, синең кебек югары уку йортына керермен икән, – дип уфтанды Ләйлә.

Көннәр, айлар, еллар бик тиз, агымсудай җитез уза шул ул. Ләйлә дә 11нче сыйныфны тәмамлап, югары уку йортына кермәкче булды. Тик әбисе генә оныгына болай диде:
– Син мәктәптә дә артык яхшы укымадың бит, кызым! Югары уку йортына кереп, укый алмасаң ташларга туры килер үзеңә, оят булыр. Син иң элек берәр техникумга кер, үзеңә һөнәр ал да, эшли башлагач, югары уку йортына керерсең, – дип үз киңәшен бирде. Туганнары да әлеге фикерне яклап, Ләйләгә пешекче һөнәрен сайларга кушып, аны укырга керттеләр.

...Шулай барысы да яхшы гына барганда, Ләйләнең авылдагы апасы кияүгә чыгарга карар кылды. Бу вакытта да Илүзә Ләйлә һәм аның апасы өчен бик нык шатланды. Берсүзсез ярдәм итәргә алынды, үзенең “капкынга” эләгәчәген аңламаган Илүзә дуслары өчен бар нәрсәгә әзер иде.

Ләйлә Илүзәдән бертуктамый көнләшә башлады, тик моны дустына сиздермәде. Апасының туена дип күлмәк сатып алгач та, Илүзәнең күлмәген күреп эченнән генә “ах” итте. Җитмәсә әбисе дә Ләйләгә:
– Базарда матуррак күлмәк беткәнмени? Бөтен җире ачык бит күлмәгеңннең, егетләр кызыктырырга барасыңмы? – дип ачуланып ташлады. Шундый күлмәкләр модада икәнлеген аңлатып маташкан Ләйләнең сүзләрен әбисе тыңлап та тормады.

Көтеп алынган туй көне килеп җитте. Туйга Илүзә бик шатланып барды, Ләйлә белән туйганчы биеделәр. Капка төбеннән кияү егетен күңелле итеп уйнатып, җәзаны үти алмаганына акча алып, матур гына итеп өй эченә үттеләр. Илүзә капка төбеннән җыелган акчаны Ләйләгә сузгач, кыз болай диде:
– Илүзә минем күлмәгем кесәле түгел, өйдәге шкаф эченә тыгып куй. Мин апама әйтермен дә ул аны алып куяр диде. Кыз акчаны бер кәгазьгә төреп шкаф эченә тыгып куйды.

Әлеге вакыттан соң бер-ике ай тирәcе узды. Илүзә ишегалдына кер эләргә чыккан җирендә күршесе Миннегөл апаны очратты. Тик Миннегөл апа кызга елмаеп карау түгел, исәнмесез дигән сүзенә кире җавап та кайтармады. Кичкырын Илүзәнең әнисенә: “Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” дигән сүзләр җиткерде. Бу Илүзәгә дә, аның гаиләсенә дә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Илүзә акчаны мин урламадым, өйләрендәге шкаф эченә куйдым дип үрсәләнә-үрсәләнә елады. Тик күршеләре бу сүзләргә ышанмады. Ләйлә эченнән генә сөенеп, әбисенең Илүзәне начар кыз икән дип сөйләвеннән рәхәтлек таба иде.
– Менә, әбием, син гел Илүзәне мактый идең, ә ул нинди кыз булып чыкты. Ярый әле аның белән иярмәгәнмен, мине дә акча урлау юлына бастырыр иде, – дип әбисенең ачуын чыгарды.

Илүзә һаман тынгылык таба алмый, “карак” булмыйча шундый исемне күтәрү авыр иде аңа. Ул тәрәзә каршына килеп, күз яшьләре аша Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, үзен нахакка рәнҗетүчеләрне каргап үзен тынычландырды. Тик урамга чыккан саен, берни күрмәгән-белмәгән Миннегөл апаның: “Бәхетсез бул, карак, ничек кулың барды? Оятың юк икән” – дигән сүзләрен ишетү авыр иде Илүзәгә. Ләйлә дә Илүзә белән аралашмый башлады, үзенә яңа дуслар табып, алар белән сөйләшүне кулайрак күрде.
– Нахак сүз ишетүе шундый авыр икән, дустыма түгел, дошманыма да әйтмәсеннәр. Гаебем булмаган килеш, акча урлауда гаепләп калдырдылар. Ник соң аны туй узгач әйтмәгәннәр, Ләйлә дә белә торып мине якламады. Акчаны аңа сузгач, шкафка кертеп куй дип үзе әйтте бит. Бәлки дус кызым миңа юри шулай дигәндер, – диеп үз уйларына чумды Илүзә.

Көн саен кызының елаганын күрү ана кешегә дә авыр иде шул. Күрше Миннегөл апа исә Илүзәгә әллә ниләр әйтеп, аны кыерсытып бетерде. Тик халыкта шундый мәкаль бар бит: “Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк”. Мөгаен, бу Миннегөл апа шикелле кешеләргә карата әйтелгәндер. Намаз карчыгы булып та, кызның акча урлавын үз күзләре белән күрмичә, аны нахакка рәнҗетү, урамга чыгып аны хурлау бер дә хуплана торган гамәл түгел шул...

...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр. Әлеге гаилә күзгә күренеп сула иде, кияүгә чыккан оныгы үзен бик бәхетле итеп күрсәтергә теләсә дә, аның да тормышы “ал да гөл” түгел диештеләр...

Нәрсә бу? Миннегөл апаның үз күршесен нахакка рәнҗетеп, аңа теләгән әшәке теләкләре үз гаиләсенә әйләнеп кайтуымы, әллә Илүзәнең көн-төн түгелгән күз яшьләре нәтиҗәсеме? Моны бар тик бөек көч – Аллаһ кына белә ала шул.

 

Илзия Харисова

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: