Мәдәни җомга

“Сезне бит мин аердым...” (ХИКӘЯ)

Кеше сүзе кеше үтерә дип бик дөрес әйткәннәр.

Көнчелекле, хөсетле сүз, ахырын уйламый кылган гамәлләр күпме яшь түктерә, күпме язмышларны җимерә... Мәктәп тәмамлагач, югары уку йортына керәсем килсә дә,тәвәккәлләп чыгып китә алмаганлыктан, ерак түгел бер шәһәргә китеп, техникумга кердем. Әти-әнинең вакыты да, мөмкинлекләре дә шуның хәтле генә булгандыр инде, безне укытабыз дип исләре китмәде. Югары уку йортына кермәгәнгә үкенмим үкенүен, тик менә шул чакта очраткан мәхәббәтем белән кавыша алмавыбызга гомер буе үкенеп яшим.   Илдус белән(исемнәр үзгәртелде) икебезнең дә техникумда укып йөргән чак. Мин тулай торакта, ә ул туганнарында яши. Техникумда күргәләсәм дә, хәтта читтән генә гашыйк булып йөрсәм дә, күзгә-күз очрашып сөйләшкән юк иде. Ә бу кичтә якыннан таныштык та, шундук бер-беребезгә гашыйк та булып куйдык. Кызларны бер карауда үзенә гашыйк итәрлек егет иде шул ул. Үзе чибәр, һинд киноларындагы кебек кап-кара кашлы, шомырт кара күзле, елмаюы гына да берьюлы әллә ничә кызны каратырлык иде.Үзем дә ярата идем, аны бер генә көн күрми торсам да тормышымның яме киткән кебек тоела иде. Безгә көнләшеп караучылар да җитәрлек булды арабызда, хәтта тулай торакта яшәгән бүлмәдәш, бүлмәдәш кенә түгел, аерылмас дусларга әйләнгән иптәш кызым да безнең бер-беребезне яратуыбызга көнләшеп карый иде. Шул көнләшүе белән арабызны бозучы, аеручы да ул булды. Әйе, иң якын дустым дип йөргән, бөтен серләремне аңа сөйләп, кайгысын да, шатлыгын да аның белән уртаклашып йөргән кешең шулай эшләр дим кем уйлаган?   Аерылу болай килеп чыкты. Техникумны тәмамлап, кулга диплом алгач, мин шул шәһәрдәге бер оешмага эшкә урнаштым, ә Илдусны юллама белән ерак Запорожск өлкәсенә ике елга эшкә җибәрделәр. Озатып калу бик читен булды, шулай да ике ел күп вакыт түгел дип, үз-үземне юатырга тырыштым. Белсәм икән шул чагында мәхәббәтемне гомерлеккә югалтасымны?..   Китеп урнашкач, ике арада сагынычлы хатлар йөри башлады. Ул вакытларда хәзерге кебек кәрәзле телефоннар юк иде шул, булса телефон аша турыдан-туры гына сөйләшеп, көнчелектән араны бозучыларга юл куймыйча, кайнар мәхәббәт хисләрен суытмый саклап та калган булыр идек. Мин Илдусны бик нык сагына идем, җавап хатларының килгәнен түземсезлек белән көтеп алып, елый-елый укый идем. Ул чакта түккән күз яшьләрем бәхетле яшьләр булган икән. Ярты елдан соң Илдустан хат килү туктады. Өзгәләнеп күпме генә хат язып салсам да, берсенә дә җавап алмадым. Шул вакытта үз-үземә урын таба алмый бәргәләнүләремне әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Аннан хәбәр киләсенә өметемне өзеп, ичмасам, читкә китсәм онытырмын дип, эшемнән расчет алдым да Казанга китеп бардым. Анда да торырга урын кирәклектән, эшкә заводка урнашырга туры килде. Яшәргә тулай торактан бүлмә бирделәр. Читтә онытылыр, йөрәк яралары бераз төзәлер дисәм дә, онытылмады ул, киресенчә, яңара гына барды. Иң авыры– сөйгәнемнең сәбәпсез генә юкка чыгуы булды. Яңа җирдә эшләргә дә, яшәргә дә кыенга туры килмәде үзе, дуслар да табылды, тик ул гына йөрәк түреннән китмәде. Шулай тормыш дәвам итте, көн артыннан көн үтә торды.   Беркөнне без яшәгән тулай торакта Яңа ел киче үткәрелде. Шул бәйрәмдә Айрат исемле егет бәйләнде генә бит, егетем бар дигәнне дә ишетми, гел биергә чакыра. Аптырагач, бәйрәм киче беткәнне дә көтмичә, качып диярлек китеп, бүлмәгә кереп бикләндем. Ул да түгел, бүлмәне эзләп табып анда да килеп җитте,күпме генә шакылдатып торса да, ишекне ачмадым. Менә шул кичтән соң көн саен килә башлады бу минем янга. “Яраткан егетем бар, минем арттан йөрмә, бүтән килмә” дигән сүзләрне ишетергә дә теләмәде. Танышырга теләүче егетләргә дә ирек бирмәде, эзләрен бик тиз суытты. Көн саен минем аяк атлавыма хәтле диярлек күзәтеп торды. Кирәкмисең дигән сүзләрне ишетергә дә теләмәде. Барыбер тынычлыкта калдырмас, башка егетләр белән йөрергә дә ирек бирмәс дип уйлап, күңел теләмәсә дә очраша башладым.   Айрат бик чибәр, ләкин ни генә дисәң дә йөрәгем аның белән очрашуга каршы иде. “Мин сине барыбер беркемгә бирмим”,–дип кырт кисеп йөри торгач, беренче мәхәббәтемә дә ачу итеп, үземне мәҗбүриләп, елый-елый диярлек аңа кияүгә чыктым. Ул беренче көннән үк миңа үзенең характерын күрсәтә башлады. Бер генә көн эчми кайтканы булмады. Ул гына түгел, эчеп кайткан саен өйдә кара тавыш кубара иде. Кызыбыз туып ике ай узуга, беренче мәхәббәтем килде бит мине эзләп. Кышкы салкын көндә кулына чәчәкләр тотып, тулай торак каршында минем чыкканны көтеп бик озак басып торды. Аның килгәнен ишеткәч үк йөрәгем урыныннан купты, тыела алмый бик озак еладым. Бер генә тапкыр булса да күреп калырга иде дип талпынсам да, янына чыгарга батырчылык итмәдем.   Ирем ул көнне дә исереп кайтып тавыш чыгарды. Болай яши алмаганлыкны аңлап, исеректән кыйналып,үземнең дә, баланың да нервысын бетереп яшәгәнче дип, аерылдым. Берничә ел үткәч авылга кайтканда тулай торакта бергә яшәгән дус кызымны очраттым, сөйләшеп киттек.   Шунда ул миңа серне чиште: – Дустым, сезне бит мин аердым,–диде ул. – Илдустан килгән хатларны сиңа күрсәтми генә, яшертен генә алып, укып ертып бардым. Сине дә башка егет белән йөри дип хат язып салдым бит мин аңа. Ә ул ышанмады, күпме хатлар язды шуннан соң да, тик мин аларның берсен дә сиңа күрсәтмәдем, ертып ташладым. Көнләшүдән мин боздым сезнең араны, сезнең мәхәббәтне мин җимердем.Шуңа күрәдер, үземнең дә бәхет булмады: ирем авариягә эләгеп үлде, бала да таба алмадым. Әти-әниемне дә югалттым, вакытсыз гүр иясе булдылар. Илдусның да бәхете булмады. Ул да яратмый гына, яшәргә кирәк дип кенә бер балалы хатын белән тора. Өчебезнең дә бәхетсезлектә бары мин генә гаепле. Булдыра алсаң, гафу ит мине...”   Шулай, бу тормышта бер нәрсә дә эзсез калмый: яхшылык та, яманлык та барыбер үзеңә кире кайта. Ә менә йөрәк яралары гына төзәлми, инде күпме еллар узса да, яңара гына баралар. 

 

ТӘСКИРӘ

"Татарстан яшьләре"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: