Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Әдәби сәхифә

Шәмсия Җиһангирова: «КЫШКЫ БЕР ТӨН»

(ХИКӘЯ)

Әниләр кат-кат колагыбызга киртләп җибәргән йомышларны йомышлап, кибет саен кереп алырга кушылган әйберләрне җыеп бетергәч, район үзәгеннән авылыбызга кайтырга дип, җәяүле юлчылар машина көтә торган урынга киттек. Кояш инде кичкә авышып бара, караңгы төшкәнче, өйгә кайтып җитәргә кирәк...

Без килеп җиткәндә, машина көтә торган җирдә берсе дә безнең авыл кешесенә охшамаган биш-алты кеше җыелып тора, араларында ыспай гына бер солдат та бар иде. Без дә әкрен генә килеп, шулар янына елыштык.

Торабыз шулай. Машиналар бөтенләй диярлек узмый. Узганнары туктамый. Шактый туңдыра башлады. Сикергәләп тә карыйбыз, тик файдасы гына юк – эчеңә бер салкын төшкәч, җылыну кыен икән. Теге солдат безне күзәтеп торган, күрәсең, яныбызга килеп: – Безнең авыл кызлары түгелме соң сез? – диде.

Миңа борылып:

– Ялгышмасам, син Мөгаллимәттәйнеке бугай... – дип куйды. Бөтенләй таныш булмаган абыйның безне шулай әти-әниләребезгә охшатып тануына хәйран калдык.

Соравына җавап бирергә дә онытып, гаҗәпләнеп торуыбызны күргәч, ул:

– Сез мине танымыйсыздыр шул. Мин солдатка киткәндә, сез бәләкәйрәк идегез бит әле. Өч ел вакыт эчендә мин дә үзгәргәнмендер... Әхмәтша Таимҗаны мин... Карга Абдулласы... – диде.

Шуннан соң гына ят абыйны бераз төсмерләп:

– Ә-ә, әйе шул, менә хәзер белдек... – диештек.

Таимҗан абый баскан урынында таптангалап, ыспай итекләре белән кар шыгырдатып, әрле-бирле йөренгәләп-әйләнгәләп килде дә сүзсез генә безгә карап торды. Ниндидер катгый карарга килгән тәвәккәл тавыш белән:

– Беләсезме, кызлар, әйдәгез, җәяү кайтабыз... Көн яхшы. Буран юк. Машиналар да йөрми. Кичкә каршы, йөргәннәре дә туктар хәзер. Сез дә шактый гына суык өшеттегез, борыннарыгыз кызарган әнә... Әйберләрегез өчен кайгырмагыз, үзем күтәрешермен. Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр... – диде.

Инде көн караңгыланып килүенә карамастан, безне бер күрүдә үз итеп, хәлебезгә кереп сөйләшеп-киңәшеп торучы ышанычлы юлдаш булгач, шатланыша-шатланыша риза булдык. Кайтмый калсак, әти-әниләр дә хафага төшәр. Үзебезнең дә «чит җирдә» кунып каласыбыз килеп тормый, тизрәк өйгә кайтасы килә...

Булган әйберләребезне бүлешеп күтәрдек тә, тәвәккәлләп, кайтыр юлга кузгалдык. Шактый ара сүзсез бардык. Без – районнан ары китә алмаган бала-чагаларга, әллә нинди ерак калалар күреп, «әрмис» булып йөргән Таимҗан абыйга башлап сүз кушу килешми. Таимҗан абый үзе сүз башламый, ниндидер без белмәгән уйларга чумып, дәшми-тынмый атлый бирә. Мин аның елтыр итекләренең кар шыгырдатуын тыңлап барам. Туган якка кайтканда гына туа торган ниндидер дәртле-шатлыклы көй көйли иде аның солдат итекләре...

«Юл кешесенең юлда булуы яхшы» дип белми генә әйтмиләр икән. Әле яңа гына кузгалып киткән кебек идек машина көтә торган җирдән, инде – Мәлкән тавына җиткәнбез икән. Юлның яртысы шунда дип сөйлиләр. Димәк, алты чакрым араны узганбыз да...

Кыш көне караңгы тиз төшә бит: тирә-юньдә төн хакимлек итә. Күк йөзе чалт аяз. Ай яктысы яп-якты булганга, кайтыр юлыбыз төшкән энәне табарлык булып ярылып ята. Тизрәк туган авылыбызга, борчылып, зарин-тизар булып көтеп торучы әти-әниләр янына, җылы өебезгә кайтып җитәсебез килгәнгәдер, күрәсең, һаман әллә ни артык сөйләшмибез. Безнең сөйләшү-аралашу сорау-җавап төсендәрәк, өзек-төтек җөмләләрдән генә тора. Күбрәк Таимҗан абый теге-бу сораулар бирә, безнең җаваплар исә «әйе-юк»тан узмый. Шулай атлый бирәбез.

...Менә Таимҗан абый тын гына атлаган җиреннән кинәт туктап, әйберләрен җиргә куйды. Ике кулын югары күтәреп, тирән-татлы итеп сулыш алды... һәм бөтенләй ят, куаныч-шатлыклы тавыш белән:

– Ии-и-их! Кызлар! Җанкисәккәйләрем! Сизәсезме сез, юкмы?! Туган як исе килә бит, туган як исе килә! Сагындым, шундый сагындым! Белсәгез иде! Сөйләгез әле, сөйләгез... тартынмагыз әле... Авыл нишли анда? Нинди яңалыклар бар?! – диде.

Без, бер-беребезне уздырып, кар төшкәнче җыеп бетерә алмыйча, әле күпме чөгендернең кар астында калуы, Чупай Мирзаһит абзыйны үгез сөзүен, Сарык Нәсименең язгы ташуда суга батып үлүен, бөтен кешенең калай да шифер белән түбә ябуын, салам түбәнең Мәгъсүмәттәй белән Мәхтүрәттәйдә генә калуын, узган ел бетон труба утыртып, Югары Оч чишмәсен корытуларын, Чыпчык Әсәдулласы малаеның «әрмислеккә» каралуын, ел саен язгы ташу алып китеп тилмертә торган агач күпер урынына әллә нинди тимер-бетон күпер салуларын, тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләп бетердек.

Таимҗан абый безнең сүзләрнең кайберләренә гаҗәпләнеп, башын чайкый, кайберләреннән сызгырып куя, эче катып, рәхәтләнеп көлә... 

Аны шулай бер җилкендереп, бер уйландырып, бер дәртләндереп җибәрә алырлык «акыллы» сүзләр генә сөйләп баруыбызны тою безнең үзебезгә әйтеп бетергесез ләззәт-рәхәтлек бирә иде...

– Ярар, алтынкайларым, башка яңалыкларны, Мирхаҗиан, Әҗәр абзыйларны, Хаффаза апаларны сөйләп тормагыз инде... Әйтегез әле, минем Гөлзифам нишли анда, Гөл-зи-фа-а-ам! Күптәннән хат алмадым үзеннән!..

Кинәт кенә айнып-уянып киткәндәй булдык. Зур сөенеч, шатлыкны әйтми торабыз икән ләбаса! Бер айлар элек кенә Гөлзифа апа бәби тапты бит! Кыз бәби! Кайда ничектер, ә менә безнең авылда бәби дөньяга килү әйтеп бетергесез зур шатлык-сөенеч, бәхет исәпләнә. Бәби дөньяга аваз салган минутта урамда нинди бала-чага туры килә, шуны тотып, әти кешедән сөенче алырга йөгертәләр. Сөенче алу бөтен кешегә дә тәтеми торган бәхет инде ул! Беренче булып сөенче алучыга әти булган кеше йә берәр бүләк, йә булмаса акча бирә. Бүләк эләксә, аны көне буе очраган һәрбер кешегә күрсәтеп йөрисең. Акча бирсәләр, кайта-кайтышлый ук кибеткә кереп, күлмәк итәгенә генә прәннек-кәнфит үлчәтеп аласың да кызыктыра-кызыктыра урам уртасыннан ашап кайтасың. Нәрсә дә нәрсә ул дип, бик кызыксынганнарга бөреп тоткан күлмәк итәгенең бер почмагын чак кына ачып, бәби күчтәнәчен күрсәтәсең. «Миңа да бир әле...» – дип ялынсалар, жәлләмичә бер-ике кәнфит бирәсең.

Дөрес, бәби сөенече алуның уңышсыз беткәннәре дә булгалый... Бервакыт мин шулай өебез янында кызып-кызып «кибетле» уйнап ята идем, авылыбызның «кендек әбисе» Хупҗамал әби Хәкимҗан абыйлардан йөгереп чыкты. Тынына кабып:  

–  Кызым, бар, тизрәк бул, Хәкимҗан абыеңнан сөенче ал... Ул Савытлы буасы буенда печән чаба... Кызың бар, диген... – диде. Мин очтым гына! Чакрымнан артык араны юл буе йөгереп бардым. Хәкимҗан абый, күлмәген башына урап, зур-зур селтәнеп, печән чабып ята иде. Минем йөгереп килгәнне ерактан ук күргән, ни эш белән йөрүемне сизенгән, күрәсең, чалгысы-ние белән каршыма йөгереп килде.

– Йә! Кеме бар?!

– Кыз... – дидем мин, сулышымны көч-хәл җыеп. – Кызыгыз бар! Минем сүзләремнән Хәкимҗан абыйның йөзе кинәт болытлап китте. Бар хәленә кизәнеп, чалгысын читкә томырды, лачт итеп төкерде дә янында бала – кыз бала барлыгын да онытып, аты-юлы белән сүгенеп җибәрде:

– Тф-фү, чёрт! Авызыңны... корт чаккыры... бишенче кыз бит! Би-шенче! Каян чыгалар диген...

Көрәктәй куллары белән башын кыршаулап, иелә-сыгыла янәшәдәге куаклар арасына кереп чумды. Кая ди ул бәби күчтәнәче?! Рәхмәт тә әйтмәде. Мин бөтен юл буе мышык-мышык елап кайттым...

Шушы хәлдән соң бер-ике көн үткәч, ул мине урамда очратып, сүзсез генә чәчемнән сыйпады. Кесәсеннән матур чәчәкле яулык чыгарып, башыма бәйләтте. Шул сөенечтән башым күккә тия язды хәтта!

Ә берсендә... Кич җитеп килә иде инде.

– Әнкәй, мин чирләп киттем бит әле... – дип, безгә түбән урамда яшәүче Зур апабыз килеп керде. Әни башта ничектер югалып киткәндәй булды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. Беренче эш итеп, безне ай-вайлатып, урамга куып чыгарды:

 

– Ишетсен колагыгыз, өйгә керә күрмәгез! Барыгыз, йөгереп кенә Хупҗамал әбине алып килегез... Бик ашыгыч, диегез.

Ник ярамый, ник бик ашыгыч икәнен уйлап торырга вакыт юк, ялт, өйдән чыгып йөгердек...

Күпмедер вакыттан, кичке тын һаваны яңгыратып, бәби елап җибәрде. Ул ара да булмады, шатланган-дулкынланган әни ишектән атылып чыкты:

– Төпчегем (миңа дәшүе!), бар тиз бул, Ислам юлына чап! Җизнәң шунда утынга киткән. Тизрәк сөенче ал! «Улың бар!» диген... Ә син, кызым, мунчага су ташый башларсың...

Апама йомышланган сүзнең азагын да ишетмәдем – очтым гына! Мин эзләп тапканда, җизни арбага утын төяп маташа иде.

– Җизни! – дип кычкырып җибәрдем мин килә-килешли. – Җизни! Сөенче! Сөенче! Чибәр апа малай тапты!

Җизни, ялт кына бер якка арбаны янтайтып, төйи башлаган утынын җиргә аударды. Күз ачып-йомганчы арбага сикереп менде. Дилбегәсен селтәп, атка сызгырып җибәрде. Җан-фәрман чаптырып китеп тә барды. Ә мин, сөенчегә бәби бүләге тиеш кеше, каккан казык кебек, баскан урынымда тораташ катып  калдым гына түгел, ерак урманнан җәяүләп тәпиләдем. Бу – җизнәмнең беренче бала, беренче малай туу шатлыгы иде. Ләкин... тора-бара, малай арты малай туып, аларның саны дүрткә җиткәч, җизнинең тәмам пошаманга төшкәнен хәтерлим. ...Көннәрдән бер көнне безгә нәүмизләнеп-дулкынланып, җизни килеп керде.

Әнигә хәер биреп:

– Әби, зинһарлар өчен дип әйтәм, бик каты теләп тор инде... Чибәркәемне роддомга илттем... Бу юлы кыз булсын инде, әби! Әнигә: «Ярар-ярар, кияү, теләрмен!»нән башка чара калмады. Кичләтеп безгә сөмсере коелган, йөзе качкан җизни килеп керде. Аның кыяфәтен күреп пошаманга төшкән әни:

– Йә, Ходаем, кияү, ни булды? Әллә табалмадымы? – дип сорады.

– Тапты...

– Соң... тапкач... ник куанмыйсың?! Кеме бар соң?

– Тагын малай... – диде җизни, тәмам беткән тавыш белән...

Менә шундый елата да, көлдерә дә, тилертә дә торган гаҗәеп хәл инде ул дөньяга җан иясе туу! Таимҗан абыйны да шундый бәхет көтә иде. Ә без аны бөтенләй онытып, әйтми барабыз икән. Аның: «Гәлзифамны сөйләгез инде...» – дигән сүзләреннән айнып китеп, бер-беребезне бүлдереп, дәррәү кычкырып җибәрдек:

– Сезнең кызыгыз бар! Гөлүсә!

Бу куанычлы хәбәрдән Таимҗан абый әллә ниләр эшләргә тиеш иде кебек. Монда, кышкы юлда ни эшләп булганын белмим. Тик... ул әллә ниләр эшләргә тиешлеген генә беләм. Мәсәлән, әйтик, безне берәм-берәм һавага чөяргә... Чемодан-төенчекләрен ташлап, чабып-йөгереп китәргә... Болай да санаулы солдат күчтәнәчләреннән әз генә булса да, безгә өлеш чыгарырга... Тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшләргә тиеш кебек иде. Ләкин бик тә гаҗәпләнүебезгә каршы, боларның берсе дә булмады. 

...Таимҗан абый дәртләнеп барган җиреннән кинәт шып туктады. Сөрмәле кара күзләре зуррак ачылды. Кулыннан чемоданы төшеп китте хәтта. Аптырау катыш ниндидер ят тавыш белән, көч-хәл:

– Нич-чек... ничек инде... кыз бар... мин бит өч ел... – диде дә, ике кулы белән битен каплап, чемоданы өстенә сыгылып төште. Ниндидер бик тә ярамаган ялгышлык эшләгәнебезне сизенеп, аптырап, аңа карап тора бирдек...

Бераздан ул үзен кулга алды бугай (әллә безгә генә сиздермәдеме?), ниндидер катгый карарга килгән кебек, башын күтәреп, тирән сулыш алды. Һавада ат пошкыргандагы кебек пар хасил булды хәтта. Аннары сүзсез генә кесәсеннән папирос алып, авызына капты. Калтыранган куллары белән озаклап сыза-сыза, шырпы кабыза алмый җәфаланды. Ниһаять, кабызгач, тәмәке төтенен тирән итеп, эчкә суырып куйды. Болай да эчкә батып торучы ач яңаклары, ике яктан чокыраеп, авыз куышлыгына кереп китте...

Сүзсез генә кузгалдык. Мин янә Таимҗан абыйның елтыр итекләре астында баскан саен шыгырдаган кар авазларын тыңлап барам. Юк, хәзер инде баягыча туган якка кайту шатлыгыннан дәртләнгән шыгырдау авазлары чыкмый. Киресенчә, сулкылдый, елый иде... Без ниндидер ярамаган сүз әйткәнебезне чамаласак та, нигә ярамаганын төшенер-аңларлык яшьтә түгел идек шул әле. Дөрес, мин инде күптән әнинең: «Мин сине Сарашлыга кер чайкарга төшкәч, бәкедән табып кайттым. Февральнең әче суыгы иде... Чайкый торган керемә ябышып бәкедән чыктың. Өшегән-туңган идең, кып-кызыл иде тәнең. Керемне ташлап, сине башымдагы шәлемә төреп, өйгә йөгердем...» – дигән, үзем турында мең дә бер мәртәбә ишеткән-тыңлаган, кызганыч та, елагыч та хикәятенә ышанмый башлаган, бәбиләрне кайдан алуларын чамалый башлаган яшьтә идем. Тик менә Таимҗан абыйга: «Сезнең кызыгыз бар!» – дип шатлана-сөенә кычкырганда, аның өч ел буе отпускасыз армия хезмәтендә булуын белмәвем дә ихтимал. Баланың әни карынында тугыз ай гына ятуы да башыма килмәгән... Ул гына да түгел, олылар арасында була торган тагын әллә нәрсәләрне, әллә ниләрне белмәгәнмен шул...

Авылыбызга кергәндә, Сарашлы аша  салынган күперне чыгып, тау менүгә, сул якка бер урам кереп китә. Анда йортлар гел бер якка гына салынган. Шунлыктан, ягьни «бер генә күзле» булганга, авыл халкы аңа «Сукыр урам» дигән атаманы таккан да куйган. Армиягә китәр алдыннан гына шул урамга өй салып, безнеңчә әйтсәк, «башка чыгып», әле унсигезе дә тулмаган Гөлзифа апаны яңа йортка алып кайткан иде Таимҗан абый...

Аларның көчле мәхәббәте, Таимҗан абыйның, яшь кенә булса да, дөнья куарга һәвәслеге; курыкмыйча, яшь кәләшен ялгызын өйдә калдырып, солдатка китүе; ул киткәч, Гөлфиза апаның Чулак Сәлим абый белән «шаяргалавы» турында кеше сүзләре зурлар сөйләгәндә, безнең сабый колакларга да уйдык-уйдык ишетелгәләп тора иде. Бәби тапкан бер генә хатынны да калдырмыйча «бәби ашы» илтүче әниемнең бу юлы ни өчен Гөлзифа апага бәби коймагы илтмәвен дә, сабыйлыгым белән уйлап карамаганмын икән шул...

...Без авылга кайтып җиткәндә, сәгать кичке уннар булгандыр. Сукыр урамдагы өйләрнең берсендә генә ут яна. Бу – Таимҗан абый салып калдырган өйнең тәрәзәләре иде. Капка буендагы кар ике якка көрәп өелгән.
...Таимҗан абый, шул сукмакка борылуга туктап калды. Керергәме-кермәскәме икәнен белми торган аптырау белән бергә, без әйткән хәбәрнең дөрес булып чыкмаска мөмкинлегенә ышаныч өмете дә чагыла иде бугай аның моңсу күзләрендә...

Кинәт өй ишеге ачылып китте. Ишек ярыгыннан саркылган ут көлтәсендә хатын-кыз гәүдәсе чагылды. Хатын үрелеп, су-мазар түкте бугай, ишек шундук кире ябылды. Ишек ачылып-ябылган кыска гына мизгелдә, кышкы төн карасына сабый бала елаган тавыш саркып чыкты. Яшь хатынның гәүдәсенә елышып чыккан җылы өй һавасының өрфиясе аксыл-моңсу томан булып төн карасына эленеп калды...

Сүзсез генә без дә кузгалдык. Бераз киткәч, команда булгандай, дәррәү икебез дә артыбызга борылып карадык. Таимҗан абый, без яныннан кузгалып киткәндәге хәлендә, һаман да башын түбән иеп, нәүмиз басып тора иде.

...Иртәгәсен, таң атар-атмас, авылга яңа хәбәр таралды. Төнлә белән Әхмәтша Таимҗаны солдаттан кайткан булган. Әти-әнисе янына кереп күрешкән, хәл-әхвәл сорашкан, чәй эчкән дә, энесе төнлә ат җигеп, аны кире районга илтеп куйган. Таимҗан абый кире үзе хезмәт иткән якларга китеп барган, имеш...

Халык телендә йөри-йөри чүбеккә әйләнеп, тәмам кызыгы бетеп, янә көннәрдән бер көнне бөтенләй онытылган авылдагы башка бик күп гайбәт, гыйбрәтле хәлләр кебек монысы да – Таимҗан абый, Гөлзифа апа, Чулак Сәлим турындагысы да – бер телдән бер телгә, бер урамнан икенчесенә күчә-күчә, тәмам төссезләнеп-уңып, бөтенләй төшеп калды. Баштарак гайбәт сөйләүдән үзенә ямь-тәм табучы яман теллеләр: «Алай булмаган икән ул, болай булган икән...» – дип сөйләгән саен һаман күпертә-куерта барып, тәмам кеше ышанмас хәлгә җиткерсәләр, тора-бара икенчеләре: «Кит аннан, булмас ла, кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә...» – дия-дия, күпертелгәннәрне тәмам кечерәйтеп, йомшартып бетерделәр. Хәзер инде, сүз иярә сүз чыгып, кемдер ул хәлләрне искә төшерсә, элекке кебек «ә» дигәнче эләктереп алмыйча, бөтенләй кызыгы булмаган нәрсә турында сүз барган кебек, «ә-ә-ә, әйе шул, булган иде бугай шул андый хәл...» дип, сабыр көлемсерәп куялар да: «Ишеттеңме соң әле?..» – дип, икенчесенә, яңарагына, мавыктыргыч-кызыктыргычрагына күчәләр...

Минем күңелемдә генә бу төн ап-ак кар өстенә сызылган тирән кара буразна-җәрәхәт булып уелып калды...

Таркалучы гаиләләр, ятим калган нарасыйлар турында сүз чыкса, ятимнәр белән шыгрым тулы балалар йортлары, интернатлар турында ишетсәм-укысам, ирексездән хәтеремдә кышкы төн, ай яктысында капка төбендә нишләргә белмичә, нәүмиз аптырап басып торучы Таимҗан абый гәүдәсе пәйда була. Бер гөнаһсыз нарасый-ятимәнең ишек ярыгыннан саркып чыккан елау тавышын ишеткәндәй булам. Шул сабый тавышы минем җанымны кисә, телгәли. Үксеп-үксеп елыйсым килә... Кемнәрнедер тиргим, кемнәргәдер рәнҗим, кемнәрнедер гафу итәм...

Ул төнне минем мәңге онытасым юк! Юк! Юк!!! 

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев