Мәдәни җомга

Салма суга яманлык (Хикәя)

Елганың йомшак, талгын суына чуму белән, олысы булсын, кечесе булсын, балачактан таныш искиткеч ләззәт кичерә.

Кемдер суда колач ярып каршы ярга хәтле йөзеп китә. Кемдер, эчкә кермичә, яр буеның сай җирендә чупырдап рәхәтләнә. Бала-чага дигәне чыркылдаша-чыркылдаша бер-берсенә су тамчысы чәчрәтеп уйный, шаяра, көлә. Кемдер йөгереп килеп ярның текәрәк урыныннан сикерә. Җаны теләгәне башы белән аска чума. Су күтәргәне, бишектә яткандай чалкан ятып, дулкыннарда тибрәлә, күктәге ак болытларны күзәтә. Буа суы, үзенең җылы кочагына алып, һәркемне иркәли, назлый. Су арыган-талган тәннәрне ял иттерә, гәүдәгә көч-куәт өсти, күңелләргә әйтеп бетергесез рәхәтлек өсти. Җәйге кояш та, кызынып, җылынып калсыннар дигәндәй, нурларын мул сибә. Нинди генә олы яшьтәге кеше булмасын, суга керүгә, ул үзенең яше хакында оныта – җылы суда бала урынына сөенә-сөенә коена, йөзә, шаяра. Суда кешенең авырлыгы сизелми диярлек. Су кешенең гәүдә авырлыгын гына түгел, бәлки, бераз гына булса да тормыш авырлыгын да үзенә ала, суыра кебек. Шулай булмаса, кеше судан тынычланып, гәүдәсен, җанын-тәнен ял иттереп чыкмас иде. Ә бит су, дулкыннары астына яшереп, күпме сер саклый – үзенә генә билгеле...
 Яр буенда үләндә кызынып яткан Рәмис кара күзлеген салды да, улын күздән яздырмаска теләп, тирә-ягына каранды. Авыл малайлары белән ярышып йөзгән Ленарын күреп тынычланды һәм суга сикерде. Кызу-кызу колач салып йөзгән ир берникадәр вакыттан каршы ярга якынлаша иде инде. Йөзә белмәгәннәр яисә “сайрак” йөзгәннәр аның су өстендә бер калкып, бер төшкән күкрәгенә, көчле беләкләренә карап, сокланмыйча булдыра алмадылар. Читтән караганда, йөзүчене үзе җибәргән дулкыннар ярга алып китә кебек тоела иде. Рәмис каршы ярга чыкты да, колагына кергән суны чыгарырга маташып, бер аягында мәзәк кенә сикергәләде. Аннары кояш җылыткан йомшак чирәмгә ауды. Бу ярдан буа өсте уч төбендәгедәй күренә. Әнә тегендәрәк Ленары бала-чагалар белән шаярыша. Яр буендарак яшь әниләр йөзә белмәгән балаларын кулларыннан тотып коендыра. Агач күләгәсендә бер төркем яшьләр музыка уйнатып ял итәл. Шәһәрнең ыгы-зыгылы, тузанлы урамнарын калдырып, ял көнендә авылга кайта алуына Рәмис тагын бер кат сөенеп куйды. Эшеннән ычкына алуы да яхшы булды. Бәйдәге эттән бер дә ким түгел Рәмис эшендә. Хәер, бу катлаулы заманда үз эшен алып баручы һәркем үзен хезмәтенә корыч чылбыр белән бәйләнгәндәй сизәдер. Бер көнгә түгел, бер сәгатькә генә калдырсаң да, эшеңдә әллә ни булыр кебек, еллар буена көч салган хезмәтең юкка чыгар, җимерелер кебек. Ә көчен, вакытын әз салмады үз эшенә Рәмис. Беркем белмәгән, йорт-хуҗасыз сарбай хәленнән күпләр исәпләшкән авторитетлы бүре булып үсеп җитәргә еллар китте авыл малаена. Хәрби хезмәттән кайткан авыл малае башта гади эштә – сакта торды. Милек саклады. Укып, разрядлы булды, корал тотарга хокук алды. Аннары бригадир булып китте. Шәхси сакчы булып йөрде. Кирәкле кешеләр белән элемтә булдыра алды, ышанычка керде. Үзе кебек үсәргә омтылган берничә егет белән берлектә авторитетлы “хуҗа” табып, көчле “түбә” астына сыенып, милек, шәхес саклау буенча үз оешмасын ачу да җиңел булмады. Хезмәте таләп иткәнчә, “разборкага” да йөргән чаклары булды. Укырга һәвәслеге бик булмаса да, югары белем дә алырга туры килде. Заманалар үзгәргән, кешедә байлык, милек арткан саен Рәмис кебекләрнең эше арта гына бара. Эшсез калам, дип куркасы юк. Рәмис кебекләргә дә хәзер “блатной” бандит итеп түгел, ә хөрмәт белән карыйлар. Менә хәзер, зур тырышлык белән үргә менгәч кенә, кул биргән булып аска, упкынга тартып төшерергә теләүчеләр юк түгел. Бүреләр арасында бүре була белмәсәң, башыңны ашарга әзерләр. Әз генә борылдыңмы, кояш астындагы көчкә яулап алган урыныңнан колак кагасың көн кебек ачык. Тау биегрәк булган саен, аннан егылып төшү куркынычы да арта. Шуңа күрә дә, Рәмис эшен калдырып авылга кайтып китә алуына бүген гаҗәпләнде дә, сөенде дә.
 Вакыты, эшенең тыгызлыгы белән исәпләшмичә, авылга ашкынуының сәбәбе юк түгел иде, әлбәттә. Шәһәрдә калган хатыны Элизага, улыбызга авылны күрсәтәсем килә дисә дә, төп сәбәбе ул түгел иде. Ундүрт яшьлек Ленары әтисеннән башка да дәү әнисенә теләгән вакытта кайта ала, күпме кирәк, шулхәтле авылда рәхәтләнә ала. Аның әле вакыты күп чагы, ваемсыз чагы. Ә менә Рәмискә, җәенә бер кат булса да эшеннән ычкынып, авылда күренеп килергә кирәк. Менә мин, дип күкрәк киереп йөрмәсә дә, аның үз-үзен күрсәтәсе бик тә килә. Авылдашлары, бергә укыган яшьтәшләре аның кемлеген белми түгел. Бүген зур кеше – авылның кичәге башкисәр малае белән һәркем кул биреп күрешергә, аның күзенә чалынырга тырыша. Тирә-яктагы танышлары Рәмис белән танышлыкларына горурланалар. Хәтта кайчандыр аны күрәлмәгән мәктәп директорына хәтле, эшләпәсен күтәрә төшеп, хөрмәт белән исәнләшә. Рәмис күреп тора – әз генә файда чыкмасмы, дип, аның авызыннан кереп артыннан чыгарга әзер торучылар да юк түгел. Тау биегрәк булган саен, ераккарак күз салып була. Рәмис тә үзен дөньяны җитәрлек күргән, тормышны аңлаган, яши белгән, авторитетлы ир затына саный иде. Авылга күренеп килү теләгенең сәбәбе дә җиргә ябышып яткан шушы яшьтәшләре, балачак дуслары алдында масаю түгел. Төп сәбәбен Рәмис үзе генә белә. Үзенә авыз ачып карап калган вак-төякләргә түгел, ә тик Берәүгә күренер өчен кайта Рәмис авылга. Бәлки, җанына оялаган тәкәбберлегенә буйсынуыдыр, бәлки, ул Берәүне оныта алмавыдыр... Ә чынлыкта, үз-үзен күрсәтүдән дә бигрәк, үкенү күрәсе килә Нәзимәнең күзләрендә. Нигә Рәмис белән бәйләмәдем язмышымны, дигән үкенү күрәсе иде карашында! Ә бит бар иде андый мөмкинчелеге! Бар иде! Үсә-үскәннән башлап Рәмис Нәзимәне ошата килде. Ике сыйныфка түбәнрәк укыган кызчыкны тәнәфестә чәченнән тартып елата иде. Аннары мәктәптән кайтканда таудан утырып шуарга үзенең букчасын бирә башлады. Сугыш чукмарларыннан аралаган чагы да булды. Хәер, ул үзе иң усал сугыш чукмарларыннан санала иде. Бәләкәйдән кемгәдер буйсынуны түбәнгә күрде, киресенчә, күпләрне үзенә буйсындыра килде. Тик менә бу кечкенә буйлы, шомырт күзле кызчык кына аңа баш ияргә теләмәде. Үзе белән уйнамаганы өчен Рәмиснең Нәзимәне тотып тукмыйсы килгән чаклары булды. Ә бервакыт, Нәзимә абыйсы белән кинодан кайтканда, кызны озатырга комачаулаган яшьтәшен кыйнап, Рәмис канауга сыдырган иде. Рәмис аңа тартылган саен, кыз нигәдер егеттән ныграк читләшә барды. Мөлдерәмә тулы авыр бидрәләрен күтәреп судан менгән кыз аның ярдәменнән баш тарткач, Рәмис, ачуланып, ике чиләкне дә тибеп еккан иде. Башка теләгән бер кызны озата алган, үзенә карата алган Рәмис Нәзимә белән һич тә уртак тел таба алмады. Хәрби хезмәттән хәтта хатлар да язып карады. Тик бер хатына да җавап алмады. Бу хәтле баш бирмәс кызның үҗәтлеген сындыру теләге Рәмискә һич тә тынычлык бирмәде. Хәтта, көчләп, үзенеке итү кебек гамәлдән дә тартынмады Рәмис. Кичен елга буеннан казлар куып менгән кызны аулакка, таллыкка сөйрәде һәм шашып үбә, коча башлады. Нәзимә көче җиткәнчә каршы торды: кычкырды, тешләште, елады. Үзенең кара эшен инде кылам дигәндә генә Нәзимә, Рәмиснең бер кулын ычкындырудан файдаланып, ничектер, тезе белән егетнең иң авырткан, иң җайсыз җиренә тибә алды. Бөгелеп төшкән Рәмис астыннан шуып чыкты да үләндә яткан егеткә саллы итеп, ачуланып, бар көче белән типте һәм өенә йөгерде. Кызганычкамы, түгелме, Рәмиснең кыздан җиңелүе бер тапкыр гына булмады. Авыл егетләре белән кичкырын шушы буа буенда кәеф-сафа корып утырганда, Рәмис сукмактан үзләренә якынлашып килүче парны шәйләп алды. Кичке эңгер-меңгердә башкалар егет белән кызны башта танымады, ә Рәмис үзәгенә кадалган “шырпысын” шәүләсеннән үк таныды. Кем дисәң, биленә егет кулы салдырып Нәзимә килеп ята! Егете дә әллә кем түгел! Түбән оч Шакир! Нәзимәнең классташы! Нәзимә кичке караңгыда алда утырган егетләр төркемен, уртадагы Рәмисне шәйләгәндә соң иде инде. Егет белән кыз бер-берсенә карашып алдылар да туктап калдылар. Нәзимә белән Шакир кире борылып китәргә җыенганда, Рәмис, сугышырга җиң сызганып, алар янына килеп җиткән иде инде. Үзенеке санаган кызның биленә кул салырга базнат иткән Шакирга саллы гына берне тондырды тондыруын Рәмис. Тәмләп сугышырга егетләр ирек бирмәделәр, араладылар. Шулай да Рәмис ачуыннан Шакирны бар көченә этеп суга төшерә алды. Теге чыгарга маташкан арада бушаган сыра шешәләрен бер-берсенә сугып вата-вата, пыяла ватыкларын Шакирның аяк астына ташлый торды. Җиңелчә генә аяк киеме кигән Шакир, пыялага басарга куркып, ярга якын килә алмады. Ә ярда Нәзимә ачыргаланып кычкырды һәм Рәмиснең кулына ябышты: “Нишлисең син ә, ерткыч?!” Ул елаган саен, Рәмис Шакирны ярга якын китертмәде – ярда яткан шешәләрне ватып, егетнең аяк астына тондыра торды. Башка чара калмагач, Шакир киемле килеш әкрен генә каршы ярга йөзеп китте. Ә Нәзимә буа тирәли аның янына йөгерде. Икенче көнне, бала-чага киселмәсен өчен, атасының калын табанлы кирза итеген кигән Нәзимә буаны пыяладан бераз тазартып та йөргән иде. Аулакта очратып, Рәмис Шакирны кыйнап та карады. Чиген, маңка малай, артка, кыз минеке булырга тиеш! Тик Нәзимә барыбер шул үзе өчен кыйналган-тукмалган, тик аңардан баш тартмаган егеткә тормышка чыкты. Иртә кавышуларын да Рәмис үзеннән котылу чарасы итеп күрде. Ир хатынына бәйләнә алмаган Рәмиснең мин-минле күңелендә җиңүче тантанасы түгел, гомергә үтмәслек җиңелүче ачысы калды.
 Менә шул үкенече калды Рәмиснең – Нәзимәне үзенеке итә алмады! Гомерлек үкенече калды. Инде килеп, зур кеше булгач, байлыгы хәттин ашкач, башын күккә терәп йөри башлагач, Рәмис Нәзимәнең үкенүен бик тә тели. Нигә аныкы булмадым икән, дигән гомерлек газапта януын тели! Соңлап булса да җиңәсе килә аны Рәмиснең. Соң инде, бик соң – Рәмис, өйләнеп, улын үстерә, ә Нәзимә, аннан да алда тормышка чыгып, ике кыз, бер малай анасы булды. Шулай булса да, соң булса да, җиңүче булып каласы килә Рәмиснең! Затлы машиналарда йөргән, муенына калын алтын чылбырлар таккан ир, үзенең бар яктан да уңышлы тормышын күрсәтеп, авылның гадидән-гади дөньясында яшәп яткан Нәзимәнең соңлап булса да нидер аңлавын, үкенүен көтә. Тик тегесенә Рәмис әллә бар, әллә юк! Мал тотып, тирес иснәп яшим дими, Рәмискә текәлеп, сокланып карамыйча башын төз тотып уза да китә. Исең китәр, ачу тотмавымы, битарафлыгымы, хәтта сәлам дә беренче булып бирә! Рәмиснең аңа яшерен хыялларын ачасы килә. Минеке булсаң, берни жәлләмәс идем синең өчен, Нәзимә! Телисең икән, бүгеннән синең исемеңә фатир сатып алам! Телисең икән, балаларың белән алып китәм! Ә Нәзимә аның барлыгы-юклыгы белән дә кызыксынмый, балалары, ире белән көлешә-елмая уза да китә. Ә аларга карап, Рәмис үзенекен уйлый: чибәрдән-чибәр, тик таштан да салкын хатыны Элиза белән кайчан ихлас көлешеп сөйләшкәннәре бар аларның? Бар нәрсәләре дә бар, дөньялары җитеш, ә мәхәббәт юк аларның арасында! Рәмис белә – бүгенге көндә аларны уллары Ленар гына тота. Нәзимәгә тойган хисләрен дә Рәмис ничек атарга белми. Җавапсыз мәхәббәтме бу, һаман үтә белмәгән балачак мавыгуымы? Шунысы гына хак Рәмискә – Нәзимәне белә белгәннән бирле аңа гына күңеле тартыла, аны гына күрәсе килә, җанны аңа гына бушатасы килә... Яратамы Рәмис Нәзимәне, юкмы, ул үзе дә аңламый. Ә еллар буена эзәрлекләгән татлы, ә шулай да кубрәк газаплы хисләрдән арына алмый. Кояш барында йолдыз күренми дигәндәй, гомере буена күңелендә Нәзимәне йөрткән ир башкаларны күрмәде, Элизага да шулай кирәк булган өчен генә өйләнде. Ә Нәзимәнең карашында үкенү түгел, Рәмискә кызыгу да, соклану да чагылмый, ичмасам! Рәмискә һәм аның хатынына хас булмаган тыныч бәхет ята йөзендә. Мәктәптә укытучы булып эшләгән ире, өч баласы белән авылның гади генә йортында мал тотып, бакча карап яшәп бәхетле булуы мөмкинмени – бу Рәмиснең башына сыймый. Үзе дә әллә кем түгел – бары тик библиотекада китап тарата. Шулмы инде бәхет? Авылны макта, шәһәрдә тор! Район үзәгенә барып кайтуларын санамаганда, башка җиргә чыкканнары да юктыр. Ә Рәмис бүген теләсә бүген җир шарының һәркайсы почмагын урап кайта ала. Аның теләсә кемне сатып алырлык мөмкинчелеге бар. Ә менә шушы үҗәт хатынны тәки сатып та ала алмады, үзенеке дә итә алмады, үз ирегенә дә буйсындыралмады. Үзен түгел, ә Рәмисне гомерлек үкенечкә салды түгелме соң Нәзимә?
 ...Яр буенда истәлекләргә бирелеп онытылып яткан Рәмиснең уйларын ачыргаланып кычкырган тавыш бүлде. Текә ярдан сикергән Ленар, кайчандыр атасы салган пыялаларга аягын кисеп, гомерлек гарип булып калырлык авыр, тирән яра алган иде...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: