Мәдәни җомга

Сабыр төбе – кара упкын

(ХИКӘЯ)

– Галия! Галия дим… Кайда йөрисең син? Әйттем бит мин сиңа... Нишләп өстәл әзер түгел?
– Соң, Газинур, көтү вакыты бит. Мал-туарны каршы алырга кирәк.
– Галия, күпме әйтергә була сиңа, без мунчадан чыгуга самаварың кайнаган, өстәлең төзелгән булырга тиеш. Мәфрүзә көтәргә яратмый, дип каты итеп кычкырды да Газинур, ишек төбендә торган кирза итекне Галиягә томырды.
...Галия сискәнеп уянып китте. Ах, әле дә ярый төш булган икән. 
«Тукта, кайда соң мин?» –  Галия як-ягына каранды. Тирә-якта кешеләр ята. Кайсы ыңгыраша, кайсы йоклый. «Мин бит хастаханәдә», – дип, авыртуыннан  ыңгырашып куйды Галия. Әйе, ике көн элек аңа операция ясадылар. Әле аякка да бастырмадылар. Менә шушы авыр көннәрендә, яраларын яңартып, озак еллар төшләренә кереп интектерүче төш... Авыр булды Галиянең тормышы. Язмыш аны гомер буе сынады да сынады. Аллаһы Тәгалә «Яраткан бәндәмне сынармын», – дигән. Күрәсең, Галия иң яратканыдыр. 

 

...Авылның иң чибәр кызына кызыгып йөрүче егетләр бик күп булды. Төз гәүдә, озын кара чәч, зәңгәр күзләр... Әйе, чибәрләрнең чибәре иде шул Галия. «Булма чибәр, бул бәхетле», – дип өлкәннәр белми генә әйтмәгәннәрдер шул... Бәхетсез булды Галия, бәхетсез. Яшьлегенең чәчәк аткан мизгелендә, күрше авыл егете Газинур урлап алып китте үзен. Ул якта гадәти булган бу йола буенча урланган кызга кире кайту мөмкин түгел. Галия дә, язмышына буйсынып, уйламаган җирдән ир хатыны булды да куйды. «Нишлисең инде, бөтен кешегә дә Таһир-Зөһрә мәхәббәте язмый, язмыштан узмыш юк», – дип «уфалла» арбасын тарта башлады. Кайнана-кайната өендә эш күп, абзар тулы мал-туар... Чибәрлеге белән күпләрдән аерылып торучы Галия, уңганлыгы буенча да сер бирми. Шулай итеп яңа гаиләнең тормышы башланып китте. Бер-бер артлы балалар туды. Дүрт бала анасы баш күтәрми көн-төн чапты да чапты. 
Барсына да түзәр иде дә бит, Газинуры беренче көннәрдән ук чит ярлар белән уралды... Баштарак кыенсынса, соңга таба аның өчен ике хатын белән яшәү гадәти хәлгә әйләнде. Галия исә гарьлегеннән нишләргә белмәде. Төннәр буе мендәрен кочаклап елаган чаклары күп булды. Газинурның гына моңа исе китмәде. Күзе томаланган иде. Озак еллар бер урамда, күршедә генә яшәүче ике хатынга уртак ир булып яшәде. Мәфрүзәнең мунчасы булмагач, атнасына ике тапкыр Галияләр мунчасына керделәр. Алар мунчадан чыгуга Галия чәйләр әзерләргә, табын корырга тиеш булды. Бу Газинурның теләге иде. Галия законлы иренең чит хатын белән мунчага кереп китүенә ничек түзгәнен үзе генә белде. Баштарак күрше-күлән, әти-әнисе алдында кыенсынса, соңрак балалары алдында гарьләнде Галия... Ә Газинур көннән-көн көрәш мәйданында җиңү яулаган батыр сыман, күкрәк киереп, ике хатынның да күңелен күрәм, алар бәхетле, дип горурланып яшәде. Бала-чагасы булмаган Мәфрүзәнең моңа бик исе китмәде, киресенчә, Галиядән үзен өстен күреп, башын горур тотты. Тормыш шулай барды. Бер-бер артлы кайнана белән кайнатасы үлеп китте, балалар үсеп буйга җитте. Гаилә корып үз тормышлары белән яши башладылар.
Газинур гына үзгәрмәде. Нинди бар, шундый булып калды. Көннәрдән бер көнне Мәфрүзә кинәт кенә урын өстенә калды, күп тә үтми бакыйлыкка күчте.
 «Мир айгыры» кушаматлы Газинур бер-ике атна ачы кайгыдан эчте дә, икенче берәүне тапты. Хәзер инде күрше авыл хатыны янына йөри башлады. Баштарак кунарга кайтса, тиздән шунда кала башлады. Галия моңа да өйрәнде. Гомер буе эчтән янды-көйде, тик беркайчан да зарланмады. Сабыр итте! Башта балалар хакына дисә, соңыннан оныклар дип түзде. Җәй айларында кунакка кайтучы бертуган апасы Гөлия:

  – Апаем, җүләрләнмә инде, күпме үз-үзеңне мыскыллап яшәргә җыенасың, әйдә, мин сине Ташкентка алып китәм. Эшкә урнаштырам. Бездә торырсыз. Бер бала итәк астында да үсә ул, – дип ялварды. Тик Галия риза булмады. Бу хәл ел саен кабатланды. Юк, Галия каршы булды. Хәзер инде тормыш көзенә кергәч нишләмәк кирәк?! Шулай яшәргә өйрәнелгән иде. Ничек бар, шулай кабул итеп, ирле ялгыз булып гомер кичерде. Газинур җитмештә  дә шул ук Газинур булып калды. Гомер уртасына җиткән балалары, әниләрен кызганып, әтиләрен алып кайттылар. Тик атна саен ике-өч көнгә китүче аталарын оялта да, акылга китерә дә алмадылар. Гомер буе хатыннар яратучы Газинурга инде үзгәрергә соң иде. Кияүгә чыкканнан бирле ат кебек җигелеп тормышны тарткан Галиянең авыртуларына чыдар хәле калмагач, кызлары хастаханәгә алып барды. Табиб игътибар белән карагач, кичекмәстән операция ясарга кирәклеген әйтте. 
Биш сәгатьлек операциядән соң палатага күчергәч, үз хәлен үзе генә белгән Галия түшәмгә озак кына төбәлеп ятты. Күзеннән бертуктаусыз яшь акты... Авыртудан еламады ул, күңеле тулып, үткән гомере турында уйлап елады. 
Үтте... Ничектер үтте дә китте гомере. Ә бит Галия мондый тормышта яшәргә тиеш түгел иде... Терсәк якын булса да, тешләп булмый шул. Нигә түзде икән ул Газинурның мыскыллауларына?.. Нигә кирәк булды икән аңа мондый тормыш?.. Югыйсә ул да бит бәхетле булырга теләгән иде. Начар хатын да булмады... Киресенчә, артык дөрес, артык яхшы хатын булды шул ул. Нәрсә генә булса да сабыр итте. Кечкенәдән әнисе: «Сабыр төбе, сары алтын», – дип үстерде шул. Эх... Үзгәртәсе иде дә бит тормышны! Яңа баштан яшәү мөмкинлеге булсын иде ул...

 

Зилә Гарифуллина

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: