Мәдәни җомга

Пар дулкын

Яр буенда дулкын кагып комга чыгарып ташлаган балык ята. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң?

(Хикәя)


Яр буенда дулкын кагып комга чыгарып ташлаган балык ята. Күзен зәңгәр күккә төбәп, еш-еш сулый ул. Нигә шулай ярга чыгарып ташланды соң? Картлык дигәннәре шушымы икәнни? Ә зәңгәр күктә өрфия болытлар йөзә. Алар аңа агым уңаена йөзгән балык көтүләрен хәтерләтәләр.

Гомере бетеп баруын соңгы вакытта ачык тоя башлаган иде ул, тик менә әҗәлнең аны туган йорттан, дус-ишләрдән читтә – коргаксыган җирдә көтүен һич күз алдына китермәгән иде.

Ә бит яшь, көчле вакытлар бар иде. Өер-өер уылдык чәчте, балалар үстерде. Ә хәзер... Нигә килмиләр балалары? Килсәләр, бәлки, суга сикереп төшәрлек көч уяныр, уянмаса да, болай ук үкенечле булмас иде.

* * *

Сатирә әби гадәттәгедән иртәрәк уянды, тирә-ягына күз салды, ят җирдә булуын күргәч, йөрәге сулкылдап куйды.

Әллә соң төшендә күргән балык ул үземе? Юк, юк! Булмас! Кызы Сахилә, бер атнадан килеп алам, киявеңнең туган көнен – юбилеен уздырганчы гына торырсың, диде бит. Килер ул, килми калмас, һичьюгы, уллары килеп алыр. Моңа кадәр әни дип кенә тордылар, атна саен диярлек авылга кайтып йөрделәр: бәрәңгесен утыртып, терлеккә печән әзерләп китәләр иде. Тик менә быел еш чирли башлады шул, кызы белән улларын да кайгыга салды.

Сатирә әби күзен тәрәзәдән алмый балаларын көтте. Атна, айлар шулай бер-бер артлы уза торды. Инде картлар йортына ияләшеп тә килә иде ул, үзе шикелле эчкерсез Шәмсеруй карчык белән, үткән тормышларын искә алып, күңелен юатты. Тик менә балалары искә төшеп, бер-бер хәл булгандыр, дип, күңелен борчу баса иде.

Тукта әле, бәлки күршеләргә хат язып карарга кирәктер. Балалары турында бер-бер хәбәр бирмәсләрме? Тик бу уеннан да кире кайтты. Хатны алгач, әгәр күршеләре балалары турында начар уйласалар? «Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», – диләр бит.

Әллә соң, Ходаем, балаларын үпкәләттеме? Хәле барында ул аларны ризыктан да, җылы оекбаштан да өзмәде бит. Тик соңгы вакытта бетәште шул, бетәште. Бернигә ярамый башлады. Казанга барып хәлләрен белергә кирәк, авыр чакта, бәлки, берәр киңәш бирә алыр.

Шундый уйлар белән ул директор бүлмәсенә юнәлде.

Картлар һәм инвалидлар йортының директоры аны ачык чырай белән каршы алды.

– Әйдә, әбекәй, түрдән уз, бирегә утыр. Бер-бер хәсрәтең бармы әллә, йөзең бик борчулы күренә?

– Балаларымны сагынам, кызым, йөрәгем бер дә тыныч түгел. Кызым Казанда гына тора, ерак ара түгел дә бит. Атна-ун көннән килеп алырмын дигән иде, нишләптер күренми. Хәлләрен беләсем килә, ул-бу булмадымы икән, дим. Бер-ике көнгә генә җибәрмәссеңме дип керүем иде?

– И, әби җаным, әби җаным. Мин сиңа баштарак әйтмәм дигән идем дә... Бер дә өметеңне өзәсем килмәде шул...

Бик ышандырырлык итеп сөйләде шул кызың. Елый-елый ялварды: «Ирем психик авыру, әнине күралмый, бер-бер нәрсә эшләтер диеп куркам, зинһар, иремне больницага салганчы, берәр ай сездә торып торсын әле. Ике абыем да эчә, әнине бар дип тә белмиләр», – диде. Ике айдан барып белешкән идек, үзләре өйдә булмады, күршеләре: «Исән-саулар, икәү бергә ял итәргә киттеләр. Балалары юк, әниләрен дә карыйсылары килми. Аны картлар йортына озаткач, бер атна күңел ачтылар»,– диделәр. Судка бирербез дигән идек, йөрәгеңне җәрәхәтлисе килмәде. Бирегә китергәндә дә, балам, дип өзелеп тора идең бит.

Сатирә әбинең күз аллары караңгыланды, колагы ишетсә дә, күңеле бу сүзләрне кабул итә алмады. Исенә килгәндә, директор хатын аның битен, маңгаен дымлы кулъяулыгы белән чылатып тора иде. Тел тибрәтеп бер сүз дә әйтә алмады. Озак та үтми ак халатлы кыз кереп, укол ясады. Икәүләп аны диванга салдылар. Сатирә әби бер-ике минуттан изрәп йокыга талды.

Төшендә ул яңадан елга буен, яр буенда күзләрендә яшәү уты сүнеп барган әлеге балыкны күрде. Кинәт салкынча җил исеп куйды. Ул көчәйгәннән-көчәя барып, суда дулкыннар йөгерешә башлады. Бик ваклар иде алар, көчсезләр иде. Ләкин бергә кушылгач, зурая, куәтләнә бардылар. Ә бер батыры хәтта, балыкның саңагына кагылып узып, кире кайтырга көче җитмичә, комга сеңде. Балыкның зур ачылган күзләре әллә гаҗәпләнүдән, әллә дымлы җилдән ялтырый башлады, ул, сизелер-сизелмәс кенә, койрыгын селкетеп куйды.

Төше шул җирдә өзелеп, Сатирә әби башына кагылган йомшак кул җылысыннан уянып китте. Күзләрен ачканда, янында мөлаем гына йөзле ханым басып тора иде. Аның җылы күз карашыннан Сатирә әбинең күз аллары яктырып киткәндәй булды.

– Әбекәй, торырга хәлең бармы? Камыр ашлары пешереп килгән идем, бергәләп чәй эчәрбез, дим...

Әбинең беркавым күзләре күрмәс, колагы ишетмәс булды. Әллә һаман да төш күрәмме икән, Ходаем, дип уйлап куйды ул. Хәер, уйлап кына калмыйча, тел белән дә әйткән икән.

– Юк, әбекәй, төш күрмисең, өндә бу, өндә! – Мөлаем ханым аңа үз әнисе кебек яратып, якын итеп карады. – Мин синең яныңа көн дә килеп йөрермен. Син миңа газиз әниемне хәтерләтәсең, әбекәй.

Шул урында ханымның тавышы калтыранып куйды, яулык чите белән керфек очын сөртте.

– Син каршы килмәссең бит, әбекәй?

– Кызым, бәбкәм...

Ул башка сүз әйтә алмады, күз яшьләре белән бугазына килгән төерне йота алмый торды.

...Шулай бер атна вакыт узганын сизми дә калды Сатирә әби. Атнакич юынып чыгып, ару киемнәр киде. Ходайга шөкер итеп, белгән догаларын укып, йокларга ятты. Төшендә ул кабат елга буен күрде.

Җил көчәя төшкән, дулкыннар шаулавыннан һәм хәлсезлектән изрәгән балык, күзләрен йомып, һаман да яр буенда ята. Вакыты-вакыты белән аңа вак дулкыннар бәрелеп, яңа сулыш өстиләр, өметсезләнмәскә кушалар кебек. Еракта-еракта – елганың уртасында ук, мәһабәт дулкыннар йөгерешә. Инде ярга бәрелеп юкка чыгабыз дигәндә генә, кире әйләнеп кайталар да, кабат ярга омтылалар. Кинәт ике дулкын, бер-берсе белән кушылып, сөйләшеп алдылар да бер җан булып ярга ташландылар. Аларны вак дулкыннар озата килде. Ярга менгәч, мәһабәт пар дулкын балыкны күтәреп алды, саңакларыннан сыйпап, тереклек һавасы өрде. Елга кочагына кайткач та, балыкны ияртеп, агым өстеннән алга китте.

Сатирә әби елмаеп уянып китте. Күзләренә тулган шатлык яшьләрен сөртеп, бүлмәгә килеп кергән ир белән хатынга карады. Инде үз кызыдай якын итәргә өлгергән мөлаем ханымны танып, мең-мең рәхмәтләрен җиткерәсе килде аның. Күзләреннән аккан кайнар яшьне дә тоймады ул.

– Без сине алырга килдек, әбекәй. Әйдә, җыен,– диде мөлаем ханым, Сатирә әбинең күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп. Аннары: – Шулай бит, Газиз, – дип, чак кына арырак торган иренә дәште.

Ир кеше, елмаеп, баш какты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: