Мәдәни җомга

Өзелгәнсең сиреньнән... (ХИКӘЯ)

Өйалды бакчасында үскән сирень – канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерә. Дөрес, балачакта өй алдыңда канәфер куаклары үсми иде әле. Алар канәфер чәчәкләрен, Разия ападан рөхсәт сорап, аның бакчасыннан бергә өзәләр иде. Әмма бүген аның үзәген шул исемдәге җыр сүзләре өзә:

Яши миндә  синең тавыш, синең сагыш, синең сүз. 

Мөмкинме соң танышырга, кавышырга, сиреньсез!.. 

Шагыйрь әйтерсең лә аның тормышыннан алып язган. «Әллә безнең өйалдыңда канәфер үсмәгәнгә кавыша алмадыкмы икән? – дигән самими уй килеп китте аның башына һәм шунда ук: – Беркатлы син, Фәния. Ничек инде канәфер язмышка йогынты ясасын! – дип, үзалдына елмаеп куйды. – Язмыш бит ул Аллаһы Тәгаләдән». 

Юк, күрше малае Фәнил белән бергә уйнап үсмәде алар. Ул Фәниядән 9 яшькә олы, хәтта аның апасы Филсинәдән дә бер яшькә өлкәнрәк иде. Абыйсы Рафилнең дусты иде Фәнил. Төшкә кадәр аларда булсалар, төштән соң Фәнилләрдә уйнадылар. Йокыдан кайсы алданрак торса, шул кереп җитә иде. Әнисе Тәслимәнең алар турында: «Кендекләрегез береккәндер сезнең, үскәч нишләрсез икән?!» – дип әйтүе хәтергә уелып калган. Әниләре эшкә киткәч, абыйсы Рафил белән Фәнияне карый, уйната, ачыкса, кашык белән манный боткасы ашата иде аңа Фәнил. Хәер, ботка ашатуларын үзе хәтерләми анысы Фәния. Бик бәләкәй, сабый бала гына булган бит ул вакытта. Ә бүген инде Фәниянең дә, Фәнилнең дә үз тормышы, икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Бергә була алмадылар шул, кем әйтмешли, әллә язмыш, әллә ялгыш... 

Әле авылның сигезьеллык мәктәбендә 5 нче сыйныфта укыганда ук битараф түгел иде аңа Фәния. Ачык тәрәзә аша Фәнилгә кушаматы белән эндәшкән иде ул. Үпкәләгән иде бугай ул чакта аңа Фәнил. Дөрес, тыштан сиздермәде сиздерүен, авыз турсайтып, сөйләшмичә дә йөрмәде. Моны бары тик хәзер – җаны белән тоемлый Фәния. 

Шулай хисләрен аңлата алмый ел арты ел үтте: Фәнил башта үзләре авылындагы сигезьеллык, аннары күрше авылга йөреп урта мәктәпне, Казанда һөнәр училищесын тәмамлады, армиядә хезмәт итеп кайтты. Шуннан соң бер ел химия заводында эшләп алгач, университетка читтән торып укырга керде, һәм көтмәгәндә-уйламаганда Себергә китеп барды. 

Дөрес, университеттагы кышкы һәм җәйге сессияләр вакытында бер атнага авылга кайтып килергә дә мөмкинлек таба иде Фәнил, җәйге ялларын да авылда уздырды. Урам як тәрәзә турысыннан узганда, бармакларын авызга кабып, ачык тәрәзәдән әче итеп сызгырып та калгалады Фәния. Фәнил, сызгыру тавышына борылып карый да, елмаеп кына куя иде. Баласыткан, шаяру итеп кенә кабул иткән, күрәсең... 

Әле дә хәтерендә: чираттагы ялга кайткач, әнисе Фәүзиягә дару ясар өчен, Фәнил аларга канәфер чәчәкләрен өзәргә рөхсәт сорап кергән иде. 

— Нәрсәгә сорап торасың аны. Күпме телисең – шулкадәр өз, – диде Фәниянең әнисе. 

– Үзегезгә дә кирәк булыр бит, – дип җавап бирде Фәнил моңа каршы. – Халит абыйның сызлаган кул-аякларына файдасы тияр иде. 

Шуннан соң Фәнил канәфер чәчәге белән даруны ничек ясарга икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатты. 

Фәниянең әтисе бу вакытта үзе дә өйдә иде. 

– Дәвалаудан узган шул инде, – диде ул кече яктан. 

 

«Агач! Шунда бер чәчәк ботагын миңа да өзеп бирсә, ни була инде, – дип   уйлады Фәния. – Булса булыр икән шундый таш йөрәк!» 

Фәнил, аңа күтәрелеп тә карамыйча, өйалды бакчасына чыгып китте. Кыз да аның янына чыкмакчы иде, әмма горурлыгы җиңеп, тыелып калды. 

 

Фирдәвес ЗАРИФ 

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: