Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Онык

(ХИКӘЯ)

– Мөслимова, ординаторскийга керегез әле, – диде Суфия Хәсәновна обход ахырында. 

Палатаның биек түшәмендәге акшар төсле зәңгәрсу ак йөзле, зур яшькелт күзләре төпкә баткан уртача буйлы кыз теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Төсе уңган, кайчандыр кызыл булып, хәзер көлсуга әйләнгән больница халатын карават башыннан алып киде. Аяклары белән кармалап табып, иске чүәкләрне эләктерде һәм янәшәсендәге тумбочкага таянып торып басты. Үзен тыныч кына көткән табибә ханымга ияреп, ишекне курыккан сыман йомшак кына ябып чыгып китте. Чүәкләрен өстерәп атлаганы коридордан бераз вакыт ишетелеп торды: чаштыр-чоштыр, чаштыр-чоштыр... 

– И кызлар, ул чынлап та баласын алмас микәнни? – дип тынлыкны бозды Ирина исемле мөлаем яшь хатын. 

– Сорап торасың тагын! – Кечкенә көзгегә карап каш төзәткән Язилә матур иреннәрен турсайтты. – Күрдегез бит: кичә, имезергә китергәч, борылып та карамады! 

– Йөрәге таштыр аның, – диде боек кыяфәтле Айгөл. Үзе мышык-мышык елый да башлады. – Шундыйларга Ходай нигә бала бирә икән?! Менә мин ничекләр генә сакланмадым, нинди генә кыйбатлы дарулар, яхшы витаминнар эчмәдем! Ә ул... Ыжламагандыр да әле, үзе дә, баласы да таш кебекләр әнә. 

Айгөлне монда, бәби табу йортына алып килгәндә аның хәле бик авыр булган. Кесарево операциясе ясап, үзен дә, баласын да коткарып калганнар. Әмма хатын үзе әйбәтләнә башласа да, сабыеның хәле начар, һаман имезергә китермиләр иде. 

– Тынычлан әле, Айгөл, тынычлан, – дип, аны юатты аны Оля. Адвокат булып эшләгән, җиңел аралашучан һәм бик акыллы бу хатын кемгә дә ярдәмгә атлыгып тора иде. Ул, бәләкәй баланы көйләгәндәй, Айгөлне аркасыннан сөеп алды. – Бетеренмә әле шултиклем! Нишлисең, монда синең гаебең юк. Бары да Ходай кулында, елап кына нәрсә үзгәртәсең инде. Менә күрерсең, балаң әйбәтләнеп китәр. Әрсезләр бит алар, чирле чебеш кебекләре дә шундый үсеп шәбәя, күз ачып йомарга да өлгермисең. Үзең соң, үзеңне «үлә» дип курыкканнарын оныттыңмы? 

– Шулай шул, – дип, яшь аралаш елмайды Айгөл. 

– Беренче коймак төерле була, бер-ике елдан тагын килерсең, – диде һичнәрсәгә исе китмәүчән Язилә. 

– Әнә, Ирина... – дип елмайды Оля. – 21 яшь, кечкенә генә, ябык кына – һәм өч бала анасы! Мин аны урамда очратсам, билләһи, 18 яшьлек кыз дип уйлар идем. 

– Ничек курыкмадың? – дип сорады Язилә Иринадан. – Хәзер бит бер бала табуны да батырлыкка саныйлар. 

– Әллә инде... – Ирина җилкәсен сикертте. – Вадимчигымны имезә идем әле, карыйм, бервакыт корсакта нәрсәдер селкенгән, кыймылдаган кебек. Эчәкләр шешкәндер инде, дип, киттем терапевтка. Ә ул, карт кына яһүд бабае, көлә: «Башка җирең шешкән синең», – ди. «Нәрсә соң?» – дим, котым очып. – Дүрт айлык, шуннан да ким түгел», – ди бу. Шунда гына барып җитте, нишлисең инде, табарга булдым. Гинеколог тирги: «Бу заманда өч баланы ничек карарсың, аборт ясат», – ди. Ничек инде күрәләтә тере җанны кыясың! Без менә алтау үстек, әмма бер дә хәер сорашып йөрмәдек. Хәзер дә, эшләп торсаң, ачтан үлмисең. Әйбер, дөнья чүбе җитми ул, нәфеснең чиге юк. 

– Ә мин алай уйламыйм, – дип каршы төште Язилә. – Җирдә бер генә яшәлә, дөньяның рәхәтен татып калырга кирәк. Модалы киенү, җаның теләгәнне ашау, чит илләрне күрү – болар әллә начар? Әлбәттә, бала да кирәк, тик нигә икәү, өчәү? Берәү артыгы белән җиткән. Нигә хәерчеләр үрчетергә? Минем кызым интекмәячәк, нәрсә тели, барысы да булачак аның. 

– Ә ул бердәнбер балаң чирләсә, йә, тәүбә-тәүбә, бер-бер хәлгә юлыкса? Ә кем белән аралашыр ул? Үскәч, утырып сөйләшерлек туганы да булмаячак бит аның! – Моны Язиләнең сүзләрен күңеленә якын алган Ирина әйтте. 

– Кызлар, кызлар, туктагыз әле, – дип бүлдерде Оля. – Бу шундый четерекле мәсьәлә, без генә чишәрдәй түгел, һәркем үзе теләгәнчә, үзе кирәк дип тапканча яши, шулай бит? Әйдәгез, күңеллерәк нәрсәләр турында сөйләшик әле! Менә мин баядан бирле баш ватам, моннан кайткач, баланы кайчан су кертергә ярый? 

– Врачлар үзләре әйтәләр аны, – диде Ирина. – Әй, мәшәкате күп инде бала карауларның. Караган кеше үзе генә белә. Тотарга да куркасың башта, температурасы күтәрелсә – бетте, «үлә» диеп котың оча. Без беренчесен, Маратны, сәгатьләп кенә ашатып булаштык берзаман. Ачыга инде мескенем, тамак ярып акыра, ә мин елый-елый минут саныйм. Янәсе, китапта шулай кушкан. Аннан кул селтәдем дә, үзем белгәнчә имезә башладым. Күзгә күренеп үсеп китте инде, балакаем. Ә берсендә шулай... 

Сүз бүленде. Баягыдан да кәефсезрәк Рәһинә килеп керде һәм беркемгә дә карамыйча караватына барып ятты. Бик бөркү булса да, башыннан ук одеял бөркәнде. Хатыннар бер-берсенә карашып алдылар. Язилә түзмәде: 

– Суфия Хәсәновна ниләр сөйли? – диде. 

Рәһинә эндәшмәде. Ләкин Язилә туктарга җыенмый иде бугай: 

– Шундый матур баланы ни җаның белән ят кулларга калдырасың, Рәһинә?! 

Рәһинә кинәт одеялын җилпеп ташлап, ыргып дигәндәй торып басты һәм җан ачысы белән, буыла-буыла: 

– Сезнең ни эшегез бар миндә? Нигә бөтенегез миңа каныгасыз? И вообще, миңа тын алырга ирек бирәсезме, юкмы? – дип кычкырды һәм, ярсуына түзә алмый ишекне шапылдатып ябып, йөгерә-атлый палатадан чыгып китте. 

Ул коридорның аргы башындагы тәрәзә кырына барып сөялде. Күз алдында кызыллы-яшелле боҗралар, башы гөжләп шаулый. Тәрәзәне ачып, бераз саф һава сулагач кына сулышы тигезләнде. Шуннан өстә, биек зәңгәрлек кочагында йөзгән ап-ак болытларны күрде. Нинди йомшак, җиңел кебек алар! Югыйсә пар һәм су тамчылары гына инде үзләре, ә матурлар, барыбер матурлар! Һичбер кайгы-мәшәкатьләре, һичбер борчулары юк, адәм баласын сагалаган ялгыш-хаталар, газап-әрнүләрдән дә азат алар. Кешеләр кебек ыгы-зыгы да килмиләр. Тынычлык, табигыйлек, гадилек... Бертуктаусыз агылган болытларга карап тора-тора, Рәһинә үзе дә оча сыман тоелды. Гүя болытлар хәрәкәтсез, ә ул йөзә, каядыр ашкынып оча... Кечкенә вакытта татыган таныш халәт... 

 

Дилбәр БУЛАТОВА 

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев