Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Әдәби сәхифә

Нәзифә Кәримова: "ИЗГЕ АТ" (ХИКӘЯ)

Тау итәгендә һәр көнне дип әйтерлек кичкырын бер ак ат барлыкка килә. Менә ул таудан юргалап килер дә колачлы канатлар чыгарып очып китәр төсле. Ерактан шулай күренә. Авылда атлар бетеп барган заманда шундый матур атның барлыкка килүе мине кызыксындырмый калмады.

– Хуҗасы бармы ул атның? Гел тау битендә. Кемнеке ул гаҗәеп матур аргамак? – дип сорадым.

Һай! Бар кеше дә кызыга ул атка! Берәү генә ул безнең авылда шундый матур ак ат! Шәрифулла аты! Колыны да бар әле аның! Анысы да әнисе кебек сөттәй ап-ак! Шәрифуллага, сат әле, дип, чиратка басканнар инде берничә кеше. Әлегә тегесе кызыктыра гына. Әллә бәясен күтәрергә тырыша инде, белмәссең, – диде миңа энем.

– Шәрипнең горурлыгы! Җикми инде ул аны. Үзенә печән җыярга көче җитсә, калганы матурлык өчен, изге ат ул минем, ди. Атының изгелегенә үзе дә ышанды бугай инде. Очраткан бер кешегә тәфсилләп шул атның тарихын сөйли. Атның шәҗәрәсен дә ясадым, ди. Ханнар заманыннан килә аның токымы, ди. Сиңа сөйләмәдеме әле?

– Юк, сөйләмәде әле. Чынлап та атның нәселе турында документлары да бармыни?

– Каян булсын инде! Сатып алуы турында бардыр булса, дөресен әйткәндә, күргәнем юк. Әйдә бәхәсләшәбез, әйдә бәхәсләшәбез дип, арттан йөргән иде. Бәхәсләшергә хирыс кеше ул. Аның белән бәхәсләшә башласаң! Теле оста, сүз белән ега да сала инде!

Шәрифулла абыйның аты турында «изге ат» дип, авылда башка кеше сөйләми, ул үзе генә әйтә. Ышанганы ышана инде. Ышанмаганы астыртын гына көлеп куя. Әйдә, сөйлә, янәсе. Шулай да гади атларга бер дә охшамаган шул. Сөт кебек ап-ак, яллары озын, койрыгы да көлтә кебек! Әкияттәге тулпар ат диярсең! Атлан да елгалар, таулар аша әкият иленә, матур патша кызы янына оч та кит! Бу ат әкиятләрне искә төшерә... Хыялың гына җитсен! Ышанмаган җиреңнән ышанырсың.

– Ак ат һәрвакыт изге була, – ди Шәрифулла абый. – Әнә, шуңа күрә дә тышауламыйм да. Үзе чыгып китә, үзе йөреп кайта. Киткәндә сау бул, дип, кайтканда исәнме дип кенә әйтми! Кеше акыллары бар анда. Карап кына торам шуңа күрә!

Шул көе генә атның үзенә ышанып җибәрә ул аны болынга. Хәзер малларга рәхәт. Теләсә кайда болын. Иген чәчү кимеде. Ике фермер күпме җирне эшкәртә алсын? Хәзер якындагы урман тагы да якынаеп килә авылга. Җиләкле болынга әйләнгән элекке чәчү җирләрен әйткән дә юк инде. Күпме җирләр болынга әйләнгән, ә мал асраучысы юк. Авыл җирләре түгел алар хәзер. Кемдер сатып алган, бернәрсә дә утыртмый да, килеп тикшерми дә. Элек урманнан басу ясап, безнең бабайлар урман кисеп, агач төпләрен яндырып йөргәннәр иде. Ышна җирләре дип атала иде ул. Хәзер кая ул?! Шушы хәлләргә карыйсың да, менә битарафлык кайдан башлана, дип уйлыйсың. Авылда буш җирләр күрү кызганыч та, аяныч та. Ләкин ак ат бизи басуларны. Озын ялларын җилфердәтеп, кешни-кешни кайтып керүләрен карап торулары да күңелле.

Менә шул «изге ат» аркасында хәтәр хәлләр булып алды авылда. Ирекле ат ризыкны үзе табарга өйрәнгән иде. Коймасыз бакчаларның кайда икәнлеген дә белә ул хәзер. Бакча коймасыз дигәч тә, хуҗасыз түгел бит ул... Әле ул бакчада колорадо коңгызларына манчылган булса да, бәрәңге бакчасы бар. Атка бар да бер! Ул юлын таба! Ул үзенең изге икәнлеген белми бит! Һиндстан сыерлары шикелле теләсә кайда йөрергә өйрәнгән.

Шәрифулланың «изге атын» бакчасыннан куып, Хәния арыды инде. Бәрәңге утыртуга йомшак җиргә кереп, ничә тапкыр аунады Шәрифулланың аты! Шәрифулла тыныч. Аның бакчасында аунамый бит ул!

– Юкка эчеңне пошырма, Хәния! Ат аунаган җирдә бәрәңге беләсеңме ничек олы булып үсәчәк?! Ат кадәр! Ат башы дип әйтүем! Изге ат бит ул! Ышанмыйсыңмы, әйдә бәхәсләшәбез?!

– Синең белән бәхәсләшергә. Әллә син мине теге!.. Нәрсәсе белән изге булсын ул?! Бакчамны ындыр табагына әйләндерде бит инде!

– Әй, Хәния! Гөнаһка батма! Үзең уйлап кара, теләсә кем бакчасына керми бит ул! Борынгы бабайлар, яңа авыллар, хәтта шәһәрләр салганда, иң беренче чиратта, үзләренә ошаган урынга малларны җибәрә торган булганнар. Безнең авылның урынын да менә минеке кебек ак ат билгеләгән дә инде!

– Кит әле моннан! Нинди ат та, нинди бабайлар! Син каян беләсең аны? Атыңны тый!

– Менә шуны аңла син! Синең бакчага гына керә бит! Монда ниндидер тылсым бар! Үзең уйлап кара! Әнә басуга иген чәчкәннән соң да каток белән үтәләр бит! Бакчага каток кертеп булмый! Рәхмәт әйтерсең әле! Менә коймагыз булса! Булса да, бәреп керер иде. Синең бакчаны яратты минем ат! Син шуны беләсеңме, тарихи урындыр ул синең бакча, башкача булмас! Атлар хәтере тирән ул. Юкка гына әйтмиләр бит, әнә ат уйласын, аның башы зур дип, – диде Шәрифулла, чын-чынлап талашырга килгән Хәнияне шаккатырып.

Хәниянең күптән инде мондый сүзләрне ишеткәне юк иде. Хәер, берничә ел элек авылның 350 еллык юбилеен уздырабыз дип йөргәннәрен ишеткән иде ишетүен. Инде көнен дә билгеләгәннәр иде. Галимнәр килеп кушылган да, авылга документлар буенча 350 ел гына булырга тиеш түгел, иң кимендә мең ел дигәннәр. Шуннан бирле бөтен авыл халкы туган авылының мең еллыгын раслаган дәлилләр эзли башлады. Табарлар да. Берничәсе иске зират ташларын өйрәнеп, инде 760ка җиткергән иде. Менә ике ел инде шул саннан артык китә алмыйлар. Әгәр дә бу ат аркасында тагы бер-ике йөз ел өстәлсә! Килен генә булып килсә дә, авылның патриоты Хәния! Беркатлы нәрсә, ышана язды бит Шәрифулланың уйдырмасына!

Үзе әйтмешли, беркатлы, күлмәге белән генә ике катлы Хәния!.. Чынлап та мондый ат күргәне юк иде аның. Ап-ак ат! Бакчамны яратты, ди бит. Бәлки изгедер дә әле. Авылда Хәнияне яратучылар аз. Теле борычлы. Нәрсә уйлый, шуны әйтә дә сала. Ә инде үзенең сүзләренә үпкәләгән кешегә шаккатып йөри аннары. Нәрсәгә үпкәләргә, дөресе шул бит дип уйлый. Әнисенең әйткәне бар иде инде: «Син тиледән туры хәбәр, дигәндәй, кешенең йөзен ертып әйтмә артык сүзләр! Капчыкның төбен селкемә, әзрәк калсын. Барын-югын әйтеп бетерергә ярамый!» – дигән иде. Бар әле аның капчык төбендәге ачулары! Иренә бик әйтәсе килгән чаклары бар, телен тешли ул вакытта Хәния. Әйтеп, кая барсын, элек каты тормагач, хәзер генә үзгәртеп булмый шул. Әгәр дә ул ир булып, койманы корып куйган булса, бу Шәрифулланың аты аның бәрәңге бакчасын таптамас та иде. Аның ахыры да болай фаҗигале нәрсәләр китереп чыгармас иде... Күпме әйтте! Юк кына бит. Тегесе телефоннан аерыла алмый. Каян уйлап чыгардылар бу кесә телефонын?! Әнә шуның аркасында җимерелеп бара инде Хәниянең тормышы. Көне буе телефоннан хат яза ире. Бакча башына менеп китә дә! Йөргән кешесе бар, ахры, дип уйлый Хәния. Китеп йөргәне дә юк югын. Кем белән сөйләшә торгандыр ул! Эзенә төшәр әле төшүен. Тик әлегә бер генә дә вакыты юк шул. Бу ат белән эшне бетермәсә, бәрәңгесеннән дә коры калачак. Кыш көне нәрсә ашар бу ир дигән нәмәстә! Телефон тамак туйдырмый ул, акча гына сорап тора. Кара әле, каян таба икән бу ир нәмәстәсе акчаны? Хәзер менә печән әзерләү дә Хәния өстендә, сыер карау да, бәрәңге бакчасы да. Шәрифулласын да әйтер иде! Мине беркатлы дигәч тә инде... Уйламыйча, теленә нәрсә килде шуны кычкыра торган Хәниянең дә башына уй керде бит әле.

– Менә нәрсә Шәрифулла! – дип, сүз генә башлаган иде, Шәрифулла аның авызын да ачтырмады.

– Хәния, Хәния дим, үзең уйлап кара, син бит инде акылсыз хатын түгел...

Хәния Шәрифулланың бу сүзләренә аптырап китте. Бу сүзләрне ишетү бик рәхәт иде. Чөнки әле аның акылы турында шулай матур итеп әйткән кешене ишеткәне юк иде. Ире дә кирәксә-кирәкмәсә дә, урынлы-урынсыз, «тавык мие эчкән нәрсә!» дип ычкындыра. Үзе нәрсә миен эчкәндер, ата ялкау!

– Хәния! – диде Шәрифулла, аны уйларыннан бүлеп. – Син бит үзең дә күреп торасың, безнең авыл дүрт яктан да таулар белән уратып алынган.

– Таулар! Әйтерсең тагы! Нинди тау булсын инде ул! Бер калкулык инде. Син, Шәрифулла, сүзне читкә борма әле. Тауларның монда бернинди катнашы да юк! Атың бакчага керә бит! Йөрсен иде ул тау битендә генә! Үз башына йөрми микән?

– Тукта-тукта! Атның башы үзендә! Менә тауларга кара әле син! Алары да изге таулар бит. Менә шушыннан башлана инде олы таулар!

– Әнекәем! Таптың сөйләр нәрсә! Бу таулар алыпларның чабаталарыннан төшеп калган түмгәкләр генә! Тау дип торасың!

– Әй, Хәния! Таптың кемгә сөйләргә! Синен бит тауларны күргән түгел, ишеткәнең дә юк! Менә бу тауларга әле чират җиткәне юк, аның эчендә бетмәс-төкәнмәс байлыклар ятканын беләсеңме син?!

– Байлык дигән була тагы! Әй, болары да үзәккә үткән! Урман дисәң дә, тауга мен, болын дисәң дә, тауга мен! Кыш булса, кары күмә, җәй булса – сазы, дигәндәй!

– Ә бит безнең таулар – изге таулар! Без генә ул хәзер чокырга кереп беткән. Ә ул таулар башында ханнар яшәгән! Борынгылар! Менә син үз исемеңә игътибар иткәнең бармы, Хәния? Ә, ханнар иясе! Белдеңме шуны! Синең исемдә дә бер сер бар, юкка түгел бу исем... Тау астыннан чишмәләр дә бит ханнар бетеп югалгач кына килеп чыкан. Алар тау эчендәге байлыкларны, алтыннарны-көмешләрне юып чыгаралар! Безнең чишмәләр шуңа күрә бозылмый да, саф та, изгеләр чишмәсе дип атала. Кыйблага карап чыккан чөнки! – диде ул, имән бармагын күтәреп.

– Безнең ишеләр ул вакытта да тау башында түгел, тау итәгендә булгандыр инде.  

– Гади халык турында сөйләми бит ул тарих. Ул аксөяк, патшалар, ханнар турында сөйли. Ә менә исемеңә караганда, син тарихта буласы кеше дә бит. Яшең генә туры килми әлегә...

– Тарих? Кайдан беләсең син барысын да? Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, диләр.

– Менә шушы тау өстендә, Хәния, кара әле бу якка, күрәсеңме, хан сарае булган.

– Нишләп күрмәскә, иртән күзем ачсам, тәрәзәдән карап торган тауны кем күрмәсен? Нинди сарай тагы, малларын шунда тотканнармыни?

– Хан сарае!

– Сарай? Ханнар сарайда яшәгәнмени? Абзар диген тагын. Сарай, тфү, әгузебилләһи! – Сиңа сөйләгән мин юләр! – диде Шәрифулла. – Әз генә тыңла әле акыллы сүзләрне, башыңны эшләт бераз!

– Сөйләмә дә, тыңламыйм да! Атыңны тый, бакчага кермәсен!

– Их Хәния! Синдә һаман бәрәңге кайгысы! Изгеләр чишмәсеннән су эчкәннәр, халыкны әйтәм, сау, таза булган, акыллы булган. Без бит хәзер дә шул чишмә суын эчәбез, туганнан бирле! Әй, син бит әле безнең авыл кешесе түгел, онытып торам. Килен кеше, барсын да белеп тә бетермисең. Сиңа кагылмый анысы. Тик, тарихны белергә кирәк. Бер бәрәңге белән генә яшәргә тиеш түгел бит инде кеше.

– Бәрәңгесез яшәп кара әле син! Без бит ханнар сараенда яшәмибез!

Шәрифулла тарих турында белгәннәрен кемгә сөйләргә генә белмәгәнгә сөйли башлаган иде Хәниягә. Тапкан сөйләр кеше! Сөйләми кая барсын? Тыңлый бит! 

– Ханнар сараенда чишмәләр булмаган. Алар суны коедан алганнар. Чишмә тауга каршы акмый бит. Бервакыт җиде кыз коега суга килгән. Кичкырын булгандыр инде. Ләкин алар кире әйләнеп кайтмаган. Кызларны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар.

Хәния дә кызыксынып китте. Бер мәлгә бәрәңге бакчасы да онытылды:

– Синең сүзләргә ышансаң, берәү генә дә түгел, җиде кыз бит алар! Кеше шулай юктан гына югалмый инде. Тапканнармы соң? – Тарих бу, дустым, тарих! Тарих вагын-төяген язмый. Югалганнар кызлар! Хан сараенда кара кайгы. Шул вакытта алар бер мәлгә дошманнар турында онытып торганнар. Кызларны эзләгәннәр. Ә бит кызларның югалуы шул дошманнарның эше булган да! Алар җиде кызны үтереп, коега салганнар. Ә кызларның көмеш чулпылары, алтын беләзекләре – бөтенесе дә коега чумган!

– Дошманнар нәрсә дип үтергәннәр инде ул балаларны? Шул алтын-көмеш өчендер инде, нигә салдырып алмаганнар соң?

– Юк, дошманнарга менә шушы безнең җирләр кирәк булган. Безнең урман-басулар кирәк булган. Нәрсә ул чулпы-беләзек?! Менә шул вакыттан бирле ханнар яшәгән тау астында җиде чишмә бәреп чыккан. Әле ул чишмә турында тарих зур! Ул кызларны харап иткән дошманнар хан сараен да тар-мар иткән. Ханнар гына барлык алтын-көмешләрен шул коега ташлап өлгергәннәр. Дошманнарга тәтемәгән берсе дә. Шуңа күрә, әйткәнемчә, чишмә суы көмешкә бик бай, диләр. Суы да бозылмый шуңа күрә, диләр. Ә менә бу чишмә яннары киң сулы елга булган! Бирегә бит Сөембикә ханбикә дә парахудка утырып килә торган булган. Чөнки монда аның туганнары яшәгән.

– Туганнары! Кайдан беләсең син ханбикә туганнары турында? Әй, башымны катырасың да инде. Атың турында оныттырырга тырышасың, кара аны!

– Ханнар зиратын беләсең бит инде! Үзең Хәния булып йөрисең, ә үзең! Китап укы әзрәк! Ханнар зираты булгач, ханбикәнең туганнары да булырга бик мөмкин! Син фаразлау дигән сүзне ишеткәнең бармы?

И Шәрифулла! Кемгә сөйләп авыз суыңны корытасың?! Хәниянең башы җитми андыйларга дип әйтергә дә... Әйтер кеше юк шул. Менә авыл бәйрәмендә бөтен халыкка сөйләп шаккатырачак әле Шәрифулла. Тик менә аңа чаклы бу тарихны өйрәнеп бетерә алыр микән? Хәзер инде җыен надан гына калды авылда. Хәния ишеләр генә. Әгәр дә авылга мең ел икәнлеген исбатласа?! Бу тарихи авылга күпме делегация киләчәк! Экскурсияләр булачак! Галимнәр кайтачак! Әй, мине тыңларлык күпме акыллы башлар җыелачак, әле телевидение дә килсә! Ух, Шәрифулла, ак атына атланып, түбәтәен кырын салып сөйләячәк тә сөйләячәк туган авылының тарихы турында! – дип уйлады ул. Уйларыннан аны Хәния арындырып җибәрде.

– Әй, Шәрифулла! Нәрсә сүзсез калдың, хыялый! Атыңны тышаула инде, зинһар!

– Әй, безнең таулар ул! Хәния, менә алыплардан калган түмгәк дисең син тауларны. Ә уфалла арбасын тартканда, арбаң келтерәп кенә бара идеме? Өстери идең бит тауга каршы!

– Әй, искә төшереп торма әле ул вакытларны! Аллага шөкер, бетте инде ул арба тартулар!
– Хәлең җиңеләйдеме соң, Хәния?

– Кая җиңеләйсен? Сыерны асрарга кирәк бит! Печәне дә кирәк!

– Менә шулай инде без! Уфалла арбасы да – тарих... Авырлык һаман бетми безнең өчен. Күпме үзгәрешләр булмасын, авырлыкны табабыз!

– Нишләп без табыйк аны? Авырлык үзе безне таба!

– Уфалла арбасы тарткан чакта бәрәңге бакчасында кайгыбыз юк иде. Ә хәзер?

– Барысына да Әмирика гаепле!

– Их! Хәния! Син дә сәясәт белән шөгыльләнә башлаган, ахры. Депутатлыкка әзерләнәсеңме әллә?

– Нинди депутатлык! Шул Әмирикәдән килгән колорадо коңгызын җыеп үтә җәем. Таптап чыгып китсәң дә, үлми бит! Таш та таш, бу да таш! Сытсаң да үлми! Әнә кәрәчинле чиләккә җыям.

– Дөрес әйтәсең, аны Америка уйлап тапкан серле корал дип әйтәләр әйтүен...

– Корал? Кемгә каршы? Безнең ише бичара катыннарга каршымы? Шул бәрәңгегә генә карап тормасак та... Менә бәрәңгесез яшәп кара әле син! Корт ашый да бетерә бит!

 

– Агуы бар бит аның! Сиптер агуын!

– Бернәрсә белән дә юк итеп булмаган ул кортка агу сипсәң, үзебезгә нишләргә кала? Без бит әле ул бәрәңгене ашарга да тиеш.

– Ашарга зыяны юк, ди. – Ул бит сабакларны гына агулый. Әллә син бәрәңгенең сабагын да ашыйсыңмы, Хәния?

– Нишләп сабагын ашыйм, ди! Сабактан үсә бит инде ул бәрәңге. Агуы төбенә төшмәс, дисеңме?

Ничаклы бәхәсләшсәләр дә, бу ике күрше уртак фикергә килә алмады. Берсе, «койма тотыгыз» дип, икенчесе, «атыңны тый» дип аерылыштылар.

Их Шәрифулла! Никләр генә әйттең инде агу турында! Хәния шул көнне үк агу эзләп китте. Бар икән ул агу, кибеттә дә бар икән! Хәния ул агуны алып кайтты да, күршесе әйткәнчә, су белән болгатып, сиптергечтән көне буе бәрәңге бакчасын эшкәртте. «Бу сасы искә ат та кермәс, берьюлы ике нәрсәдән котылачакмын икән, Шәрифулла атыннан да, бу Әмирика кортыннан да», – дип уйлады ул.

Иң шаккаткычы икенче көнне булды. Бу бөҗәкләр нишләделәр икән дип, Хәния бакчага чыкса, Шәрифулланың ак аты бакча уртасында аякларын, башларын ташлап үлеп ята иде!

Хәния нишләргә белмәде! Башта кычкырып җибәрде. Атка кагылырга куркып, тирәли йөгерергә тотынды! Өенә таба йөгерде, кире килеп, тагы атка карады! Үлгән дә үлгән, бу да үлгән инде! Ире һаман шул урынында бакча башында телефоннан сөйләшә. Ул аның янына йөгерде.

– Нәрсә уйлаплар йөрисең?! Нишлибез?! – дип кычкырды да, иренең һаман аерыла алмаган телефонын тартып алып, бәрәңге бакчасына ыргытты.

– Шәрифулланың атын син генә үтердең!

Ире сүзсез калган иде. Ул, кулларын бутап, тегеләй-болай килде дә:

– Нинди ат? – дип сораудан башка сүз таба алмады.

– Ак ат, изге ат! Синең аркада гына! Койма корган булсаң, ат та керми иде, үлми дә иде! Син үтердең, җавабын да үзең бир! Мин Шәрифуллага йөгердем! – диде.

Ире аның артыннан: «Кайда соң ул ат?» – дип кычкырып калды. Хәния кулын гына селтәде. Олы галушы белән сөрлегә-сөрлегә, тыкрыктан гына Шәрифуллаларга йөгерде.

Хәниянең сулышы капкан иде. Йөгергәндә ул: «Бакча башына кадәр менгән бит, бакча уртасында үлеп яткан атны күрмәгән, хайван!» – дип, үзалдына ирен ачуланды. «Шәрифуллага нәрсә әйтергә инде» дип, сүзләр эзли башлады.

Шәрифуллаларга керсә – ул ишегалдында сызгыра-сызгыра, колынга сөт эчертеп маташа. «Ул әле белми, ул әле белми!» дип уйлады Хәния. Керүгә «атың үлгән» дип, бик әйтәсе килсә дә, әйтә алмады. Бакчадан атны куган чакларда шушы сүзләрне әйтергә бик хыялланган иде ул. Бары тик: «Әйдәле, синең атың тагы безнең бакчада әллә нәрсә эшләгән...» – дип әйтергә генә көче җитте. Ул лапылдап капка төбендәге эскәмиягә ауды.

– Бәрәңгене үзең агуларга куштың, мин агуладым! Бәрәңгене, атны түгел! – диде Хәния ыңгырашып.

Шәрифулла инде болар бакчасына таба йөгерә иде. Шулай да Хәниянең ире дә тик тормаган икән, мал табибын алып килгән. Ярый әле күрше авылга китмәгән, ярый әле машинасы бар мал табибы Рәхимнең! Берничә авылга берәү генә бит ул! Шәрифулла белән Хәния бакчага менеп җиткәндә, ул атның әле бер ягына килеп, әле икенче ягына төшеп, җансыз калган гәүдәсен капшады. Авызын ачып карады да: «Токсикация!» – диде.

– Нәрсә, үлгән дәмени инде? – диде Шәрифулла, елап җибәрергә әзер торып.

– Үлеп үк бетмәгән шикелле, хәзер укол ясап карыйм инде, бәхетегез булса, торып китәр. Әллә бәрәңге агуы, әллә ниндидер ярамаган үлән ашаган. Хәзер агуга каршы дару бирәм, – дип, зур калын энә белән атка берничә җирдән укол да салып җибәрде.

– Аучы Хәлимне дә чакырырга кирәк, ат интексә, атып кую хәерлерәк, – дип, сүзгә катышты Хәниянең ире.

Ул арада бакчага ярты урам кешесе җыелган иде. Ат янында ни эшләргә дә белми өтәләнгән Шәрифулла Хәниянең иренә ташланды:  

– Бирермен мин сиңа мылтык! Аттырырмын мин сезгә! – дип, йодрык белән килә башлады. Тегесе бакча башына йөгерде.

– Хәлимне алып менәм вчүтеки, ат интегә бит, – дип кычкырды ул. – Алла хакы өчен! – дип ялынды Шәрифулла Рәхимгә. – Атны кеше итсәң, колыны сиңа, валлаһи! – диде ул.

– Мин аны кеше итә алмам инде, ат ат булып калыр, менә тагы 15 минут көтик әле, – диде Рәхим. – Тик менә кемгәдер барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Ат страховайт ителгәнме? – дип сорады Шәрифулладан.

– Кемгәдер! – дип кычкырды Шәрифулла. – Миңа түгел, кәнишне. – Мин агуламаган бит аны. Страховкасын да хәтерләмим. Сыер тучны страховайт ителгән.

– Сыер түгел, ат үләргә ята монда! Мал кемнеке? 

– Минеке! – диде Шәрифулла.

– Нигә соң син үз малыңның кайда йөргәнен белмисең, син җаваплы! – диде мал табибы.

– Нигә алар бакчаларына киртә куймыйлар, ике ялкау. Бакчаларын сакласалар, алай булмас иде! – дип кычкырды Шәрифулла.

– Мин сиңа күпме әйттем, атың бакчадан такыр басу ясады дип! Менә хәзер инде калганын ярты авыл кереп таптады. Миңа кем бәрәңгесен бирер, берсе дә бирергә тормый! – дип кычкырды Хәния. – Нигә дәшми торасың, кая үзе, синең бәрәңге турында сүз бара, – дип кычкырды ул иренә. Ире баядан бирле бәрәңге рәтләре арасыннан Хәния атып бәргән телефонын эзли иде.  

Менә китте бәхәс! Кем җаваплы да кем гаепле, дип, бер-берсенә сылтарга тотындылар. Бәхәснең иң кызган вакытында кинәт кенә кап-кара җирдә олы ак җәймә кебек яткан ат селкенеп куйды, бөтен гәүдәсе буйлап дерелдәү үтеп китте. Шул минутта барысы да телсез калды! Беренче булып, Хәния телгә килде:

– Җан керде! Җан керде! – дип кычкырды ул.

Шәрифулла атының өстенә ятып кочаклый башлады. Бары тик мал табибы өстери башлагач кына, урыныннан торып басты. –

Терелде, терелде! – дип кычкырды Шәрифулла. – Карале, Рәхим, син теге колын турында әйткән сүзне чынга алмагансыңдыр бит. Шаярта торган гадәтне беләсең...

– Тукта әле, тукта, ант иттең бит! Хәзер атың селкенде дә бит, биш минуттан җан тәслим кылырга да мөмкин. Кара аны, Ходай орыр! – диде Рәхим, чемоданын җыеп.

– Ярый, ярый, шаяртканны беләсең бит... Сиңа булыр колыны... Атны гына торгыз! Ята бит әле!

– Торыр, торыр! Ух! Бәхетең бар синең, – диде Рәхим, Шәрифулланың корсагына төртеп.

– Синең дә бүрең улады! – диде Шәрифулла. – Дурак та инде мин! Колынны вәгъдә ит инде, ә? Барысы да сезнең аркада, – диде Шәрифулла, Хәниягә йодрык белән янап.

– Ну, Шәрифулла! Атыңны терелттем бит! Синең рәхмәтең шушымы?

Бу хәлләрдән айнып килгән Хәния, үзенә генә хас тавышы белән чәчрәп чыкты:

– Син үзең! Агуны да син әйттең, атыңны да үзең җибәрәсең тышауламый-нитми! Тагы йодрык күрсәтеп тора! Күрсәтермен мин сиңа!

Күп тырыша торгач, ат торып, аякларына басты. Шәрифулла килеп, атының муенын кочаклап алды:

– Изге атым бит ул минем, ап-ак сөтем бит ул минем! – дип, төрле иркә сүзләр әйтергә тотынды.

Ат аягына басуга кешеләр дә таралышты. Тик бакча уртасында Хәния белән Шәрифулла гына кем гаепле икәнне ачыклап калдылар. Күрәсең, бу мәсьәлә тагы шул көе калачак. Чөнки аерылып киткәндә, Шәрифулла:

– Киртә тотыгыз! – дип кычкырды.

Ә инде Хәния:

– Атың тагы бакчага керсә, икенче кат терелә алмас! – дип акырды.

Кич белән колынны алып китәргә дип кергән ат табибын Шәрифулла: «Ришвәт дауламакчы буласың!» – дип оялтырга тырышса да, тегесе: «Шаһитләр алдыңда әйттең бит!» – дигәч кенә, колынны бирергә риза булды. Ләкин Шәрифулланы акылга утыртырга теләгән Рәхим генә әлегә колынны алмады.

– Көзгә калдырам, бәлки язга тай булгач бирерсең әле, сакла атларыңны, хәзер бәрәңге агулары хәтәр! – дип, Шәрифулланы бик сөендереп чыгып китте.

– Һәй, әле аңа кадәр, йә хан үлә, йә ишәк үлә, дигәндәй, – дип, Шәрифулла колынын кочаклап калды.

Ат чынлап та изгелеген тагы бер тапкыр исбатлады, дисәк, ялган дип уйламагыз тагы. Шушы хәлләрдән соң күп тә үтмәде, бөтен күк йөзен каплап, кап-кара болыт килде, дөнья караңгылыкка чумды, җил-давыл чыкты. Берничә минут эчендә шушы давыл күп кенә өйләрнең түбәләрен куптарып атты. Коймаларын аударды. Авыл буйлап такта, шифер, хәтта түбә калайлары каурый кебек кенә очып йөрде. Ул ауган агачларны санап та торасы юк! Хәтта олы кәүсәле карт алмагачларны да калдырмады давыл. Урман буйларындагы илле еллык наратларны да шырпы сындыргандай гына сындырып, аударып бетерде. Тик шунысы гаҗәп: бары тик Хәнияләр хуҗалыгына гына бер төрле дә зыян килмәгән иде. Хәния бер караганда үкенеп тә куйды. Чөнки ике тактасы купканнарга да 10 мең акча түләделәр. Ә инде Хәниягә анысы да тәтемәде. Ләкин койма корасы да, түбә ябасы да булмады аларга.

Шушы хәбәрне ишеткән Шәрифулла гына Хәнияне очратып:

– Менә белдеңме инде хәзер изге ат аунаган җиргә давыл да тимәгәнен! Рәхмәт әйт! Аппаккаем гына алып калды сезнең өегезне! Карап торсаң бит чәнти бармак белән дә аударырга була иде аны! Шуннан чамала инде. Атка рәхмәт әйт! Мин инде үземне кыстырмыйм, – диде Шәрифулла.

Бу тиклесен уйламаган Хәния сүзсез калды. Шәрифулланың сүзләренә дә ышанмаслык түгел иде шул. Авыл кешесе бик күп зыян күрде бу давылдан. Әллә ничаклы комиссия килеп, барысын да тикшереп тә йөрделәр әле. Ә инде Хәниянең йорты, ничек бар, шулай калды. Чөнки бирелгән акчага караганда, зыяны барыбер күбрәк иде давылның.

– И Шәрифуллакаем! Рәхмәтләр төшсен! Менә бит, изге ат җирдә ятса да, изгелек җирдә ятмый шул. Кабат бакчаны да агуламам, йөрсен атың үзе белеп. Бер дистә күкәй төшерермен әле үзенә. Башка бирердәй әйберем дә юк. Шуның белән бәхилләтермен атыңны. Эчертерсең чи көе туглап, атка файдалы, диләр.

Шәрифулла бу беркатлы Хәниянең чиксез юмартлыгына бераз сәерсенсә дә, үзе уйлап тапкан әкиятенә үзе дә ышанды.

Һәр көнне иртә белән тау итәгендә ике ат – берсе Аппагым, икенчесе инде аның тай булып өлгергән колыны утлыйлар. Бәлки, алар үзләре дә изгеләр нәселеннән икәнлекләрен беләләрдер. Чөнки кичкырын өйләренә кайтканда, алар ялларын җилдә җилфердәтеп, шундый горур атлыйлар, малкайларның матурлыгына сокланмаган кеше юк авылда!

Бәладән башаяк дип, Хәниянең ире дә бакчасына коймалар тотты. Шәрифулла да кичкә атын болынга җибәрми башлады. Болары кеше кулында, тик менә давыл гына булмасын! Анысы инде Алла кулында! 

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев