Мәдәни җомга

Нәкыйп Каштан: Кеше нидән яралган? (Хикәя)

Ул, бөтен күңелен биреп, чыныгып җитмәгән кулы, сиземле нечкә бармаклары белән балчыкны шәпләп изә, үзләндерә, аны формага кертә.

РЕДАКЦИЯДӘН. Язучы, шагыйрь, табиб Нәкыйп Каштанов берничә көн элек 80 яшен каршылады. Аны матур бәйрәме белән, котлап озын гомер, сәламәтлек, иҗади активлык, тыныч көннәр телибез.


Хатип, балта остасы Сафуан улы, Зирекле елгасы ярында утыра. Аның кулында кызыл, үзле балчык. Изгәләгән саен, балчык адәм затына охшый бара. Шунда келт итеп әбисенең сүзе исенә төшә: янәсе, кеше балчыктан яралган. Кызык бит, ничек булган икән бу? Ул да бит балчыкны ярата, аны изә, әвәли, үзле хәлгә китерә. Бәлки аңа җан өрәсе генә каладыр?..

Менә шундый уйлар белән Басыйр абыйсы остаханәсендә үзле балчыктан зу-у-ур итеп адәм сыны ясый ул. Хәзер, ял итеп утырганда, ул кулында балчык әвәли, су өстендә уйнаган кояш нурларын күзәтә. Тик менә әтисе генә аның балчык белән мавыгуын аңлап бетерми. Балчык әвәләп йөрүен күрсә:

– Тагын шул сыбызгыларыңны ясап вакыт үткәрәсеңме? – дип ачуланып куя, башка эш куша…

Бүген дә Басыйр абыйсы остаханәсендә адәм сурәтен әвәли, сылый. Балчыгына җан өрә алырмы? Матур кызыл төстәге үзле балчыгында җыру туармы? Балчыгын Басыйр абыйсы белән бергә әзерләделәр. Әлеге балчыкны кулга аласы, әвәлисе дә әвәлисе генә килеп тора.

Ул, бөтен күңелен биреп, чыныгып җитмәгән кулы, сиземле нечкә бармаклары белән балчыкны шәпләп изә, үзләндерә, аны формага кертә. Сихерләнеп эшли ул. Балчык, малайның омтылышын сизгәндәй, аның кулына буйсынып, матурлана бара. Кулындагы җиһазлар да, аның ни эшләргә теләгәнен белгән сыман, әвәләнгән балчык­тан артыгын кисеп ала, чокый, сылап куя.

Аның остазы да янәшәдә. Ул зур өметләр белән өйрәнчеген күзәтә. Гүя аның Басыйр абыйсы дөньяга бүген яңа йолдыз кабынасын, яңа оста туасын тоя. Ул йолдыз Зирекле елгасы өстендә кабынса да – балкышы өметле. Остаз, олпат гәүдәсен, нык кулларын кая куярга белмәгәндәй, сакалын сыйпап уйланып кала. Бераздан үзе кебек үк юан бармак­лары белән әле эшләнеп бетмәгән Кол Галиенә тотына, сылый, чокый, кисә, изә… Кол Галинең күзләре тирән тарих чоңгылыннан карый сыман. Зирәк…

Хатип һәм остазы Басыйр шулай, бирелеп, балчыктан образ тудыралар – гүя алар үзләре дә шул балчыктан яралган.

Хатип остазга күз салып ала, ә остазы аңа карый:

– Йә, ничек? – дияләр кебек алар бер-беренә. Һәм, елмаешып, янә балчыкка кагылалар…

Басыйр абыйда дәвалап булмый торган чир. Йөрәге соңгы сәгатьләрен саный.

Шул чак ишек шакыдылар:

– Шак… шак… шак…. – Бу – Хатипнең әтисе шакывына охшаган иде. Басыйр абый ишетсен өчен шулай шакый. Басыйр абый эшеннән туктый:

– Кайдан килеп чыкты соң әле бу, шундый җаваплы чакта?! Бар, Хатип энем, кач әле. Мин ятып торыйм… Ул ятып өлгергән генә иде Хатипнең әтисе килеп тә керде. Керүгә, ялт-йолт үткен күзләрен уйнатып алды, янәсе, улы монда юкмы?

Басыйр абый яткан җиреннән торып утырып:

– Хуш килдегез, күрше, – диде.

– Исәнмесез! Улым синдә вакыт үткәреп ятмый микән, дип кергән идем. Ялгышып балчык әвәләп йөри, шайтан. Балчык изеп кеше булырга исәбе. Балчык­тан сын ясап әле бездә баеган кеше юк, Басыйр туган, – дип куйды, Басыйр абыйга киная ясап.

– И, Сафуан, юкка туарыласың. Мин баюны күзалламадым, үзең беләсең…

– Һәй, Басыйр, син бит инде ул... син балчыктан туган.

– Сафуан, бәлки, улыңда да балчыкка хирыслык бардыр? Югалтмыйк без аны, күрше… Яшәүне байлыкка гына да кайтарып калдыру матур булмас.

– Басыйр туган, күп фәлсәфә сатканчы, әйт әле, шул кызыл балчык белән мавыгудан нинди тәм табасың?

– Ә беләсеңме, күрше, бал­чыкның җылысын тоям мин. Әвәләнәчәк үзле балчыкта булачак образымны күрәм. Күз алдыма килеп баса да, мине канатландыра ул. Аны әйтеп кенә бетереп булмый. Бәлки, синең, балтаңны кулыңа тоткач, буласы йортыңны күз алдына китергән кебектер.

– Кызык, елга ярыннан казып алган юеш балчыктан җылы тою… Ә инде күз алдына китерү дигәндә, дөрес әйтәсең, мин дә буласы йортны, аны кемгә ничек төзүемне күз алдыма китерәм, уйланып план корам.

Басыйр абый сүзләре туры килүгә шатланып нидер әйтәсе иде дә, Сафуан:

– Гафу ит, күрше, бүген ашыгам әле… Китим… – диде һәм чыгып киткәндә улы эшләп бетерә язган сын-скульптурага төртеп күрсәтте: – Шәп ясыйсың инде үзең, Басыйр, һәр сызыгы оста эшләнгән. Музыкаль…

– Менә бит, Сафуан, үзеңә дә ошап куйды.

– Басыйр туган, оста кул эшен әллә кайдан күрәм инде, анысы. Әлеге дә баягы балта остасы бит.

– Кулың алтын синең, Сафуан, улыңа рөхсәт итәр идең минем янда булырга. Балчыкны ярата ул…

– Сорама да, күрше. Балта эше белән мин кешеләрне йортлы итәм. Берәрсеннән йортыңны кем салып бирде, дип сорасалар, – Сафуан, диләр… Акчасы да юк түгел. Ярар, бәлки, уйлармын… Шулай да, синең белән сөйләшеп алгач, күңелгә җиңел булып китте. Кызык синең белән, Басыйр туган. Уңайсыз булса да, сорыйм әле күрше, хәлең ничек? Ярдәм кирәкмиме?

– Ничек дип әйтим, Сафуан, синнән яшермим, хәлем шәптән түгел…

– Борчылма, туган, улымны күрүгә, синең янга җибәрермен, синең яндарак булсын. Ни кирәк – сора. Без бит туганнардан да якынрак…

Әтисе чыгып китүне сизүгә, Хатип поскан җиреннән ялт итеп килеп тә чыкты.

– Мине ачуландымы әти, Басыйр абый? Качып яхшы эшләдек микән?

– И, энем, начар ният белән качмадык бит. Бүген көне шундый. Ә болай, сорады гына ул. Синең турыда да уйлап карармын диде…

– Ә мин орышыр дип курыккан идем?..

– Курыкма, әтиең сине минем янымдарак тотармын диде. Күргәч тә синең янга җибәрермен дип тә әйтте.

Басыйрның Кол Галие тарих төбеннән күтәрелгәндәй: куе чәчле, йөзе, күзләре, маңгае. Аның мәһабәт гәүдәсе борынгы Болгар хәрабәләре өстеннән калкып чыккандай. Хатип та соңгы штрихны куеп башын күтәрде. Аларның күзләре очрашты. Икесе дә елмаешып куйдылар.

– Шәп, шәп, энем…

Аннан соң, Басыйр абый остаханә эченә дә күз сирпеп алды. Остаханәсе иркен, якты. Аның карашы остаханәсен соңгы тапкыр күргәндәй күзәткәч, Кол Галиенә, Хатипнең адәм сынына төште. Хатипнең эшен карап әйләнде. Малайның башыннан аталарча сыйпап:

– Рәхмәт, Хатип энем, күңелне күрдең… Бу адәм затын әтиең күрсә, гаҗәпләнер әле… – диде.

Шулай дип, ул үзенең Кол Галие янына юнәлде һәм кинәт башы әйләнеп китте. Хатип аның янына йөгереп килеп җитте. Остазына урынга ятарга булышты. Басыйр абый кесәсеннән ниндидер дару сәдәфе алып кабып җибәрде.

– Басыйр абый, врач чакырыйммы?!

– Кирәкми, энем. Үтә ул… Бераз ял итәм дә рәхәтләнеп бер тәмләп чәй эчеп утырырбыз. Бәлки, кайткан булса, әтиеңне дә, әниеңне дә чакырырбыз. Бергәләп гөрләшеп, чәй эчәрбез. Бүген бит синең көн. Минем исемдә, энем, яр төбеннән агып чыккан чишмә янында синең су анасы ясап утыруың… Чәчен тарап утыра. Мин сине шуннан бирле беләм инде.

Шул арада Хатип, чәй кайнатып, тәм өчен чәйгә алма турап салды.

Әллә чәй шифасы тиде, әллә рухи көче аны күтәрде, хәл кереп, Басыйр абый торып утырды.

– Рәхмәт, кулың шифалы, энем.

Шулай диеп ул, Хатипнең янына килеп кочаклап алды, һәм өйрәнчеген читкәрәк этәреп, күзләренә карады:

– Ә, беләсеңме, энем, мин хәзер үлүдән курыкмыйм. Син бар минем, – диде.

– Алай димә, Басыйр абый, әби әйткәнчә, Ходай биргән гомерне яшәргә кирәк. Әле терелерсең. Урманнан үзеңә каен җиләге, нарат җиләге җыеп кайтырмын. Алар шундый тәмле булып пешкәннәр инде. Авызыңда ук эриләр. Зәңгәр, сары мәтрүшкәләр дә җыеп кайтырмын.

– Рәхмәт, энем. Табигать биргәнне мәгънәле яшәргә кирәк. Үткән гомер – агым су…

– Басыйр абый, әби адәм затын кызыл балчыктан яралган, диеп әйтә торган иде. Ничек булган икән ул? Аллаһы Тәгалә ничек балчыкка җан өргән икән?

Басыйр абый уйланып торды. Гүя ул Хатип соравына җавап эзли иде. Берара тынлык урнаш­ты. Стенада эленеп торган күкеле сәгать кенә гомерне саный күк.

– Кызык бит бу дөнья, Хатип энем. Кызык. Мин дә бала чакта кызыл балчыкка җан өрергә тырышып ниләр генә эшләмәдем. Мин сиңа риваятьләрдәгесен сөйлим. Анда болай диелә:

Кайчандыр Аллаһы Тәгалә, җир-суларны, йолдызларны, нурлы Кояшны, Күкне, Айны, гомумән, галәмне яраткач, озак кына ялгызлыкта яши. Билгесезлектә була ул. Шулай бервакыт, ялгызлыктан бимазаланып, ул су буенда утырганда, кулына үзле кызыл балчык ала. Балчыкны озак кына үзләндерә. Әвәли, әвәли, изә. Тагын әвәли, тагын изә, ниһаять, ул балчыкның җылысын тоя.

– Басыйр абый, мин дә балчыкның җылысын тойганчы изәм…

– Ул да шулай, энем, онытылып китеп, илһамланып, хыялый күңелен балчыкка биреп изә, әвәли. Әвәли торгач, ни күрсен үзенә охшаган зат киләп чыга. Ул зат шундый камил була ки, аның бөтен җире килгән була, Аллаһы аңа җан өрә. Бу зат Адәм була.

Сөйли-сөйли, Басыйр абыйның хәле янә авыраеп китте. Аңа Хатип урынына барып ятарга булышты, мендәрен төзәтеп куйды. Басыйр абый, авыр сулап әйтте:

– Бар, Хатип энем, әтиеңне чакырып кил,– диде.

Хатип йөгереп чыгып китте. Күз ачып йомганчы, әтисен табып та килде. Ул керүгә, Басыйр абый:

– Күрше, Сафуан, мин китәм, ахры, улыңа эш куш әле,– диде.

– Улым, бар әниеңә әйт, түбән оч Сафура апасын чакырсын!

Хатип чыгып киткәч, оста әйтте:

– Сафуан, үлемем улың күңелендә авыр хисләр калдырмасын,– диде.– Ни әйтсәң дә, бала бит әле ул. Сафуан, барыгыз да бәхил. Туганнар кебек яшәдек. Бер үтенечем генә бар – улыңа ачуланма, балчыктан туган ул...

– Борчылма, күрше, теләсә каршы килмәм.

– Сафуан, әнә кара әле бая күрсәткән сынга. Аңа улың җан өрде...

Шунда алар икесе дә, башларын борып, шул сынга карадылар.

– Басыйр туган, әйтимме бер сүз, – диде Сафуан. – Сиңа да охшаган бит ул, Басыйр туган!

Сафуан шунда, Басыйрның китә баруын тоеп, аның кулына – янәшәдә яткан кызыл балчыкны тоттырды. Балчык җылысын тоеп, ул елмаеп куйды. Шуннан тынып калды һәм, янә хәл алып:

– Сафуан, мин бәхетле, сиздеңме балчык җылысын, анда тылсымлы көч бар... Аннан соң, Сафуан, таш куярсың...

Шулчак Басыйр абый тирән сулыш алды да тынсыз калды. Сафуанның күзеннән яшь бөртекләре тамды. Кәккүкле сәгать кенә, берни булмагандай, вакыт исәбен саный бирде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: