Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Моң (ХИКӘЯ)

– Тагын телевизор каршында утырасыңмы, әни?

Пакет-сумкаларын чыштырдатып, өермә булып фатир ишегеннән килеп кергән кызы, Нәфисәгә сәлам урынына әнә шундый сүзләр ташлады да, җавапны көтеп тормыйча, «лодочка» туфлиләрен мизгел эчендә аякларыннан шудыртып төшереп, бүлмәсенә атылды.  

– Утырам шул! Утырам! И бала, юньләп исәнләшә, хәл-әхвәл дә сораша белмисең. Өтерге тел булып үстең, хәерлегә булсын... 

– Ә «телик» хәлеңне сораша инде алайса? –  дип зал ишегеннән башын тыгып елмайды шул арада кыска зәңгәр халатын элгән кыз. – Беләсең бит инде, әни, ясалма ягымлылыкны яратмыйм мин! Шундый булып тугач, нишлим?! Тем более без күрешмәгәнгә, хәзер әйтәм, өч, алты... нибары сигез сәгать вакыт үткән. Ә син, менә ич, күзлекләреңне киеп, кәнәфигә чумып, матур гына культурно ял итеп утырасың. Димәк, хәлләрең  начар түгел, шулаймы? 

– Шулаен шулай, Аллага шөкер, кызым. Тик барыбер дә кеше балалары кебек тәмле телле...  

– И әни, ярар инде! Аның каравы, мин икейөзләнә, тәмле телләнеп, алдаша белмим. 

– Хәзерге заманда бу сыйфат та югары бәяләнми, бала. Хәер... гомер-гомергә туры әйткән туганына ярамаган. 

Соңгы сүзләрне кыз әллә ишетте, әллә юк, чөнки күзләре зур ачылып, телевизор экранына төбәлгән иде. 

– Үләм! Кыланып та куя инде бу халык! Сиксән яшьлек әби беренче мәхәббәтен эзли! Туксан яшьлек «егетне»! Бу «Жди меня»ны кем генә уйлап тапты икән? Ничек инде вакытыңны жәлләми шуларны карап утырырга була, ә?   

– Элегрәк үзең дә ярата идең ич! – диде хатын кырт кына.  

– «Ищу тебя» дип аталган чагындамы? – дип көлеп җибәрде кыз. – Әйе, вообще-то, чыннан да интригалы тапшыру бу.   

– Нинди интрига булсын ди! Чын тормыш, кеше язмышлары, кайгы-хәсрәт, югалту-табышлар монда, бала...   

– Әй! – дип кул селтәде кызый. – Телевидение – алдауга, баш катыруга корылган монстр инде ул. Капкынына эләксәң... Тукта, тукта, әни, кара әле миңа, әллә елагансың инде, күзләрең кызыл! Тагын кан басымың күтәрелә бит, төне буе дару эчеп чыгачаксың. Сүндерәм хәзер үк! 

– Юк, юк, сүндермә... Телевизор каршында елап утыра торганнардан түгел лә анаң... 

– Шуңа аптырыйм  да, «железная леди»га ни булган, дип.  

– Булды шул, булды менә... Син кайтып керер алдыннан гына булды... Әтиемнең – синең бабаңның карточкасын күрсәттеләр... эзлиләр. 

– Валлаһи, диң! «Жди меня»дамы?!  

– Әйе. Житомир шәһәреннән... кызы. 

– Синең әтиеңнең кызы? Клево! Кайда соң ул Житомир? Чит илдә-фәлән түгелме? Кунакка барыр идек!  

– Географияне бөтенләй укымагансың, отличница. Украинада ул шәһәр.  

– Соң! Украина хәзер заграница бит инде! Әни, аңлатыбрак сөйлә әле. Точно таныдыңмы? Фамилиясен, исемен әйттеләрме?  

– Әйе, таныдым. Нәкъ шундый ук фото бездә дә бар. Авылдан алып килгән идем. Әбиеңне җирләгәч... 

– Моңарчы белмәгән идеңме туганың барлыгын? Кызык!  Тиз үк җавап язарга кирәк. Хәзер сайтларына керәм. Интрига бар дип әйттем бит! 

– Йә, җитте, тукта! Күрсәтермен мин сиңа заграница, интрига, сайтыңны!  Корвалол тамызыр идең ичмасам анаңа!  

Хатын, хәле китеп, диван аркасына сөялде. Бая кызы дөбер-шатыр ишекне ачканда боерып дигәндәй туктатылган күз яшьләре, юлын ачкан чишмәдәй, янә агарып калган йөзе буйлап тәгәрәде...  

Кыз аш-су бүлмәсенә ашыкты. Суыткычның ачылып ябылганы ишетелде. Ул арада бөтен фатирны таныш ис аңкытты. Нәфисә, чиксез дулкынлануын, борчуларын шул ике йотым суга кушылган утыз тамчы дару белән юып алып булырына ышангандай, бәллүр чынаякка үрелде...   

Бушаган савытны журнал өстәленә алып куйган кыз мыштым гына әнисе янына чүмәште. Ул телевизорны сүндерергә бик теләсә дә, тетрәнгән ананың кабат кызып китүеннән шүрләпме, пультка басып «монстр»ның тавышын гына әкренәйтергә булды. Озак та үтми, «Жди меня»ның алыштыргысыз алып баручылары өметләнергә, эзләргә, көтәргә чакырып моңсу елмаештылар да хушлашу ягын карадылар.  

Нәфисә исә йокысыннан айнып киткәндәй:   

– Кич буе мине саклап утырырга җыенмыйсыңдыр бит? Телефоның ун шалтырады, җавап бир, көттермә дусларыңны, – дип, берни булмагандай кызына борылды.  

– Ә син? – диде җитдиләнеп, аптырап калган бала.   

– Нәрсә мин? Мин нормально... Тиздән әтиең кайтыр. Бар, бар. Шкаф тартмасыннан иске альбомны гына алып бир дә... 

– Көрән тышлысынмы?  

– Нәкъ шунысын, – диде хатын, бераз дерелдәгән 

 бармаклары белән кызы күз ачып йомган арада  кулына тоттырган кытыршы күнне сыйпап. 

Нәфисә альбомны ачарга ашыкмады. Әнисенең үзе генә каласы килгәнен аңлап алган кыз, ниһаять, бүлмәсеннән берөзлексез кычкырып, үпкәләп хуҗасын чакырып торган телефонын эзләп китте. Аның: 

– Хәзер... чыгам! – дигән сүзләре ишетелде.  

Бераздан сылу гәүдәсенә сыланып торган, күзләре төсендәге зәңгәрсу кофта, ак чалбар кигән, муенына шнур-чыбыклар аскан кыз кабат зал ишегендә пәйда булды.   

– Әни, мин урамга алайса, яме.  

– Матур гына йөр, кызым. Ашамадың да...  

«Макдоналдс – вот что я люблю!!!» Бу сүзләрне әллә Нәфисәнең кызы, әллә сүнеп барган телевизордан реклама гүзәле кабатлады...  

 

*** 

...Нәфисә әтисен бөтенләй хәтерләми. Ә хәтерлисе шундый килә! Үзен белә башлаганнан бирле килә... Җанын телгәне, йөрәген әрнеткәне дә әнә шул – үзен соңрак, әтисе үлгәч кенә белә башлавы да инде аның. Газизе аяусыз чир белән көрәшә-көрәшә шәмдәй эреп-сызып сүнгән кара көздә аңа өч яшь тулган булган югыйсә. Сорашканы, сөйләшкәне бар, берәүләр бу яшьтә әллә ниләр хәтерли. Ә ул  – юк. Ничә еллар аңын-җанын тилмертте, газаплады кыз, томан эчендә, иске кинодагы кебек аклы-каралы төсләрдә генә булса да, зинһар өчен, исемә төшеримче әтиемне, дип. Тик юкка гына. Дәшмәде Нәфисәнең балачак хәтере. Әле дә дәшми... 

«Сөбханалла, нәкъ әтисе инде. Атасына охшаган кыз бала бәхетле була, диләр». Әтисенә охшап туган, язмыш тарафыннан әтисез үсәргә мәҗбүр ителгән, бер тапкыр да әти дип эндәшкәнен хәтерләмәгән Нәфисәгә күрше әбекәй әйткән бу сүзләр коточкыч ялгышлык булып тоела иде. Ничек инде ятим бала бәхетле булсын, дип өзгәләнде ул. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бу сорауны ул үз-үзенә соңрак,  кинәт кенә бирде. Һәм җавапны да бик тиз тапты. Бәхет ул – өч нарасыен җил-яңгыр тидерми ялгыз канат үстергән әниләре! Әйе, чыннан да бик бәхетле иде Нәфисә. Барысы өчен дә әнисенә чиксез рәхмәтле иде. Шул исәптән, әтисе турындагы тансык хатирәләр өчен дә... 

 

Сирень ЯКУПОВА 

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев