Мәдәни җомга

Мәхәббәт кичерәме? (ХИКӘЯ)

Бөтерелеп эре кар ябалдашлары оча. Тәрәзәгә суык төшергән бизәкләрне җылы юрганга төрергә теләгән сыман, алар катлам-катлам булып пыялага куналар. Кышкы көннең шушы саф иртәсендә ап-ак туй күлмәге кигән Фәрдәнә күңеленә моңсулык та, шатлык та өстиләр алар. Тиздән кияү егете дә килеп җитәр. Ул да бу көнне Фәрдәнә кебек үк зарыгып көткәндер.

Фәрдәнә үзенә төбәлгән чит карашны тоеп артына борылды. Күрше апасы икән. Уйга чумган кыз аның кергәнен сизмәгән дә. 

– Туй күлмәгең бик килешә, балам, син аңа бик тиң. Ә менә Салих синең сафлыгыңа тиңме икән? 

Фәрдәнә ни әйтергә дә белмичә, югалып, бөрешеп калды. Әйтерсең лә аның ак күлмәгенә, алай гына да түгел, йөзенә бер чиләк дегет сиптеләр. 

Күрше апа кызның учына хат кисәге салды да ашыгып ишеккә юнәлде. 

– Зинһар, балам, миңа үпкә саклама, кеше гозерен аяк астына салмас өчен йөрүем, – дип күздән югалды. 

Хат бер дә белмәгән кешедән иде. Эчтәлеге дә бик сәер. 

«...Сезнең язмышыгыз өчен борчылып кулыма каләм алдым. Салих белән бәхетле булырсызмы? Ул да кешеләрне бәхетле итә ала микәнни? 

Сеңелем Ләйләгә дә бик күп вәгъдәләр бирде. Салих солдат хезмәтен тутырып туган якларына кайтып китәргә җыенганда, Ләйләнең  кечкенәсе туар вакыты җитеп килә иде. Салихны озатырга вокзалга бергәләп төштек. 

– Ләйлә, мин сине килеп алам, әниләргә генә әйтеп киләм, – дип, гел тынычландырып, ышандырып йөрде. Ә поезд кузгалып киткәч, вагон тәрәзәсеннән: 

– Мине көтмә, эзләмә дә! Вәгъдәләшкән кызым бар, – дип кычкырды. 

Ләйләне шуннан ук ашыгыч ярдәм машинасында больницага китердек. Сабые үле туды. Үзенең гомерен дә бик зур авырлык белән генә саклап калдылар. Тик ул элеккеге шат, шаян Ләйлә түгел инде. Көннәр буе өйдә утыра, беркая чыкмый, беркем белән дә сөйләшми. 

   Ишек ачылса йөгереп ишеккә бара. Көнозын тәрәзәдән күзен алмый. Ул Салихны да, үткәнен дә хәтерләми хәзер. Ә үзе барыбер кемнедер көтә. Җанлы курчак сыман: көлми дә, еламый да, шатланмый да, кайгырмый да. Белмим, озак яшәрме бу килеш?» 

Фәрдәнә, җан ачысы белән хатны йомарлап, күкрәгенә кысты. Башта ни уйларга белми миңгерәп торды. Аннары: 

  – Һай, үзәкләремне өзәсең лә, Салих! – дип, сыгылып төште. 

   Бераздан айнып, хатны керткән күрше хатынга йөгерде. 

  – Әйт, хатта язылганнарның берсе дә дөрес түгел, диген. Ялган, үчлек белән, Салих белән арагызга керер өчен генә язылган, дип әйт, зинһар! 

    Фәрдәнәнең елаудан шешенеп беткән күзләренә туры карап: 

    – Юк, сеңелем, булдыра алмыйм. Андый зур гөнаһны үз өстемә алырга намусым кушмый, – диде күрше хатын. – Хатта язылганнар барысы да дөрес. Үзең шул хәлдә калсаң, нишләрсең? Мин Ләйләне үзем күреп кайттым – тере мәет. Күрмәсәм бер хәл иде... 

Мәхәббәт – изге, илаһи хис. Ул һәркайсыбыз өчен дә бик кадерле һәм кешедәге иң асыл сыйфатларны саклый. Югалту-табышлар кадерен белергә, бер-береңә карата ихтирамлы булырга өйрәтә. Чын-чынлап яраткан, мәхәббәтнең асылын аңлаган кеше башкалар язмышына карата да битараф була алмый. Чөнки мәхәббәт һәм кешелеклелек һәрчак янәшә йөри. Икесендә дә сафлык, эчкерсезлек. Әмма мәхәббәтне җиңел мавыгу белән бутаучылар да очрап куя. Бер югалткан мәгъшукаларын гомер буе эзләп, үкенеп яшәүчеләр дә бар. Салих та шундыйларның берсе. 

...Бер-берсе өчен үлеп торган бу ике гашыйк йөрәк бер генә көн дә аерым яши алмаслар, сагынып саргаерлар төсле иде. Әмма язмыш һәркемне үзе язган юлдан алып китә. Мәктәпне тәмамлагач, берсе Казанга, икенчесе Алабуга шәһәренә укырга китеп барды. Араларын хатлар якынайтты. Атна арасында, бәйрәмнәрдә авылга кайтканда күрешәләр, айлы төннәрдә киләчәк турында хыялланалар. Авылга кайтып булмаганда Салих Фәрдәнә янына Казанга килә. 

Дүрт елга сузылган студент еллары да узып китте. Фәрдәнәне бөтенләй белмәгән чит районга, авыл мәктәбенә эшкә билгеләделәр. Салих иртәгә армиягә китә. Фәрдәнә аны озатырга дип бер генә көнгә авылга кайткан. Бу аларның саубуллашу киче. Яр буенда үскән өянкеләр гашыйкларны ят күзләрдән яшерә. 

– Мине көтәрсең бит, Фәрдәнәм?! Мин синсез яши алмаячакмын... 

Егетнең моңсу карашы, ялварып әйткән  сүзләре, салмак кына аккан инеш тавышына кушылып,  башын әйләндерә. «Мин сезне ишетәм», – дигән сыман, сандугач сайрап җибәрә. 

– Һай, үзәкләремне өзәсең лә, Салих! 

– Вәгъдә, мин кайткач та туй үткәрәбез! 

– Вәгъдә, мин сине көтәрмен! Ал, ризалыгым билгесе булыр! 

– Кулъяулык, мин аны гел күкрәк кесәмдә генә йөртермен, бәгырь! 

– Чит-читенә пар күгәрченнәр чиктем, аерылырга язмасын! 

– Фәрдәнә, күрәсеңме, сандугачлар үбешә. 

– Кайда? Их, күрми дә калдым инде... 

– Менә монда, – дип шаяртып, Салих Фәрдәнәнең бит очыннан үбеп алды. 

– Ышандым бит! Ә син шаяртасың икән... 

– Шаяртмыйм, бәгырь, яратам мин, яратам! 

 

...Сагынулар тулы өч ел вакыт узды да китте. Араларны суытмыйча, хатлар элеккечә йөреп торды. Салих та вәгъдәсеннән кайтмады, Фәрдәнә дә егеткә биргән сүзеннән чыкмады. Туй көнен дә билгеләделәр. Иртәгә Фәрдәнәне алырга киләчәкләр. 

Тик туй булмаячак. Фәрдәнә шулай хәл итте. Барысын да иртән күрше хатыны керткән хат үзгәртте. Анда язылган сүзләр хәзер дә баш миен бораулап, колакны чыңлатып тора. 

Фәрдәнәләр капка төбенә ялтыравыклы шөлдерләр таккан, бизәкле дугаларына кызыл башлы сөлгеләр аскан туй атлары килеп туктады. Әмма никтер кунакларны каршылаучылар гына күренми. Мәет чыккан йорттагы сыман, олы капканы каерып ачып куйганнар. Салихның йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгар дәрәҗәгә җитеп ярсый башлады. Үз-үзен белештерми олы капкадан өйгә ташланды. Әмма ишек эчтән бикле иде. 

– Ачыгыз, нәрсә булды!? – дип, ике куллап ишекне дөбердәтергә кереште. 

– Фәрдәнә кайда? Фәрдәнә чыксын! 

Эчке яктан: 

– Фәрдәнәнең сине күрәсе килми, – дигән җавап ишетелде. 

– Ышанмыйм, ялганлыйсыз, ул мине ярата. Бүген безнең туй көнебез. Нәрсә яшерәсез? Фәрдәнә чыксын! 

Өйалды ишеге кинәт ачылып китте дә, болдырда ап-ак шәл бөркенгән Фәрдәнә күренде. 

– Әйт, бәгырь, ни булды? – дип, Салих аны кочагына алырга теләде. 

– Кирәкми! – диде кыз, тавышында кабер салкынлыгы бар иде. – Мин сине кичерә алмыйм! Тумый калган балаң, авыруга сабышкан Ләйләгә һәм миңа биргән ялган вәгъдәләрең өчен гафу итә алмыйм. 

– Кайдан белдең? – дип, үзе дә сизмәстән соравын теш арасыннан кысып чыгарды егет. – Мин аны яратмадым, ул бер шаяру гына булды. Мин сине яратам, Фәрдәнә. Миңа биргән вәгъдә билгең дә бар, менә, – дип, куен кесәсеннән кызның бүләк кулъяулыгын тартып чыгарды. 

 

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: