Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мизгел, ярату һәм мәңгелек югалту

–Әни, әни, безнең өйдә кеше үлгәнме ул? – өч яшьлек Ләйлә йокларга яткан анасына һич тынгылык бирми, сорау артыннан сорау яудыра гына.

–Юк, юк, үлмәгән... – ана кызчыгының соравына аны тынычландырырдай итеп, йокы аралаш кына җавап бирә.
–Зүрәтәй бу өйдә үлмәдеме ни, әни?
–Юк, ул иске өйдә үлде... – Ләйлә туарга ике атна калгач, шушы өйдә җан биргән биатасы турында әйтүе аның. Кызчыгы үлгән кешеләрдән, үлемнән курыкканга шулай юатып әйтә бу сүзләрне эх, йокларга, бераз ял итеп алырга иде дип өметләнгән әни кеше. Тик һаман Ләйлә:
–Әни, үлгән кеше нинди була ул, үлгән икәнен аның каян белеп була? – дигән шөбҺәле сорауларын ярым пышылдап булса да, анасына яудыруын дәвам итә...
–Тын алмый башлый андый кеше. Йокла инде, Ләйлә, иртәгә иртүк торасы бар бит...
Кызчык башкача әнисен борчымый. Аның хәзер үз кайгысы көчле. Бу дөньяда өч кенә ел яшәгән һәм дүртенче елын ваклый барган Ләйләнең үлемнән куркуы, бигерәк тә якыннарын югалтудан курыкуы бәләкәч кенә йөрәген телгәли. Һәм ул авыр эш көненнән соң арып, йокыга киткән әнисенең танауы янына бәләкәч кенә учын китереп, газизенең тын алышын тикшерә. Тын ала, димәк, әнисе үлмәгән. Никтер, бу сабый, кеше йоклаган чагында тын алмый башлый да, шул куркыныч үлем була инде дип уйлап, кайгыра, бәләкәч кенә көенә ниндидер кире кайтарып булмастай югалту газабын кичерә иде. Әнисе куенында ятып, үзе дә йоклап киткәнче вакыт-вакыт кулы белән кадерлесенең тын алышын тикшерә. Бармакларына әнисенең тын алышы килеп бәрелгәч, тынычланып йоклап китә сабый. Югалтудан курыка шул, бәләкәч. Әнә бит, зүрәтисе үлгән, хәзер беркайчан да кайтмый аларга...
Сабый гына Ләйләнең булмышына күпме сөю кереп тулган! Йокыдан уянгач та, әнисе янында гына йөрисе, аны тоеп, аның кырында гына буласы килә. Шул тиклем ярата ул аны! Әнисе почмак белән түр арасында бетмәс мәшәкатьләре белән мәш килеп йөргәндә, кызчык анасының күлмәк итәгенә тотынып, аңа иярә. Шундый рәхәт әни янында! Күлмәгенең итәгенә тотынгач, аның белән бербөтен буласың! Тик, утырып, ял итеп кенә алалмый әнисе – эше күп аның. Былтыр, әнә, тагын да кечкенәрәк булган әле Ләйлә. Бозаулар куарга дип, башка апалар белән бергә Олы болынга киткән әнисе артыннан йөгергән ул. Әни кырында буласы килү, әни җылысын гел тоеп тору теләге көчле булган Ләйлә бернигә дә карамый, әни, әни, дип, елап, бозау куучылар артыннан төшкән. Тик куып кына җитәлмәгән аларны, Урман авызына җитеп барган бәләкәчне апасы артыннан куып, эләктереп, елатып алып кайткан. Эх, әни янында гына йөрергә иде, гел аның белән бергә генә булырга иде, үзенең яратуын әнисенә белдереп, аның янында иркәләнеп кенә торасы иде, әнисе беркайчан да үлмәсен, тын алышы беркайчан да бетмәсен, тукталмасын иде әнисенең – шушындый уй-теләкләр өч яшьлек, дүртенче яшь белән барган Ләйләнең бар булмышын биләп алган шул...

 Ләйлә дә илле яшенә җитте. Әллә нинди ерак җирләргә китеп укымады да ул, алысларга китеп яшәмәде дә, әнисен көн дә күреп торырлык, кул сузымындагы арада гына үтте аның еллары. Хәзер инде ялгыз ана кызының килерен зарыгып көтеп торды. Тормыш мәшәкатьләре артыннан хәзер Ләйлә йөгерде. Тыныч кына әнигә берегеп утырулар һич мөмкин түгел иде... Йөгереп-йөгереп тә Ләйлә җитешәлмәде, ә әнисе аның яратуын, җылысын көтте. Һәм беркөнне, илле яшьлек Ләйләнең куллары әнисенең тын алышын тоймады... Үлем аерды аларны. Сабый үзен әз-мәз аңлый башлаганнан бирле гомерлеккә югалту куркынычы аларны куып тотты. Кыз белән әнине үлем мәңгелеккә аерды...
 
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова
Алга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев