Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мин үземне яратам! (ХИКӘЯ)

− Мин ясаган тәкъдимгә ризалашмыйсың икән, димәк син мине түгел, үзеңне генә яратасың! – бер мизгелгә генә югалып калган Назлыгөл Хөрмәтулланың телефоннан бәреп әйткән сүзләренә җавап бирә алмый торды.

Аның икеләнгәнен сизепме, Хөрмәтулла дәвам итте. – Череп беткән шул йортыңны миннән, бергә  рәхәтләнеп яшәүдән  дә артык күрәсең!  – Мондый четерекле мәсьәләне телефоннан чишәргә маташуның бик дөрес түгеллеген тойган Назлыгөл бер тын тыңлап торды да  өнсез генә төребкәне басып ук куйды.  Бу юлы да аңлаша алмадылар ике олы кеше. Икесе дә бергә булырга, санлы гына калган айлар-елларны  парлы тормышта, бер-берең белән  аңлашып, бер-береңә таянып яшәргә тели кебек. Икесенең дә максатлары уртак кебек.  Гомер көзендә  язмышлары  ике ялгызны юкка очратмагандыр бит.  Хатыныннан унбер ел элек аерылган Хөрмәтулла да ялгызлыктан интегә. Утыз   алты  яшеннән тол калган Назлыгөл дә ышанычлы таяныч турында өметләнә.  Бер-берсен табышканнар икән,  кушылып бергә-бергә яшәп китүдән дә дөрес юл бармы икән? Әйе, шулай кебек.  Тик шул уртак максатка да һәркем үз юлы белән килә шул. Назлыгөл  уңган куллы, тормыш көтәргә җайлы  Хөрмәтулла белән яшәп китәргә бик тә риза. Тик Хөрмәтулланың шарты бар. Аныңча Назлыгөл, авылдагы өен сатып, Хөрмәтуллага күченергә тиеш. Ә хатынның әлегә өен һич тә сатасы килеп тормый.  Анда еракта әллә яшәп була, әллә кире әйләнеп кайтырга туры килә – Алла гына белә. Идел кичмичә аягыңны киптермә дигән сүз дә юкка әйтелмәгәндер.  Фатиры бар барлыгы Назлыгөлнең. Тик фатиры да, авылдагы өе дә аңа артык түгел. Аннары Хөрмәтулланың  фатирга да, өйгә дә  бер тотам да көче кермәде, ә  милек язмышын  үзенчә хәл итәргә маташуы бик сәер тоела Назлыгөлгә.  Хатынны ризалата алмагач, инде басым ясый башлады, черек йортыңны сайлыйсың икән,  мине яратмыйсың, имеш. Дистә еллар буена  хәләл көчен салып торгызган йортын,  черек санап,  бетереп ташлавы бер яктан ошамаса, икенче яктан нигә әле Назлыгөл ир-атны үз дөньясыннан артыграк яратырга тиеш?! Әйе, Назлыгөл  шул “черек” өен  Хөрмәтулладан ныграк ярата!  Чөнки  ул аны ялгызы сипләде, рәтләде, яшәргә яраклы итеп  җайлады.  Өен рәткә китергәч, ялгызы мунча салдырды. Койма-капкасын яңарттырды, кое казытты, машина алды. Назлыгөл бу йортка барлык  көчен, вакытын, акчасын – гомерен  салды. Шуңа аны һәр кадагына хәтле якын итә  Назлыгөл. Ә  ике-өч ай белгән Хөрмәтулланы ник яратырга, ник үзеннән,  дөньясыннан  артыграк күрергә  тиеш?!  Ирле булам дип хыялланган хатынның башы исәрләнгән арада  йорт-җирне бергә кушып, шуннан  үз файдасын эзләгән адәмгә охшаган түгелме соң бу Хөрмәтулла? Бармагы үз ягына бөгелгән моның.  Бу яшьтә “ярата-яратмый”  уйнавы да хатынга басым ясарлык бер чарага гына охшаган.  Соңладың, Хөрмәтулла, мәхәббәт уены уйнарга! Егерме-утыз елга соңладың! Шөкер, инде  күңел түгел, ә акыл өстенлек итә!  Кызарып чыккан кояшны болыт каплый – азмы-күпме белгән ир-ат белән  сөенә-сөенә уртак тормыш корып, соңрак ничек котылырга белми интеккән хатын-кызларны әз белми Назлыгөл. 
        Үз теләге белән тагын ялгызлыкны сайлавы  Назлыгөлгә   җиңел  түгел, әлбәттә.  Ялгыз яшәүнең авырлыгын үз башыннан үткән хатын-кыз гына белә. Ире үлгәндә кызларының олысына ундүрт, кечесенә тугыз яшь иде.  Алар белән бергә утырып елаган чаклары булды Назлыгөлнең.  Тырышты, тырмашты, ә балаларын барыбер кеше итте.  Кызлары тормышка чыккач,  балачактан күңелендә йөрткән хыялына иреште – авылдан иске генә йорт сатып алды. Авыл баласы Назлыгөл шәһәрдә күпме генә яшәсә дә  җиргә, туфракка, урман-кырга тартылды.  Тамагын кысып, акча җыйганчы, йөз еллык ул йортны рәткә китергәнче күпме көче, күпме сәламәтлеге китте.   Назлыгөлне иң  гаҗәпкә калдырган нәрсә шул – авыр чакта, түзәлмәслек кыен  чакта кайда идегез сез, тормыш җиңеләйгәч барлыкка килгән  ир-атлар?  Ике баламны ике-өч эштә  эшләп ялгызым үстергәндә, күп вакытлар акчасыз интеккәндә кайда идегез?!  Нәзек иңнәремдә шушы иске йортны ялгызым  күтәргәндә кайда идегез? Берәрегез бер тиен акча бирдеме? Берәрегез хәерлек булса да ярдәм күрсәттеме?   Үзегезнең азгын хаҗәтегезне үтәр өчен генә, яисә эчәргә акча сорап кына  ялгыз хатыннның ишеген  килеп кактыгыз.  Ә мин  ничек авыр булса да сезнең түбәнлеккә төшмәдем.  Халык алдында да, балаларым алдында да, үз намусым алдында да исемем  саф. Авыр чакта Назлыгөлгә ярдәмгә  килгән бердәнбер илаһи зат – ул да булса Аллаһы Тәгалә.  Парлыларга таман булырлык кыенлыкларны җиңәргә көч-куәт бирде, тазалык бирде ялгыз хатынга.   Дөньясына сөенеп, булганына шөкер итеп яшәп яткан көне Назлыгөлнең.  Тормышы әзме-күпме  җайлангач,  ялгыз хатын тормышында ир-ат та  пәйда була башлады. Үз көче белән бәхетен бөртекләп төзегәч кенә шул бәхет кояшында җылынырга теләүчеләр табыла башлады.  Нигә Назлыгөл шул бөртекләп тапкан бәхете белән бүлешергә тиеш?  Бик мохтаҗ чагында аның белән беркем дә бүлешмәде.  

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев