Мәдәни җомга

Әллә сихер, әллә күрәчәк (Хикәя)

Миннән дүрт яшькә кечерәк энем Җиһангир өйләнергә исәбе барлыгын белдергәч, туган нигезебездә ыгы-зыгы купты.

Егерме алты яшьлек егетнең үз гаиләсен, үз оясын корырга  теләве гаҗәеп хәл түгел, киресенчә, бик тә яхшы гамәл,  дип, әни белән  мәслихәт кылдык.  Тик миңа да, әнигә дә шунысы гына аңлашылмый иде: килен булып төшәсе кеше Җиһангирның йөргән кызы Валидә түгел, иреннән аерылган балалы хатын булып чыкты. Туй-никахлары булмаса да,  бер елдан артык энебез белән очрашып йөргән Валидәне туганыбыз урынына күрә идек.  Шуңа күрә Җиһангирның аңа өйләнмичә, икенче берәүне сайлавын белгәч, әнинең дә, минем дә күңелебез  бик төште. Ара-тирә Җиһангирга ияреп кайткан Валидәгә әнием шаяртып “киленем” дип дәшә, ә тегесе “Асма апакаем” дип, татлы телләнеп, әни өчен өзелеп тора иде.  Мин дә, гаиләле, ике балалы хатын,  энекәшемнең акыллы гына бер кызга өйләнеп бәхетле булуын бик тә тели идем, әлбәттә. Җиһангирдан бәхетле күзләрен алмаган Валидәнең энемне  өзелеп яратуы әллә каян күренеп тора. Уртача буйлы, саргылт көдрә чәчле бу кызга  энем дә битараф түгел иде шикелле. Юкса җор телле энем шаяртып-яратып кызны “Көдрәкәй” дип атап йөртмәс иде. Күңеленә ятмаса, аны күрер өчен  шәһәрнең бер башыннан икенче башына вакыт әрәм итеп чапмас иде.  Йөргән кызын сынап-сынап карагач, әнием белән  Җиһангирыбызның киләчәген бары тик аңа гына бәйле итеп күрә идек.  Ашыкканбыз ахры. “Көдрәкәй” хакында сорагач, энем йөзен генә җыерды: “Апа, кемгә өйләнергә үзем беләм!” Белүен беләдер дә, шулай да мин Валидәгә шылтыратмый булдыра алмадым. Телефоннан кызның тавышы бик тә боек ишетелде: “Үзең беләсең, апа, энекәшең белән кавышырга хыялланып йөри идем бит. Ә ул соңгы арада кинәт кенә суынды да куйды. Әйтерсең дә сихерләделәр.  Ташлавы шулдыр инде мине... Арабызга керделәр...” Бәхетсез кызның соңгы сүзләрен үксеп елавы бүлде һәм ул телефон трубкасын куйды. Әйтерсең лә аларның кавыша алмавына үзем гаепле, чарасыздан ни кылырга, ни уйларга белмәдем. Энемне дә әйтер идем инде! Өйләнәсе булмагач, ник башын әйләндереп йөргәндер менә  дигән кызның! Ирем белән дә, әни белән дә  кат-кат киңәшләштем. “Без ни кыла алабыз?! Җаны теләгән елан ите ашаган”, − ирем дә, әни карчык та бер төслерәк җавап бирделәр.  

       Җиһангирмы, аның артында торган булачак хатынымы, эшне кызу тотты, бер-ике көннән энебез сайлаган парын танышырга алып кайтты. Утызны куып килсә дә, Рәйсә чибәрлеген югалтмаган иде – болай да нечкә билен корсет белән буып куйган, керфекләрен өстәмә үстергән, үз чәчләре өстеннән  кеше чәче күперткән... Җиңел тукымадан  тегелгән күлмәге тәненә сыланып тора. Авыз тулы алтын тешләрен күрсәтеп елмайганда күзләр чагыла.  Әни белән икебез ирексездән аны Валидә белән чагыштырмый калмадык, әлбәттә. “Бу ясалма курчак Валидә балам түгел шул”, – укыдым мин әнинең күзләрендә. Шулай да ул йөзенә чыгармады, булачак килененә ачык  чырай күрсәтергә тырышты. Мин дә аннан калышмаска маташтым. Рәйсә үзе дә елмаеп кына торган бик ачык йөзле хатын булып чыкты.  Тик елмаюы да Валидәнеке кебек оялчан, тыйнак түгел, ә әртисләрчә “утыз ике тешле” иде.  Хатынның теле телгә йокмады.  Сүз арасында беренче иренең бик көнчел булуын, юкка гына да кул күтәрергә яратуын әйтеп узды. Дүрт яшьлек улының аларга һич тә комачау булмаячагын, баланы күбрәк дәү әнисе белән дәү әтисе үстерәчәген яшермәде.  Җиһангир аның авызыннан күзен алмады.  Рәйсә аның хакында да онытмады: “Кадерлем, сөеклем”,–  дип, бездән тартынмыйча йә ирененнән суырып  үбеп алды, йә бөтен тәне белән сыенып сырпаланды.  Бу танышудан соң озак та үтмәде, яшьләрнең туе булды. Иреннән аерылган балалы хатын ак күлмәк киеп, ак фата тагып икенче тапкыр кияүгә чыкты.   

 

         Үз мәшәкатьләребез белән яши торгач, энемнең  үзеннән өлкән,  балалы хатынга өйләнүе онытыла төште кебек. Үзе сайлап алган  пар булгач, без дә килешми, ни эшли ала идек? Каршы әйтсәк тә, энекәшемнең безне тыңлавы икеле иде.  Аннары, башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек.  Рәйсәнең бер бүлмәле булса да фатиры бар.  Эше дә начар түгел – такси диспетчеры. Җиһангир гына төшемлерәк урын эзләп карады да, таба алмагач, эш эзләп Себергә чыгып китте.  Ир белән хатынның озак вакыт аерым яшәүләре җайсыз иде, әлбәттә.  Тик аларга аякка басарга кирәк иде, ә моның өчен гаилә башлыгына күбрәк тырышырга кирәк иде. Икесе дә бер-берсен үлеп сагынуларын яшермәделәр. Аеруча ирен ничек  өзелеп яратканын Рәйсә күрсәтергә тырышты. Җиһангир эшкә киткән чакларда килен кеше елый-елый әнигә шалтыратты. Ире кайтып кергәндә бөтен туганнар өчен табын җыйды.  Аның бу кыланмышларында, күрегез, белегез,  иремне ничек кадерлим, дигән ишарә бар иде. Гомумән, аның тышкы ясалмалылыгыннан башлап, бар тормышында әртислек бар иде. Әйтерсең лә ул яшәми, ә кемдер өчен уйный, спектакль күрсәтә. Чын йөзен яшерәме, әллә нәрсә шунда. Менә мин нинди яхшы, янәсе.  Рәйсә баштан ук ир туганнарына, аның әнисенә ярарга тырышты. “Әйе, әйе” дип җөпләп, һәрвакыт  безнең сүзләр белән  килеште, беркайчан дә бәхәсләшмәде, барыбызга да ярый белде.  Шома еланлыгы  булса да, ул шомалыгын ничектер  җай гына яшерә дә белде. Иргә дә, миргә дә ярый белә, дип нәкъ Рәйсә хакында әйткәннәр шикелле. Җиһангир да хатыннан уңганын яшермәде. Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар... Сүз дә юк, бәлки, энем хатынын яраткандыр да. Тик, кызганычка, мәхәббәт корбанына әйләнәсен ул үзе дә белмәгәндер шул.   

    Аяз көнне күк күкрәп яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган,  әниебезне аяктан еккан вакыйга үзен озак көттермәде.  Себердән кайтып кергән  Җиһангир, хатынын  чит ир белән тотып, ачуыннан  ирне  пычак белән чәнчегән. Алган яралардан Рәйсәнең сөяркә ире  үлгән. Энебезне унике елга төрмәгә утырттылар.  Болай да чирләш әниебез баласы кайгысыннан урын өстенә егылды. Рәйсә әниебезнең хәлен белергә килүне кирәк санамады. Хәер, аңарда Җиһангир кайгысы да, авыру кайнана кайгысы да юк иде – такси диспетчеры таксист  ирләр белән типтерә иде инде. Ире төрмәгә аның гаебе белән эләксә дә, унике ел эчендә ул анда бер тапкыр да барып карамады. Урын өстендә яткан әниемне, ике баламны  иремә ташлап, энем янына мин йөрдем. Кемгәдер тормышка чыкса да, Валидә,  Җиһангир төрмәгә эләккәч, аның хакында сорашмый, борчылмый калмады. Хәтта энем янына бер баруымда  Валидә ул яратканча бәлеш пешереп җибәрде. Җиһангирны онытканмы-юкмы, Валидә үз бәхетен тапкан, яхшы гына холыклы  ир-атка тормышка чыккан  иде.  Ә Рәйсә ир башын йотты да онытты.   

       Җиһангирдан бигрәк, мин әниемне һәм Рәйсәнең корбанын – үлгән ирне  кызгандым. Җиһангир үзе кылган золымлыкның җәзасын ала –  унике ел яшь гомерен әрәм итеп булса да, бервакыт иреккә чыгачак.  Рәйсә кармагына эләгеп кәнтәй хатын өчен  вафат булган ир-егетнең дә аның өчен кара кайгыда калган  ата-анасы, туганнары бардыр. Күпме кешегә хәсрәт китерде бу Рәйсә! Ирләр Рәйсә кебек азгын хатыннар  өчен  бер-берсен үтерешә, төрмәгә утыра – ә кәнтәй хатын, бер гаебе булмагандай,  читтә кала. Әйтерсең лә бу коточкыч хәлләр  аңа бөтенләй кагылмый. Әнием әйтмешли, андыйларга закон да юк, чурт та юк.  Беренче ире ярый ла аның җәтмәсеннән исән котылган –  хыянәтче хатыныннан аерыла алган.  Бер ирнең башына җитте, икенченең, өченченең... Азагы күренми.  Һаман да ваемсыз гына, тыныч кына  яшәвен дәвам итә.  Берсе үлә, берсе төрмәдә –  чибәр, азгын  хатыннар яраткан исәр башлы ирләр табылып кына тора.  Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын шул.  Дуңгызның камиллеге нәҗеслектә димәсләр иде. Улының башын йоткан хатынны каргап,  такмаклый-такмаклый әниемнең елаулары!  Улы кайгысыннан әнием бик бетеренде.  Рәйсәгә өйләнергә ризалыгын биргән өчен ул һаман да үзен гаепли. Бәлки, Валидәнең күз яшьләре төшкәндер, ди. Ә Валидә  азаккача кешелекле булып калды. Рәйсәдән аермалы, әнием авырып ятканда килеп аның хәлен белде. Мин әнине  кулымнан килгәнчә тынычландырырга, юатырга  тырышам.  Җиһангир үз ялгышын аңлаган, тәүбә иткән кебек, бәлки, андый бозык  хатыннар белән башкача бәйләнмәс,  яшәргә туры үзеңә кайтыр, дим. Карт көнеңдә карар-тәрбияләр кешең булыр, дим. Күңелендә өмет кабыныпмы, шул сүзләрдән әнием бераз тынычлангандай була.     

       Җиһангирны гына ялгыш-хаталары бернигә дә өйрәтмәгән, тәүбәсе дә тукран тәүбәсе булган иде, ахры. Әллә сихер, әллә күрәчәк, төрмәдән чыккач та ул үзенең башына җиткән Рәйсә янына кайтты.   Ярый әле,  бу турыда бакый йортына кайтып киткән әниебез  белми калды.  

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: