Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Әдәби сәхифә

Ләбиб Лерон: Каеш

Әтине искә алмадым шул. Махсус! Чөнки... чөнки ул мине яратмады. Яратмавы бер хәл, ул мине гел кыйнады! 

Хикәя 


– Әссаләмегаләйкем, адаш!

Очрашканда ул миңа гел шулай эндәшә. Әтинең исеме минем әдәби кушаматым булганлыктан, аңа мин дә адаш булып чыгам инде. Минем исәнләшүем исә, гадәттә, аныкыннан кайтыш – үземчәрәк:

– Сәлам, кәнишне, адаш абый!

Ике куллап күрешкән вакытта ул коронный җөмләсен әйтеп өлгерә:

– Син – эш кешесе, шуңа күрә, вакытыңны алып тормыйм, ике генә сүз әйтәм дә, шуның белән вәссәләм! – ди.

Аның ике сүз дигәне, гәпләшә торгач, бер-ике сәгатькә сузыла...

Кызык агай ул. Белмәгән, аралашмаган кешесе юк. Татарның билгеле шәхесләре турындагы күпсанлы хикәятләре, гадәттә, болайрак башлана: “Бервакытны Марсель Сәлимҗанов белән икәү Ык буенда балык тоткан чакта...”, “Рафаэль Мостафин белән табигатьтә хозурланып йөргәндә”, “Риф Гатауллин минем көйне тыңлап карады да...”, “Шаһинур Мостафин шигырьләремне укыгач...”, “Алмаз Монасыйпов болай дип әйтте...”

Әгәр аның үз хисабына чыгарган шигырь китабын карамаган һәм аның фотоларындагы таныш йөзләр янәшәсендә аныкын да күрмәгән булсам, бәлкем, гомер буе нефтьче булып эшләгән, вышка-скважинадан башканы күрмәгән агайның сүзләренә ышанмас та идем. 

Чандыр гәүдәле, пеләш башлы, үзе әйтмешли, “аяз күк йөзедәй саф һәм зәңгәр күзле” агай дәртләнеп-каударланып сөйләгән чакта, мин аның пинжәге эченнән чалынып киткән киң, кызыл подтяжкасына игътибар иттем. Җете кызыллыгы өстенә, гаять киң булуы да җәлеп итте бугай. Кайчандыр моңардан кайтышрак подтяжка миндә дә бар иде. Узган гасырның сиксәненче елларында аны куллану модага кереп алды. Миндәй яшь кешегә барып та бетмәгәндер инде ул чакта, ә менә өлкән адашыма ул хәзерге вакыта бик килешеп тора. Шул турыда үзенә дә әйтермен, дип уйлап куюым булды, агаем, сөйләвеннән кинәт туктап:

– Син миңа бер танышымны хәтерләтеп торасың. Пинжәгемдә мамык шәе юктыр бит? Ул иптәш, гозереңне җиткергән вакытта, дикъкать белән тыңлаган кыяфәт ясап, киемнән чүп эзләгәндәй итенә башлый, – диде. 

 – Гафу ит, адаш абыкаем,сине тыңлыйм мин! Кем турында әйткәнеңне дә чамалыйм. Әйе, тыңлау рәвеше шулай аның – күзләреңә туп-туры караган килеш, киемеңнән йон-мамык яисә чәч бөртеге алган булып, синең фикереңне чуалта, син исә, үзең дә сизмәстән, аның алдында кечерәеп калып, инде нәрсә әйткәнеңне бик үк аңламыйча, быдыр-быдыр сөйлисең-сөйлисең дә, ахырда, нинди йомыш белән килгәнеңне онытып, үзеңне тыңлаганы өчен аңа рәхмәтләреңне яудырып, яныннан китеп барасың. Бераздан башыңа китереп суга: бәй, бу миңа файдалы бернинди сүз дә әйтмәде бит, дисең!

– Әйе шул! Карале, син мин уйлаганны әйттең дә бирдең.

– Адаш абый, тагын бер мәртәбә гафу ит! Менә, чия кебек кып-кызыл подтяжканы күрдем дә, кайчандыр шундыйны үзем дә киеп йөргәнемне исемә төшердем. Чалбарын моның белән каптырып куючыларны күптән очратканым юк иде.

Адаш агай, уң кулының имән бармагын күккә төбәп, аны бер мәлгә һавага катырып куйгандай итеп:

– Каеш такмавымның сәбәбе бар... Чөнки... Яратмыйм мин аны! Яратмыйм! Шуның белән вәссәләм! – диде.

Бер килүендә:

– Адаш булуың өстеңә, җандаш та син миңа, чынлап әйтәм, безнең уйлар, фикерләр туры килә, шуңа күрә, синнән дә кулай кеше тапмадым, әгәр каршы булмасаң, менә бу роман сыман нәрсәне укырга бирмәкче идем, – дип, шактый калын папка китереп салды. Аны чишеп, кампитрда басылган кулъязманың тәүге битенә күз төшерергә генә өлгердем, ул үтенечен кире кага күрмәсен берүк диптерме, минем салпы ягыма салам кыстырды:

– Синең фикереңне ишетү – минем өчен мәртәбә!

Шул сүзләре белән ул миңа артка чигәргә урын калдырмады. Гәрчә, мондый үтенечләр соңгы вакытларда аеруча күпкә киткәнлектән, вакытым тарлыгын, эшемнең үтә тыгыз булуын сәбәп итеп, үземнең дә әһле каләм икәнлегемне искәртеп, баш тартырга да була иде. Шулай дип әйткән булам гына инде, әле берәүнең дә йомышын үтәмичә калганым юк. 

Өйгә кайткач, тузынган булам үземчә, бәргәләнәм:

– Кырык эшем кырык якта кырылып ята. Тегенең шигырьләрен, моның хикәяләрен карап чыгарга һаман җай юк, бусын ник алдым инде! – дип дулыйм. Хатыным хәлемә кермәсме, дип тә үземчә чәүчәләкләнүем инде бу. Аның исә кызганырга һич исәбендә юк – өзми дә куймый да:

– Вәгъдә бирмәскә иде! “Юк” дияргә өйрән! – ди.

Әйтүе җиңел ул, син бар, баш тартып кара! Үтенече булган кеше сине ныклап өйрәнеп, синең баш тартмасыңны белеп килә бит ул!

Озын сүзнең кыскасы, бер атна дигәндә, кулъязманың ахыргы ноктасына барып җиттем. Агай башыннан кичкәннәрен – ничек нефтьче һөнәрен сайлавын, нинди шартларда, тәгаен кемнәр белән эшләвен бәян иткән. Җөмләләре озын булса да, язганнары төзек, хисле, шигъри урыннары байтак – күренеп тора, монда нефтьче агайның шагыйрьлеге сизелә. Миңа кадәр берәрсенә укытып алдымы икән – хаталары да әллә ни күренмәде. Әмма кулъязманың бер кимчелеген таптым бит тәки. Шылтыратып, бу хакта үзенә дә әйттем:

– Күренеп тора, үзеңнең тормышыңны язгансың. Балачак бар, мәхәббәт һәм яшьлек бар. Әмма...

Агаем, кинәт, сүземне бүлеп:

– Әллә ошатмадыңмы? – дип сорады.

Туры җаваптан качып:

– Эшчеләр темасын бик шәп ачкансың. Узган гасырның 70-80 нче елларында басылып чыккан булса, бәлки, бу әсәр буенча хәтта кино төшергән булырлар иде, – дим. – Әйе, монда иң мөһиме – әсәр бар!

– Ошамаган урыны булса, туп-туры әйт, аңлый торган кеше мин. Бәлки миңа бу әсәрне язып та торасы булмагандыр, ә?

– Син аны язгансың инде, димәк, шулай кирәк булган. Мин бөтенләй башка нәрсә турында. Әниең хакында бик яратып язгансың, җай чыккан саен аны телгә аласың. Ә менә кайчандыр укытучы булып эшләгән әтиең турында нибары бер җирдә генә әйтеп үткәнсең – алтмышынчы еллар уртасында каты авырудан вафат булды, дигәнсең дә, шуның белән вәссәләм! Әтиеңә нишләп шундый мөнәсәбәт? Сәбәп нидә? Аннары, гаиләдә дүрт бала үскәнсез, ә романыңда калган өчегез хакында да бер сүз юк...

– Дөрес тотып алгансың, әй! Әтине искә алмадым шул. Махсус! Чөнки... чөнки ул мине яратмады. Яратмавы бер хәл, ул мине гел кыйнады! 

– Ничек инде – кыйнады? Укытучы башы беләнме?

– Кыйнау гына бер хәл, каеш белән ярды! Җай чыккан саен! Әнигә дә күп эләкте. Каешны яратмавым, әтине күралмавым менә шуннан килә...

– Тиктомалдан кыйнамагандыр бит инде әтиең? Ул бит – укытучы, заманында Ленин ордены белән бүләкләнгән! Моның сәбәбе булгандыр?!

– Сәбәбе... бәлки берничә булгандыр. Әни бик чибәр иде минем. Өстәвенә, әтидән җиде-сигез яшькә кечерәк. Аннары мин кыяфәтем белән калган өч баланың берсенә дә охшамаганмын. Башкалар – кара чәчле, кара күзле дигәндәй, бер мин – зәңгәр күзле, соргылт чәчле. Үзләреннән аерылып торгангадырмы, калган өчәү дә мине яратмады. Бәлки, төп сәбәп шул булгандыр?!

– Безнең авылда да бар иде әтиең шикелле берәү. Фәхретдин исемле. Минеке түгел, дип биш баласы арасыннан берсен – миңа яшьти тиешле Әсхәтне гел какты. Какты, дип... Гәрчә аның каккан-сукканын күргәнем булмады үзе. Өйдә өлкәннәр сөйләшкәннән чыгып кына әйтүем. Әсхәтнең дә кыяфәте башка абый-энеләреннән аерылып тора иде...

– Үсә, исәя төшкәч, борын астында мыек шәе шәйләнә башлагач, мин суда коенудан кыенсына, тәнемне чит-ятка, биг­рәк тә кызларга күрсәтүдән ояла башладым. Күкрәгемә, култык астына котырып йон үсүе сәбәпче булды моңа. Кызлар шуны күрер дә гаеп итәр, миңа кырын карар төсле тоелды. Минем нилектән борын салындырып йөрүемне белгәч, әни болай диде: 

– Улым, минем әтием Сәлимҗан кыяфәт ягыннан нәкъ синең чама булган. Синең сыман зәңгәр күзле, соргылт чәчле, йонлач. Мин бик кечкенә чакта үлгән. Авылдашлары аны Җонлы Сәлимҗан дип йөрткән... 

Телефонның теге башында агаемның көрсенеп куйганын сизеп алдым:

– Менә шул чактан бирле каешны да, гөнаһ булса да, әтине дә күралмый башладым инде...

– Адаш абый, мин күреп алганны, башка укучы да күреп алачак, аның башына да: “Нишләп автор әсәрендә әтисен бер дә искә алмый?” – дигән сорау киләчәк. Минемчә, әсәрнең кайсыдыр бер төшендә әтиең турында бер-ике җөмлә белән генә булса да әйтеп үтәргә кирәктер, – дидем мин. – Каты авырып үлде, дисез бит. Нинди чир белән авырды ул? Ул чире, бәлкем, син гөнаһсыз сабыйны кыйнаганы өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан аңа бер җәза буларак бирелгәндер?! 

– Карале, син боларны каян беләсең? – дип, гаҗәпсенеп әйтеп куйды агаем.

– Сиземләвем көчле, – дигән булдым. 

Ни сәбәптәндер, сөйләшүебез өзелде. Адаш агайга кабат шылтыраттым.

– Телефонымны колагыма терәп алган идем, шуңа өзелде, ахры, – диде ул. Аннары сүзен дәвам иттереп:

– Ә бит син дөрес чамаладың... – диде. – Чынлап та, әтине Алла бабай сукты. Безнең якта шулай сөйләшәләр – берәрсенә бәла-каза килсә, Алла бабай сукты, диләр...

– Бездә дә шулай диләр...

– Сугышка яраксыз булуы аркасында, фронтка алмадылар әтине. Мин белеп бетермәгән ниндидер чирен таптылар бугай. Шул чире, сугыштан соң тагын да көчәеп, көннәрнең берендә аны паралич аяктан екты. Әйтергә онытканмын, әти сулагай иде минем. Менә шул кулы бөтенләй хәрәкәтләнми торган булып калды... Икенче кулының да кирәге шуның кадәре генә иде... Өстәвенә, әти сүзен җүнле-рәтле әйтә алмый торганга әйләнде... Ул үләр алдыннан Ходай алдан сиздердеме шунда, әнине күреп, хәлен белим, дип кайткан идем. Хәл-әхвәл алышып, үземнең күчтәнәчтән авыз итеп, әни белән чәй эчеп утырган чакта, әтинең элеккедән катырак итеп ыңгырашканын ишетеп алдык та, ул яткан карават янына килдек. Шулчак аның өстендәге япмасы астыннан каеш шәе идәнгә шуып төште. Нурсыз күзләрен минем тарафка төбәп яткан әтинең хәлсез, кипшенгән иреннәре арасыннан ике сүз – аның соңгы сүзләре – аермачык булып ишетелгән кебек булды:

– Кыйна... улым...

Телефон тагын өзелде. Күңелем тулудан, адаш агайга шактый вакыт шылтыратмый тордым. Бу мизгелләрдә аның үз хәле хәл иде булса кирәк... 

23 февраль, 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев