Мәдәни җомга

КЫЗ ЯЗМЫШЫ

“Аааййй” — дигән, йөрәк өзгеч тавышы гына ишетелеп калды. Ир аю тозагына төшеп кадалган иде...

“Юл газабы — гүр газабы” дип, юкка әйтмиләрдер. Менә, Лилиянең дә, юлга чыккан саен ниндидер маҗарага очрамый калганы булмады. Чыкмас иде, туган өендә газиз әнисе көтә. Хәтта берсе үлемечле фаҗигага әйләнә язды...

Кызга табигать гүзәллекне кызганмаган. Аның сылулыгы, сөйкемле карашы берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа да, кайдадыр барырга дип юл чатына чыгып баскач, озак тоткарланып торганы булмады. Әмма чамадан тыш чибәрлек гел бәхет тә вәгъдә итеп тормый шул...

Дүртенче курста укып йөргән чагы иде, һәрвакыттагыча, туган якларына кайтырга ялгыз гына олы юлга чыгып басты. Үткән-сүткән машиналарга кул изәп басып торганда, шып итеп бер “текә” генә кара джип янына ук килеп туктамасынмы? Өстәвенә шофер абыйсы бик ягымлы һәм кешелекле булып күренде, кайда баруын да сорап тормый: “Утыр, сеңлем”,- дип йөгереп төшеп, машинаның ишеген ачты. Аннары гына, кара күзлеге аша карап, кайда юл тотканын сорашты. Юллары бер якта булып чыкты. Шулай да Лилия бик ачылып китмәде, аның, нишләптер, күңеленә шик төште. Юлдашының сорауларына да төгәл җавап бирмәде: дус кызыма кунакка барам, диде. Янәсе, бу якларга тәүге тапкыр гына чыгуы.

Кызның юлда йөрүе тәүге генә булмаса да, бу текә машинада ул үзен ничектер кыен, уңайсыз тойды. Бу кешегә баштан ук ышанып бетмәде. Җитмәсә, утыртканда бик балкып елмайган ир юл буе, авызына йөзек яшергән кыз кебек, телсез-өнсез. Тын гына бара торгач, өч сәгать үтеп тә киткән! Шул ара эчендә кыз шофер абыйсына сүз катып карады, ләкин телен ачтыра алмады. Исемен сораган иде: ”Нәрсә, танышырга уйлыйсыңмы, әллә миңа күзең төштеме?” - дип, ямьсез итеп авызын кыйшайтып көлде дә тагын тынып калды. Бу ирнең шулай сөйләшүе кызның күңелен болгатты, башы каршылыклы фикерләр белән тулды. Өстәвенә, шофер, ”эссе” дип, тәрәзәсен төшереп бара башлагач, кыз күз очы белән генә күреп калды — ирнең мыегы ябыштырылган гына икән! Чөнки мыекның бер як очы купкан иде. Шуның җилдә тибрәлүе алда бәла көтәсенә ишарәләгәндәй иде.

Шулчак шоферның кесә телефоны шылтырады. Ир, машинасын туктатты да, әзрәк хәл алып керәм дигән булып, машинадан төште. Кыз ачык калган ишектән башын тыгып, аның нәрсә сөйләшкәнен тыңларга тырышты. Сөйләшүе буенча шуны аңлады: бу адәм юньле юлда йөрмәгәнгә охшаган. Шунысы да билгеле булды — арттан, үкчәгә басып диярлек, тагын бер машина килә икән! Өзек-мөзек сүзләргә караганда, алар алдагы урман аланында туктаячаклар һәм шашлык пешереп, ашап-эчеп, кәеф-сафа корып утырырга җыеналар. Бу шофер абый тегеләргә: “Ашау-эчү, һәрвакыттагыча — сездән, ә кыз — миннән! Кызның да ниндие әле — җиләк кебеге, өчебезгә дә җитәчәк!” — димәсенме! Сүзне түгәрәкләп: “Көрәкләрне онытмагыз...”, — дип тә өстәде...

Бу сүзләрне ишеткәч, кыз дер-дер калтыранырга кереште. Чөнки бу сүзләр аның хакында иде. Бу минутларда ул гүя почмакка кысрыкланган куян баласы иде. Бер мизгел эчендә башыннан мең төрле уй үтте.

Аңа ничек тә бу кешеләрдән котылу юлын табарга кирәк. “Хәзер торып йөгерсәм, арттан тегеләр килә, чит район урманының бер җире дә таныш түгел, туган авылга да ерак. Тагын бер егерме чакрым үтәлсәк, котылу юлын табарга булыр иде” дип уйлады.

Көч белән җиңеп булмаска охшаган. Шулчак әнисенең алтын сүзләре исенә төште: “Кызым, хатын-кыз ир-атны көч белән түгел, татлы тел, тәмле ризык һәм хәйлә белән генә коралсызландыра ала, онытма шуны”, — дигән иде. Һәм кыз шулай эшләргә булды да.

Шофер озак кына тәмәке суырып уйланып басып торды да, руль артына кереп утырды. Бер сүз әйтми, егерме чакрымлап юл үтте. Инде кызның авылына да биш-алты гына чакрым ара калгандыр.

Һәм көтмәгәндә шофер, телгә килеп: “Сеңлем, синең барасы авылга еракмы әле? — дип сорап куйды. Кыз: “Тагын егерме биш чакрымлаптыр әле”, — дип, үзенең хәйлә капчыгын бушата башлады.

— Ярар, алай булгач, әле синең дус кызыңның авылына җиткәнче машина да кызды, үзем дә арып киттем, урман эчендә, күләгәдә әзрәк ял итеп алыйк, — диде. — Аннан соң менә монда якын гына елга ага шикелле, шуннан су алып, чәй куярбыз”, — дип тә өстәде. Ә Лилия, гүя, бернәрсә дә аңламагандай:

— Әйе, аңладым, абый, сез арыгансыздыр, ял итеп, монда утырып торыгыз, ә мин чәй кайнатырга елгадан суны үзем генә алып килим, - диде. — Түлке сумкамны берәрсе чәлдермәсен, анда минем дустыма бүләк бар. Мин бит дустымның туена китеп барам, бүләксез нинди кунак инде мин?

Әйтерсең лә, бу минутларда аңа шушы сумкасыннан да кадерле әйбер юк иде кебек. Чынлыкта исә, кызга бүген шушы минутларда сумкасындагы кием-салымны түгел, башны саклау кирәк! Ә инде акча һәм документын һәрчак эчке кесәсендә йөртә, юлда ни булмас...

Кызның, үзен ышанычлы тотуы, балаларча беркатлы кыланышы, якты йөзе, тәмле теле ирне ышандырды.

— Ярар, сеңлем, бик арыдым шул, ерак юлдан киләм, чиләкне ал да тиз генә су алып кил алайса.

Кыз, дулкынланганын сиздермәскә тырышып, ашыкмый гына чиләкне алды да, салмак кына адымнар белән урманга табан атлады. Урман эченә кергәч, агачка ышыкланып юлдашын күзәтте. Яшел чирәмдә ничек аунап калган булса, шулай ятуын белә. Кызга шул гына кирәк тә! Гомер буе аю-бүредән куркып урманда ялгыз йөрмәгән кызга, бүген бу минутларда бернинди дүрт аяклы җәнлек тә куркыныч түгел иде. Ул, барлык көчен җыеп, томырылып, агачларга сыдырыла-сыдырыла туган авылына табан йөгерде дә йөгерде. Ничек тә бу урыннан ераграк китәргә кирәк иде.

Әмма качтым диеп сөенергә иртәрәк булып чыкты. Мыекбай көткән-көткән дә, кыз су алып кайтмагач, аны эзли булып чыкты! Эре адымнары белән лап-лап атлап бик тиз генә кызга якыная да башлады. Лилия, аның куа килгәнен күреп: “Әй, Ходаем, үз туган җиремә кайтып җитеп тә котыла алмам микәнни?” — дип, елап җибәрде. Әмма, шулчак, Ходай аның йөрәк тавышын ишетепме, могҗиза пәйда булды: ”Мыекбай”га кызны куып җитәргә аз гына калганда ул ниндидер чокырга төшеп китмәсенме! “Аааййй” — дигән, йөрәк өзгеч тавышы гына ишетелеп калды. Ир аю тозагына төшеп кадалган иде...

Әмма тынычланырга ярамый, артта дуслары да бар, кыз, шуларны уйлап, тагын да шәбрәк йөгерә башлады. Йөгерә торгач өч-дүрт чакрым араны ярты сәгатьтә үткән икән! Туган якның урман-болыннары кызны үз кочагына алды, аны читтән килгән бандит өеренә бирмәде. Шушы мизгелдә, инде егерме ике яшенә җитеп килгән кыз үзен икенче тапкыр туган кебек хис итте! Туган ягы аңа кабаттан гомер бүләк итте!

Менә, аның колагына аермачык булып сыер мөгерәве, сарык бәэлдәве ишетелде. “Бу чынмы, котылуым шулмы, авылымның мал көтүенә килеп чыктыммы?” дип, күзе белән көтүчеләрне эзләде. Көтүчеләр өчәү икән, хәтта берсе үзләренең күрше абыйсы булып чыкты! Кыз үзенең хәлләрен кыскача сөйләп ишеттергәч, авылдашлары аны үзләренең мотоцикллары белән авылга кайтарып та килделәр!

Күпмедер вакыттан соң Лилиягә тагы шулар билгеле булды: бу бандит өерен күптәннән эзлиләр икән. Юлларда әллә күпме кызларның башына җиткәннәр, ди. Мәсхәрә итеп, интектереп үтереп, аннары күмеп, эзләрен себереп китәләр икән. Менә шулай, инде хәтсездән кызлар аулау белән шөгыльләнгән наркоман-бандит төркеменә тап килеп, алардан котылып исән калган бердәнбер кыз булып чыкты ул!

 

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА

Борай, Башкорстан.

"Тулпар"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: