Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Курчак (ХИКӘЯ)

Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.

Аксыл бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле,  алсу күлмәк кигән курчак киштәдә тузанланып озак яткан иде булса кирәк. Кемнеңдер үзен сатып алуына   сөенде, ахрысы,   Фидәниянең күкрәгенә сыенып,  “әннә” тавышы чыгарды.  Күптәнге хыялы чынга ашуын тою  кызга да  рәхәт иде.  Унҗиде яшь булса ни!   Унҗиде яшь әле ул үсмер чак белән яшьлекнең арасы гына. Унҗидедә әле балалык та чыгып бетәлми.  Курчак тотып  тулай торак бүлмәсенә кайтып кергән  Фидәния бу балалыгы өчен үз-үзе алдында шулай акланды.  Кыз курчакны тумбочкага утыртып куйды да чәй куярга чыгып китте.  Курчак,  зур күзләрен йоммыйча, аның артыннан күзәтте.  Фидәния чәшкегә чәй ясады. Үзеннән күзен алмаган курчакка арты белән утыру  уңайсыз тоелды – кыз борылып утырды.  Җавап көтмәсә дә, курчакка карап, чәй эчәсеңме минем белән,  дип сорады. Зәңгәр күзләрдә гаҗәпләнү чагылган кебек булды.  Чәйләр тәкъдим итәрлек “дуска” исемсез дәшү кыен иде.   Шундый матур курчакның ничек исеме булмасын? Фидәния башына иң беренче килгән исемне бирергә булды. Миләүшә. Әлбәттә, Миләүшә!  Кыз  курчакка исем кушты: колагына, син Миләүшәәәә, дип дәште.  Курчак яңа исеменнән канәгать  калды кебек.  Чәшкеләрен юарга чыкканда да, бүлмәсен җыештырганда да Фидәния Миләүшәнең карашын тойды – алар бүлмәдә икәү иделәр. Иртәгә эшкә барасы, иртә торасы, дип Фидәния Миләүшәгә аңлатты да урынын җәеп  йокларга ятты. Үз янына Миләүшәне алырга теләсә дә, никтер кире уйлады. Бүлмәдәш ике кыз җәйге ялга авылларына кайтып киткән иде.  Алар булмагач Фидәниянең үзенә генә бик рәхәт тә түгел. Менә бит, Миләүшә булгач, ялгызлык бигүк сизелми.     
       Күзләрен йомып ятса да, Фидәния бу төнне бик озак йоклап китә алмады. Тумбочкада утырган Миләүшә  кызның күңелендә әллә ниләр уятты  бүген.   Балачагын кинәт  сагынып куйдымы, киресенчә,  сабый чакта алган  үпкәләре  еллар аша калкып чыктымы...  Уяулы-йокылы яткан Фидәния  хатирәләргә бирелде...
       Фидәниянең үскәндә бер генә уенчыгы да булмады. Бергә үскән кызларның курчакларына кызыгып, көнләшеп үсте.  Күрше кызы Рәхиләнең кулындагы чалкан яткырсаң “әннә” дип тавыш чыгарган алтын чәчле курчак кызы Фидәниягә җанлы, тылсымлы  булып күренә иде.  Рәхилә курчагын ялгыш төшереп җибәргәч, Фидәния аны тиз генә җирдән алып бирде – авыртына-бәрелә күрмәсен! Рәхиләнең үзе атлап йөри торган  икенче курчагы да бар иде. Монысы инде могҗизаның да могҗизасы иде!  Капка төбеннән коега хәтле арада  аркада күтәреп йөртү хакына Рәхилә  курчагын бераз уйнарга бирә иде.  Үзеннән  күпкә  авыррак,  симез тәнле Рәхиләне аркасына салып күпме үтте микән Фидәния курчакны кулында тотар өчен? Ә бер тапкыр аяклары бөгелеп-сыгылып бара торгач,  кое төбенә барып җитәлмичә, Фидәния хәле бетеп  егылды. Аның артыннан Рәхилә дә җиргә килеп төште.  Чирек юлны үтәлмәгән өчен Рәхилә ул чакта курчагын уйнарга бирмәде...

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев