Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Үксез

Вокзал каршындагы скверда кеше бик күп түгел иде. Фәния шундагы бер эскәмиягә килеп утырды. Кочагындагы сабыена тагын бер яратып карап алды. Кызгылт чыраен дөньяга сузып изрәп йоклый нарасый. Ара-тирә тешсез авызын бөрештереп ала. Хәер, алда ике теш чыгып та килә инде. Үсә, үсә балакай. Күп тә үтмәс, нәни тәпиләре белән теркел-теркел йөгереп китәр әле, Алла боерса... Исән генә була күрсен берүк.

Каршыдагы эскәмиягә яшькелтләнә башлаган, өстәвенә күптән кайчы да күрмәгән сакал-мыеклы, пеләш башлы бер карт килеп чүмәште. Ул төсе анык булмаган плащтан, киң якалы күлмәге өстеннән зур төене каешланып беткән галстук та тагып куйган әле, җитмәсә. Фәниягә игътибар итми генә, карт чүпрәк букчасыннан – кара, букчалары аларның бер үк төсле икән бит! – ипи кисәге алып өстенә арзанлы сыр каплады, тоз сипте, шул ярлылар ризыгын гәҗит өстенә куеп, – ә гәҗит «Ватаным Татарстан»! Димәк, әле карт та, кыяфәтенә карамастан, үз татарымыз булырга тиеш... – букчадан, әфсен-төфсен әйткәндәй, кызыл шәраб шешәсе тартып чыгарды. Карт бәхетле иде! – шешәне авызына китергәнче үк көзге кояшта калган бәрәңгедәй бит алмалары шәмәхәләнеп чыкты, күзеннән нур чәчрәгәндәй булды, шәраб тамагына коелганда исә бугаз төеренең биеп алуы абзыйның бөтенләй җиденче кат күккә күчеп алуын аңлата иде. Кешегә бәхетле булыр өчен күп кирәкмени?Ярты шешәне бераз бүлтәеп торган бүксәсенә урнаштырып куйгач, карт сыр каплаган ипине тәмләп ашый башлады. 

Фәния авызына җыелган селәгәен йотты. Үзе дә сизмәстән янәшәсендәге букчаны капшады. Әллә ул селкенгәнгә, әллә тамагы ачып, – мөгаен, шулайдыр, баланың кендеге өзелеп бетми, ахрысы, ниндидер күренмәс җепселләр аны анасына тоташтырып тора, – сабый да аваз бирде.Аваз бирү генәме соң, җете кызыл аңкауларын күрсәтеп елап та җибәрде. Каршыдагы сукбайга бала тавышы ошамады булса кирәк, тиз-тиз генә ризыгын җыеп, каядыр китеп тә югалды. 

Фәния, марляга төрелгәнипи кисәген төкереге белән чылатып, сабыеның авызына каптырды. Тегесе башта бик теләмәсә дә, – чыраен сыткан була бит әле чын кеше кебек! – ачлык үзенекен итә, чупыл-чупыл итеп ипине суыра башлады. Нишләсен Фәния, сөте аз шул, җитми имезергә көн буена... 

Үзе дә бер телем икмәк алып авызына капты. Ипи дымлы иде, әчкелтем иде... 

Әледән-әле поездлар үтеп тора. Еракка бара торган поездлар... тәрәзәләреннән бәхетле чырайлар күренеп калган сыман. Һәрхәлдә, Фәниягә шулай тоела. Андый поездларга бәхетле кешеләр генә утыра торгандыр, каядыр китәргә, каядыр ашыгырга лаек кешеләр. 

Хәер, Фәния дә Арча поездын көтә. Авылына кайтып китмәкче ул да... Арча ягына электричкалар сәгать саен диярлек йөреп тора ла, Фәния генә сәфәрен һаман суза... аягы тартмый. 

Йә, кем янына кайта инде ул? Кем аны сагынып көтеп тора? Шул бердәнбер юл – үги анасы янына кайтып егылса гына, бер якын туганы да юк бит аның авылда. Ятимә, тома ятимә... Иш янына куш дигәндәй, тагын бер ярты ятим куенында... 

Бусагасыннан атлатырмы әле үги ана... Ике ел элек шуның агулы теленнән, келәшчә кебек тимер бармакларыннан котылыйм дип килгән иде ич Фәния Казанга.Дөресрәге, үги ана үзе бер юмалап, бер төрткәләп җибәрде аны Казан тарафларына. Янәсе, аның чыбык очы туганын бандитлар үтергән, ә шул туганның хатыны ялгызлыктан интегеп, кайгыдан саргаеп зар-интизар булып яшәп ята, шуның хәленә керердәй бер җан иясе кирәк икән. Фәниядән дә кулай кем бар тагын? Гомер буе ашатып ятмас бит инде аны үги анасы. Үз көнен үзе күрергә вакыт. Әлбәттә, тол хатынның хәленә керер өчен ике катлы йортны җыештырып, керләрен юып, тагын кырыкмаса-кырык мәшәкатькә ия булып торачагын әйтеп тормады үги ана. Әйтмәсә дә, 17 яшьлек кыз аңларга тиеш иде – кайгы уртаклашыр өчен генә кем авылдан кеше алдыра? Әй, болар турында уйлап тордымы соң инде Фәния. Булсын, әллә нинди михнәт булсын, нәни чагыннан ук кулыннан эш төшмәде бит аның... 

Әнисен бөтенләй хәтерләми Фәния. Әтисе дә ниндидер томанлы төш сыман гына истә калган. Аны урманда агач басканда, кызга әле 4 яшьләр генә иде. Җеназасында авыл халкы тома ятимә калган Фәнияне кызганып елады. Ул 2 яшьлек сеңлесен – үги әнисенең үз кызы!  – җитәкләп капка төбенә чыгып баскан иде. Соңрак ул сеңел белән җык күргәннәре Фәниянең... Еладылар кызганып... еларга безнекеләргә куш... аннан һәркем үз эше белән кайсы кая таралды. Фәния калды күзгә-күз үги ана белән... 

Бардыр, бардыр шәфкатьле үги аналар да, дөньяның әллә кемнәре бар. Тик Фәниягә андые тәтемәде шул. Фәниягә әкиятләрдә сөйләнгән явызы эләкте. Һи, хәзер аның нәрсәсен искә төшереп торасың инде. Тик менә хәзер шунда кире кайтасы ич. Әтисеннән калган йортка да... әмма сыяр микән? Үзе генә дә түгел бит... Атасыз бала белән... 

Хатынның колагы чыңлап китте. Үги әнисенең: «Уйнаш! Уйнаш...» – дип ачы тавыш белән кычкырганы ишетелгәндәй булды. Кычкырып кына калса әле... Сеңлесе дә һич кыенсынмыйча мыскыл итәчәк. Фәниянең кулында үссә дә, санга сукмады ул аны... Үз өендә дә хезмәтче генә иде шул үги кыз. 

Казанда аны ачык чырай белән каршыладылар анысы. Кызыл кирпеч койма белән әйләндереп алынган йортны күргәч, моңарчы авылдан читкә чыкмаган кыз артына авып китә язды... Шулай да яшәп була икән, малакаем. Ул хуҗа хатынның кыяфәте... Төз гәүдә, ачык яшел күз, әз генә чөенке нәни борын... Сары-җирән толымнары баш түбәсенә боҗра булып җыелган... Үзе ачык шундый – кулына сыңар төенчек кенә тоткан аксыл ситса күлмәкле ятимәне ярым кочаклап ишеккә тада алып китте. 

– Каушама, наным, борчылма берүк, бик әйбәт яшәрсең бездә... Мин Нәфисә апаң булам. 

Һич көтмәгәндә юкәләр арасыннан бер ир-егет килеп чыкты. Ап-ак тигез тешләрен җемелдәтеп елмайды: 

– Нигә борчылсын... Ашау – байдан, үлем Ходайдан монда... Хуш киләсең, сылукай. 

– Илгиз, оялтма яшь кызны, – диде Нәфисә апасы, юри ачулангандай. 

Чыннан да, Фәниянең йөзе кып-кызыл булып чыккан иде – артык ак тәнле шул ул, ак тәнлеләрнең кызаруы да бөтен дөньяга кычкыра.Борын өстендәге сипкелләре дә зурайган сыман булды егетнең күз карашыннан.Шул ук вакытта кыз тулышкан ими очларының кытыкланып куюын да искәрде. 

Илгиз уртача буйлы, кара-кучкыл чырайлы, кәкрерәк борынлы егет иде. Ә күзе утлы күмер кебек көйрәп тора. Кызның йөреше алмашынды хәтта. Ярый әле Нәфисә апасы җитәкләгән... 

Әйе, әйе, егетнең күз карашында шайтаннар сикерешеп уйный иде. Нигә шулай тиктомалдан сикерешкәннәрен дә Фәния аңлый иде... аңламыйча... Бөтенләй үк томана түгел ич ул. Кинәт күз алдына шыксыз булып, әкияттәге дию пәриедәй зураеп күршеләре Хәмит килде. Фәниянең әтисе үлеп күпмедер вакыт үткәч ияләште ул алар йортына. Төн җитүгә килеп җитә – кызлар йоклаган дип уйлыйдыр инде! Аннары чаршау артында үги анасы белән ах-ух, чупыр-чупыр киләләр... Үсә төшкәч аңлады Фәния дә әлеге авазларның ни аңлатканын, тыңлап ятуы хәтта күңелле дә иде бераздан. Җитмәсә, урамдагы дусы-дошманы да Хәмитнең аларга бөтенләй үк ят кеше булмавын искәртергә генә тора. Нишли ала Фәния? Әлбәттә, эчтән күралмый ул Хәмит кабахәтне... Бөтен ир бәндәсен күралмый. Алар барысы да берәмләп мәрхүм әтисенең урынын яулап алганнар сыман гүяки... алар әнә йөри җиргә нык басып, төн җитүгә капка кага... Ә әтисе юк, юк мәңгегә! 

Хәмитнең адымнары белән атлый иде Илгиз дә. Шундый ук сак, шундый ук ышанычлы, шундый ук куркыныч бөркелә иде ул адымнардан – аучыныкы! Илгиз аңа таба якынлашканда, Фәния әлеге куркынычны аерата сизә иде: аның аяк буыннары йомшара, сулышы ешая, йөрәк каядыр корсак төбенә төшеп тибә башлый... дәһшәт... тик ул беркая да кача алмый, алай гына да түгел, шушы халәт ниндидер ләззәт тә бирә сыман. 

Илгиз дә бу җирдә яшәргә яратылган җан иясе, яшәргә, бүтәннәр белән идарә итәргә, үзенә дигәнне беркемнән сорамый гына алырга... Алар, алар хуҗа бу сәер җир йөзендә, бу дөньяның куласасы алар өчен әйләнә, һәм ул куласаның ничектерадашып әлеге арбачыларны басачагы, юк, күз алдына килми иде. Хәмитләр, Илгизләр монда, алар канаты астындагы үги әни, Нәфисәләр биредә, ә аны яклый алырлык әтисе сыя алмады дөньяга... 

Ә Фәниянең әле яшисе бар... кешечә бераз җан асрыйсы килә иде... тик бит ул берьялгызы – гаҗәпмени, шул каты куллы, төмсә күзле идарәчеләрдән күпме генә качарга тырышма, ирексездән шуларга ук тартыласың: алар – дөнья тоткалары! 

Хатын-кыз шул аерым гына, җайлап кына яши алмый үз башына бүгенге көндә, җиле бар, зилзиләсе бар дигәндәй, үсентегә дә, хәтта авып харап булмас өчен янәшәдә бер терәү кирәк. 

Икенче катка менә торган баскыч астындагы нәни генә бүлмәдә тора иде Илгиз. Югыйсә ул әлеге зур йортның теләсә кайсы – Нәфисәнекеннән башкасында, әлбәттә, – бүлмәсендә корсак киереп яши ала.Кеше сәер бит ул, күрәсең, ние беләндер кадерле булгандыр әлеге бүлмә Илгизгә. Шулайдыр. Хәер, кайбер кеше бер урынга күнегә дә, шуннан һич күчәсе килми. Шулай да була... 

Икенче катка нигә менәсе итте икән ул көнне Фәния? Көне буе анда-монда йөгерәсең – зур йортта кырыкмаса-кырык эш, тавык чүпләп бетермәслек... Әлбәттә, баскыч астындагы бүлмә кырыннан да йөз тапкыр узасыңдыр көненә. Ә болай Фәния йортның икенче ягында – аерым ишектән керә торган төшендә куна иде. 

– Кер әле монда, – дип, аны Илгиз үз бүлмәсенә алып керде. Күзе сәер ялтырый, авызыннан ниндидер затлы коньяк исе – ә Фәния андый исләрне аера башлаган иде! 

– Юк, юк, юк... – дип үрсәләнде кыз. – Зинһар, харап итмә, Илгиз абый... Илгиз... 

 

– Мин сине бәхетле итәм, юләр, – диде егет. 

Соңыннан киемнәрен рәтләгәч, Фәния аңа карап утыруында булды. 

Аныңча, егет аңа ниндидер мөһим сүз әйтергә тиеш иде кебек. Илгиз исә трусиктан гына... калак сөяге өстендә ниндидер сәер шәмәхә рәсем бар... тәрәзәгә карап тора. 

Шактый озак шулай тордылар төсле. 

– Йә, нәрсә терәлеп каттың, – диде Илгиз бераздан, ачусыз гына. – Эшеңдә бул. 

Фәния дәшми-тынмый гына чыгып китте. Шуннан соң ул, көн саен диярлек, Нәфисә апасына сиздермичә генә, баскыч астындагы бүлмәгә кереп чыга башлады. 

Шулай бер керүендә ул башын Илгизнең күкрәгенә куеп елап җибәрде... 

– Чү... – Илгиз аның башын читкә этәрде. 

– Безнең балабыз булачак... 

Илгиз чәчрәп урыныннан торды. 

– Ахмак! Хәзерге заманда... Саклана да белмәдеңме... – Аннары ул тынычланып урынына утырды. – Ярар, балавыз сыкма. Хәл итмәслек проблема түгел. 

– Мин аборт ясатмыйм. 

– Нәрсә? Син әллә нинди сүзләр беләсең... – Илгиз хахылдап көлде. – Прогресс! Алайса, үз проблемаң, үзең хәл итәрсең. – Һәм ул бармагы белән ишеккә күрсәтте. 

– Илгиз! 

– Аттыр моннан! Әгә дә минем исем белән авыз чайкасаң, башыңны өзеп күтеңә тыгармын. 

Фәния ышанды – Илгизнең күзләре алдамый иде. 

Берничә көннән аны Нәфисә чакырды. Исәнлек-саулык та сорамыйча: 

– Ишеттем, ишеттем, – диде. – Ышанычымны акламадың, наным. – Нидер әйтергә теләгән Фәнияне ишарәсе белән туктатты. – Менә сиңа юллык акча... Бүген үк авылыңа кайт. Арча поездына әле өлгерәсең... – Ул, сул беләген матур бөгеп, нәни алтын сәгатенә карап алды: – Әйе, өлгерәсең... Миңа лишни проблема кирәкми. 

Фәния инде бу сүзне көн дәвамында ишетә иде, башын иеп, ишеккә таба кузгалды. 

Кабан буеннанмы, каяндыр килгән азан тавышы яңгырады. Фәния ирексездән күккә күтәрелеп карады, тик анда болыт кисәкләреннән башка берни дә күренмәде. 

– Сиңа ялгызыңа бала үстерү авыр булыр, – диде Илгиз. – Без гомер юлын бергә үтәргә тиеш. 

– Мин көттем, көттем, – дип шатланды Фәния. – Мин ышандым, синең ташламавыңа ышандым. 

– Мине беләсең... Мин сүземдә торам... 

– Балабыз шундый сиңа охшаган! 

– Кемгә охшасын тагын... Әтисенә охшамыйча... – Илгиз көлде. 

– Арча поезды хәзер килә. Әйдә, башта авылга кайтып килик. Авылдашлар да баламның әтисен күрсеннәр. 

Илгизнең тавышы кинәт үзгәрде. Тоныкланды: 

– Гражданка! 

Фәния дерт итеп башын күтәрде. Аның өстенә үк иелеп өтер күзле, бетчәле бер мент тора иде. 

– Здесь спать нельзя! 

– Хәзер, хәзер... – диде Фәния. Баласы әле изрәп йоклый иде. – Сичас пуез килә... 

– Понаехали тут... бля... деревня... – дип, бетчәле мент китеп барды. 

Бала авызын чупылдатып куйды. Фәния иренеп кенә янә күк йөзенә күз салды. Анда өзек-төтек болытлар арасыннан кемдер аңа елмаеп карый сыман иде. 

 


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев