Мәдәни җомга

Күрше (ХИКӘЯ)

Бүрене бүреккә салсаң да, урманга карый. Әйтем.

Санияне икенче бүлмәгә күчергәч, Зәйтүнә карчык үзенә урын, күңеленә тынгылык таба алмыйча озак җәфаланды. Ястү намазыннан соң күз яшьләрен сөртеп, теләкләрен теләргә кереште.
– Йә Ходам, яхшы күңелле, ахирәт булырлык кеше насыйп булсын. Бергә-бергә намаз укырга язсын. Бер-беребезгә терәк булып, сердәш булып, аңлашып яшәрлек күрше насыйп итче, Ходам!
Бер атна дигәндә бүлмәгә Мәйсәрә исемле ханымны урнаштырачакларын әйттеләр.
– Рәхмәт яугыры, теләкләрем кабул булды шикелле. Шөкер, үзебезнең яулыклы мөселман кешесе. Миннән яшьрәк булсын дип тә теләгән идем. Шөкер, шөкер, – дип эченнән куанды Зәйтүнә, булачак күршесен күрү белән. 
– Зәйтүнә апа, бу – Мәйсәрә ханым була. Сердәш булып, чөкердәшеп кенә яшәгез! – дип, яңа күршенең авыр чемоданын, сумкасын урнаштырды да, шәфкать туташы чыгып китте.
Зәйтүнә  көч-хәл белән урыныннан кузгалды.
– Урнаш, тартынма, карлыгачым. Ә мин чәй куеп җибәрим. Бергә-бергә чәй эчәрбез. Юлдан ачыккансыңдыр. 
Аякларын чак сөйрәп барган Зәйтүнәнең артыннан килеп, иңбашына кулын куйды Мәйсәрә.
– Зинһар, борчылмагыз, мине аш бүлмәсендә кайнар аш белән сыйладылар. Утырып торыгыз, чәйне соңрак эчәрбез. 
Шул сүзләр белән ул Зәйтүнәне кире урынына алып барып утыртты. 
– Рәхмәт ярдәмеңә. Әллә нигә кан басымым уйнап тора бүген. Башым чайкалып, әйләнеп китә. Хәзер үтеп китәр ул, – дип, өстәл өстендә торган чынаяктан су йотып куйды карчык.
Мәйсәрәбану әйберләрен, киемнәрен урнаштырып бетергәч, урындыкка килеп утырды да: «Йә бер дога, күрше», – дип кулын күтәреп дога кылды.
– Рәхмәт инде, Ходам. Догалы матур кеше белән фәрештәле бүлмәгә урнашу насыйп иттең, – диде.
Бераз тынып торгач, кулындагы төргәген актарырга кереште. Андагы күчтәнәчләрен берәм-берәм өстәлгә тезде. 
– Менә монысы чияле сары май. Монысы корт, шулпага салып ашарбыз. Монысы үзем койган карлыган кагы. Ә монысы үзебезнең гөлҗимеш. Кәнфит-прәннекләрем чәйгә булыр. 
– И Ходам, шундый юмарт күрше җибәргәнсең миңа. Рәхмәтләр яусын күчтәнәчләреңә, Мәйсәрәкәем! – дип балаларча сөенде Зәйтүнә. – Чәйсез булмас монда, чәйсез булмас.
– Аз гына күчтәнәчләремне дә шулай зурлап кабул иткән өчен үзеңә рәхмәт, Зәйтүнә апа.
Мәйсәрә чаршау артына кереп, юынып, юлдан килгән киемен алыштырып, җиңелчә халатын киеп алды да:
– Монда шулай йөрергә ярар микән? – дип Зәйтүнә каршына басты. 
– Бу синең йортың хәзер. Яшәгән урының. Ничек киенсәң дә ярар. Борчылма. Иң мөһиме – чиста булсын. Өйдә – өйчә, бәйрәмгә бәйрәмчә киенерсең. Менә иртәгә бербөтен булганнарны котларга җыелырбыз. Тормыш дәвам итә ул монда да. Аптырама. Ялгызларны парлаштырып очраштыра да монда, Тәңрем, кавыштыра да... Мин өч ел инде монда яшим. Әйтерсең бөтен гомерем монда үткән...
Әнә шулай танышып китте һәм гомер йомганын бергәләп сүтәргә кереште ике карчык. Яшь аралары әлләни зур булмаса да, Зәйтүнәгә Мәйсәрә «апа» диеп эндәште. Ә Зәйтүнә каршы килмәде. Шулай көннәр-төннәр буе бер-берсенә түгелеп яшәп ятканда, Зәйтүнә янына авылдашы килде. 
Ишек шакып та тормыйча килеп кергән ят хатын «Привет!» дип, күршесенә эндәшкәч, Мәйсәрә чәй табыныннан торып, ятак өстендәге бәйләмен алды да акрын гына бүлмәдән чыгып китте.
Шуны гына көткән кунак сүз башлады.
– Мать! Син шәп яшәп ятасың бит монда! 
Зәйтүнә көтелмәгән хәлдән яшьләнгән күзләрен сөртеп урыныннан кузгалды. 
– Балам, карлыгачым, килдеңме? Бик озак көттем үзеңне!
Зәбирә карчыкның кочакларга дип үрелгән кулларын кире этте.
– Мин озакка түгел. Вот бумагалар алып килдем. Кул куярга кирәк. 
Зәйтүнә аптырап калды.
– Ә?
– Синең култамгаң кирәк, дим. 
– Нинди култамга? Нигә? Кемгә кирәк ул? Тукта, син утыр, балам. Сөйлә. Ни хәлләрдә яшисең? Авылда хәлләр ничек? Нинди яңалыклар бар? Күрше-тирәләр исән-иминме? И сагындым, балам. Бик нык кайтасым килә. Хәзер үзем атлап йөрим бит. Күзләрем генә начар күрә. Әмма үз йортымда йөри алырмын әле. 
Зәбирә аның сүзләрен гүя ишетмәде дә. Тирә-якны карашы белән айкаганда тәрәзә төбендәге курчакка күзе төште.
– Әллә һаман курчаклы уйнап утырасың инде син, мамаша?
– Уйнамыйм, кызым. Минем өчен уенчык түгел бит алар. Ә күңел юанычлары. Шуларны бизәп юанам. Вакыт узганы да ул кадәр сизелми. Шулар белән атна-айларымны сүтәм сине көтеп, газизем.
Хәлләрең ничек соң?
– Отлично! Ашот тагын яңа кибет ача. Урын кирәк. Синең өең кибет өчен бик удобный җирдә. Рядом гына буа. Күрше авылдан килер өчен басма бар. Юл яхшы. Култамгаңны куй.
Зәйтүнә кызы чыгарып салган кәгазьләрдән куркып артына чигенде. 
– Ни сөйлисең? Минем туган йортым-нигезем бит ул! Акылыңа кил, балам! Картәтиләрең утырткан имәннәр исән бит әле аның тирә-ягында. Ә өй түбәсендә күпме хазинә: сине үстергән бишек, сандыклар, йорт кирәк-яраклары.
Зәбирә бераз сүзсез торды да кычкырып җибәрде. 
– Ты что? Это все старье! Аларны күптән чүплек башына томырырга кирәк. Синең монда бар нәрсәң дә бар. Ашаталар, эчерәләр, күршең тоже ничего. Әнә бергәләп чәй эчеп утырасыз. Тагын ни кирәк соң? Күпме яшәргә уйлыйсың? Нигә кирәк ул йорт сиңа?
Озын бармакларын өстәлгә сугып, тагын әллә ниләр кычкырды Зәбирә. Тик Зәйтүнә аларны яртысын да ишетмәде. Колаклары томаланды, күз аллары караңгыланды да утырган җиреннән мендәренә ауды. 
Тавышка ишекне ачып караган Мәйсәрә әлеге хәлне күреп шәфкать туташын чакырды. 
– Ник тавышланасыз? – дип шелтәләде шәфкать туташы, килеп керү белән. – Кем сез?
– Күршесе. Карчыкның хәлен белергә кергән идем.

 

Дилә Булгакова

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: