Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Коткаручы (ХИКӘЯ)

Тәрәзәдән караганда, пары чыгып торган сөт төсле тоелса да, һава шактый салкынча икән. Иртәнге дымлы һава Розалиянең тәнен чиркандырып куйды. Ул, култыгына гына элеп чыккан җиңел кофтасын тиз генә киеп алды да, таң чыгы юешләп тимгел-тимгел иткән асфальт-ка бу көннең беренче эзләрен салып, юлына ашыкты.

Күтәрелә барган томан эчендә йокысыннан әле уянып җитмәгән шәһәр әкрен генә тибрәлеп торгандай тоела. Томанга төренгән биек йортлар арасында Розалия үзен бер мизгелдә таулар тарлавыгында калгандай хис итте. Юк, таулардагы томаннар башка. Башка иде. Таралып бетте дип уйласа да, ул томаннар хәтер төпкеленнән һаман да баш калкытмакчы икән әле. Юк, юк, томаннар турында уйлар вакытмыни! Әнә, аксыл томан артында кояшның сүрән шәүләсе шәйләнә.

Кичә кайтып та торасы калмаган икән. Катлаулы операциядән соң ул, гадәттә, хастаханәдә кала иде. Алай тынычрак. Тик кичә кайтып йоклыйсы итте шул. Пациентның хәле авыр булса да, тотрыклы иде. Шулай да хәл төрле якка үзгәрергә мөмкин. Күзенә барыбер йокы эленмәде. Тәрәзә артында таңы да сызылмый азаплады. Торып сәгатьне караса, биш тулган икән инде, ә тәрәзә артында куе томан...

Өеннән хастаханәгә кадәр булган ун минутлык ара да әллә никадәр озын тоелды бу юлы. Ишектә дә аны кичә озатып калган вахтер каршы алды. Хастаханә яңалыкларын вахтерлардан да күбрәк белүче юктыр, мөгаен. Хәлләрне генә түгел, сулышыңны-тыныңны белеп тора алар. Менә хәзер дә Розалия белән исәнләшүгә, тынычландырырга ашыккан тавыш белән: «Тәртип!» – дип куйды. Розалия күңел халәтен тавышына чыгармый гына: «Рәхмәт, Мансур абый!» – диде һәм, баскычтан йөгереп китүдән чак тыелып, лифт төймәсенә басты. Розалиядән бер адымга гына калып, артыннан вахтер атлады. 

– Роза Фатиховна!.. Әнисе... Таңга кадәр утырды. Монда. Ишек төбендә... Докторны көтәм, дип. Таң белән килеп җитәсегезне белсәм дә: «Доктор алай иртә килми әле ул, берәр җиргә барып чәй эчеп алыгыз!» – дип җибәрдем... көчкә. Озак тормас, килеп җитәр...
– Яхшы. Тик аның белән әле төштән соң гына сөйләшә алырмын. 

Соңгы җөмләне әллә вахтерга әйтте, әллә үзалдына... 
 ...Әнисе. Көтсен! Көтсен... Көтү өмет бит ул. Билгесезлекнең никадәр җанны талкуын белә Розалия. Тик, барыбер, өмет... Өмет иң соңыннан үлә, диләр. Дөрестән дә шулай.
Ире, Фәрухы идарә иткән хәрби вертолетның югалу хәбәрен ишеткәч тә, күңеленә килгән яман уйларны куып, өметен кабызды Розалия. Вертолетның томанда кыяга бәрелеп, тарлавыкка төшүе билгеле булгач та өметен сүндермәде. Билгесезлек шомы җанын талкыса да, көтте. Көтү авыр иде. Көтү... яшәү иде... Өмет иң соңыннан сүнде. 

Ә бу ананың өмете сүнмәячәк! Тик аның белән очрашканчы Розалиягә әле пациентны карыйсы, әнисенә әйтәсе сүзләрне тәгаенлисе бар. Кирәк бит, шулкадәр катлаулы операцияне җиңеп чыгабыз гына дигәндә... йөрәге туктады да куйды! Ярый бөтенләйгә туктамады... Тик... алга таба йөрәге ничек булыр? Түзәрме? Әле тагын операция өстәленә ятасы бар бит егетнең.

Кабинетына кереп халатын гына элде дә, реанимация бүлегенә ашыкты Розалия. Егет наркоздан айныган, аңына килгән иде. Кизү табиб, хәлен «тотрыклы, уртача авыр», дип җиткерде. Авыруга иелә төшеп, Розалия ак җәймә өстендә яткан салкынча кулны кысты: «Яхшы. Бар да яхшы булачак!» Егет кипшенгән иреннәрен чак кыймылдатып алды: «Яхшы...» – дип кабатлады кебек. Яхшы гынамы соң! Искиткеч! Исән! Аңында! Күз төпләре күгелҗемләнеп, тәүлек эчендә битенең тиресенә сары кунып өлгерсә дә... Болай булгач, яхшы! Аның хәзер үтереп эчәсе килүен аңлый Розалия. Шәфкать туташына кашыклап кына су би-рергә кушты. Пациент мониторындагы күрсәткечләргә күз йөртеп алды, аларны авыруның картасына кизү табиб теркәп калдырган күрсәткечләр белән чагыштырып карады да, тынычланып, реанимация бүлегеннән чыкты. Өске катка күтәрелде. Коридорның зур-зур тәрәзәләрен кояш алтынсу-ал төскә буяган иде. Иртәнге томан таралган. Яңа көн туган. Көн үзәгенә таба үҗәтләнеп кыздырып алырга ниятләгән август кояшы күтәрелеп килә. 
Эш бүлмәсе ягына борылуга, кабинетлар арасына куелган урындыкларның берсендә утырган хатын, сикереп торып, аның ягына омтылып алды: «Рузалия!» Аннан туктап, Розалиянең янына килеп җиткәнен көтә башлады. 

Розалия дә түгел, Рузалия! Әбисеннән башка кешенең аңа болай дәшкәнен дә хәтерләми. Юк, аңа дәшүе түгелдер. Аңа биредә беркемнең дә Розалия дип тә әйткәне юк. Роза Фатиховна! Бары шулай. Бу хатын кем беләндер бутадымы? Розалия хатынга игътибар итмәскә тырышып, алдына гына карап атлавында булды. Үзеңә төбәлеп торган кеше яныннан битараф кына узып китүе кыен иде. Узып китәргә өлгермәде, пышылдап диярлек әкрен чыккан тавыш аны туктатты: 
– Рузалия... Син... мине танымыйсың инде... 

Хатынның арыган йөзенә текәлеп, таныш чалымнар табарга тырышып караса да... юк, күргән-белгән кешесе түгел иде бу.
– Танымыйсы-ы-ың! Мин сине астагы фотоңнан ук таныдым. Утыз еллап күрешкән булмаса да...
– Гафу итегез, танымыйм шул. Минем янга булсагыз... 
Розалия гадәтенчә кул сәгатенә карап алды.
– Беләм... эшең тыгыз. Шулай да улымның хәле турында гына әйт инде! Мине кертмиләр бит аның янына... 

Хатын сулкылдап елап җибәрде. Әнисе! Аңлады Розалия. Кичә ул операция ясаган егетнең әнисе. Аның белән төштән соң гына сөйләшермен дигән иде. 
– Борчылмагыз, бар да яхшы. Әйдәгез... 

Хатын, сулкылдавын тыярга тырышып, аның артыннан иярде. Кабинетка кергәч тә, танырга теләп, аны тагын бер кат күздән кичереп алды Розалия. Юан дип әйтеп булмаса да, олыгаю ягында: бил турылары калынаеп, киңәебрәк киткән, бөтен килеш-килбәтеннән гадәти гадилек бөркелеп торган хатын. Джинсы чалбарына бик үк килешле булмаган туника киеп куйган. Күптән буялмаган чәч төпләре чаларып үскән. Талчыккан йөзендә шактый тирән җыерчыклар... Инәлеп караган дымлы күзләр... Хәтер төпкелендә бер мизгелгә генә нидер кыймылдап куйгандай булды. Тик хәтердә казынып торыр вакыт түгел, ана кешегә улының хәле турында җиткереп, көндәлек эшләренә тотынасы иде. 
– Тынычланыгыз! Иң авыры артта калды. Улыгыз терелер. Тик тиз булмас. 
– Мине... алып кер инде янына. Күрим үз күзләрем белән исәнлеген! 
– Исән ул, аңында. Хәле начар түгел. Ышаныгыз миңа. Мин сезне реанимация бүлегенә кертә алмыйм...
– Син... бүлек мөдире, дигән бит... Син дә кертә алмаска!..
– Хәле шулай торса, берничә көннән палатага күчерерләр. Анда күрерсез. 
– Кайлардан син... туры килдең, Рузалия! Әйттеләр инде... Операцияне үзе ясады, дип... Үлемнән тартып алды, дип...

 

Илсөяр Ихсанова

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев