Мәдәни җомга

Комга корылган бәхет (ХИКӘЯ)

Авылларына килеп кибет ачкан уңган эшкуарны Рәмзинә борынына ис керә башлагач ук игътибарга алган иде инде.

Үзенең чибәрлеген яхшы белгән кыз мәктәпне бетермәс борын, Илүснең күзенә чалынырга тырышып йөри башлады. Кибеткә ике-өч йорт аша гына яшәгән кыз сәүдәгәрнең кайчан килүе-китүе турында хәбәрдар иде. Зифа буена сыланып торган кием киеп, болай да чибәр йөзен тагын да бизәп, Илүс каршысына чыгуы гадәти хәлгә әйләнде яшь кызның. Җитмәсә, карашына ымсындыргыч дәрт кабызып, Илүснең күзләренә елмаеп карап китәргә дә оялмады. Ә нигә оялып торырга?! Һәркемнең бәхете үз кулында! Мәктәпне бетереп укырга керергә, ниндидер һөнәр алырга да омтылмады Рәмзинә. Һәр кызның хыялы – югары уку йорты бетерү түгел, ә ВУЗ. Ягъни урысча әйткәндә, выйти удачно замуж! Менә шул хыялына үзен яшьтән үк әзерли башлады Рәмзинә. Үзенә күз салыштырган яшьтәш егетләр белән гыйшык-мыйшык уйнап, бушка вакыт үткәрсенме? Алардан ни файда?! Эх менә бу Илүсне кулга төшереп булса!
Ә Илүс чынлап та хатын-кыз күзе кызыгырлык ир-ат иде шул! Таза бәдәнле, төскә-биткә чибәр булуына өстәп, яши белү сыйфатыннан да мәхрүм калмаган. Ничек кенә яши белә әле Илүс! Авылда гына түгел, тирә-якта бер дигән кибет тота! Төзелеш материаллары, бакча-йорт өчен төрле кирәк-ярак сата торган кибетендә сату-алу эше гөрләп бара Илүснең! Район үзәгеннән кала, тирә-як авылларда мондый кибет башкача юк. Шуңа күрә тирә-юньнән бар халык шунда агыла. Кем йорт-каралтысын рәтли, кем өй яки мунча төзи – кибеткә килми чараң юк. Тауары шәһәр хакларыннан күпкә кыйбатрак булса да, алмый хәлең бармы соң. Чөнки калага барып кайту үзе генә дә арзан түгел. Ә Илүс булдыра! Боҗрадагы тиен кебек әйләнсә әйләнә, ә акча суга белә! Эшен башлап җибәргәндә Илүс элекке колхозның бер бинасын арендага алды. Тиздән ике сатучы яллады. Сәүдә эшен бер җайга салып җибәргәч, тырышканының әҗерен тиз күрә башлады. Тауарны ташып кына өлгер! Соңрак, эшен киңәйткәч, тауар белән тәэмин итүчеләр үзләре ташый башлады. Монысы эшне тагын да җиңеләйтте. Бераздан Илүс һәм хатыны арендага алган бинаны сатып ук алдылар. Тырышсаң, морадыңа ирешерсең – шулдыр инде.
Тора-бара Рәмзинә дә теләгенә ирешә башлады: үткәндә-сүткәндә үзенә май кояшыдай елмаеп, күзләренә текәлеп үтә торган үтә дә чибәр кызны Илүс күрми калмады. Очраклымы, түгелме, Илүс кызны, юлда очратып, берничә кат машинасына да утыртып барды. Баштагы “Илүс абый” янына “Илүс абыкаем, матуркаем, җаныкаем” кебегрәк баллы-майлы, төче сүзләр муллап өстәлде. Кызның “абый”сына “ялгыш” кына кагылып китүе дә юкка үтмәде кебек. Рәмзинә бик үтенеп сорагач, телефон номерлары белән алмаштылар. Монысы инде Рәмзинәгә иң кирәклесе иде. Мәктәп имтиханнарына әзерләнү урынына кыз көне-төне Илүскә татлы-татлы кыска хатлар язды. Үзеннән ике тапкыр диярлек олы булса ни?! Ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш тә! Табигый матурлыгы, кыюлыгы, хәйләкәрлеге аша кемне тели, шуны үзенеке итәрлек ышаныч бар иде Рәмзинәдә. Нинди генә ир-ат матурлыкка битараф? Аннары, хатыны, балалары булса ни! Хатын дивар түгел! Илүс кебек асыл ир заты белән хатыны ничә ел бәхетле яшәгән! Ә хәзер Рәмзинәнең чираты! Кызы турында кешедән гайбәтме-гыйбрәтме сүзләр колагына кергән әнисен дә тыңламады Рәмзинә. “Ни кыласың син? Акылыңа кил, балам! Кермә кеше арасына!” − дип өзгәләнгән әнисенә, син мине ярлы гаиләдә үстердең, синең кебек хәерче буласым килми, дип кенә җаваплады һәм Илүсне эзәрлекләвен дәвам итте. Ә Илүснең йөрәге таш түгел! Хатыны Зәнифә әйбәт әйбәтлеген... Тик, кем әйткәндәй, сакал агара барган саен, шайтан ныграк котырта диләрме? Түзеп кара ул ымсындыргыч, азгын шайтанга! Кочагыңа атылып керергә торган чибәркәйне ничек үзеңнән этәреп була?! Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә! Шулай Илүс Рәмзинәнең кармагына ничек капканын сизми дә калды. Инде алар очраклы түгел, ә алдан сөйләшеп очраша башладылар. Әллә Илүс кызны үзенеке итте, әллә Рәмзинә Илүсне... Яшьтәш кызлары, мәктәпне тәмамлап, һөнәр алырга тырышып йөргәндә Рәмзинә Илүстән авырлы иде инде. Бу хакта ишеткәч кенә Илүс уеннан уймак чыкканлыгын аңлады. Канында уйнаган азгын дәрттән исереп, кызның яшен дә сорамады бит! Ә аңа әле унсигез дә юк! Үз хокукларын яхшы белгән Рәмзинә “Илүс абыйсына” чат ябышты: “Өйләнешәбез!” Ушына яңа килә башлаган иргә борылырлык та урын калдырмады: “Өйләнмәсәң, балага уздырган өчен – сиңа статья!”
Рәмзинә шулай Илүскә хатын аертып чыкты. Ике баласы белән Илүснең хатыны ялгыз калды. Хәер, тормышта була торган хәл – Рәмзинә, бу хакта уйланып, намусын әллә ни бимазаламады. Аңа калса, Илүснең элекке хатыны Зәнифә үзе гаепле. Ире өчен өлтерәп торган кайгыртучан, назлы, уңай холыклы хатын булса, ире аны ташламас иде. Яхшы хатыннан ир китми. Рәмзинә шулай санады. Илүс кебекләрне көндез чыра кабызып эзләсәң дә табып булмый! Кадерен белсен иде! Кыскасы, үзе ачык авыз аның элекке хатыны! Ирен оныта алмыйчамы, балалар хакынамы, күз яшьләрен агызып, ерактан көндәшен эзләп аңлашырга килгән Зәнифә белән сөйләшүне кирәк санамады Рәмзинә. Кызганмады. Нигә ул аны кызганырга тиеш? Һәркем үз бәхете өчен үзенчә көрәшә! Ыһ та итмичә чит ояны тузгыткан Рәмзинә тырышып үз оясын үрә башлады. Башта Илүс белән берничә ай фатир яллап яшәделәр. Кызлары тугач, Рәмзинә дилбегәне үз кулына тиз алды. Бала белән кеше фатирында яшәмәс бит инде! Илүс белән киңәшеп, кибетнең арткы бүлеген үзләренә яшәргә яраклы итеп рәтләделәр: су, җылы үткәрделәр, әйбәтләп ремонтладылар. Кирәк-ярак үз кулларында – Рәмзинә кибет буенча, миңа шулай кирәк, болай кирәк, дип кенә күрсәтеп йөрде. Илүс тә гаиләсе, сөйгән кызы өчен берни дә кызганмады. Кыскасы, бер-ике айдан кибетнең арткы ягында менә дигән үз куышлары булды. Кем әйтмешли, теләк булса, беләк карышмый.
Илүс ничектер, кичерешләрен күңеленә яшердеме, ә Рәмзинә бик тә бәхетле иде. Булдырды, теләгәненә иреште! Тирә-якта бер дигән эшкуарга тормышка чыкты. Үз куышын төзеде. Бала үстерә. Акча ягыннан да Илүс кысмыр түгел. Күпме керә, күпме чыга – анысына Илүс үзе баш. Рәмзинәнең исәп-хисап ягына беркайчан да белдеклеге булмады. Иренең элекке гаиләсенә булышканын белсә генә Рәмзинәнең ачуы чыкты. Ә болай, Рәмзинә тормышыннан канәгать иде. Тук, мул тормышта яшиләр. Яхшы машинада йөриләр. Ни теләсәләр, шуны ашыйлар, кияләр. Чит илгә ял итәргә баралар. Үз бәяләрен үзләре беләләр – авыл халкының “каймагы” белән генә аралашалар. Ир белән хатынның аралары да җылы гына. Яшь хатыны ире өчен назга бер дә саран түгел. Статусын ныгытыр өчен, Рәмзинә тагын бер бала тапты. Беренче гаиләсен ташлаганга Илүс тә артык борчылмый кебек. Һәрхәлдә аны-моны сиздерми. Илүсне түгел, аның акчасын яратып чыкса да, Рәмзинәнең, шулдыр инде мәхәббәт, дип тормышына кинәнеп яшәп яткан көне.
Тора-бара Рәмзинә белән Илүснең дә якты тормышларына караңгы шәүлә төшә башлады. Ничектер акылы җитеп, иренең кәгазьләрен актарып утырганда Рәмзинә тулысынча үзләренеке санаган кибетнең Илүснең беренче хатыны исемендә икәнлеген белде. Элекке хатыны белән бергә төзегән уртак кәсәбәләре Зәнифә исемендә иде Илүснең! Һәм хатыны белән аерылышкач, килешү буенча, Илүс Зәнифәгә, ике баласына ярты табышны күчерә булып чыкты! Бу ачыш Рәмзинәнең башына таш белән органдай булды! Нигә дип ул монда, Илүснең хатыны була торып, Зәнифә белән, аның балалары белән бүлешергә тиеш?!

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: