Мәдәни җомга

Күлмәк

Июнь башлары иде. Кояш – бу биниһая зур ут шары – Җир гомерендә миллионмы, миллиардмы – ничәнчедер тапкыр көнбатыш тарафка юл алды. Офыкларга әле шәфәкъ алсулыгы иңмәгән, шулай да көн кызуы инде сынган; дисбе тарткан карчыклардай, яфракларын шыбырдатып сабыр гына нидер көткән агачлар, озынайган күләгәләр, каяндыр исеп-исеп куйган салкынча дымлы җил, көндез ямь-яшел булып, хәзер каракучкылланыбрак күренгән үләннәр – бар нәрсә озакламый кич җитәчәгенә ишарәли кебек.

Тирә-ягында күгелҗем урманнар, көньягында җәйрәп зур буа яткан авылда да шул ук гомум халәт, ул да фанилыкның илаһи симфониясенә кушылып, үз көен, үз моңын көйли сыман. Әнә яшькелт йомшак йомгаклар – атналык каз бибиләре – көн буена йөри-йөри тәмам алҗып, әнкәләренең канат асларына сыенганнар; әнә китмәннәрен иңбашларына салган чөгендер утаучылар кичке тынга эшкә киттеләр, әнә ялкау көтүчеләр, мәңге туймас сыерларны сүгә-сүгә, көтүне туплаудан алып чыктылар...
Биш-алты йөз йортлы Чыршыбаш исемле бу авыл инешнең калкурак уң як ярына утырган. Түбәнрәк, яшелрәк сул ярда да ике дистәләп өй күренә. Бу кечкенә урамның, әйтсәм ышанмассыз, өч исеме бар. Беренчесе, монда килгән хатларның тышына языла торганы, «Яшьләр» урамы булыр. Икенчесе – «Нахальный». Болай дип аръяклар әйтә. Көнләшеп, кызыгып, төрттереп әйтәләр. Бу яклар бердәй уңган, дөнья көтәргә хирыс халык, шуңа эчләре поша аларның. Урам хуҗалары үзләре инде: «Без – Котылдыклар!» – дип эре чирттереп сөйләшәләр. Нихәл итәсең, өч исем дә җисеменә бик туры килә. Гел яшьләр яши монда, алар төп нигездән, әти-әни, кайната-кайнана йортыннан аерылып чыкканнар, ягъни дә «котылганнар» (кем кемнән котылгандыр, анысын Ходай белә).
Өйләрен алар теге, иркенрәк заманнарда, законын белеп, кирәк-яракларын колхоздан ярты хакка килешеп алып төзеделәр. Тырышлыклары да бар: бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, мал асрыйлар, умарта тоталар. Берчак шулай стенка, дивандыр модага керде. Хаклар ару гына, колхозда ел буе эшләгән акчаң да җитмәле түгел. Нишләделәр, дисезме? Йөз гектарлык басуны үзара бүлешеп алмасыннармы?! Бишәр-алтышар гектар җир утасалар утадылар, ике-өч елда җиһазлы булдылар. Япон телевизорлары инде – икешәр бакча бәрәңге утыртып, аны утап, күмеп, көзен казып, җыеп, Уфа базарына илтеп бидрәләп-килолап «өф» итеп сатудан килгән акча җимеше. Дөньялар үзгәргәнгә артык уфтанмый, хак менгәнгә дә артык пошынмый көн күреп яталар шулай. Нишлисең, патшалар килә тора, китә тора, ә хакыйкать һаман бер: крестьянны ике кулы һәм күкрәк көче туйдыра, ул бары үз-үзенә таяна да, Ходаена сыена. Маңгай тирен түгеп тапкан хәләл икмәге диңгез артының җәннәти деликатесларыннан тәмлерәк аңа.
Менә шушы Яшьләр–Нахальный–Котылдыкның күпер як очында, көн кичкә авыша башлаган бер мәлдә «КамАЗ» машинасы пәйда булды. Ул яман гөрелдәп-дөбердәп, тузаннар куптарып, каз-үрдәкләрне пырхылдатып тузгытып, урам буйлап килде-килде дә урта тирәдәге бер йортның капкасына борты белән терәлә язып туктап калды.
Юан бүрәнәләрдән биек итеп салынган йортның урам як тәрәзәсеннән ак яулыклы баш үрелеп карады, ишек ачылганы, «Рузилә, әтиеңә капка ач!» – дип кычкырган тавыш ишетелде. Ул арада хуҗа үзе – уртачадан озынрак чандыр гәүдәле, йөзенең каракучкыллыгы, борынының кәкрелеге, зур кара күзләре белән азрак кавказ кешесенә дә охшап торган ир – бәләкәй капкадан килеп керде.
– Ачма, кызым, – диде ул 10 яшьләр тирәсендәге аксыл чәчле ягымлы йөзле кызга. – Бүген машинаны гаражга илтәм.
«Әттә!» – дип каршысына йөгереп чыккан үзе кебек кап-кара бәләкәй малайны: «Һа, улым!» – дип, күтәреп алды. Соляркалы бармагы белән аның борынына «пи-ип» дип баскан иде, малайның йөзе бозылды, ул, гарьләнеп, авызын бәлшәйтеп елап җибәрде.
– Менә инде, кайтып кермәс борын сабыйны елата! – Йомры гәүдәле, түгәрәк ачык йөзле хатыны Рәйсә, җитез генә күтәрмәдән төшеп, улына үрелде. – Кил, бәбкәем, кил, «өф» итәбез. Авырттырдымы әттәң? И-и шуны!..
– Яклашма! – диде Рәшит. – Егет кеше елап торамыни. Әнә, бетте дә!
– Аш пеште, токмач кына кабартып аласым калды, – диде хатын. – Әйдә! Рузилә, түтәлдән суган белән укроп алып кер, яме, кызым!
– Башта анауны бушатыйк әле, көрәкләр алып чык, – диде Рәшит.
Рәйсә тиз генә көрәкләр алып килде. Арба төбендә биш-алты чиләк чамасы асфальт калган икән, шуны бәләкәй капка астына ком-таш өстенә бушатып, бүкән белән тәгәрәтеп, тигезләп куйдылар.
– Яңгыр яуса, чокыраеп, су җыелып торадырые, шәп булды, – дип сөенде Рәйсә.
Рузилә өйдән җылы су алып чыгып бакчадагы юынгычка салды. Әтисе бил тиңентен чишенеп ташлап, юына башлады.
– Юл салдыгызмыни? – дип сорады Рәйсә иреннән.
– Иртәгә Сабантуй бит. Кибәрме... Чит илдән кунаклар килә, ди. Тырышалар инде. Акча бирделәр азрак.
– Әйбәт булган, балаларның аягына карарбыз иртәгә. Мин чөгендергә мендем. Шыр чүп, ул ике гектарның очына җиткәнче күзләр чыгар инде.
– Ярар, ярар, кыш буе тик ятасың, маең кимер азрак. – Ир хатынын шулай шаяртып алды. 
– Әй монауны! – диде тегесе. – Эш бармыни? Булса, рәхәтләнеп кеше арасында эшләп кайтыр идем, йөзем якты булыр иде. Тик ята дип инде, ул абзар тулы малны кем карыйдыр?! Әнә, Нәҗипнең хатыны...
– Нәҗип кайтканмыни? – диде Рәшит, аны бүлдереп.
– Кайткан шул. Зур машина белән кайткан, артында кибет. Әллә нәрсәләр төягән, Сабантуйда акча сугаргадыр исәбе. Парашугы кибетнекеннән очсызрак түгелме икән дип барганыем. Сине сорашты. Әйтергә дә онытып торам менә. «Килеп китсен әле», – ди. «Быел тагын туры баганага менәме, барамы Сабантуйга?» – ди.
– Алай икән... – Хатыны сузган тастымалга Рәшит бит-кулын сөртте. – Нәрсә дидең соң?
– Кырыкны куган башы белән колгага үрмәләп йөрмәс инде, – дидем. Былтыр да менеп җитә алмадың, тынычлангансыңдыр, шәт...
– Былтыр салган баштан бит ул. Быел менеп җитәм, Аллаһ боерса!
– Һәй-й, бала-чагалыгың һаман чыгып бетми, – дип сукранды Рәйсә. – Әйдә, керик, аш суынадыр...
Ашап чыккач, Рәшит Нәҗипләргә китте. Рәйсәсенең туган көне якынлаша, шәһәрдән күлмәк-фәлән алып кайтырга кушып, үткән юлы биш йөз сум акча биреп җибәргән иде. Чакырган бит әнә, мөгаен, алып кайткандыр.
Классташлар алар. Рәшитләр сигездән соң СПТУ бетерделәр дә авылда калдылар, ә Нәҗип унны тәмамлады, аннан Уфага чыгып китте, техникумда укып йөрде, ниндидер складтамы, базадамы эшләде, ә хәзер инде алыпсатарга әйләнде. Әти-әнисе вафат булдылар. Котылдыктагы бертуган энекәшенә кайтып йөри ул. Кайткан саен машинасын тутырып кирәк-ярак тауар алып кайта. Алалар, кибетнекеннән очсызрак, юк нәрсәсе юк. «Уфада әллә ничә киоскым бар», – дип сөйли үзе. Бардыр. Укып йөргәндә чебеш кебек кенә нәрсә иде, хәзер битләре өреп кабарткандай шома, алсу; корсак, чалбар каешын менә өзәм, менә өзәм дигәндәй, күпереп тора; кыяфәт шәп, кием күннән дә тиредән; машина яхшы, чит илнеке... «Череп баеса да, эреләнми, авылны онытмый, туганнарын ташламый», – дип ихтирам итә аны Рәшит. Очрашканда күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, сөйләшеп йөриләр.
Нәҗип урамда су колонкасы янында машина юа иде. Әллә нинди чуар төстәге, попугайлар төшкән футболка белән шорты киеп алган. Өр-яңа «ГАЗель»ен шундый мөкиббән китеп, тәмләп юа, тәрәзәләрен, көзгеләрен шундый яратып сөртә, гүя машина түгел, кадерле бер җан иясе. Тирә-юньдә һичбер гаме юк – Рәшитнең сәламен дә ишетмәде. Кабат эндәшкәч, кырын эштә тотылган кешедәй, сискәнеп китте.
– Ә-ә, сабакташ! Синмени?.. – дип, кулларын чиста чүпрәккә сөртте һәм уң кулын сузды. – Сәлам, нихәлләр?
– Тәгәри, – диде Рәшит. – Үзең ничек?
– Менә, – Нәҗип машинага ымлады, – монавы кыр кәҗәсен кырыштырам. Ничек, ошыймы?
– Шә-әп! – диде Рәшит фирүзә төсле өр-яңа «ГАЗель»-гә сокланып. Үзенең гаражындагы егерме еллык «Моск-
вич»ын күз алдына китереп, ирексездән көрсенеп куйды.
– Әйдә әле, керик, сабакташ, – диде Нәҗип, – сиңа сүз барые. 
Җимеш бакчасына энекәше өстәл ясап куйган икән, утырырга иске тимер карават та чыгарганнар. «Безгә дә шулай эшләргә кирәк әле», – дип хәтеренә бикләде Рәшит. Нәҗип машинадан бер ярты, ике сыра алып килде, өйдән тозлы кыяр, пешкән ит, телемләп туралган суган алып чыкты.
– Миңа салма. Ташладым! – Рәшит стаканын каплады. 
– Кара син аны! Чынлапмы? – дип гаҗәпләнде дусты. – Молодец, молодец! – Стаканны авызына каплап, бер тында эчеп бетерде дә кетердәтеп кыяр чәйни башлады. – Ә мин капкалыйм сирәк-мирәк. Эш авыр: нервылар, стресс... Ял юк, йокы юк, малай... Ә син менә сыра йот алайса... Ә-ә, онытып торам, синең заказны үтәдек бит! – Нәҗип кабат машинасына таба китте. Рәшит аның кызыллы-яшелле футболкасына, шорты балагыннан тырпаеп торган йонлач кәкре сыйракларына карап: «Иллә килештерә соң бу шәһәрләр», – дип баш чайкады. 
– Мондый күлмәк Чыршыбаш хатыннарының төшенә дә кермидер, – Нәҗип күксел төстәге күлмәкне таратып җибәрде. – Кара, материалы нинди яхшы, фасоны да Рәйсә өчен үтергән. Хатын толчоктан ярты көн буе эзләп, сайлап йөргән.
– Ни хак соң? – диде Рәшит, түземсезләнеп. 
– Үз бәясе инде, сиңа арттырып сатмыйм, мең тәңкә!
– Мең тәңкә... Биш йөзен биргән идем, тагын биш йөз кирәк, димәк... – Рәшит түш кесәсеннән кулъяулык чыгарды, авыр эштән тупасланган юан бармаклары белән аны ипсез генә сүтеп, бүген хисапчы биргән биш йөзлекне алып Нәҗипкә сузды.
Сабакташы акчаны алмады.
– Куеп тор әле, – диде ул, Рәшитне үтәли күрергә теләгәндәй сөзеп карап. – Мин сине чүпрәк күрсәтергә генә чакырмадым. Эш чыгып тора. Ярдәм итә аласыңмы?
– Нинди эш?
– Иртәгә Туймазыга тауар кайта, шуны Уфага илтергә кирәк. Председатель белән сөйләшенгән, ягулык миннән, накладнойларны бухгалтер әзерли. Акчаңны кире тыгып куй, артык түгелдер. Анда веранда да башлагансың бугай. – Күлмәкне пөхтәләп төреп, чыштырдавык капчыгына салып, Рәшиткә сузды. – Өстәп миннән берәр литр «Бәләбәй», берәр дистә «Прима». Көн эчендә әйләнәсең, туган, кичкә кайтып та җитәсең. Бер көндә җиде йөз чамасы керә, начармыни?
– Иртәгә Сабантуй бит әле...
– Булса ни! Ел да инде ул. Яренгә барырсың...
Рәшит аптырады, башыннан йөз төрле уй үтте. «Елына бер генә бит әле ул Сабантуй... Баганага менәм дип, шоферлар белән бәхәсләшеп тә беткән иде. Биш йөз сум... Әле тагын кайчан акча бирәләр... Бер дистә «Прима»... Яртыларына бензин алсам... Верандага пыяла кирәк...»
Нәҗип аның эндәшми торуын азсынудан дип уйлады, ахры:
– Ярар, тагын бер дистә тәмәке өстим, рәхәтләнерсең тартып, – диде.
Рәшит йодрыгы белән тезенә сукты:
– Ачуланма, яшьти, булмый, баралмыйм!
Нәҗипнең йөзе үзгәреп китте. Рәшит баш тартыр дип һич көтмәгән иде, күрәсең. Юка иреннәре кысылды, авыз тирәсенә тирән җыерчыклар буйланды.
– Нигә? – диде ул тонык тавыш белән.
– Сабантуйга бармыйча булмый бит... Безнең карап торган бер бәйрәм бит ул... – диде Рәшит һәм учына йомарлаган биш йөзлекне Нәҗипкә сузды. – Алып кайткансың, рәхмәт. Үпкәләмә, яшьти, башка вакытта тыңлармын.
Нәҗип акчаны алып тигезләп икегә бөкләде, күнегелгән хәрәкәтләр белән шортигының арткы кесәсенә салды.
– Ярар инде, мин үзеңә дә файда булыр дигән идем...
Рәшитне ул озата чыгып тормады.
Чагылтау итәгендәге киң, иркен яланда яшел яшь үләннәрнең чыгы да кибеп бетмәгән иде, аларны изеп, таптап, йөзләгән, меңләгән аяклар үтте. Халык район Сабан туе үтәчәк мәйданга агылды.  Стадион тирәсендәге буяулары кибәргә дә өлгермәгән эскәмияләрдә, бер читтәге кибетләр рәтендә аклы-зәңгәрле, кызыллы-яшелле чуар дулкыннар чайкалды. Шашлыкчылар учак тергезделәр, урман һавасына әчкелтем төтен, кыздырган ит исе кушылып, җил белән тирә-юньгә таралды. Динамиклардан дәртле бию көе яңгырый башлады.
Чүпрәк сумкаларын күтәргән түтиләр кирәк әйберләрен алырга ашыгып, бер машинадан икенчесенә чапты; агай-эне агачлар арасынарак кереп, гәзит җәеп, табын ясап кәеф-сафа корды; Сабантуйга дип атап кайтучылар, төшләренә кереп йөдәткән балачак дусларын, танышларын очратырга, кемнедер танырга өметләнеп, әрле-бирле йөрде; көяз яшь кызлар, мыек чыга башлаган малайлар бер-берсен күзләде. Кайдадыр эсседән, кеше күплектән көйсезләнеп яшь бала елады, бәйгене көтеп түземсезләнгән атларның кешнәве ишетелде.
Доклад, парад ише рәсми өлешләр бетүгә, мәйданга чабыш атларын чыгардылар. Балалары, Рәйсәсе белән ат ярышын карап утырган Рәшитнең куанычы эченә сыймады, үз колхозларының чаптарлары, аннан юртаклары өчен җан атты, малай-шалай сыман һайтлап-сызгырып, хатынын ачуландырып бетерде. Нишләсен соң инде, ярата бит ул шушы Сабантуйларны, шушы ат ярышларын. Күкрәк кагып чапкан атларның ярсуы, ярыш дәрте аңа да йога, йөрәге еш-еш тибә, күзләре очкынлана – юаш, басынкы Рәшит тә димәссең.
Халык ат бәйгесеннән соң бушап калган мәйданга сибелде. Билгеләнгән җаваплы кешеләр төрле-төрле уеннар, ярышлар оештырып җибәрде. Рәшитләр капчык сугышын, көянтә белән су ташучыларны, башлары белән чумып катыктан тәңкә эзләүчеләрне, капчык киеп йөгерүчеләрне, күз бәйләп чүлмәк ватучыларны карап йөрделәр. Ап-ак озын киемнәр кигән, әллә нинди ак япма ябынган озын таза гәүдәле, кара-кучкыл тәнле, әкәмәт зур күзле чит ил кешеләрен күреп тамаша кылдылар. «Күрәсезме? – дип эченнән генә кәпрәйде Рәшит. – Сезнең мондый тантананы гомердә дә күргәнегез юктыр. Шулкадәр халык җыелган, шундый күңелле бәйрәм бездә генәдер ул. Безнең, үзебезнең бәйрәм шул бу!»
Аннан Рәшитнең баядан бирле карый-карый муеннары кыйгайган якка юнәлделәр. Туры багана кырына хәтсез кеше җыелган. Бик вакытлы килгәннәр, бала-чаганың менәсе менеп төшкән, чират өлкәннәргә җиткән иде. Бераз карап тордылар. Юк, әй, очына чаклы беркем дә менеп җитәлми. Бер-ике метрлап калды, инде менеп җитте дигәндә, бәрәңге сабагыннан тәгәрәгән колорадо коңгызлары сыман, кире шуалар да төшәләр.
– Сабынлаганнар... – ди күзәтүчеләрнең берсе.
– Һе, ансыз буламыни, – ди икенче берәү. – Кичә үзем күрдем, ярты тартма сабын ышкыдылар.
– Уф Аллам! – дип Рәйсә уфтана.– Әллә маташмыйсың гынамы, сиңа әйтәм. Менәлмиләр бит әнә. – Әмма иренең трико балакларын сызгана башлавын күреп тынып кала.
Рәшит күлмәген хатынының кулына тоттырды да, кешеләрне ерып, багана төбенә үтте. Өч кешедән соң аңа да чират җитте. Ул кулларын төкрекләп бер-берсенә ышкыды, тирән итеп сулап, шома салкынча баганага тотынды. «Үзең көч-дәрман бир, Ходаем!» – дип, эченнән генә теләк тели-тели, җәһәт кенә югарыга үрмәли башлады. Күрер күзгә бик тиз генә ярты араны узды. Ләкин өскә таба багана да нәзегәйде, аяк-куллары да талды. Шома, бик шома иде багана. Баштарак әрнешеп, уттай янган беләкләре, ботлары берни тоймас булды,  чүкеч белән дөп-дөп суккандай, чигәсендә кан тамыры сулкылдады. Рәшит бар җегәрен туплады, үҗәтләнеп, тискәреләнеп: «Менәм, барыбер менәм!» – дип пышылдады.
Җир аска тарта, теләк-максат өскә, югарыга өнди – шул ике көч арасында бер җан иясе – кеше тартыша. Биеклеккә өндәүче, чакыручы нинди көч бу? Югарыга үрләгән саен авыр... Гәүдә-бәдән күлмәк түгел шул – салып ташлап торып булмый... Балчыктан ясалган ул...
– Әйдә инде, әйдә! – Астан шундый тавыш ишетел де. «Инде егылып кына төшә күрмәсен!» – дип теләп торган җиреннән, үзе дә сизми, кешеләрдән дә тартынмыйча, шулай дип кычкырды Рәйсә. Ул иренең һәр хәрәкәтен керфек тә какмый күзәтә, каерылган саен һәр мускулы, һәр сөяге беленеп киткән ялангач аркага, шушы кадерле һәм газиз гәүдәгә үз тыннарын бирердәй булып тора иде. Әниләрен җитәкләгән балалар да авызларын ачып әтиләренә карыйлар, аның менеп җитүен телиләр иде.
Таныш тавыш Рәшиткә көч иңдергәндәй булды, аның икенче сулышы ачылды, әүвәлге җаен алып, үрмәләвен дәвам итте. Бер, ике, өч! Булды! Җиңде!!! Иң очка кагылган аркылы таякка уң кулы белән тотынды да аска карады. Кечерәеп күренгән кешеләрне, аларның үзенә сокланып карауларын аерды, халык диңгезе чайкалган мәйданны күздән кичерде, көрәш мәйданында алышкан ике баһадирны чалымлады. Аннан еракка-еракка җәелгән яшелләнә башлаган басуларга, еландай боргаланып офык читенә карап, күкрәк тутырып бер тын алды да, аска шуып төшә башлады.
– Һай, маладис!
– Булдырдың! Егет икәнсең!
– Иң беренче бу менде, – диештеләр карап торучылар.
– Нәрсә бирерләр икән? – дип, хатыннар сөйләнде. Бу ярыш өчен җаваплы кеше Рәшитне бүләкләр салынган тартма янына чакырды.
– Кирәкми, – дип кул селтәде Рәшит.
– Бар, бар, сайла, – диделәр аңа, аркасыннан кагып, истәлеккә калыр.
– Менеп җиткәнгә әйбәтрәк әйбер кирәк, ату биш метр менсә дә яулык, менеп җитә язса да яулык, – диде тартма кырына җыелган кешеләрнең берсе.
– Ике әйберне сайлап алыгыз, – диде район кешесе Рәшиткә. – Балаларыгыз бармы? Менә әйбәт кенә сандалилар...
Күктән җиргә төшкән Рәшит Рузиләгә аяк киеме кирәклеген хәтерләде. Гади генә, арзанлы гына сары сандалиларны, ак ситсы яулыкны алды да, үзенә төбәлгән карашлардан кыенсынгандай, бөрешеп, түгәрәктән чыкты.
Кайтып китәр алдыннан кибетләрне караштырып чыктылар. Арада Нәҗипнең машинасы да бар иде. Нәҗипнең авызы ерык, кәефе шәп. Нәрсә кирәклеген чамалап, белеп алып кайткан, газлы суларын, тәм-томнарын сыпыртып алып бетергәннәр. Балаларга печенье алырга туктаган Рәйсәгә, киң күңелләнеп, бушка матур тышлы ике сагыз да өстәп бирде әле ул.
Сабантуйлар үтте дә китте, бераздан тагын бәйрәм – Рәйсәнең туган көне җитте. Рәйсә йомры беләкләрен сызганып куйган, чәчләрен яшереп ак яулык бәйләгән, чак кына кыскарак бармаклы кабарынкы кулларына күз иярми – җәһәт-җәһәт ит, бәрәңге, суган турый, тозборыч, әнис сибеп болгата. Каплап өлгерткән камырны алып, ике җәймә җәя. Зурысын майланган табага җәеп, эчлекне бушата. Кечерәк җәймәне бәлеш өстенә каплап, астагы җәймәне күтәреп, чит-читләрен оста итеп бөреп чыга. Табаны, читеннән табагач белән эләктереп, мичкә тыга. Күмерләрне кисәүгач белән этәреп, йөзлек куя, морҗаны яба да сәгатьне искә ала. Маңгаена типкән бөрчек-бөрчек тир тамчыларын кул сырты белән сыпырып ташлап, салатлар ясарга тотына, алары бетүгә татлы камыры көтә. Үзенең йөзендә кояш балкый, дөньядан разыйлык, канәгатьлек ташып тора. 
«Бәхетлемен, – дип уйлый ул еш кына, – тырыш, уңган ирем, сәламәт балаларым, үз дөньям бар, Аллага шөкер, күзләр тимәсен...» Яратылган һәм үзе дә яраткан хатыннар гына шулай бәхетле буладыр. Ә ире ярата Рәйсәне, яратмаса, туган көненә бүләк алып мәшәкатьләнер идемени! Авыл җирендә туган көн-фәлән дип бик туарылмыйлар, кая анда кунак җыеп зурлап үткәрүләр. Ә Рәшит онытмаган. Ел да шулай инде ул, бүләксез калдырмас.
Бүген иртән көтү куып керүгә, өстәлдә ялтыравык әйбер ята. Рәшит үзе юк, эшкә киткән. Янчыкны ачып, эчендәге күлмәкне алып караса, аһ итте. Яңарак, районга баргач, базарга сугылды, анда нәкъ шушындый күлмәккә күзе төшкән иде бит! Кызыгып киеп тә карады, инде таман, инде матур иде! Алырлык акчасы булса да, тыелган иде Рәйсә, төзи башлаган веранданы, балаларына кием аласы барлыкны уйлап тыелган иде. Тиз генә халатын са-
лып атып, күлмәкне киеп, көзге алдына килде. Шул, үзе! Каян сайлап ала белгән Рәшите – ул төсе, ул таманлыгы!
Кешегә күп кирәкмени инде, рәхәтләнеп шул күлмәк турында, аны киеп кайларга барачагын уйлый-уйлый, Рәйсә бәйрәм өстәле әзерли. Тәрәзәдән иренең кайтып килүен күреп, каршы чыкты:
– Сиңа әйтәм, тап-таман булган, рәхмәт инде!
– Ярар, – диде Рәшит. Үзе яннарында уралган Рузиләгә карап алды.
«Ояла бит әле ул», – дип уйлады Рәйсә, аның уңайсыз-лануын сизеп.
– Бәлеш тыктым, тагын берәр сәгатьләп торасы бар. Иртә кайттың бүген...
– Икенче рейска җибәрмәделәр. Алайса мин тактага тотынам, Рузиләгә чәй биреп чыгарырсың әле, – дип, Рәшит мунча алдындагы станокка таба китте.
Башлаган эш беткән эш – верандасының эше азаеп килә инде. Эштән соң, кайнише белән икәү маташтылар. Кирәк-ярагын алдан, ике-өч ел буе җыя килгән иде, җайлы булды. Идәнен җәясе дә, тәрәзә рамнарын ясыйсы бар. 
Бер озынлыкта киселгән калын авыр биш-алты тактаны берәм-берәм станок янына ташыды, берсен станокның шома өстәленә салып, моторны кабызды. Түгәрәк пычкының очлы тешләре колак яргыч ачы тавыш белән агачка батып керде, аның кайрылы, ботаклы читен тип-тигез итеп ярып үтте. Читләрен алып чыккач, такталарны шомартырга тотынды. Чәчләренә, ачык беләкләренә, киеменә пычкы оны очты, танавын тәмле агач исе кытыклады. Чәй чыгарган Рәйсә соңгы ике тактаны шомартып бетерергә ярдәм итте. Станокны сүндереп торып, идәнлекләрне әзер такталар өеменә кушып өйделәр.
– Тагын дүрт-бишне шомартсам, җитәр дә, – дип, Рәшит чәй йотты. – Кайниш кайтса, кагуы бер көнлек эш инде аның...
– Син әллә экстрасенсмы? – диде хатыны.
– Нигә?!
– Бәй шул күлмәкне теге атнада районда күреп, күзем төшеп кайтканыем бит. Шулчаклы аласым килгәние, акча жәлләдем. Биш йөз сум шуткы түгел, мәшәкатьле елыбыз.
– Биш йөз сум дисеңме? – дип кабатлап сорады ире.
– Алты йөзне сорап торадырые, алсаң, биш йөзгә бирәм диеп әйткәние инде. Рәхмәт, Рәшит, бигрәк зур бүләк алгансың, – дип ихлас елмайды Рәйсә. Ирен «әп» итеп алды да өйгә кереп китте, ә Рәшитнең ике кулы салынып төште, «лып» итеп каен бүкәнгә утырды.
«Мин бит ул күлмәкне мең сумга алдым!» – дип шаккатып уйлады Рәшит. Нәҗип белән сөйләшүләрен һәр сүзенә кадәр хәтерләде. Җитмәсә, Сабантуй көнне эшкә дә ялламакчы иде бит әле! Хәер, аңа Сабан туең ни дә, үзең ни! Ярый инде, алыпсатар да булдың, ди, бергә алып, икегә сатып баедың да, ди, тик нигә аны, Рәшитне шулай алдарга? Классташың, әйтергә яраса, дустың! Юк, Рәшит алай итә алмас иде. Күңел тынычлыгын, намусыңны йөз, мең тәңкәгә алыштырырсыңмы... Классташ бит әле ул, классташ...
Рәшит сикереп дигәндәй торды да бүкәнгә чабып куелган балтаны алды. Әллә кайчаннан бирле кул тими яткан, утынга дип киселгән агачларны ярырга тотынды. Киерелеп, селтәнеп җибәрә, юан түмәрләр чырылдап икегә аерылып оча... Күз алдында һаман саннар биешә үзенең. Мең... «ыһ»... «чырык!» – биш йөз, биш йөз. Гүя дә түмәрләр түгел, меңлекләр йөзлекләргә ярыла!
Үткер балтаның йөзе батып барган кояшның алтын нурларында ялтлап-ялтлап китә. Шәфәкъ алдыннан гына була торган моңсу тынлыкны бозып тавыш яңгырый: чырык-чырык, чырык-чырык...
Ә кояш, аңа нәрсә, ул битараф, ул чиксезлектән чиксезлеккә сәфәреннән мизгелгә дә туктамыйча әйләнә дә әйләнә. Кояш әйләнә, Ай, Йолдызлар, Җир, Чыршыбаш, Котылдык әйләнә... Без дә үз күчәребез тирәсендә әйләнәбез бугай. Кемнәрнеңдер күчәре – акча, кемнекедер – бала, ир, хатын, эш, уку, тамак. Безнең дә туктарга, уйланып: «Кая? Нигә?» – дип торырга вакытыбыз юк, ашыгабыз – алдарга, алданырга, яшәп калырга, күчәрләребез тирәли әйләнеп калырга...

 

Дилбәр БУЛАТОВА

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: