Мәдәни җомга

Кичер, җаным...

— ...Шул кадәр яратып, барыбер бергә була алмадык, Резеда...

— Кулларымны кайнар учларында иркәләде.

— Ә син үзгәрмәгәнсең, Аскар. Чәчләрең генә “бәсләнгән”...

— Сине уйлап кына чаларды инде алар, Резеда, — дип колагыма пышылдады...

 

Йомышым төшеп, шәһәргә килгәч, бу паркка килми калмыйм мин. Бу юлыда шулай иттем. Яшьлек хатрәләремне яңартырга теләвем, бәби алып кайтырга әзерләнгән кызыма җиңеллекләр, иминлекләр теләү уем паркка әйдәде.

Кызым — иң якын ахирәтем. Серләребез, уйларыбыз уртак безнең. Аңлы, белекле бала биреп зурлады мине Аллаһы. Бу бәхеттән аермасын берүк.

Паркта кеше күп түгел. Анда бер, монда бер яшьләр күренгәли. Ике өлкән яшьтәге апа этләрен җитәкләп сөйләнә-сөйләнә узып киттеләр. Эскәмиядә утырган егет сәгатенә карый-карый, кулындагы матур гөлләмәсен әйләндерә-әйләндерә телефонына шалтыратып ала. Күренеп тора, сөйгәнен көтә.

Көз ае булса да, көннәр җылы, кояшлы. Агачлар сары шәлен ябынган. Кем өчендер көз сагыш мизгеле. Ә мин алтын көзләр артыннан буранлы кышларны көтәм. Кышка алмашка яңадан җылы, кояшлы яз килә!

Иркен сулап парктан атлыйм. Студент елларында физкультура дәресләребез үткән паркта күп еллар элек баскан эзләремне яңартам. Йөгерүдән зачет тапшырган көндә ялгыш басып аягымны авырттырган идем. Авырту шул тикле көчле булган, берничә секундка хәтта аңымны югалтканмын. Күзләремне ачсам, каршымда ап-ак битле, кара чәчле чибәр егет басып тора.

— Менә бит, аңына килде матур кыз... — дип елмая. — Исеме ничек икән сылуның?

— Ре-зе-да-а-а…

— Исемең дә, үзең дә матур. Авыртамы аягың, Резеда? Хәзер үтә ул.

Егет күтәреп торгызып култыклап алды да, эскәмиягә утыртты. Янәшәмә килеп утырды. Аягымның тайган булуын, нәрсәләр эшләтүен сөйләде. Мин егылгач, физкультура дәресендә булган медицина институты студенты ярдәмгә килгән.

Курсташларым белән укытучым янымда булып, мине булачак табиб егет кулында калдырганнар да, бер төркемгә җыелышып нәрсәдер сөйләшәләр...

Аскар белән шулай таныштык. Шул көннән соң очраша башладык. Үзебезне таныштырган парк иң яраткан урыныбызга әйләнде.

Хирург булачак Аскар, эшләп укыгач, очрашуларга сирәк килә.

***

 Кинәт колагыма таныш тавыш чалынды: “тек-тек”, “тек-тек”, “тек-тек”... Кем атлавы бу? Бу адымны йөзләр, юк, меңнәр арасыннан да аерам мин! Сәгать угы кебек тигез ритм белән атлаган адым! Паркның агачлар бүлгән икенче өлешеннән каршы якка бер ир килә. Киң күкрәкле, чаларган чәчле, ап-ак битле... Брусчатка җәелгән ике өлешне бүлгән чаган агачларының яфракларын койган ботаклары арасыннан ул да миңа карап алды. Ул да мине таныды!

Адымымны әкренәйттем дә, үзем дә аңламастан, борылдым. Инде ап-ачык итеп күргән кешемнең артыннан атлыйм.

Менә ул да минем рәткә чыкты, каршыма килә. Ара якынайганнан-якыная...

— Аскар?!

— Резеда?! Син бит!

— Әйе, мин!

Мине кочагына алды. Мин, дистәләрчә ел ир хатыны булып яшәгән, бүген-иртәгә зур әни булырга торган хатын, яшьлегемдә сөйгән Аскарымның кочагына сыендым. Аның йөрәк тибешен, кайнар тынын тойдым. Үзем аңарда яшьлегемдәге Аскарны эзләдем: кап-кара чәче сирәгәйгән, көлсыман төскә кергән. Киң яурынлы Аскарның янып торган күзләре ник тонып калган, аларны сагыш баскан?!

— Мин сине барыбер очратырга өметләнеп яшәдем. Паркка еш киләм. Килгән саен сине эзлим. Сине гомерем буе эзләдем. Барыбер таптым... — дип кочагына ныграк кысты.

Уңайсызланып куйдым. Ул да мине аңлады һәм янәшәдәге чатырның эскәмиясенә барып утырдык. Күпмедер вакыт сүзсез тордык. Паркта йөрүчеләрне карашларыбыз белән озаттык.

— Шул кадәр яратып, барыбер бергә була алмадык, Резеда... — Кулларымны кайнар учларында иркәләде.

— Ә син үзгәрмәгәнсең, Аскар. Чәчләрең генә “бәсләнгән”...

— Сине уйлап кына чаларды инде алар, Резеда, — дип колагыма пышылдады. — Бишенче курста укыганда синең белән очрашуларга ешрак чыгарга теләп, егетләр белән сүз көрәштердем. Алар миңа сөйгән кызыңның бүлмәдәшен кинога чакыра алмыйсың, диделәр. Мин чакыра алам, дидем дә, ахырын уйламый, Инзиләне кинога алып бардым. Мин оттым һәм бер атна егетләр минем урынга төннәрен дежур тордылар. Алай булыр дип уйламаган идем. Син минем белән күрешергә, аңлашырга, сөйләшергә теләмәдең, Резеда... Беләм: үзем гаепле. Кичер мине, җаным!..

Аскарны тыңлаганда яшьләремә буылдым.

— Инзиләне кинога чакыруыңны ул вакытта аңламадым, аңларга да теләмәдем, хыянәт дип кабул иттем. Укуны тәмамлагач чит районга эшкә җибәрделәр. Шундагы бер авылда укыттым. Тормышка чыктым. Хатын-кыз кадерен белгән бик әйбәт кешегә туры килдем. Кыз үстердек. Йорт салып чыктык....

— Синең өчен шатмын, Резеда. Ә мин, укуны бетергәч, армиягә киттем. Хәрби хирург булып хезмәт иттем. Армиядә калдым. Өйләнгән идем, аерылдым. Улым зур инде. Хәзер монда кайттым. Сине кайлардан гына эзләмәдем. Инзиләне социаль челтәрләрдән табып сине сорашып карадым, бәйләнеш тотмыйбыз, диде. Юллар аерылгач, нинди адреска хат язарга да белмәдем. Авылыңа язсам, инде тормышта булсаң, гаиләңне таркатудан курыктым... Шулай гомер узды да китте...

Мин инде социаль челтәрләрдә ирем фамилиясе белән теркәлүем, ун ел саен курсташлар белән очрашуларда булуым, Инзиләнең күрешкәндә Аскар турында бернәрсә дә әйтмәвен сөйләп тормадым. Сөйгәнемнең тәкъдим ясап, кавышып бергә яңа тормыш башларга хыялланып йөргәндә Инзиләнең яраткан егетемә ияреп кинога барып кылган ялгышлыгы өчен үзен гомер буе кичерә алмавы турында да әйтмәдем. Кинога бару вакыйгасының дөресен Инзилә миңа сөйләгәндә инде кияүдә булуым, сигез яшьлек кыз үстерүем, кыскасы, хатын-кыз миссиясен үтәгән Резеда булуым турында сөйләү дә Аскарга кызык булмас иде инде... Үткәннәрне яңартудан хәзер ни мәгънә?

Тормыш мәшәкатьләре, иремнең аңлы карашы, гаилә, бала өчен өзелеп торуы Аскарга булган сөю хисен сүрелдерде. Еллар узган саен яшьлектәге истәлекләр вакыт-вакыт үткәннәрдәге якты образ булып кына яңарды.

— Ник хәзер өйләнмисең соң, Аскар?

— Өйләнеп карадым. Бер түгел, ике тапкыр өйләндем. Сине оныта алмадым. Уйларымда гел синең белән яшәдем. Наиләгә дә, Лилиягә дә Резеда дип дәштем. Төннәремдә Резеда дип иркәләгәнмен... Көнемдә дә, төнемдә дә күз алдымда гел син. Һаман шул ук Резедасың! Мин яраткан Резедасың бит син!

— Син дә кичер мине, Аскар, җаным!

— Мин сине күптән кичердем. Үзем гаепле барына да. Инде сине очратуым, күрешүем, синең яшәвең белән бәхетлемен, Резеда! Чечня җирендә яралы солдатларның коткарылган гомерләре хакына бер булса да очраштыр Резедам белән дип ялварыплар сорадым... Бүген миннән дә бәхетле кеше юк, җаным!

Шул мәлдә сумкамдагы кесә телефоным шалтырады. Кызым шалтырата. Яшьлек дустыма әйтеп, трубкамны алдым:

— Әни, сөенче: оныгың бар!

— Әй, балам! Рәхмәт, кызым! Үзегез әйбәтме?

— Әйбәт, әни, әйбәт. Өч кило ярымлы баһадирыбыз әле имеп ята...

— Ярар, кызым... Барысы да әйбәт булсын! Инде ял итегез!

Сөйләшүне тәмамларга теләсәм дә, кызымның әйтер сүзе бетмәгән икән:

— Әни, ә нигә оныгыңа нинди исем сайлаганны сорамыйсың?

— Кем булса да, исән-сау булыгыз, кызым. Тигезегез белән үстерегез. Мин кем дип кушсагыз да, риза.

— Ә мин Аскар дип кушачакмын!

— К-е-е-е-м?

— Аскар дип! Әни, хәтерлисеңме, миңа яшь чагыңда яраткан егетең турында сорагач, Аскар исемле егетне яратып йөрүең турында сөйли идең. Син бит ул абыйны яраткансың, әле дә яратасың. Әтине дә хөрмәт итәсең. Ә ул абый турында сөйләгәндә күзләрең бәхет белән тула. Син ул көнне бер басасы урынга биш басасың, җырлап йөрисең, күңелең көлә бит, әни. Яраткан оныгыңа аның исеме белән дәшәрсең, ярыймы...

— Рәхмәт, кызым...

Кызымның сүзләрен Аскар да ишетте.

...Җылы җил исеп куйды. Аскар белән минем алга ике сары чаган яфрагы өзелеп төште. Яфраклар өстенә “тып” итеп Аскарның да, минем дә күз яшьләре тамды...

(Автор стиле сакланды.)

***

 

Аида Рәдиф кызы Хәйретдинова 1972 елның алтын көз аенда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган.  Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетында югары белем ала. Хезмәт юлын туган районындагы матбугат басмасы редакциясендә бүлек мөдире булып башлый һәм әлеге көнгә кадәр  “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә эшли. Күп еллар инде республикада нәшер ителгән басмалар белән хезмәттәшлек итә. Аида Хәйртдинованың хикәя, нәсер, новеллалары “Тулпар”, “Агидел”, “Идел”, “Мәйдан”, “Шоңкар” юмористик язмалары “Һәнәк” журналларында, "Кызыл таң", “Өмет”, “Сөенче”, "Йәшлек", “Йәншишмә”  һәм башка гәзитләрдә әледән-әле дөнья күреп килә.

2009 елда Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшрияты А. Хәйртдинованың “Яшьләр тавышы” сериясендә “Яшьлек җырым” дигән тәүге хикәяләр җыентыгын чыгарды.

2006, 2009 һәм 2012 елларда “Өмет” гәзитенең әдәби конкурсларында җиңүче буларак билгеләнде.  2012 елда республика яшьләренең “Йәшлек” гәзите редакциясе Башкортстан Республикасының Язучылар Союзы һәм Әбҗәлил районы башкортлары Корылтаеның башкарма комитеты белән берлектә үткәргән Рәмил Кол Дәүләт исемендәге әдәби премия лауреаты булды. 2014 елда “Акчарлак” җыентыгында күләмле хикәясе басылды. “Тулпар” журналының 2015 елгы лауреаты булды.

 

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА

"Тулпар"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: