Мәдәни җомга

Хыянәтнең исе нинди?

Дус кызым Азалия кунакка килде. Чәй эчеп утырабыз.

– Бигрәк уңган инде синең Миратың. Күр, кухнягызга шкафларны ничек итеп эшләп куйган.  – Уңган шул... – Нәрсә үкенечле тон белән әйтәсең соң син ул хакта? – дип аптырап, ике күзен тутырып карап куйды Азалия. – Күкрәгеңне киереп сөйләшергә кирәк. Синең ирең ич ул! – Рәсми рәвештә минеке... – Ошамый миңа болай сөйләшүең. Әйдә, әйләнеп йөрмә әле, турыдан яр! Нәрсә булды? – Мират миңа хыянәт итә, ахры... Азалия эчеп утырган чәенә тончыкты.  – Миратмы? Хыянәт итәме? Булмаганны сөйләмә, яме. Йә кеше ышандырырсың. Соң ул бит синең күзеңә генә карап тора. Мират икенче хатынга карыймы? Аның өчен дөньяда синнән башка хатын-кыз юк бит. – Мин дә шулай уйлый идем дә соң... Ишек ачылган тавыш ишетелгәч, безнең сүзләр өзелде. Мират кайтып керде.  – Кунак кызы бар икән, сәлам Азалия, – дип сөйләнә-сөйләнә кулын юып килде дә, өстәлдәге коймакны аяк өсте генә капкалый башлады.  – Әйдә, чәй ясыйм. – Юк, юк, серләшегез. Мин соңрак эчәм.  Азалия кухнядан чыгып барган Миратны карашы белән озатты, сизелер-сизелмәс кенә башын селкеп алды да, миңа карады.  – Сиздеңме? – Ә мин нәрсә сизәргә тиеш?  – Ят духи исе! Искә нәзберек кеше  бит син. Сиздең, миңа әйтергә генә кыймыйсың. – Соң ул бит хатын-кызлар белән эшли. Өске киеме берәр хатын-кызның киеме янәшәсендә эленеп торгандыр.  – Эшкә баргач күлмәген дә салып элеп куймыйдыр бит инде... – Берәр коллегасын эштән соң илтеп куйгандыр. – Алай булса ярты ел инде ул коллегасын өенә илтә булып чыга. Инде ничәнче ай ул авыр ис өйгә ияреп кайта. – Авыр ис түгел инде бу, Филиза. Бу бит – «Монталь»! – «Монталь»? – Бу исне бутап булмый инде. Бик кыйммәтле духи ул! Һәм башны әйләндерерлек исле... – Күренеп тора: әйләндергәннәр инде... – Тукта әле, Филиза, ярсыма. Ул «Монталь»нең шлейфы каты. Яннан үтеп киткән кешегә «иярә» ул. Миратка да шулай ияргәндер. – Бу сүзләреңә үзең дә ышанмыйсың бит. Ник мине тынычландырырга тырышасың? – Филиза... эшләр җитди бугай шул. Монда тынычланырга ярамыйдыр инде... Иреңне «Монтальгә»  бирергә теләмәсәң... Без Мират белән 12 ел бергә. Яратышып өйләнештек. Тик балабыз булмады. Хастаханә сукмакларын да таптап арыдык. ЭКО да барып чыкмады. Мират балалар йортыннан сабый алу турында  ишетергә дә теләмәде. Инде менә ике-өч ел бу хакта сөйләшү түгел, уйланмадык та бугай. Дөресрәге, ул уйламады бугай.  Кысыр агач булуыма җаным әрнемәгән көнем юк. Минем дә бала кочасым килә... Ярый әле янымда Мират. Балага бирәсе бар җылым, назым аңа. Ул минем бар дөньям. Тик соңгы айларда килгән ят ис кенә шик-шөбһәләр тудырды. Мират өйгә кайтып кергән саен, ул ис тә фатирыбызга әкрен генә шуып керә дә мине буа... Буылуга түзә алмагач, Мират белән сөйләшергә булдым.  – Мират, безгә сөйләшергә кирәк. – Нәрсә булды? – Син... син башка бер хатын белән очрашасыңмы?.. Мират бер мизгелгә катып калды. Күзләре йөгерешә башлады.  – Син нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме соң? Ничек мондый яла яга аласың? Шкафтан күлмәген алдым да аңа атып бәрдем. – Миңа калса, монда бар да аңлашыла... – Ә нәрсә булган бу күлмәккә? – Ә син сизмисеңмени? Анда ят духи исе... – Безнең хисапчыны илткән идем... – Беренчедән, сезнең пенсионер  яшендәге хисапчыгыз мондый духи сибенми дип уйлыйм. Ник мине җүләргә чыгарасың? Икенчедән, син аның шәхси шоферы булып урнаштыңмыни? Инде ярты ел бу ис мине буа... Ачудан соңгы чиккә җитеп  кычкырышканнан соң, Мират ишекне шап итеп ябып чыгып китте дә, беренче тапкыр кунарга кайтмады. Ә икенче көнне ул чынлап та икенче хатын белән очрашуын әйтте. Һәм миннән китәргә карар кылуын хәбәр итте. «Монталь» мине җиңде... Бик авыр булды ул аерылышу. Минем бөтен дөньям җимерелә башлады. Шашар дәрәҗәгә җиттем.  Миратны күргән саен, тилереп еладым, алдына тезләнеп мине калдырмавын үтендем, ялвардым, ялындым... Аңа булган яратуым хакында кат-кат, елый-елый сөйләдем. «Син китсәң, мин үләм», – дип тә янадым... Миратсыз тормышымны күз алдыма да китерә алмадым. Мин ансыз яши алмый идем. Соңгы тапкыр әйберләрен алырга килгәч, кабат аның аяк астына егылдым, еладым, каргадым...  – Аның нәрсәсе миннән яхшырак соң? Әйдә, мин дә «Монталь» алам. Күп итеп алам! Минут саен сибенермен! Нәрсә белән каратты соң ул сине? Минем моны белергә хакым бар, – дип ярсыдым. – Минем анда балам бар. Кызым үсә, – диде дә, кулларымнан ычкынып чыгып китте. Минем дөньям ишелде... стеналары гына түгел, нигезе дә... Юк, убылды да, җир астына китте... Чоңгылга очты... Хастаханәдә уянып киттем. Янымда Азалия утыра. – Куркыттың, кызый. Ирсез калам дип, үләргә кирәк түгел инде... – Мин нигә монда? – Шалтыратып та телефоныңны алмагач, фатирыңа килдем. Ә анда ишек ачык, ә син идән уртасында һушсыз ятасың.  «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Син бит һушыңа килдең. Машинага бергә чыгып утырдык. Аннан тагын һушыңны җуйдың... – Чакырмаска идең. Үлсәм, әрнүләрем бетәр иде, – дидем дә стенага борылып яттым. Минем беркем белән дә сөйләшәсем, юк, яшисем килми иде... Тамагымнан бер бөртек ризык үтмәде. Бары тик үлем хакында гына уйландым.  Ә нигә миңа яшәргә? Баласын җитәкләгән Миратны очратыр өченме?! Бертуктаусыз яныма табиблар керде. Әллә табиб, әллә практикант.   Миңа барыбер иде. Әле ярый минем хәлне әти-әнием белми. Азалиягә хәбәр итмә дип бик ныклап кисәттем... Бер табиб көнгә берничә тапкыр кереп йөри башлады. Бик ипле, тыныч кына  сөйләшкән  Ризван Ринатович һаман ниндидер кызык хәлләр сөйләп күңелемне күтәрергә тырышты. Хәтта әкренләп үзе кашыктан ашата башлады. Һавага алып чыкты. Мине  сөйләшергә мәҗбүр итте. Ә минем, нигәдер, аңа буйсынасым килде. Ул мине теге дөньядан кире алып кайтты. Яшәү  уты кабызды... Хастаханәдән чыккач та тикшерелеп тордым. Безнең очрашулар пациент белән табиб аралашуыннан күпкә югарыракка күтәрелде.  Ул миңа авыруга түгел, ә хатын-кызга караган кебек карый иде. Кабат ир-атка, мәхәббәткә ышана башладым. Яраттым... Шулай озын кышлар үтеп, яз җитте.  – 8 Мартка нәрсә бүләк итим? – дип сорады ул бервакыт. Уйлап та тормастан: «Монталь», – дидем.  – Шул духи ошыймы? Мин сине нәфис хуш исләр генә яратасың дип уйлый идем, – дип аптырады. – Ул духи миндә булырга тиеш... ...Тагын ярты елдан соң без өйләнештек. Нәкъ тугыз айдан соң мин хастаханәгә керергә җыена башладым. Әйберләремне барлаганда шкаф киштәсеннән ачылмаган «Монталь» килеп чыкты.  Аны тотып уйга калдым. Бу духиның исен беркайчан да ярата алмам, минем ис түгел,  әмма мин аңа шундый рәхмәтле. Әгәр шушы «Монталь» булмаса, янәшәмдә Ризван да, йөрәк астында  балам да булмас иде дип, эчемне сыпырып куйдым. Мират белән ике мескен җан булып яшәр идек. Ә хәзер ул да бәхетледер, мин дә бәхетемне таптым.  Юк, ыргытмыйм бу духины, чөнки ул миңа бик кадерле. Ул миңа бәхет бүләк итте...    
 

Чулпан ГАЛИӘХМӘТОВА
Сөембикә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: