Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Әхәт Сафиуллин: Яшәсен хатын-кызлар!

Ә кулларына сугым пычагы тотып, ит комбинатларында кемнәр эшли дип беләсез? Ялгышасыз, юк, ир-атлар түгел, ә шул ук хөрмәтле хатын-кызларыбыз эшли аларда!

(Юмористик хикәя)


Мең дә тугыз йөз унҗиденче ел безнең сөйкемле хатын-кызларыбызны ирләр белән янәшә бастырды да куйды! Хәзер ирләр дә ир, алар да ир булды. “Без кем идек тә, кем булдык!” – дип күкрәк сугарлыклары бар: ирләр белән бергә чуен коялар, урман кисәләр, сал агызалар, океаннарда балык тоталар, нефть чыгаралар. Саный китсәң, очына чыгарлык түгел. Хәтта укытучы һәм балалар бакчасында эшләүче хатын-кызларыбыз да бар! Хатын-кыз врачларыбыз да шактый. Алай гынамы?! Хәтта Мәскәү Кремлендә эшләүче хатын-кызларыбыз да юк түгел! Җыештыручылар булып эшлиләр. Хәтта депутатлар сафында да бар! Хатын-кызларга гына хас сабырлык вә түземлелек белән инде җитмеш ел буе ана һәм балаларны саклау проблемаларын күтәреп киләләр. Төшерүче генә юк...

Ә кулларына сугым пычагы тотып, ит комбинатларында кемнәр эшли дип беләсез? Ялгышасыз, юк, ир-атлар түгел, ә шул ук хөрмәтле хатын-кызларыбыз эшли аларда! Чөнки анда эшләргә ирләр психикасы түзә алмый ди. Ычкынгалыйлар икән. Хатын-кызлармы? Юк, алар арасында ычкынучылар юк ди. Алар йөрәклерәк. Ә без, аларны кимсетеп, йомшак җенес, дигән булабыз.

Алар шушы тигез хокукларыннан файдалана да белә, теш-тырнаклары белән ябышып, аны югалтмаска тырыша. Тәмам тардылар тигезлеккә, җан атып саклыйлар шуны. Хәтта кайчагында уздырып та җибәргәлиләр. Узынмаслар иде дә, хөкүмәтебез узындыра. Һәр адым саен аларга юл куеп килә. Ә алар, тәмам узынып, инде кайбер эшләрдән мескен ирләрне кысрык­лап чыгарды...

Матур булып төтен күтәрелгән ә-ә-нә теге якка карагыз әле. Берни дә күренми, сасы төтен баскан, дисезме? Соң, курык­магыз, якынрак килегез! Күрдегезме? Әйе, асфальт җәяләр. Матур, тигез булсын, дип тырыша-тырыша безнең нечкә күңелле хатын-кызларыбыз сала ул асфальтны! Кем икәнлекләрен аерып булмый, ниндидер карачкы болар, дисезме? Юк ла инде, валлаһи хатын-кызлар. Тәмам ир-атларга охшаган, дисезме? Дөрес анысы, экскаватор чүмече хәтле көрәк белән каерып-каерып алып асфальт атулары ирләрнекенә охшаган. Әйе, җиңнәрен иңбашларына тикле сызганып куюлары да, һәр хәрәкәтләре саен елык-елык килгән мускуллары да ирләрнеке сыман. Нишлисең, утыз ике градуска җиткән челләдә җиң сызганмый хәлең юк. Ирләр булса, инде бу эссегә түзә алмыйча, күптән майкадан гына калган булыр иде. Ә хатын-кызларыбыз – намус саклаучан, юк-бар җирдә чишенеп атмый. Шушы эсседә дә өсләрен салмый чибәркәйләр. Шабыр тиргә батып, һаман кизәнүләрен беләләр. Аларның хезмәт фронтында тимердәй каткан кулларында ут уйный! Аталар да аталар шул кайнар асфальтны. Көрәк кенә түзсен!

Сез аларның йөзләренә игътибар итегез, йөзләренә! Нинди җитдилек аларда! Аны хәтта асфальттан күтәрелгән зәңгәр һавалардан да зәңгәр төтен дә каплап бетерә алмый. Чөнки юк-бар җитдилек кенә түгел, ә исәпсез-хисапсыз бишьеллыкларда туган, социалистик ярышларда чыныккан җитдилек ул!

Аларның күзләренә карагыз. Сизәсезме, алар Испания корридаларындагы үгезләр күзен хәтерләтә. Әйе, аларны да кан баскан. Монысы да әлеге дә баягы җитдилектән, эшне яратудан килә. Ул күзләрдә ирләр белән тигез хокук биргән сөекле партиябезгә, шуны мәңгеләштереп, беркем дә тартып алмаслык итеп беркетеп куйган конституциябезгә булган чиксез рәхмәтләре чагыла. Шул ук вакытта аларда череп баеган капитализмга нәфрәтләре дә чиксез. Игътибар итегез: алар якты киләчәгебезгә таба юнәлгән. Шуны якынайту өчен кизәнә алар көрәк белән. Шуның хакына алар шушы көрәкләре белән бөтен Җир шарын айкап салырга әзер. Нигә алар башларын һаман төрле якка боргалый, дисезме? Шуны да белмисезме?! Якты киләчәк кайсы якта икән дип карый алар!..

Әй биргән дә инде Ходай хатын-кызларыбызга көчне!

Беркөн шулай, хәл белешергә дип, күршебезгә кергән идем. Карыйм, күршем Мөхәммәтҗанны хатыны, кәчтүм якасыннан ишекләре янындагы элгечкә элеп куйган! Кычкыра, тыпырчына мес­кен Мөхәммәтҗан, нишләргә белми. Тик һич тә ычкына алмый! Ә хатыны, ике кулы белән бөеренә таянып, каршысында басып тора:

– Йә, әйт әле, безнең өйдә кем хуҗа?

– Ярар, төшер инде, төшер! Син хуҗа, син...

– Кара аны, моннан соң, өйдә мин хуҗа, дигән сүзеңне ишетәсем булмасын! Йөз грамм эчтеңме, әтәчләнә башлыйсың, – дип хатыны сөекле ире Мөхәммәтҗанны бер кулы белән элгечтән күтәреп алды да идәнгә бастырды.

Чәчләрем үрә торды, юкка гына тимер-бетон заводында эшләми икән! Мөхәммәтҗан күршем манма тиргә баткан. Үзе гаепле. Хәзерге заманда кем хатын-кыз белән шундый бәхәскә керә инде? Белергә вакыт: безнең нәфис затларыбыз төшеп калганнардан түгел!

“Саруымны кайнатма әле, кирәк икән, пешер дә аша! Мин дә синең кебек сигез сәгать эшләп кайткан кеше!” – дип юкка гына әйтәмени алар? Алар да безнең белән тигез хокуклы лабаса! Чибәркәйләребезнең тигез хокуклы икәнлекләре хәзер йөрешләреннән үк күренеп тора: алар да, ирләрчә зур-зур атлап, җиргә ирләрчә нык басып йөри. Адымнары – ышанычлы, иңнәр җиргә таба сеңә төшкән. Мондый адымнар, мондый иңнәр җитмеш еллар буе социализм төзүче безнең халыкта гына очрый. Илебез тоткасы булган хезмәт кешесе килүен әллә кайдан күрәсең! Ә череп баручы капитализм илләрендә мондый адымны очратуы мөмкинме соң?! Анда хатын-кыз дигән затлар, ике кулына бер радикюль тотып, кәс-кәс атлап йөрергә генә өйрәнгән. Йә, әйтегез, ышанычлы адыммы бу?..

Хатын-кызларыбыз нечкә күңелле дә әле, бәгырькәйләрем. Бигрәк тә яз айларын яраталар. Үләләр шул яз җитүен көтеп! Аны кар ятуга ук сагына башлыйлар. Аның килүен тизләтү өчен кулларына көрәкләр тотып, кыш буе кар белән көрәш алып баралар. /Алар бездән дворниклык эшен дә тартып алды бит!/. Ә яз исе килә башлауга, кулларына ир-ат күтәрә алмаслык ломнар тотып, юлларны, тротуарларны еллык бозлардан арындыралар. Аларның “эх!” дип язны тоткарлаучы шул бозларга җан ачылары белән китереп бәрүләрен күреп, күгәрченкәйләребезнең язны шулкадәр дә яратуларына ничек сокланмыйсың! Шәһәр урамнарына язны менә шулай итеп китерүләренә күңелләр җилкенеп куя.

Кыскасы, хатын-кызларыбызның тырышлыгы, көчлелеге, сабырлыгы хакында тагын әллә нәрсәләр сөйләргә мөмкин. Хатын-кыз мөлаем да, чибәр дә, яхшы ана да булырга тиеш бит әле, дисезме? Килешәм. Ә кем әйтә аларны мөлаем һәм чибәр түгел дип?! Ышанмасагыз, безнең хатын-кызларыбызның кулларыннан балта, көрәк һәм лом ише нәрсәләрне алып, өсләреннән сырган фуфайкаларын, сырган чалбарларын салдырып карагыз! Шунда: “Йа, Хода, чыннан да, безнекеләрме соң болар?!” дип телсез калырсыз. Мөлаем да, чибәр дә алар һәм яхшы аналар да. Яхшы ана булмаган хатын-кыз бала табар идеме?! Безнекеләр, гәрчә ирләр белән бертигез булса да, таба, бәгырькәйләр. Дәүләтебезгә, рәхмәт! Ана булу хокукын ирләр белән бүлешмәгән өчен. Нишләр идек, валлаһи!..
Яшәсен безнең сөекле хатын-кызларыбыз! Мескенкәйләремез...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев