Хикәятләр
Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә: – Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.
Саран һәм юмарт
Бер хатын бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан. Иренең зур кибете булган, анда тукымалар һәм кием-салым саткан, әмма үзе гаять саран булуы белән аерылып торган.
Беркөнне ул үзенә тавык сатып алган һәм хатынына кичкә тавык шулпасы пешерергә кушып калдырган. Өстәл артында кичке ашны ашап утырган чакта өй ишеген шакыганнар. Сәүдәгәр барып ишекне ачкач, анда бер ярлы кеше, үзенең ач булуы турында әйтеп, аңардан ашарга сораган. Сәүдәгәр аны бик каты сүккән. Теләнүче аңа әйткән:
– Сине Аллаһ кичерсен, әгәр ач булмасам, бу ишекне шакылдатмаган да булыр идем, – дигән. Сәүдәгәр ач кеше алдында йорт ишеген шап иттереп ябып куйган.
Яңадан өстәл артына ашарга утырган. Хатыны аңа:
– Нигә син соранган кеше каршында ишекне шапылдатып яптың? – дигән. Ире начар сүзләр әйтеп сүгенгән.
– Тавыкның канатларын гына бирсәң дә бик шәп булыр иде, – дип әйткән хатыны.
– Мин һәр хәерчегә тавык канатлары өләшергә тиешмени? – дип кычкырган сәүдәгәр. Хатыны аңа:
– Һич югында җылы сүз булса да әйтергә кирәк иде аңа, – дигән.
Берәр атнадан соң, сәүдәгәр үзенең кибете янына килсә, янгын чыгып малының янып беткәнен күргән. Бернәрсә дә калмаган: тукымалар, затлы киемнәр – барысы да күмергә әверелгән. Кибетнең янган бүрәнәләре генә калган.
Сәүдәгәр өенә кайткач, кибетенең янып бетүен, көле генә калуын әйткән. Хатыны бу хәлләргә артык кайгырмыйча: “Аллаһ бәрәкәт бирүче дә, алучы да”, – дигән.
Сәүдәгәр аңа бик ачуланып:
– Син ул Аллаһтан көтеп утыр әле, ул кайчан бирер. Бар әниең янына кайтып кит, – дигән һәм хатынын аерып куып җибәргән.
Әмма аерылган иманлы хатынны Аллаһ ташламаган, ул башка кешегә кияүгә чыккан. Яңа ире ярлыларны кызгана, юмарт, шәфкатьле була.
Беркөнне алар кичке ашны ашап утырганда ишек шакыйлар. Хатыны барып ишекне ача һәм соранып йөрүчене күрә. Аның азык һәм су сораганын иренә барып әйтә. Ире аңа:
– Безнең икебезгә бер тавык җитә, бер тавыкны аңа бир. Безне Аллаһ үзенең нигъмәтләре белән бүләкләде, шуңа күрә ярлы-мескеннәр хәленә кермичә, Аллаһ алдында оятлы булмыйк, ди. Яңадан өстәл янына ашарга утыралар. Хатынның күзләреннән яшьләре ага, моны күреп, ире аңардан сәбәбен сорый. Бераздан хатыны күз яшьләрен сөртеп, иренә әйтә:
– Бу хәерче кеше – минем беренче ирем иде, – ди. Ире хатынына:
– Ишекне шакып, ашарга сораган кеше синең ирең булса, ул минем алдымда шапылдатып ишеген япкан иде, – ди.
Яхшы ир
Бервакыт мөселманнар казые янына Сәрия исемле бер хатын килә. Ул казыйга түбәндәге сүзләрне әйтә:
– Ике ел элек миңа ирем белән сез никах укып өйләндергән идегез. Ә хәзер безне аер, аны күрәсем дә килми, аның белән яши алмыйм, – ди.
– Аерылышу өчен сәбәпләрегезне аңлатып күрсәтегез, – дип әйтә казый хатынга. Сәрия сөйли башлый:
– Барлык кешеләрнең ирләре эштән кайткан, ә минеке һаман соңга кала. Шуның аркасында һәр көн ызгыш-талаш.
– Төп сәбәбе шул гынамы? – ди казый.
– Шундый кимчелекле кеше белән яшисем килми, – ди Сәрия.
– Әлбәттә, мин сезне аера алам, әмма бер шарт белән, – ди казый. – Хәзер өеңә кайт һәм миңа зур гына тәмле икмәк пешереп кил. Өегездәге ризыкларны кулланма. Суны, онны, тозны күршеләрдән алып тор. Ни өчен аерылганыңны һәрберсенә сөйләп бир, – дигән имам.
Сәрия өенә ашыгып кайткан да, бу эшләрне озакка сузмыйча, суга дип күршеләренә кергән.
– Гайшә, миңа ярты чиләк су биреп тор әле, – дигән.
Күрше хатыны сәбәбен сораган:
– Сезнең коегыз бар бит, суы беттеме әллә? – дигән ул.
Сәрия барысын да сөйләп биргән. Шуннан соң Гайшә үзенең иренең яманлыгы, тәртипсезлеге, уңмаганлыгы турында сөйләргә тотынган...
Сәрия икенче күршесенә Гафияләргә тоз сорарга кергән. Казый кушканча сөйләп биргән.
Гафия сүз алган:
– Әле син минем иремне белмисең, ул соңга калып кайту гына түгел, кайвакыт иртә белән генә кайта, – дигән.
Сәрия аннары он сорарга Асияләргә кергән. Хәлләрне сөйләп биргәннән соң, Асия аңа он салып биргән һәм ярты сәгатьләр чамасы ирен яманлаган...
Көч-хәл белән күтәренеп өенә кайтып кергәч, мич ягып, камыр ясап, зур тәмле икмәк пешергән.
Иртән Сәрия икмәкне чиста зур сөлгегә төреп, мәчеткә казый янына киткән. Хәзрәт белән исәнләшеп зур тәмле икмәкне аңа рәхмәт әйтеп сузган:
– Хәзрәт, өйдә гаиләгез белән тәмләп ашагыз, аерылмаска булдым әле мин. Ирем тирә-күршеләрдәге барлык ирләрдән дә иң яхшысы икән, шуны аңладым, зур рәхмәт, – дигән Сәрия.
Коръән уку
Бер мөселман карт, иртән һәр көнне тәһарәтләнеп, Коръәнне кулына алып, сүрә-аятьләр укыган. Бабасына охшарга тырышып, шулай ук һәр көнне Коръән укыган оныгы аңа:
– Мин дә синең кебек һәр көнне Коръән укыйм, ләкин аның эчтәлеген аңламыйм. Укыганнары да китапны ябу белән онытыла. Шулай булгач, Коръән укудан нинди файда бар соң? – ди.
Мичкә күмер тутыручы бабай туктап куйды һәм оныгына әйтте:
– Әнә күмер ташый торган кәрзинне ал да, елгадан шуңа тутырып су алып кайт, – диде.
Малай ничек кенә тырышмасын, өйгә кайтып җиткәнче кәрзиндә су калмый, түгелеп бетә. Бабай, көлемсерәп, малайга:
– Син бик әкрен йөрисең, кызурак йөгер, – ди. Малай бар көченә йөгереп барып кайтса да, кәрзиндә су калмаган була, хәле бетеп ава һәм бабасына:
– Кәрзин белән су алып кайтып булмый, хәзер чиләк белән су алып кайтам, – ди. Бабасы аның бу сүзләренә каршы килә:
– Мин суны чиләк белән алып кайтуыңны теләмим, кәрзин белән алып кайт, – ди.
Малай тагын бер тапкыр буш кәрзин алып кайта.
– Бабай, башка бармыйм, бу файдасыз, – ди оныгы.
– Ничек файдасыз булсын, ди бабай, – кәрзингә кара әле. Тышы да, эче дә нинди чистарды, аның белән күмер ташыйбыз бит, – ди.
Бабасы оныгына аңлата:
– Син Коръәнне укыган саен, шушы кәрзин кебек калебең чистарачак. Укыганыңның мәгънәсен аңламасаң да, Аллаһ синең калебеңне тышыннан да, эченнән дә чистартачак. Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызны шулай яхшы якка үзгәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев