Мәдәни җомга

Кайда минем ялгышым?

(ХИКӘЯ)

Яз, җәй, көзләр үтеп китте. Болыннарда, үзәннәрдә рәхәтләнеп утлап йөргән малкайларны кышкы абзарларга кертеп яптылар. Иркенлектә йөргән атлар да кышлыкка кайтарылды. Хәзер инде алар арасыннан кышкы сугымга дигәннәрен аерып алып җимлеккә куярга кирәк... И бу тормыш итүләр... Үзең яратып үстергән атларыңның муенына пычак салып суеп, хәләл иткә җибәреп сатып акча эшләүләр... Тормыш иткәч, көн күргәч, гаилә җиткереп, бала-чага үстергәч шуңа да барасың икән... Бала чактан шул атларны яратты Зариф, гел алар арасында тулганды, сугымга ат суйсалар, суелачак атны кызганып, күз яшьләрен аямый елады... Үсеп җитеп, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, әти-әнисе, туганнары яшь, төз гәүдәле, таза бәдәнле Зарифны шәһәрдә калырга димләделәр, эш урынын да сайлап куйдылар: милиция хезмәткәрләре җитешми торган чаклар иде – әле генә хезмәт итеп кайткан егетне куш куллап алдылар эшкә! Киләчәктә укытырга, офицер булырга ярдәм итәчәкләрен, тулай торакта яшәргә бүлмә бирәчәкләрен дә санап чыктылар... Күнде Зариф бер мәлгә, башлары әйләнде шундый «әкияти рәхәт» тормышны күз алдына китереп! Дуслар бихисап булып чыкты: көн дә бәйрәм, көн дә туй сыман җиңел тормыш тәгәрмәч кебек әйләнә торгач, Зариф үзенең шайтан суы белән дуслашып китүен сизми дә калды!  Ялга авылга әти-әнисе янына кайткач, улларының үзгәргәнен ата-ана да бик тиз аңлап алды, соңга калмас борын өйләнергә димли башладылар. Бала чактан ук күз атып йөргән, ике ел буена хатлар алышып торган классташы Фәүзиягә өйләнәсен Зариф алдан ук билгеләп куйган иде, әти-әнисе өйләнү турында сүз кузгаткач, киреләнеп тормады, Фәүзия йортына яучы җибәрде. Әмма эш бер дә ул уйлаганча килеп чыкмады! Үз-үзенә ышанган егет үзе күз атып йөргән кыздан кире җавап алгач, һуштан язар дәрәҗәгә җитте! «Син эчәргә яратасың, имеш! Эчкән егетләрне сөймим, имеш! Кара син аны! Кызлар беткәнме авылда! Берсеннән-берсе матур кызлар тулып тора! Син чыкмасаң кияүгә, бүтәне риза булыр!» – дип тузынды Зариф... 

   Әйткән сүз – аткан ук... Кичке уенга чыккан Зариф бик җентекләп кызлар күзли башлады. Араларыннан әле күзгә күренмәгән бер сылуга аеруча игътибарлы булды... Әлбәттә, бу кыз үзләренең авылы кызы иде, тик ул армиягә киткәндә чебеш кенә иде әле – кем уйлаган тиз арада шундый сылу кызга әверелер дип! Зариф шул кичне Вәсиләне озата кайтты... Әле беркемнең кулы да тимәгән, күзе дә төшеп өлгермәгән кыз авылның беренче егете аңа күз салыр дип уйлап та карамаган иде, бөтенләй югалып, каушап ук калды... Зарифның җәтмәсенә ничек килеп капканын да сизми калды... Көзен гөрләтеп туй ясадылар! Берничә көнгә сузылган туйда Зариф үзенең кияү кеше икәнлеген онытып торган чаклар да булды. Кәләше барлыгын онытып дус егетләре белән таңга хәтле күңел ачты... 

   Атлары янында мәш килгән Зариф үткәннәрен искә төшереп елмаеп куйды, алай да уйларын читкә куарга теләптер инде – һай-һайлап кычкырып җибәрде: малга ачуланган сыман итте. 

– Атларым... малкайларым... Сез бит бар тормышымның яме... Сезгә булган мәхәббәтем генә мине җир йөзендә яшәп калырга өндидер... Сез булмасагыз, мин әллә кайчан беткән булыр идем... – дип уйлады ул кашка тайлар, тулпар атлар, колын-колынчаклар, бияләр арасында йөреп. Кайсысының ялларын тарады, кайсының үзенә таба сузылган танавыннан сыйпап узды... 

   ...Яшь хатынын шәһәргә алып килгәч, тулай торактан бүлмә бирделәр... Баштарак бик куаныштылар – үз почмагыбыз бар дип уйладылар... Озакламый икәү генә түгел, ә инде өчәү буласыларын белгәч, тагын бер шатлык кушылгандай булды. Алай да Зариф үзенең күңел түрендә торган саен ниндидер бушлык барлыкка килүен ачык тоемлый башлады. Әллә бушлык, әллә үкенеч – белмәссең тәгаен нәрсә икәнен, тик нидер аны эчтән кимерә иде. Туган авылы төшләренә кереп йөдәтте, урманлыклар, балык мыжлап торган күлләр исенә төште, болыннарда утлап йөргән атлар күз алдына килсә, йөрәге дулап тибә башлады... Шул сагыну-юксынуларны онытырга теләп, тагын шайтан суы белән мавыга башлады. Гаиләдә дә тынычлык бетте: көн саен диярлек эштән салмыш кайткан ирен каршы алу Вәсиләгә дә җиңел түгел иде – теләсәң-теләмәсәң дә тавыш-гауга чыга торган булып китте. 

   Ә бер көнне ире кайтып: «Мин эштән киттем. Яратмыйм эшемне. Бу шәһәр дигәннәре җелегемә үтте! Авылга кайтабыз!» – дип әйткәч, Вәсилә ике минут чамасы исәнгерәп торды да шатлыгыннан зыр-р-р әйләнеп көлеп җибәрде! Карале, нишләп бар халык бу шәһәргә ашкына соң! Авылда да тормыш бара! Ничек кенә бара әле! Мин риза! – диде ирен кочаклап. Әйтерсең, гел авылга ашкынып торган бу Вәсилә! Икенче кешегә әйләнде дә куйды! Соңгы вакытта гел чытык йөзе яктырып китте, күзләреннән гөл тамды дисәң дә артык булмас, валлаһи! 

   Балаларының кире авылга кайтасыларын ишеткән ата-ана гына бу хәлгә куана алмады... Авылның барлык михнәтен, кара хезмәтен, бетмәс-төкәнмәс эшен үз җилкәләрендә кичергән ата-ана үз балаларының тормышта бераз булса да җиңелчәрәк яшәвен теләгән иде бит... 

   Авылга кайтып яшәп китәр өчен йорт салып торуның хаҗәте дә юк иде – җиңел тормыш эзләп ел саен кемдер йорт-җирен, абзар-курасын очсыз хакка гына булса да сатып шәһәргә китү ягын карый, Зариф та тиз генә үзе ошаткан йортны сатып алып, гаиләсен туган авылына алып кайтты. Зариф үзе дә, Вәсиләсе дә эштән куркып торучылардан түгел иде, җир җимертеп эшләп, көн күрә башладылар. Ярыйсы гына хезмәт хакы алып, тормышларын түгәрәкләп, бер-бер артлы туган өч ир баланы үстерделәр – шул тормышның кадерен белеп рәхәтләнеп яшәргә иде дә бит! Юк, тормыш тәгәрмәче алай тигез юлдан тәгәрисе килми икән, чоңгыллар да очрый, сазлыкларны да урап узарлык мәл табалмый какшалган чаклар була икән... Менә шундый чакларда «ярдәмгә» әлеге дә баягы шайтан суы килеп җитә иде, шул ук шайтан суы кайчак Зариф колагына: «Төкер дөньясына! Уйлап та бирмә! Безгә бергә рәхәт бит! Кара әле хатыныңа! Күз төшерерлеге калмаган! Чәчләрен дә тарамый бугай кайвакыт! Ничек түзәсең әле син ул хатынга!» –  дип пышылдый, үгетли, әллә нәрсәләр вәгъдә итә башлый. «Әйе, – ди Зариф. – Син хаклы! Туйдым барысыннан! Тормыштан да, хатыннан да туйдым! Шул күзләрен ялтыратып, миңа нәфрәт белән караган өч малай да җеннәремне кузгата!» – дип зарлана Зариф, тешләрен шыгырдата, йодрыкларын йомарлап кемгәдер яный башлый... Шулай дулап, акыра-бакыра кайтып керә... Аны каршы алучы куркынган өч пар күзләр, хатынының әрләп кычкырган тавышы бөтенләй чыгырыннан чыгара аны, ярсып, хатынына кизәнеп сугып җибәргәнен сизми кала... Өч малай өчесе дә әниләрен яклап исерек атага ташланалар, тик нәрсә ул ярсыган иргә өч кечкенә бала! Ул үзен яралы арыслан кебек хис итә, аның җаны кыйнала, кычкырышкан малайлары көчсез көчекләр булып тоела, ул аларны да кагып җибәрә... 

 

Фәгыйлә ЧУМАРОВА 

ДӘВАМЫ: "Сөембикә"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: