Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Карак (Хикәя)

Машинасын кабызып, кузгалып китүгә, телефоны шалтырады Айратның. Руль артында сөйләшеп баруны өнәми иде, шулай да бу юлы экрандагы җавап төймәсенә басканын абайламый калды.

– Айрат Камилевич, исәнмесез! – дип исәнләште телефонның теге башында ниндидер ханым. – Сөйләшә аласызмы?
– Тиз булса гына, – дип каударландырды Айрат. Ул бик ашыга иде, унбиш минуттан суд бинасында булырга тиеш. 
– Улым бик күңелсез хәлгә тарыды, сезнең ярдәм...
– Әйдәгез, кич шалтыратыгыз әле, – дип бүлдерерде аны ир. Әңгәмәдәшенең тавышы аңа бик тә таныш кебек тоелды. «Кайдадыр ишеткәнем бар иде бит бу тавышны... Тик кайда?» Никадәр тырышса да, исенә төшерә алмады. 
Кич ул инде бу хәлне оныткан да иде, кабат телефоны шалтырады. Иртән шалтыраткан теге ханым иде бу. 
– Айрат Камилевич, зинһар өчен, ярдәм итегез. Улымны караклыкта гаепләп кулга алдылар. Аның бер гаебе дә юк, очраклылык... Башкалар гөнаһын аңа өеп калдырганнар...
Бөтен республикага билгеле адвокатка мондый гозерләрне еш тыңларга туры килә. «Иң өметсез булган очракларда да коткарып калу юлларын таба ул», – диләр аның турында. 
– Исемегезне әйтмәдегез, сезгә кем дип эндәшергә? – дип бүлдерде ханымны адвокат. 
– Гафу итегез, Люция исемле булам, Люция Закировна...
Айрат Камилевич бермәл тынып калды. Әйтәм, тавышы бик таныш тоелды. Димәк, Люция апасы шалтырата аңа. Белә, бик яхшы белә ул аны. 
...Өченчедән соң аларның классын Люция Закировнага тапшырдылар. Яңа гына институт тәмамлап килгән яшь-яшь укытучы иде әле ул. Кайчак түземлеге дә, тәҗрибәсе дә җитеп бетмәгәндер инде, Айратка «ике»ләр дә, такта алдында идән ярыгын санап басып торулар да еш эләкте аннан. Үзе дә шук иде шул малай. Өйдә каеш белән тотып ярырдай әтисе юк, әнисе эштән бушый алмый. Бер эшеннән кайтуга икенчесенә чыгып йөгерергә кирәк. Ул кечкенәдән күбесенчә үзе-үзенә тапшырылган булды. Тәртибеннән зарлансалар да, укуы тел-теш тидерерлек түгел иде анысы. Җиңел бирелде аңа уку, башкалар ятлап азапланса, аның исә бер күз йөртеп чыгудан да хәтеренә сеңеп кала. Тик Люция апасы гына «дүр»ле-«биш»леләрне бик жәлләп куя. «Җеннәре килешми», – диләр бит, бәлки, шул булгандыр. Бер хатасыз сөйләп биргәндә дә «өч»тән арттырмый иде билгесен. «Тәртибең начар, шуңа «биш»ле куя алмыйм», – ди иде. И гарьләнә иде малай. Болары өчен тора-бара укытучысын күңеленнән гафу итсә дә, теге очрак гомере буе җанын тырнаячак.

 

...8 Март алды көннәре иде. Беренче дәрес алдыннан классташы Илдус Айратка бер йөзек күрсәтте. Искиткеч матур иде йөзек. «Алтын ул! – дип мактанды Илдус. – Юлдан таптым. Сатам, аласыңмы?» Юлга һәм көндезге ашка дип бирелгән акчаларын җыеп барып, әнисенә бик шәп бүләк алырга хыяллана иде Айрат. 8 Март җитсә, әнисе гел боеккан кебек тоела аңа. Башкалар бәйләм-бәйләм чәчәкләр, бүләкләр кабул иткәндә, аның әнисенә бүләк бирердәй беркем дә юк. Йөзекне күргәч, күзләре кызды малайның. Әнисенә нинди шәп бүләк булыр иде ул! Куаныр иде әнисе. Бар булган акчасы янына тимераяклары белән әнисе туган көненә бүләк иткән сәгатен дә кушып өстәгәч, йөзек Айратның кесәсенә төшеп чумды. Дүртенче дәрескә кадәр гел кесәсенә кулын тыгып, йөзекне капшады малай. Әнә ташы нинди шома аның, үзе бераз салкынча. Ә кояшта ничек җемелди! Кесәсендә генә килеш баш бармагына да киеп карады аны Айрат, уртанчы бармагына да... Әнисенә тап-таман булырга тиеш.
Дүртенче класстан соң Люция апалары барысын да класска җыйды. Ишектә мәктәп директоры да күренгәч, моңарчы шаярышып утырган балалар шым булды. 
– Балалар, хәзер берегез дә чыгып китми. Люция Закировнаның өстәл тартмасыннан йөзеге югалган. Класска чит кешенең кергәне юк, димәк, аны арагыздан кемдер алган. Барыгыз да кесәләрегезне һәм сумкаларыгызны өстәл өстенә бушатыгыз әле, – диде директор абыйлары. Айратның шунда ук аркасына салкын тир бәреп чыкты. Ул кешегә сиздерми генә кулын кесәсенә шудырды. Учына йомарлаган салкынча йөзек бармакларын пешерде. Ул бит аны урламады, сатып алды. Укытучы апасының: «Айрат, кулыңа нәрсә яшердең анда?» – дип үзенә эндәшкән тавышыннан дертләп китте. «Яле, яле, күрсәт!» Малай учын артына яшерде. «Мин аны урламадым, урламадым! Аны миңа Илдус бирде. Илдус, әйт!» – Айрат, үрсәләнеп, Илдуска төбәлде. «Юк, апа, аны Айратка мин бирмәдем. Ул аны үзе алган, минем күргәнем дә булмады», – Илдусның сүзләреннән малайның башына суккандай булды. Ул йөзекне җан көче белән почмакка томырды да, партага капланып үксеп елап җибәрде. «Айраттан кала, барыгыз да әйберләрегез җыеп, өйләрегезгә кайтыгыз», – диде Люция апалары.
– Кеше әйберенә тигән кешене карак дигәннәрен беләсеңме син, Айрат?» – дип сүз башлады ул класс бүлмәсе бушап калгач.
– Беләм... – дип сулкылдады малай. – Мин тимәдем сезнең йөзегегезгә. Аны миңа Илдус бирде. Юлдан тапкан...» «Син әле караклыгың өстенә ялганчы да икәнсең. Үз гаебеңне кешегә тагарга кайдан өйрәндең? Иртәгә әниең белән бергә килегез мәктәпкә, аның белән дә сөйләшәсем бар». 
Класстагы йөзек вакыйгасын белгәч, әнисе башта тотып ярды малайны, аннары мендәргә капланып илереп елады. «Сине карак булыр өчен үстердеммени? Син каракланып йөрсен өчен икешәр эштә азап чигәммени?» 
Балачагында ураган уйларыннан арынып, ул игътибар белән әңгәмәдәшен тыңларга тырышты. 
– Үзеңнең гаепсезлегеңне раслау бик кыен икән... Бер абруең төшсә...
Моның шулай икәнен Люция Закировна әле генә белде микәнни? Айрат моңы дүртенчедә укыганда ук төшенде. Шул көннән аңа Карак кушаматы тагылып калды. Беркемне дә үзенең гаепсезлегенә ышандыра алмады ул. Илдус күзен дә йоммый алдалады. «Алайса, кире кайтар минем акчалар белән сәгатьне»,  – дип изүенә ябышкан Айратны селтәп кенә ыргытты. Гәүдәле иде Илдус, Айрат аның янында чебеш кенә. «Мин синең бернинди акчаңны да, сәгатеңне дә белмим, яме? Яла якма миңа, карак!» Адвокат булу теләге, мөгаен, әнә шул хәлдән соң тугандыр Айратта. Үзенең хаклы булуын раслаудан чарасыз иде малай. Йөзекне алмавына беркемне дә, хәтта  әнисен дә ышандыра алмады ул. 
Люция Закировна, бәлки, бу вакыйганы инде оныткандыр да, әмма Айратның күңелендә мәңге төзәлмәс бер яра булып сулкылдый ул. Дусты санап йөргән Илдусның хыянәте, күрә торып алдашуы аңа гомерлек сабак булды. Димәк, беркемгә дә ышанырга ярамый икән. 
– Ул карак түгел, ышаныгыз миңа, – кайчандыр үзен җан газапларына дучар иткән элеккеге укытучысы чынлап торып инәлә иде. 
– Люция Закировна, ә сез йөзек вакыйгасын хәтерлисезме? 
– Йөзек??? Нинди йөзек турында әйтәсез икән? 
– Сез дүртенче класска безне кабул итеп алгач югалткан йөзегегезне хәтерлисезме?
Телефонның теге башында тынлык урнашты.
– Айрат??? Сез шул мин укыткан Айрат буласызмы? Фамилиягез бүтән...
– Әйе, мин шул Айрат булам. 18 яшем тулгач, башка фамилия алдым. Люция Закировна, ә бит чынлап та ул йөзекне мин алмаган идем. Гомумән, беркайчан да кеше әйберенә кагылганым булмады. Тик шулай да мәктәпне тәмамлаганчы Карак исемен  йөрттем. 
Колагына укытучысының уфтанганы ишетелде. 
– ...Мөмкин булса, ул чакта ышанмавым өчен гафу итегез. Йөзек бит сезнең кесәдән табылды...
– Үзегез үк әйтеп торасыз, кайчак очраклылык дигән  әйбер дә була. Аннары никадәр теләсәң дә, гаепсезлегеңне раслый алмыйсың. Бу бик таныш миңа. 
– Димәк, сез минем улыма ярдәм итмисез?..
– Мин алай дип әйтмәдем. Иң элек миңа аңа ачылган эш белән танышып чыгарга кирәк булыр. Чынлап та гаепсез булса, без аны раслау җаен нияек тә табарбыз. 

 

Лилия Гәрәева

"Сөембикә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев