Мәдәни җомга

Гыйльмикамал

Гыйльмикамалга да яучылар килде. Көтмәгәндә. Уйламаган җирдән, Рамазан кодадан.

Гыйльмикамалга да яучылар килде. Көтмәгәндә. Уйламаган җирдән, Рамазан кодадан. Хәтимә кодагыйны җирләгәнгә дә күп вакыт үтмәде бугай. Нинди йортка бит әле: ике туганнан туган сеңлесе килен булып төшкән йортка, сеңелләренә каенана булып барырга сорарга килгән кода. Әнисенең сеңлесе Миннуриның кызы Әминә шушы йортта сигезенче елын килен булып хезмәт итә инде. Әнисенең энесе Мингалинең кызы Мәснуга әле яңа гына, март урталарында гына коданың кече улы Якупка тормышка чыкты. И ходаем, тәкъдиреңдә  язганны күрмичә генә үләрмен димә икән.

Әнә алар олы якта әтисе Гайнетдин, әнисе Миңлекамал, яучы булып килгән Рамазан кода белән сөйләшәләр. Кече якта, чаршау артындагы агач караватта, күпертеп кабартылган мендәр-­ястыклар  арасында, язмышы хәл ителгәнне көтеп, бичара кыз бала утыра. Һәр чыккан сүзләрен ишетеп калырга тырышып, чаршау ярыгыннан тын да алырга куркып, күзәтеп тора ул.

 Ак күлмәге өстеннән кара камзул киеп алган коданың, артык дулкынлануданмы, матур итеп киселгән кечкенә сакалы беленер-беленмәс кенә дерелди,  якты зәңгәр күзләре өметләнеп әнисенә төбәлгән.

– Үлгән артыннан үлеп булмый, Миңлекамал кодагый, – ди ул, – Балаларның үз тормышлары, әле үлмәсәң, яшиселәр килә бит.

– Юк, юк, кода, Хәтимә кодагыйның гәүдәсе суынырга да өлгермәгәндер, зинһар. Аннан Гыйльмикамал эшләп үскән бала да түгел бит. Гариплеге дә бар, беләсездер инде. Авыр эшкә ярамый ул, өй эчендә генә булыша, артыгын булдыра алмый, – дип тезеп китте әнисе.

Гыйльмикамалның әнисенә хәтере калды.  Гарип дип инде… Тумыштан уң аягы исән булмаганга, яучылар килеп аптыратмады аны.  Озын балитәкле күлмәкләр киеп җибәрсә, атлаганда гына аксаклыгы беленә иде. Болай карап торганда, калган җирләре башкалардан аерылмый: төскә-биткә дә ярыйсы гына кыз иде. Кырыктан узса да, исеме-аты чыкмады. Авыр эшкә ярамаса да, әти-­әнисенә сигез ир туганын үстереште. Аларга ашарга пешерү, керләрен юу, идән-сәкеләрне чиста тоту, кышкы озын кичләрдә оекбаш-бияләй бәйләү дә, палас сугу, йон язу, йон эрләү кебек эшләр дә аның өстендә иде. Һәрберсенең аягы да, кулы да икешәр иде бит... Көненә өчәр-дүртәр җәймә җәеп токмач кисүләрне әйткән дә юк инде. Авыр эшкә ярамаса да, әнисе өлешенә тигән авырлыкларны бүлешеп, әнисенең уң кулы булып, шул яшенә кадәр яшәде бит инде.

– Без риза түгел, кода. Үпкәләштән булмасын. Бүтән җирдән карагыз, – диде әтисе һәм сөйләшүнең тәмамланганын искәртеп, сәкедән торып китәргә ашыкты. Аның күз карашлары да кырысрак, сүзләре дә кискенрәк яңгырады.

Гыйльмикамал  әтисен яңадан күргәндәй булды: картайган икән бит аның әтисе. Аркасы да бөкреләнеп калган, чәчләре дә ап-ак. Күргәннәре дә күп булды шул инде аның. Сугышка киткән дүрт  баласының берсе – Фатыйхы гына исән-сау әйләнеп кайтты, Чиләбе якларында үз көнен үзе күрә. Икесе өйләнгән иде. Берсе, әзмәвердәй киң җилкәле Фәләхетдине, кызлар кулын да тотып карамаган  егете, яу кырында ятып калды. Вәгыйзы, аллага шөкер, башлы-күзле булды, аерым торалар... Йортта өйләнмәгән өч малай белән Гыйльмикамалы гына калды. Сугышта һәлак булган Гыйльметдин белән Зәйнетдиннән ятим калган  Мамурә, Мөхтәрәмә, Ракибә сеңелләрен кайгыр­ту да аның җилкәсендә бит. Әтисенә үпкәләмәде Гыйльмикамал. Дөнья­га килгән өч кыз баласыннан исән калган бердәнбер кызы бит ул аның. Туганнан туган сеңелләре янына, кайнап торган йортка, алтмыш яшен тутырып килгән картка бирәсе килмәгәндер инде. Яшьрәкләре сорап килмәде шул аны. Шулай утырды да калды. 

Гыйльмикамалның үз тиңнәрен сугыш йотты. Авыл сау-сәламәт солдаткалар белән тулды. Барысы да яшь, дәртле, янып тора.  Сугыштан исән-сау кайткан һәр ир-егетнең дәрәҗәсе артты. Аларга чулакмы ул, аксакмы, гаиләсе бармы-юкмы,  кызлар белән тол хатыннар арасында ау башланды. Хатыннар әрсезләнде, ирләр азынды, тузынды. Күпме гаиләләр  таркалды, әтиле ятимнәр күбәйде. Күзгә күренмәгән фронтта үлем-китем булмаса да, күз яшьләре, әрнү-ачыну, каргышлар байтак булды. Гыйльмикамалга тагын чират җитмәде. Хәзер инде картка да барырлыгы юк икән бит. Гыйльмикамал күңеле белән рәнҗеде язмышына. Әгәр хәзер дә чыкмаса, озак та тормас, төп йортка килен килер, әтисе белән әнисе дә мәңгелек түгел. Гыйльмикамалның уйлый-уйлый башлары чатный башлады.

Ошатты Рамазан коданы кызның күңеле. Ошамаслык, кызыкмаслык кеше түгел иде лә ул... Үз гомерендә бер тамчы да аракы кабып карамаган, башмаклар, чабаталар белән сәүдә иткән җор телле, зирәк акыллы кеше иде ул кода... Татар авылларында яшелчә бакчалары бөтенләй булмаган чорларда, сарымсак, суган үстереп,  шуларны сатып, зур гына җиләк-җимеш бакчалары тоткан, умарталар асраган булдыклы ир. Башмакчы кушаматын алса алган, сәүдә итеп, балаларының тамакларын туйдырган. Юклык заманнарда да ачлыктан шешенмәгән аның балалары.

Яучылар киткәч, өйдә бернинди сөйләшү дә, аңлашу да булмады. Һәркем үз эшендә, үз эченә бикләнеп кенә кичке эшләрне төгәлләделәр. Гыйльмикамал гына үзенә урын таба алмыйча, монда бәрелде, анда сугылды. Бер чигеш­ләрен, бер бәйләүләрен кулына алып карады, ялгышып, буталып бетте. “Бер сөйләшер кешем дә юк бит ичмасам”, дип көрсенеп утырганда, җиңгәсе Гыйльмеруй килеп керде. Хәлләр сорашкач, йомышын әйтергә ашыкты.

– Гыйльмикамал, син кирәк идең миңа. Мингалигә шарф бәйли башлаган идем дә, берәр бизәк төшереп бир әле, авырсынмасаң, – диде җиңгәсе.

Кыз бишинә белән йомгагын читкә алып куйды. Бизәк тек бизәк. “Тик җиңгәсе үзе дә бик матур ясый иде түгелме соң ул бизәкләрне”,  дигән уй башыннан үтеп китте кызның. Билен бөреп теккән бишмәте өстеннән мамык шәлен урый-урый  ишегалдына чыккач, җиңгәсен кочаклап алды:

– Җиңги, минем дә күңелемә сандугач керде бит. Мине сорарга килделәр! – дип, көндезге хәлләрне сөйләргә тотынды.

– Сине анда Рамазан кода чакыра, – диде җиңгәсе урам аркылы чыкканда.  Гыйльмикамалның аяклары җиргә әллә тиде, әллә тимәде: “Аны аулакка  ир-егет белән очрашырга чакыр­ганнар бит!”


Рамазан кода белән төгәл генә нәрсә сөйләшкәннәрен хәтерләми кыз. Гыйльмикамал бары тик ата-ана ризалыгыннан башка гына ябышып чыгарга сүз биргәнен дә, иртәгә билгеле бер вакытта тыкрыкта очрашырга тиешлекләрен генә истә калдыр­ган иде.

Ул китәсе көнне иртәдән бирле кар яуды. Үзен нәрсә белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итеп, әтисенең рәешкә генә кия торган чалбарының киткән җөйләрен типчеде, күлмәк җиңенә ямау салды... Кичке ашны ашагач, казаннарны арулап, чиста сулар тутырып куйды, почмак идәннәрен сөртеп алды... Менә, ниһаять, аның да сәгате сукты. Алдан хәзерләгән төенчеген җиңгәсе йортыннан алып, ат җиккән чанага утырганда, аның башы бернәрсә дә уйларлык  түгел иде инде. Батып барганда саламга ябышкандай булса булсын, әти-әнисе йортында артык кашык булганчы, карт кешенең хатыны булуны кулайрак күрде ул. 

Җылы толыпка төренеп утыр­ган парларны карт бия алга, кар-бураннар эченә алып керергә ашыкты. Ә алда, билгесезлектә, Гыйльмикамал  ире белән бары унөч ел гына торып каласын да, ире үлгәннән соң энесе кире килеп алыр дип өметләнеп озын гомер юлы узасын да, яшь хатын булып төшкән йортында сеңлесенең дүрт баласын, оныкларын үстерешеп картаясын әле белми иде ул.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: