Мәдәни җомга

Гомерлек сер

Хәбирәнең тоткага сузылган кулы һавада эленеп калды.

Чыр-чу килеп бала-чага ни бүлешә анда? Капканың эчке ягыннан ишетелгән чәрелдек тавыш өнсез итте:
– Сөймим! Сөмсез! Сөйкемсез сөяк! Сөальче!

Йә Хода, сабырлык бир! Йөрәк өшетерлек ямьсез сүзләр кемгә аталган икән!
Аңа түгелдер ич? Булмас, булмас! Уе миен яндырып үтте. Башын күтәреп тирә-якны күзләрлек хәле калмады, кемдер арттан этте гүя. Аягын көчкә сөйрәп, галошын лыштырдатмаска тырышып кире борылды. «Кеше-кара очрамаса, күрмәсәләр ярар ие!»

Әллә урам киңәйгән? Аягы җиргә тими, өч басасын бер сикереп ике араны очып узган чаклар кая китсен – сугыш урлаган! Дәрт-дәрманын картлык – карт аю ялмаган. Юанырга шул җитәр дип, хатирәләр өеп калдырган. Иң кадерле мизгелне – Рәүфенең җилкәсенә башын куеп тын калган таңны хәтердә яңартып, кайтарып булсае яшьлекне!

Күршедә балалар чыр-чуы... кайтасыларын әйткән иде Дөррия. Хәбирә дә түземсезләнеп көтә аларны. «Ерак әбекәй, нихәл?» дип Мөсәвир кереп җитәр төсле, таңнан торып камыр куйды. Келә шылтыратуын өнәми, артык кашыкка саныйлармы әллә аны? Кунак кунакны сөймәс, өй иясе берсен дә сөймәс, хуҗабикә үзе күпсенәме?

Капка келәсен элә керде. Кереп, бимазалап йөрүче булмас та... «Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар», диярлек адәм заты калмады. Кордашлары мәңгелек йортка тау башына күченде. Ахирәт дус – тик икәү калдылар авылда: Дөррия дә,  ялгыз башы гомер сөрүче Хәбирә генә. «Ике чабата – бер кием хәзер без», – дигән була. Хәбирәгәме соң Дөрриягә җитү! Күләгәсе, шәүләсе ул аның! Шәүлә күк яшәргә үзе риза булгач! Ике чабата – икесе көндәш шул алар. Беркемгә берни сиздерми яшәү рәхәт түгел дә, моны кем белә?

Дөнья гамьнәренә бирешми Дөррия. Һаман шат, бәхетле. Рәүф нәселе – Рәшит улы таяныч, терәк булды үзенә. Оныклар нәкъ бабалары төсле юаш. Хәер, Рәшитнең Мөсәвире: «Якын әбекәй» дип Хәбирә өчен үлеп тора. Күршедә генә яшәп тә, «Ерак әби» – елак әби булып калды Хәбирә, шунысы аяныч. Ерагайды аралар. Тәкъдирме?!

Дөрес, Дөррия мәҗлес, кунак җыйса, Хәбирәне дә калдырмый. «Бергә гомер иткән күршекәем!» дип түргә утыртырга яскына кайчак. Кукыраеп түрдә утырамы соң Хәбирә? «Син олырак, син ерактан килгән» дип, түрдән урын бирердәй кунак, шиксез, табылачак. «Күршекәй», урыныннан күчә-күчә, ишек катына ук кала. Кеше көен көйләп, савыт-саба өләшеп йөри торгач, аш-суга якын килмәвен  абайлап, берәрсе аһылдаса да: «Чит кеше түгел, монда мин үз кеше», – дип үткәреп җибәрә. Чит тә түгел, үз дә... Үзеңнеке – үзәктә, дип түзәргә калгач, сер биреп тормас инде!

Рәүфнекеләр табын тутырып утырганда, Хәбирәнең йөрәген ут-ялкыннар чорнаганын кем белсен? Шуңа куана: нигезе буш-ятим түгел. Сукмакка тузан кундырмый яшьләр. Рәүфнең Рәшит читкә китмәде, шушы нигездә гомер итә. Улы Мөсәвир – рәссам. Ашкынып кайта. «Ерак әбекәй, портретыңны ясыйм, стенага элеп куярбыз. Сагынмакка!» – дигән иде дә, Хәбирә үзе эреп төшмәде. «Булдыра алсаң, бабаңның рәсемен  яса! Фотосурәте дә калмады ич. Без әле исән, килеш-килбәте күз алдында чагында...» – дип сөйли генә  башлаган иде, Дөррия килеп кушылды: «Якын әбекәң белән янәшә ясарсың аны, яме!» – дип, дилбегәне, гадәтенчә, үз кулына алды. Дәртләнеп тотынса да, очлап чыга алмады Мөсәвир бу эшен. Еракка, Герман җиренә китәсе булды. Практикага, диде. Кем белә, бәлки, бабасының эзләрен эзләп, барлап йөргәндер. Булмас димә, дөнья бу!

Дөрриягә керми яшәргә риза булыр иде, газизләрдән газизе – итәгендә үскән Рәшитен күрми бер көн түзалмас Хәбирә. Яшәү көче бирүче, фани дөнья белән бәйләп, тартып торучы җеп, аркан Рәшит аның өчен!  «Әнкәй» димәде, «Ерак әбекәй» дип ачылды теле. «Ерак, димә, «якыным» диген!» дип, Хәбирә үзе башын бутады. Барыбер якын күрә ул аны. Җан тартмаса, кан тарта.  Ә җаннар... Мәңге өзгәләнерме?

Көн дә кереп, хәл белешү гадәт кенәме, йолага әйләнгән. «Кайсыбыз алдан китәр, соңгы юлга кем кемне озатыр», дигән уй, телдән ычкынмаса да, күңелне бимазалый. Эш-мәшәкать гомер узганын сиздермәсә дә, офык артында түгел ул көн.

Яшисен яшәде Хәбирә! Шөкер итәрлек, туксанны куа. Тик Рәшит өчен йөрәге өзгәләнә. Ике тапкыр йөрәк өянәге кичерде, чак исән калды. Гомер буе балалар  укытты. Яратып эшләде эшен. Абруйлы, белемле, чын мөгаллим, диләр аны. Эреләндерәбез, дигән булып авыл мәктәбен ябулары белән килешмәде. Сүрелде янып йөргән галим-мөгаллим. Яну-көюен сиздермәскә тырыша. Кәефсез йөргәнен күрә Хәбирә дә. Узгынчы чир була күрсен, дип теләк теләүдән уза алмый. Тәрәз төбен тутырып үсеп утырган тамчы гөлләр – моңлы гөлләр дә, нинди киңәш бирергә белмәгәндәй, мөлдерәп карап тора кебек. Алкаланып, асылынып төшкән чәчкәләре күбәләк канаты сыман ачылыр,  җанланыр да очып китәр сыман.  

Үзен белә-белгәннән бирле тамчы гөл үстерде ул. Нур сирпеп, балкып чәчкә аткан чакларын ярата шул. Бүлмәсе яктырып киткәндәй була. Аннан... тамчы-тамчы булып яшьләре тама, җанга сагыш сара. Елап-елап өзелеп төшүләре читендер гөл чәчкәсенә дә. Оя-оя булып, тәрәзә төпләрен тутырып үскән, бергә гомер иткән гөл... Күбәләк канатына ошатуы сәер дә...  Каян искә төшә: Рәүф Хәбирәне бәләкәй чакта «Күбәләгем-түгәрәгем» дип үрти иде! Шуңа кадерледер дә алар. Хәер, бүтән гөл, яшь  ботаклардан үрчеткән башка гөлләр инде болары. Әмма бер тамырдан бит! Әллә хыяллана инде?! Әнкәсенең моңлы көе тел очына кунганын сизмәде дә:  «...Тукта, җилкәй, исмә, исми тор! Узган гомер, искә төшми тор!»
 
Туксанга аяк баскан Зөлхәбирә әбиең шул чакларны сагынып елап ятсын инде! Шаккаткыч бит бу! Кемнәрнең генә исем-аты, йөз-кыяфәте истән чыкмаган, ә Рәүфкә бәйле мизгелләр гел хәтер түрендә. Әкият! Канаты көйгән күбәләк – чын исеме шул икән! Узган гомер онытыла димени! Истәлекләр... Кайсылары бик кадерле, кайсы үкенечле. Шатлык-куанычы, кайгы-хәсрәте, михнәт-газаплары, хата-ялгышлары – бар да артта калган! Теләсәң дә сызып, бозып ташлый алмыйсың, фәрештәләр гамәл дәфтәренә теркәп куйганны. Уң яктан, уң кулыма бирсәләрче, дип теләргә генә кала. Күңелгә ятышлысы, ятышсызы – һәммәсе хәтер сандыгына таслап салынган. Нигә шулайдыр, Рәүф искә төшә дә, күз аллары яктыра аның.  Әй, гомерләр...

– Өйләнәм!

Олыякта гәп куерткан ике җиткән егет – күрше Рәүф белән Ингам абыйсы үсмер кызны әллә күрмәделәр, бала-чагага  санап, тел яшерүне әллә  кирәксенмәделәр? Хәбирә, чаршау белән бүленгән бәләкәй бүлмәдә оекбаш бәйләп утыра иде. Кулында биеп торган бишинәнең берсе учына кадалды. Канатканчы иренен тешләде, еламады.

– Өйлән! Тик белеп өйлән. Өйләнү, өйле булу! Сөйләнү түгел! – Ингам абыйсы, сынап, дикъкать белән Рәүфкә текәлгән. Күршесе дулкынлана. Өйләнү уе башына кергән икән, ниятеннән кире кайтмас. Үҗәт ул. Сүзен җилгә очыра, юкны бушка аудара торган түгел. Кай арада егет корына керде соң әле ул да?  

–Туганыңнан якын дустың, еландай телләрен чыгарып, сиңа сер ача. Ә син, акыл өйрәтәсең. «Кәләш чибәрме, ничә яшьтә, ата-анасы кем?» ише гап-гади сорау биргән булып, кызыксыну галәмәте күрсәтергә иренәсең, ахрысы...

Берсен-берсе ирештереп, төрттереп сөйләшү рәвеше ят гадәт түгел аларга, моңа үпкәләмиләр дә... Ә бүген Рәүфнең тел төбендә киная сизелә. Ингам да бирешми:

– Сер капчыгын төбеннән тотып селкегәнеңне сабыр гына көтеп торам әле.
– Беләсеңме, хушсыз итә икән ярату! Бер күрүдә гашыйк булуга ышанмый идем. Аны бер күрсәң, син үзең дә... Тик, чур! Нәфесеңне сузма! Миңа насыйп яр ул!

– Чибәрлек туйда кирәк...
– Акыллы, сылу!  Күрсәң, чәчләре...  озын! Күзе – зәп-зәңгәр. ФАШта укыйм ди... Хыял әлегә. Мин риза. Табиб булса... Ямь керер авылга! Иһ, әнкәй дә исән булыр иде.

ФАШның ни-нәрсә икәнен белми иде Хәбирә. Фельдшер-акушерлар мәктәбе икән. Рәүфнең ялкынлы нотыгына Ингам абыйсы ис китү галәмәте күрсәтмәде.
– Алтын балык эләктермәкче ахры син?
– Эләкмәс дисеңме? Аңа кызыгучы... буа буарлык. Тимерне кызуында сугу мәслихәт, дияр иде әнкәй. Бердәнбер дустыма сер чишәм, ул ышанмый.
– Миңа димәгәе, бүген үк өйлән! Ниятең изге. Сөйләнү генә булмасын.
– Ятсаң-торсаң, ялгыз башың. Тормышмыни бу? Әлдә ярый, син бар иптәшкә.
– Сез, диген! Бер гаилә ич без! Күрше хакы – Тәңре хакы.
– Сиңа галәмәт зур бурыч – башкода вазыйфасы йөкләнә, дус...
– Һмм, башкодаларсыз, заманча гына өйләнеп булмыймыни соң?
– Булмый! – диде Рәүф кистереп. – Без икәүләп... кыз сорарга барабыз.
– Хәзер үкмени?
– Уенга борма! Чынлап әйтәм. Гореф-гадәтне яңартып, икәү барып төшәбез.
– Кая? Ерак юлны өнәмим.
– Якын да түгел, алай ук ерак та түгел. Сәхрә дигән авылны беләсең ич?
– Исеме шәп. Сәхрә! «Сәхрәләргә чыксам печән билдән»... Җырлап җибәримме?..

Ә Хәбирәнең  күңеле – мөлдерәмә! Күңеле тулуын сиздермәскә азаплана иде.
– Гыйшык-мыйшык чире белән чирләргә иртәрәк әле сиңа, сеңел. Үз насыйбың табылыр. Беркайчан, беркемгә үзеңне кимсетергә ирек бирмә. Горур бул! – Абыйсы аңлады аның хәлен. Киңәш бирүе ярады. Яшен эчкә йотты кыз бала. Ике йортны бер итеп, бер ишегалдында уйнап үскән дуслар ич алар. Күршеләр генә!

Зөлхәбирәгә ул чакта унбиш, егетләргә унсигезәр яшь тулып килә иде. Ингам белән Рәүфне бертуганнар дип уйларлык. Бергә үстеләр, аерылмас дус булдылар. Зөлхәбирәне икесе дә сеңелләре итеп, үз, якын күрде. Абыйсының холкы кырысрак, Рәүф  йомшак күңелле. Әнкәсе Бәдерниса абыстай улына тугыз-ун яшьләр чагында ук гүр иясе булды. Ахирәте Гарифә түти әллә жәлләп, әллә бергә үскән күрше хакын хаклап, ятим малайны канат астына сыендырырга тырышты.

Рәүфнең әтисе Хәбибулла агай кулыннан эш килә торган балта остасы, эшчән ир иде дә... Яратып гомер иткән хатынының вафатын авыр кичерде, нык биреште. Чит авылларга чыгып китә дә, кемгә бура бурап, кемгәдер мунча мүкләп, ә кышларын исә итек басып гомерен сата. Икешәр-өчәр ай зимагурлыкта йөргәч, шактый гына керем белән кайтып та төшә. Карт анасы хозурында калган улы исән-саумы, югалмаганмы, адашмаганмы, берсендә дә гаме юк. «Син бит минем бергенәм» дип, инде ятсына, ата кешенең сирәк назларыннан кыенсына башлаган улын кочаклап туйганчы елый да... тагын чыгып китү җаен карый. Әгәр игелекле күршеләре – Зөлхәбирәләрнең әниләре Гарифә түти акыл биреп тормаса, Ингам белән утырып дәресләрен хәзерләмәсә, кая барып чыгар, ничек җан асрар иде ятим улы, белсә, моны бер Ходай гына белгәндер.

Кайталы-китәле йөри торгач, Хәбиб-оста хәбәрсез югалды. Үтереп ташладылар дисәң дә...  Яшәү ямен җуйды, юкка чыкты. Кайгы-хәсрәткә түзми карт әбисе дөнья куйды. Дөм ятим Рәүф тырышып укыды, югалмады. Колхоз эшен изеп эшләде. Иген иккән эшчәннәрнең хезмәтен табигать тә юмарт бүләкләде. Хезмәт көненә колхоз ашлыкны мул өләште, келәт-амбарлар тулды. Әтисе җиткергән йорт өр-яңа, таза иде.  

Чәч көлтәсе уттай янып торган киленне авыл өнәп бетермәде. «Җирән» дип тел озайтучысы да, «Даррия-дөрли» диюче дә табылды. Килен «ә» дигәнгә, «җә» дип торучылардан түгел, авызларын тиз томалады: «Дөррия» – энҗе бөртеге ул. Әткәй яратып кушкан исемемне бозмагыз,  ә Дарриянең мәгънәсе киңрәк: «бәндәләрне саклау өчен бәла-каза китерүче зат» дигәнне аңлата», –  диде. Рәүф беркемне күрми, күзен алалмый кәләшкә карап тора. Гарифә түти ялгызын туры китереп: «Ак йөзле хатын-кызга күз тиючән. Исәрләнмә!» – дип тә әйткәләде. Кияү көлде, исе китмәде.

«Бәндәләрне сынау өчен бәла-каза китерүче зат!» Хәбирә шул сүзне күңеленә якын алды, хәтеренә бикләде. Бәла буласын сизеп, шомланып аңгы-миңге йөрде.

«Герман сугыш башлаган!» Аяктан егардай хәбәрдән тыннар кысылды.
Рәүф белән Ингам абыйсына бер көнне «повестка» килде. Икәү бер атка утырып, «Герман җире кара үлән, әллә кайтам, әллә үләм», дип, моңсу җырлар җырлап авылдан  чыгып киттеләр. Дөррия-кәләш: «Фронтка китәм, мин медичка!» – дип ирләрдән калмаска теләп талпынса да, алмадылар. Хәер, медичка дигәне – хыял җимеше, ФАШ дип мактануы – Рәүф кебек асыл егетнең күзенә төтен җибәрү генә булган, ахрысы...
Хәбирәнең гоманлавын әнкәсе өнәмәде: «Адәм юрар, Ходай юллар», – дип куйды.

Ялгыз йортта Дөрриянең озак юанмаячагы көн кебек ачык иде. Алай да уртак хәсрәт үпкә-сапкаларны оныттырды. Хәбирә белән аралары җылынган иде. Рәүфнең Гарифә апаларга атап язган хатын: «Минем ярты җаным авылда – Дөррия янында калды дип белегез. Мәрхәмәтегездән ташламагыз аны!» –дип тәмамлавы да эзсез узмады. Авыр сынау еллары миһербанлы булырга өйрәтте. Ачык, эшкә карусыз, ут кебек янып торган Сәхрә кызын Рәүфнең авылдашлары үз итеп өлгергән иде инде.

Ә бер көнне Дөррия кош тоткандай балкып Хәбирәләргә йөгереп керде.
– Гарифә апа! Теләгем кабул булды! Мин китәм! – дип аны кочаклап алды.
– Кая? Сугышка, ут эченә керәм, дип куанасыңмыни? И бала! Әллә Рәүфеңне анда табалырмын дип хыялланасыңмы? – дип куркынып сорады Гарифә түти.

– Юк, сугышка түгел! Укырга китәм, – диде Дөррия ишекле-түрле йөренеп. – Бу сугыш тиз генә бетмәс. Госпитальләргә шәфкать туташлары күп кирәк. Минзәләдән укырга чакырып язу килде. Теге чакта, Рәүф очраганда, укырга кердем дип йөрсәм дә, мине кире бордылар. Алмадылар. Ачу итеп мин кияүгә чыктым. Үзләре чакыра хәзер.

* * *
– Аерым булды юллар... Аерым булды еллар...
Рәүф, кушучы белән башын уа-уа, әрнеп-сыкрап әйттеме моны? Әллә Хәбирәнең уе гына идеме? Хәтеренә тирән уелып калуы хак. «Сүнмәс утлар булмый, мәхәббәт тә шулай».  Рәүф авызыннан ишеттеме монысын да, үзе уйлап чыгардымы? Хәтерләми.

Көтмәгәндә-уйламаганда, ишекне киереп ачып, җилләнеп килеп кергән хәрби киемле ир-атны танымый торды Хәбирә. Бөтенләй икенче кеше иде ул, үзгәргән! «Күбәләгем-түгәрәгем, оныттыңмыни?!» – дип килеп кочаклагач, югалып калды.

Ингам абыйсыннан: «батырларча сугышып һәлак булды» дигән кара кәгазь генә калды. Рәүфтән дә хат-хәбәр өзелгәнгә байтак. Тик сүнмәгән өмет кенә пыскый иде әле. Өмет тә итмәгән күрешү-очрашу Тәкъдир идеме? Язмыш шаяруы, Хак Тәгаләнең сынавымы, әллә хөкемеме?! Сорауларның берсенә дә әле дә җавап табалмый Хәбирә.

Биш бармагыңдай якын иткән, туганлашып беткән, елап аерылган якыныңны югалту – олы хәсрәт. Әмма очрашу да тетрәндерә икән. Гаҗәп, хәйран хәл булды бу.

Хәбирә Свердлау ягыннан урман кисүдән кайткан иде. Окоп казу, торф чыгару, шахта эше кыз-хатын җилкәсенә төште. Авыр эшләрдә ватылды Хәбирә кебекләр. «Кудылар», дип сөйләүгә ияләштеләр. Үз теләге белән китәр идеме кыз-кыркын чит-ят җиргә? Кирәк! Кушалар! Куалар! Тыңламасаң, төрмә. Өч сүздә күпме мәгънә!

Сөйләү-сөйләшү рәвеше шундый иде ул елларның. Имгәнми, югалмый кайтып керә алсаң, зур бәхет инде. Хәбирәнең исән-имин кайтуы хөрмәтенә әнисе кызу итеп мунча якты. Утын чутлы, әмма кием-салымны кыздырмый ярамый! Бетләп беттеләр.

Икәүләп юынып чыккач, Гарифә түти: «Яккан мунча әрәм кала. Хәл белешкән дә юк, савап булыр, апамнарны чакырып карыйм», – дип юлга җыенды.

Ул китеп озак та үтмәде, ишек шыгырдап ачылды, Хәбирә аптырап, борылып караса,  шаккатты: Улмы бу, әллә түгелме? Рәүф абыйсы кайткан! Исән!

Нәни чактагыча кочагына сыенды. Бөтен күзәнәкләрен, җанын, тәнен моңарчы татымаган рәхәтлек куырып алгандай булды: тансык, кадерле иде аңа бу хис!

Балачактан гашыйк бит ул Рәүф абыйсына! Егет: «Өйләнәм!» дип сүз чыгаргач, ят хистән хушсыз калган кебек сизде үзен! Башканы яр итте ир, ә ярату яралары исән!

Хисләнеп торыр чак түгел. Рәүф фронтка узышлый, нибары ярты тәүлек вакыт  урлап, авылга сугылу әмәлен тапкан. Каты яраланган. «Батыр ярасыз йөрми», – дип көлеп уздырды анысын. Госпитальдә дәваланган. Фронтка, алгы сызыкка барышы, димәк, ярамаслык түгел хәле. Бер күрешү – үзе бер гомер.

Хәбирә учакны тергезеп, самавырын яңартып җибәрде. Ризык... Иң тансык сый кабыклы бәрәңге инде. Анысы да бетеп киткән икән, хәерсез.

Рәүфнең юл биштәре бөтенләй үк буш түгел. Бәйрәм икән, бәйрәм булсын!
 Сүз ялганмады. Фронтовикның теләген, Энҗе бөртеге хакында хәбәр ишетергә теләп кымырҗуын сизә Хәбирә! Сизә, тик ни белә, ни әйтә ала ул аның хакында?

 

«Фронтка китәм, шәфкать туташы булам» дип хыяллануын сөйләр. Аннан соң никадәр гомер узган, күпме сулар аккан. Теләгенә ирешкәндер, ул сугыштадыр.

– Үзем дә инде!.. Кыр госпитальләрен урый-урый шактый йөрелгән. Югалттык без бер-беребезне. Хатларга җавап язмады. Әллә хатлар адашты, әллә үзебез! –  Рәүф  көрсенеп куйды. – Ашкынып кайттым, очрар, дип өметләнеп, и юләр! – Бу кадәресен әйтмәсә дә ярар иде, атылган уктай сүз яралый икән. Хәбирәне сагынып кайтмаган.

– Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләрме? Мунча парлы, суынмагандыр, юынып чык һәйбәтләп! – Әнисенең апаларын чакырырга китүе дә истән чыккан.
– Арканы ышкысаң... – Шаярып әйттеме, әллә юри сынар өченме? Кызарды...

Сабын, күзгә кырып салырлык та калмаган, бар булганы – селтеле су да, баш юарга ярый торган әче эремчек суы. Мунча җылы. Кайсы нәрсәнең кайдалыгын күрсәтеп биргәнче төн уртасы авышты. Тирләтте, шулай да сер бирмәде Хәбирә.

– Чишен! Аркаңны уам! – диде.
Рәүф ашыга-каушый эчке киемен салганда искәрде: Ходаем, теткәләнгән арка-күкрәктә, җөй өстендә җөй, рәтле-башлы төзәлеп тә бетмәгән. Ничек түзә адәми зат!

– Чиста күлмәк китерәм, боларын калдырырсың, – диде Хәбирә. Керләнгән эчке киемнәрен селтеле суда чылатып, сыгып куйганда да, кайтып кергәч тә, күзләреннән яше туктамый акты да акты. Кызгану, ярату, ничек булса да  хәлен җиңеләйтергә омтылу – барысы бергә кушылган, буталган иде.

Таң сызыла башлаганда да ятмаган иде әле Хәбирә. Кичләтеп кенә күрше авылга киткән әнкәсе куна калды. Апасын утыртып килерлек ат-арба табалмаганнардыр.

Әзрәк черем итеп алгач, күңеле күтәрелеп киттеме, Рәүф торып ук утырды.
– Йокла әле, иртә бит! – Хәбирәне тыңламый, тарсынмый сөйләргә кереште.
– Уйлыйм-уйлыйм да уемның очына чыга алмыйм. Егет ир булсын өчен өч шарт үтәлергә тиеш, диелгән. Нәселен дәвам итәрлек баласы... Ник сөйләп торам соң әле? Һәммәсеннән мәхрүм итте безне бу сугыш. Бетәр чамасы да күренми. Гөнаһсыз гомерләр өзелә, өзеләчәк. Иң яманы – нәселеңне корытулары... Аяусыз, кабахәт сугыш бу! Ирексездән: «Мине үтерерләр ахры», дигән уй миеңә керсә, исән калуың икеле.

– Ә син уйлама! Бүген исән бит без. Энҗе бөртегең дә табылыр. Кызганыч...
– Сугыш хатын-кызны аямый. Күрдек... Пе-пе-же дигәннәрен дә! Яздылар...
«Пепеже» ни ул дип сорап тормады Хәбирә. Берни сорашмады. Берәүне дә яманламады. Кадер кичәсе кебек кыска төндә гөнаһ, сугыш дигән сүз онытылды.

Бер-береңә сыенып утыруның нинди ләззәт, рәхәт бәхет икәнен соңрак аңлар йөрәк. Наздан бигрәк җылы, җан җылысы кирәк кешегә. Иң кадерлесе, тансыгы шул!

Ә иртән иртүк, ат җигеп, җизнәсе белән апасы Гарифә түтине озата килде.
– Утынга кытлык. Әнкәң «мунча яктык, эссесе сүрелсә дә пары, җылы суы җитәр, юынырсыз», дип кызыктыргач, килеп җиттек, менәтерәк! Кичтән ат булмады. – Керә-керешкә ваемсыз гына сөйләнгән җизни кеше сагаеп калды. Кыз янында куна калган хәрбине күреп, ни уйларга да белмәгәндер. Мулла-мунтагайны Себергә сөргәндә көчкә котылып калган үтә диндар карт яшь җилбәзәк гамәлен юньлегә юрыймы соң!

– Хәлләр... Хәлләр булган! – Күзе белән тишәрдәй булып яшьләргә карап торды.  Мунчадан чыккач, йомшарды тагын: – Кем, Хәбибулла углы Рәүфетдин, Сәхрә кызын хәләл җефетлеккә алган идең түгелме? Никах укытып матавыкланмадың шикелле.

– Авыл сәвитенә барып язылыштык. Канунча... Дөррия исемен урысча  яза белмичә Хабибуллина Даррия, дип теркәделәр, – диде ир телен көчкә әйләндереп.

– Дуррия димәгәнгә рәхмәт, дура булыр ие. Әмма дә ләкин никах лязим, – дип үз сүзен җөпләде картлач. – Зина кылу зур гөнаһ. Тәхәрәтлемен, Алла кушмаган эш булмас, укыйм никах. Килешмәсәгез, өч тапкыр «Талак!» диярсең. Ризамы?

Гарифә түти дә, апасы да хуплап торгач, ирексездән ир белән хатын булды да куйды яшьләр. «Талак!» дияргә тел әйләнмәде. Чәйләр эчкәч, аулакта калдылар...

– Улым булсын! Нәселем киселмәсен! – Дога, иман кәлимәсе итеп шул сүзләрне пышылдады Рәүф. «Туган җирем, җан сөйгәннәр, газиз кавемем өчен!» – дип, утка керергә әзер асыл затның теләге фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килде.

Ә Хәбирә йөкле икәнен аңлап алгач, ни куанырга, ни кычкырып еларга белмәде. Ил-көн күзендә ул – ялгыз, ирсез хатын-кыз. «Теләмәсәң, берәүгә дә белгертмәбез!» дигән шаһитлары – мулла җизни белән карчыгы озак та тормый фани дөньядан үтте.

Ачлык, мохтаҗлык бугаздан буды. Авыр эшкә чыдамыйча кырда кышлаган башакны ашап агуланып та кырылды фәкыйрь халык. Каян юнәтеп, ничек тамак туйдырырга  белми тилмергәндә сөенечме бәби табу? Ирсез, «җилдән тапкан, зиначы» дип ил теленә керсәң... Чәчең белән җир себерсәң дә, гайбәткә киртә куя алмассың. Хәл-халәтен Рәүфкә белгертергә адрес та юк. Ахыры хәерле булса, ярый ла!

Корсагындагы яралгыны сыйпый-сыйпый аз еламады Хәбирә. Рәүфтән килгән хат: «Сагынам. Көт! Хәлиткеч сугышка керергә торабыз. Бәлки, соңгы хатымдыр бу. Энҗедән хат бар. Җавап  язарга вакыт юк», –  шул хушлашудыр дип кем уйлаган?!

* * *
Көпә-көндез саташырдай булып йөргән шул көннәрдә энҗе бөртегедәй ялтырап Дөррия үзе кайтып төште дә Хәбирәне чарасыз итте. Кемнең ире соң Рәүф?! Ничек тиз, көтмәгәндә кайтып керсә, яшен ташыдай балкып, кинәт китеп тә барды. Кайту-китүен күрүче булмады. Үзенекеләрдән башка берәү дә белми никах турында да.

Дөррия кайткан шәпкә күршеләргә сугылды. Ябыккан, йончыган, күңеле шат.
– Бардым. Күрдем. Кайттым. Сугыш минем өчен үтелгән этап. Яраланып, ярты саулыгымны куеп, исән кайттым. Мәхшәр озакка бармас, бетәр! Яшәрбез!

Үзе турында тәфсилләп сөйләмәсә дә, Хәбирәнең хәл-әхвәлен тиз тоемлады:
– Син, кызый, нидер яшерәсең. Күзгә туры карый алмыйсың, – дип башлаган иде, Хәбирә тәмам югалып калды. Җитмәсә, агарынып, укшырга ук тотынды.
– Кайчаннан? – Кырыс иде Дөррия, усал. – Яшермә, күреп торам. Күпмелек?
– Өч ай тирәсе! – Ватылып-чирләп урман кисүдән өч ай элек кайтуын сөйләгән иде. Рәүфнең кайтканын белмәдеме, төпченеп тормады. Хәбирә җиңел сулап куйды.
– Нишләргә уйлыйсың? – Сорау алырга ук тотынды, тагын ни күрер башкае!
– Белмим. – Каушавын яшерә алмыйча калтырана ук башлаган иде Хәбирә.
– Кем белер соң? Корсагың борыныңа җиткәч, уйларсың да, соң булмагае.
– Чүлмәк салдырып караргамы? Куркам да! Ярдәм итәрсең, бәлки? Котылырга...
– Син әйтмәдең, мин ишетмәдем! Табасың! – Бөергә таянып, боерык бирергә сугыш өйрәткәнме, туганда ук оста булганмы? – Бүтән куертмыйбыз юк сүзне.
– Ирсез... Әтисез бала... Ничек үстерәм мин аны?
–Үтерү җиңел дип беләсеңме әллә? Үсәр, үстерербез! Эш мәсьәләсен хәл итик башта. Зур өметләр төяп кайттым. Ниятем – авылда медпункт ачу. Рөхсәт алдым дисәм дә була. Әлегә бик җәелеп булмас. Башлап җибәрү авыр. Иң якын ярдәмчем, булышчым, бергә зур эшләр майтарырдай аркадаш итеп сине күрәм. Ризамы?

Кыр госпитален бомбага тотуларын, хәрабәләр арасыннан яралыларны өстерәп чыгарганда түшәм ишелүен, аягы имгәнүен, миңгерәүләнеп һушсыз ятуын – берсен дә сөйләп тормады. Сүзгә саран иде ул. Аксый-туксый чабарга, эшләргә әзер, риза.

Рәүфләрнең йорт-нигезендә медпункт коруны үзе уйлап чыгардымы, өстәгеләр хәер-фатиха бирдеме – җиң сызганып эшкә җигелде Дөррия. «Дөрли, дөрләтә бу», дип сокланды халык. Рәүфнең «Энҗе бөртеге»н истә тотып. «Бөртек Энҗе», «Энҗе» диделәр. Энҗедәй балкып, күз өстендәге каш кебек кыйммәтле зат булып күренде ул.

Халык ач, ярлы, хәлсез, чир-чорга тиз бирешә. Дәва-савыгу серләрен белеп бетерми. Сугышның озын кулы авыл өстенә бәла арты каза ишеп тора: белмәгән, онытылган йогышлы авырулар баш калкытты. Мескен адәмнәрне сындырып сыный заман: эч китү, тавык күзе, ютәл чире таралды! Ягарга утын, ашарга ризык калмагач...

Кыш аеруча рәхимсез, зәмһәрир суык үзәкләргә үтә. Кем – койма-киртәсен, абзар-келәтен, кем кара мунчасын сүтеп якты. Бет, кандала үрчеде. Өй борынча йөреп дару өләшү, ничә йортка бер исән мунчаны ягып, ярдәмчесез карт-корыны юындыру, өс киемнәрен күмер үтүге белән үтүкләүләр...  Дөррия күп эшләрне үзе башлап йөрде, алай да таякның авыр башы Хәбирә өстенә төште. Авыр, пычрак эшләргә аның кулы керде. «Шәфкать туташының ярдәмчесе – санитарка» вазыйфасы аңа йөкләнде.

– Бүген эшкә чыгалмас. Төне буе... Бәбигә авырды! – Гарифә түти үзе дә көчкә йөри. Дөррия кайтканнан бирле, ике ут арасында калгандай сизә үзен. Ялгыз калып, аның белән ачылып сөйләшергә курка. Рәүфнең законлы, язылышкан хатыны ул ич!

Ана җаны кызы өчен көяләнә. Сер булудан узды, хәле – хәл! Хак Тәгалә хозурына ирешкәндер никахы, ә бүгенгесе авыр. Йөзгә кара яктың дип битәрләргә тел бармый. Үзе гаепле. Кәҗә янында юри кәбестә калдыргандай, нәкъ шул кичне, кызны ялгыз калдырып, апасына китеп баруын күр! Терсәк якын да, тешләп булмый.

Ходадан бигрәк, кеше сүзеннән курка бәндә. Сизмәделәрме көмәнле икәнен, сүз чыкмады әлегә. Киң халатын җилфердәтеп йөргәч... Надан халык – кара сарык, дияр иде ире, фин сугышыннан кайтмады. Ялгыз үстерде улы белән кызын. Тәрбиясе җитеп бетмәгәндер. Бердәнбер улы да «сугышып һәлак булды» дип юансынмы?!

Дөррия ашыгып чыгып китте дә, үзеннән калдырмый йөрткән юл сумкасын тотып кереп тә җитте. Гарифә түтигә: «Су! Кайнары, суыгы җитәрлек булсын!» – диде.

Әзер, барысы да әзер, дөнья күрмәгән хатынмыни ул! Дөрриянең  кызына ярдәм итәргә атлыгып торуы күңеленә хуш килде: «Иманлы икән, шөкер!» дип куйды. Көндәш дип уйлавы да... үзен юату өчен генә түгелмени? Рәүфнең кайтканын-киткәнен үзенекеләр күрде, белде. Йөрәгенә яра ясап, Дөрриягә ник сөйләп торсын? Чакырып кайтармадылар, үзе кайтты. Халык гамен кайгыртып, олы эшләр майтарып йөрүе авыл өчен бәхеттер, бәлки. Ул да адәм баласы. Миһербанлы, булдыклы. Андый хатынга көндәш булсаң да бик хуп. Хәер, Рәүф кайтыр да, әйтер әле үз сүзен!

Аңлашу кирәк булгандыр да... Кычытмаган җиреңне кашыма, дия иде әбиләре. Өметләр болай да сүнәр-сүнмәс. Хәбирә Рәүфтән бер хат алды. Тик бер, бердәнбер. Дөрриягә дә килмәде хат-хәбәр. Югалды өрлек кебек ир. Үз теләге белән түгелдер. Берсендә Дөррия ачылып китеп хәрби госпитальдә эшләгән чагын искә төшерде. «Баш врач мәрхәмәтле, фидакарь җанлы чын табиб иде, бер яхшыга, бер яман дигәннәре хак:  хатыны... аждаһа! Көнләшеп, шәфкать туташларының канын эчте явыз. Рәүфнең хатын ачып укыганын беләм. Нахак, гайбәт язып җибәрдеме, кинәт суынды арабыз...»

– Ир бала! Бәхетле сабый булыр! Тыпырдап торыр бу! – Маңгай тирен сыпырып, сөенеп әйтте моны Бөртек Энҗе. Асыл зат икәне күренеп тора, рәхмәт төшкере!

Хәбирә сөенергә дә, көенергә дә белми, мышык-мышык елап ята иде.
– Их, бәхетле дә син, Хәбирәҗан! – диде Дөррия ямансулап. – Миңа мондый бәхет тәтемәс шул инде. – Сабыйны күкрәгенә кысып, үзе дә үксеп елый иде инде.
– Менә тагын кирәк булса! – Гарифәттәй, үзе дә сизмәстән сүз җебен эләктереп алды. – Бетмәс кайгылар булмас, бетәр сугышы да. Кайтыр Рәүфебез дә...
– Юк, Гарифәттәй! Кайтмас. Иртән... хәбәр китерделәр. Һәлак булган Рәүф.
Дөньяның асты өскә килде. Ә тормыш – дәрья, туктап тормый, үз көенә ага да ага икән. Тол хатыннарның кайгысында сабыйның гаме юк. Сөт, ими сорап елый ул.
– Бергәләп үстерербез! – Кайсы әйтте моны, Дөррияме, әллә Хәбирә үземе? Әмма шул сүз фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килер дип кем уйлаган ул чакта!

Малайга Рәшит дип исем куштылар. Яшәү үзәненнән ул «Хәбибуллин Рәшит Рәүф улы» булып атлап китте. Хәбирә аңа күкрәк сөтен имезде, астын алыштырды, юды, җыйды, карады. Ә туу турында таныклыгына: «анасы – Хәбибуллина Дөррия» дип теркәлде. Бөртек Энҗе шулай хәл итте. Хәбирә – ничарадан бичара – гаять шикле тоелган шул карар белән килешми булдыра ала идеме? Сабыйның чынлап та Рәүф улы икәнен Дөррия белдеме, юкмы, әллә тәрбиягә алган ятим итеп кабул иттеме аны, бусы да сер булып калды. Рәшиткә җил-яңгыр тидерми үстерделәр икәү. Хәбирәгә дә ышанычлы түбә зарур, аның ярдәменнән башка тернәкләнеп китүләре икеле иде шул.

Үҗәт, үзсүзле, әмма ярдәмчел иде фронт юлларын кичкән шәфкать туташы. Мәрхәмәтле табибә ярлы-ябагайны, чирле-чорлыны авызына каратты. Түрә – күрә, дип сыгылып төшми эшли дә, эшләтә дә белә. «Утсыз дөрләтә, сусыз юа, җилсез киптерә бу» диючеләр хаклы: ун кешелек эшне берүзе башкарып чыга, булдыра бит!

Хатирәләр диңгезенә чумып, юрганын башыннан ук бөркәнеп, ишек-тәрәзәгә якын килми ята Хәбирә. Намаз дип тә үртәлми, яткан килеш укыр. Җанга тансык җылы – тынычлык иңәрме? Чәбәләнеп беткән уйлары тынгылык бирми, тарткалый, йолка, өзгәли гүя. Белә, төзәтә алмаслык хата ясаганын белә ул. Гөнаһлардан хали түгел Адәм баласы, ялгыша. Әмма бу рәвешле түгел. Тәүбә әстәгъфирулла, Гөнаһысына күрә җәза тиештер шул.

Тыштан сиздермәскә тырышса да, үзен гаепле санап, эчтән сызып, янып яшәве хак. Шундый Язмыш насыйп иткәнгә кемгә үпкәләсен соң? Үзенә. Дөрес гамәл кылмаганын белде, үкенде. Үз каныннан яралган туруннарының күзенә җен карчыгы булып күренерлек булгач, җуелмаслык олы хата ясавы хак инде. Төзәтергә соңдыр. Бу тормышта Сак белән Сок язмышына дучар адәмнең берсе... үзе булса, гаҗәпме!

Дөррия Рәүфләр нигезендә медпункт кору белән чикләнмәде, авылда хастаханә салдырды. Бу төбәктә яшәүче дистәләгән авыл халкы рәхмәтле аңа. Яратты табибә апаны гавәм. Хәбирә күләгәдәрәк калды. Юк, кимсенми анысына. Чирканмый, гомер буе кара эштә кайнагач, шул төс аңа. Әмма газизләре: «Ерак әбекәй» дигәндә, тәне чымырдап китә. Ерак түгел, бик якын бит ул аларга! Рәшит, Мөсәвир, оныклар чиксез кадерле аңа. Тәкъдирдә язылган дип юанса да, гомерлек сер төенләнгән, чишелмәс тә. Чияләнеп беткән төенне чишү кирәкме? Кулыңнан килмәстәйне уйлама, Хәбирә!

Михнәтле еллар артта калган, авыл яшәргән, ямьләнгән, яшелләнгән чак бит бу!

Укучылар саны азайды дип авыл мәктәбен ябуны, эшсез калуын Рәшит җанына якын алды. Ул сау булса, Хәбирә дә барына риза булып яшәр иде. Бай, хәлле адәмнәр җыелышып шәп мәчет төзеп куйдылар. Үзе абруйлы, гыйлемле дип мулла вазыйфасын Рәшиткә йөкләргә теләгәннәр иде. Авыруын әйтеп, үзе итагатьле генә баш тартты.

Хәбирә йокымсырый башлаган иде, капканы каты гына кактылар. Ул арада кемдер койма аша сикереп ишегалдына төште. Мөсәвир икән.
– Әбекәй! Баядан бирле көтәбез. Әткәй авырайды. Нишләп ятасың? Ни хәл бу?
– Сөмсез! Сөйкемсез сөяк. Сөймәс! – Бәйләнешсез сүзләр пышылдый, саташа иде, ахры, карчык. Мөсәвир аны чәчәкле җәймәсенә сак кына төреп, күтәреп утыртты.
– Әбекәем, киен! Бая «с» хәрефенә башланган сүзләр сайлап, бала-чага мәш килә иде. Оляны татарча сөйләшергә өйрәтәләр, имеш. Шуны ишетеп, кире борылдыңмы?
– Әллә тагын...  Сине көттем. Әллә нишләдем, башым әйләнә. Кем ул Уля?
– Соңыннан, әбекәй, тәртип белән ипләп аңлатырмын. Әти көтә, бәхиллек... – Әйтеп бетермәде, бүленде. – Сиңа җиткерәсе хәбәрем: бабамны – Рәүф Хәбибулла углын озак эзләттем. Германиядә әсирлектә вафат булган. Уртак каберлектә меңнәр җирләнгән. Каберенә үзебезнең җир туфрагын салдым. Синнән откан доганы укып!

...Төркиядә укып кайткан яшь мулла мәкам белән «Йәсин» сүрәсен укый иде.
– Кардәшебезне җир куенына тапшырганда шартына туры китереп үтәлергә тиешле берничә кагыйдәне исегезгә төшерәсем килә, – дип сүзен дәвам итте ул. – Мәрхүмне кабергә Ана исеме белән төшерү лязим! Гыйлем җыйганда остазыбыз әйтә иде: Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә шулай әйтергә кирәклеген искәрткән. Ни өчен Ата түгел, Ана исеме белән? Хикмәт шунда, ананың кем булуында шик юк. Ә ахирәттә, кыямәт көнендә һәркем атасының исеме белән чакырылачак. Бөтен серләр фаш ителәчәк. Кемнәрдер хурлыкка калачак. Хатын иреннән, ир баладан качачак. Аллам сакласын! – дип йомгаклады сүзен.   

Яшь имамны дикъкать белән тыңлап торган Дөрриянең кинәт тыны кысылды.
– Хәбирә мондамы? Чакырыгыз анасын! – дип кысып чыгарды да телсез калды.
 

Роза Мулланурова

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: