Мәдәни җомга

Гомеркәйләр бик кыска (ХИКӘЯ)

Ара-тирә хәер бирешеп, хәл белешеп күрешкәләгән ике авыл карчыгы, Галия белән Хәлилә, исәннәргә-әрвахларга дога укып, дөнья хәлләре турында бераз сөйләшкәннән соң, үзләре өчен иң авыр саналган темага күчәләр.

Сүз киленнәрдән башлана.  Ике баласын ятим калдырып, улы  бик иртә  үлгәч, Хәлилә карчык килене, оныклары белән төп йортта яши.    Килене  Зәмфәрия  шапшак та түгел, ялкау булып та тумаган, балалары өчен дә өзелеп тора, ә менә бер ягы белән каенанасының үзәгенә үтә.  Шул күркәм сыйфатлары арасына ничек бу  ямьсез  ягы сыйган, билгесез! Иреннән тол калган Зәмфәрия чит ирләр белән чуалырга ярата иде.   Соңгы арада Зәмфәрия  Галия карчыкның улы Фәрит белән “гыйшык-мыйшык” уйный.  Ә Фәритнең  менә дигән хатыны Рәсимә, дүрт баласы бар! Ике карчык, Галия белән Хәлилә, очрашсалар, ояла-кызара шул хакта гәпләшәләр иде. “Кеше алдында йөземне кызартма! Гөнаһа җыйма! Йөрмә! −  дип әйтәм дә бит мин аңа, ишетми генә бииит!  – дип Хәлилә  һәр килгәндә килененә зарлана. – Минем бер җиремне саклап йөрмә. Үзем беләм!  − дип кенә кычкыра! Балалардан да ояла белми бит!” Галия карчык  аның  һәр сүзен,  чал башын селкеп, җөпләп бара. Аннары үзенең гөнаһлы улына күчә: “Сөйләмә инде, ахирәткәем! Оят юк аларда! Шулай адәм ыстырамы булып йөргән өчен Фәритне тиргәмим дип беләсеңмени?!  Колагына да элми бит!”  Киленен бик өнәп бетермәсә дә,  Галия карчык  Рәсимәгә бу яктан тел-теш  тидерми: “Нәрсә җитми дә кем кирәктер ул юлдан язган Фәриткә шундый хатыны бар чакта!” Балалары   яулаган биеклекләр өчен ана йөрәге  шашынып куана белсә, алар кылган  түбәнлек   өчен дә шул ук ана йөрәге сызланып  өзгәләнә.   Гомер-гомергә бер авылда яшәгән, бер авыл суын эчеп картайган ике карчык та балалары  кылган гөнаһа өчен оялдылар.  Хәлилә карчык тагын  вакытсыз  гомере киселгән улын  искә алып  көрсенде: “Балакаем исән булса, йөзем  кызарырлык  бу  хәлләргә  төшәсем юк иде!”  Нишләмәк кирәк, кешенең гомер озынлыгы  үзеннән тормый шул! Улының тракторы белән капланып үлүенә дә айлар түгел, еллар үтте.  Вакыт  − дәва, дисәләр дә ана йөрәгенең яраларын төзәтерлек көче-куәте бармы икән вакытның?!  Зәмфәрия  дә ире үлгәч кайгысыннан акылдан язардай булып йөргән иде.  Хәсрәтеннән тиз арынды, ирен тиз онытты алай да. Чит ирләр кочагында  рәхәтләнә.   Ике карчык, йөремчәк килен белән  азгын малайны тетеп салганнан соң,  сүзне заманага күчерәләр. Ахыр замандыр бу! Шулай булмаса, кеше бу хәтле азмас иде! Алладан курыкмау, динсезлек боза кешене! Шайтан котырта!  Алланы юк санагач, кемнән   куркасы? Менә шуңа күрә  курыкмыйча  гөнаһа кыла да инде кешеләр.  Галия карчык мең дә беренче кат ачы язмышына  зар елый.  Атасы сугыштан кайтмады бит Фәритенең! Ул  исән булып, ата тәрбиясе күрсә, улы мондый кара йөзгә дә  әйләнмәс иде...
        Авылда, нинди караңгыда булмасын, кем аты кем капкасына бәйләнгән − уч төбендәгедәй күренеп тора.  Рәсимә дә, гарьләнә-гарьләнә булса да, ничә тапкыр иренең аты бәйләнгән   чит капкага барып шакыды.  “Син мине ил алдында  хур итәсең, артымнан йөрисең!”  −  дип эчеп алган  ире кайтып сугышты.  Ил алдында  кем кемне хур итүе турында уйламадылар Фәрит белән Зәмфәрия. Фәрит азгын дәртен тыя алмады.  Ялгызлыктан җаны өшегән Зәмфәрия исә кеше учагында җылынырга тырышты. Ике бала белән  иртә тол калган  яшь хатынның  дөньяга үпкәсе зур иде,  ахры.  Кайнанасы, туганнары күпме әйтеп карасалар да, кырт кисте.  Тимәгез миңа! Кысылмагыз  минем тормышыма!   Күпсенмәгез шушы тырнак очы хәтле барлы-юклы  юанычымны! Мин болай да язмышымнан  кимсетелгән... Ана-бианайның үгетен колакларына  да элмичә,  кеше сүзен бар дип тә белмичә, оятларын югалткан Фәрит белән Зәмфәрия шактый гына чуалдылар. Әнисе, әтисе өчен балаларының йөзләре  кызарды.    Агач ботаксыз, кеше гөнаһсыз булмый – анысы хак.  Тик кемдер языгын аңламыйча кылса, кемдер аны аңлап-белеп, тәм  табып  кыла.  Зәмфәрия  ярты  йөк салам хакына  бер көнне Вәли белән, икенче көнне Гали белән чуалды.  Тол хатын лаеш шулпасын җитәрлек эчте инде  эчүен.  Ялгызың ике баланы үстереп кара! Гөнаһалы  наз исәбенә кемдер утын китереп аударды, кемдер бакчасын сөреп бирде. Шулай да бу “ярдәмнең” бәрәкәте булдымы икән?    Ә  Фәрит   яшь чагында  караш алмаслык  егет солтаны иде шул!  Дулкынлы кара чәчләре, мут күзләре, татлы теле  белән кызларның  күңелен тиз яулый иде гармунчы егет.  Рәсимәгә өйләнеп, дүрт балалары тугач та,  “егетлеген” ташламады.  Зәмфәриягә үлеп гашыйк булганнан да түгел иде уҗымга йөрүе. Күрше авылда да  назга мохтаҗ тол хатын-кызлар юк түгел. Аларга да җитә... Гомеркәйләрнең бик кыска икәнлеген, Олы Казый алдына басар алдыннан адәми затның  гөнаһа түгел, савап җыеп  өлгерергә тиешлеген  кем генә аңлый икән яшь чакта?! Ирен тыя алмагач, Рәсимә, китәм, дип тә карады. Тик  иңнәренә өелгән дүрт катлы йөге – дүрт баласы белән кая китсен дә, ярдәм сорап,  кемгә барып сыенсын?!   Балалары үсә торды, үз сукмакларыннан китә торды. Ә Рәсимә, талпынып та оча алмый калган коштай,    яшьли килен булып төшкән йортында кала бирде.  Килененең  кулына калып, каенанасы  Галия карчык озак кына чирләп ятты. Рәсимә аны  үлгәнче үз анасын карагандай карады. Хәлиләгә исә андый бәхет тәтемәде.  “Улың белән ничә ел гына яшәп калдым.  Ул миңа кайгы гына калдырды”,  −  дип Зәмфәрия авырып яткан каенанасын карамады.  
           Әз-мәз шатлыгы белән алдалап, күбрәк   моң-сагышка урап,  кыска  гомеркәйләр  үтә торды.  Ике көндәш Рәсимә  белән Зәмфәрия дә олыгайды.

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: