Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Гөлзәлифә Әхмәтгалиева: «Сукмак»

(ХИКӘЯ)

Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең... Гөлзифаның күңелен башта шушы кышкы манзарага соклану биләп алды, аннары кисәк кенә әрнүле бер хис чеметеп үтте. Кош? Әллә соң моннан байтак еллар элек шушы алмагач төбендә җирләнгән сыерчыкның җаны мамык кар булып агачка килеп сарылганмы? Булыр да, кошларның гына түгел, кешеләрнең дә җаны адашып йөргән заман...
Ничә яз җырчы кошларны зарыгып көтеп алган, көзләрен сагышланып озатып калган сыерчык оясына ул елны да пар кошлар кайтып кунды. Кундылар да, исән-сау, пар булуларына шатланып, туган якның матурлыгына дан җырлап, өздереп-өздереп сайрарга да тотындылар.
Ә беркөнне әлеге шатлык җыры кырт өзелде. Ял көнне иртән мунчага су салыйм дип ишегалдына чыкса, Гөлзифа имәнеп китте: сыерчык оясы алдында ялгыз кош тилмереп, өзелеп, киселеп сайрый; юк, сайрамый, елый, ачына, бәргәләнә. Ә аста, бәбкә үләне борын төртеп килгән җирдә, аның җан юлдашы ята. Хатын, өйдән алып чыккан сыңар чиләген кая ыргытканын да абайламыйча, тизрәк аңа иелде дә кошчыкны учларына алды. Түшенә сәер сорылык иңгән сыерчыкта җан әсәре юк иде. Ата мәченең явызлыгымы, бала- чага шукланып таш атканмы, әҗәле җиткәнме...
– Парлашып ни ераклардан кайткан идегез, ни авырлыклар үткән идегез, – дип сөйләнә-сөйләнә, Гөлзифа бакчага юнәлде. Коймага сөяп куелган көрәкне алып, як-ягына каранды. Бу бичараны алмагач төбенә булса да җирләсен инде, җир өстендә калдырып булмас...
Баскычка чыгып, тәмәкесен кабызган ире аның кош белән әвәрә килгәнен карап торган, ахры:
– Нәрсә, әллә хәзер мал духтыры да булыргамы исәп? – дип урынсыз шаяртып куйды.
Гөлзифа аның төртмә сүзенә игътибар итмәскә тырышты.
– Бигрәк кызганыч бит. Икәүләп каян кая кайтсыннар да, – диде дә читкә тәгәрәгән чиләген алып, мунчага таба атлады.
Рафил алай төчеләнеп тормады:
– Кешеләр дип торып чабуың җитмәгән, кош дип тә башымны катырма әле, – диде гадәти кырыслыгы белән.
Гөлзифа дәшми генә мунча ишеген ачты. Иренең соңгы араларда дорфаланганнан-дорфалана баруын үзенчә акларга тырышты. Нишлисең, фельдшер булып эшләгәч, Гөлзифа – өенеке генә түгел шул, бөтен авыл аның күзенә карап тора. Кеше төсле ял да, бәйрәм дә күрә алганы юк: ире белән парлап мәҗлескә барса да, үч иткәндәй, берәрсе йөгереп килеп җитә. Кирәк бит, нәкъ шул мәлдә берәвесе балага авырый башлый. Йә баласы ут янып урынга егыла. Йә булмаса, кемдер киселә, бәрелә, сызлана...
Баштагы мәлләрдә Рафил алай ук күтәрелеп бәрелми иде. Сукранса да, «кирәк булгач барасың инде», диюдән узмады. Төн уртасында ишек кагып уятулар тора-бара аны чыгырыннан чыгара башлады.
– Иртән барырсың, синең эш сәгатең түгел! Бик кирәксә, районга шалтыратсыннар! – дип, хатынының кулыннан пәлтәсен тартып алган чаклары да булгалады.
Андый мәлләрдә Гөлзифа иренең тузынуына игътибар итми, кулына ни эләксә шуны киеп, дару-шприцлары тутырылган чемоданын эләктереп, тизрәк чыгып йөгерә. Белә бит: ире тузына-тузына да аннан сүрелә... Кеше аннан ярдәм көтә, бәлки, гомере кыл өстендәдер. Ә ул монда, минем эш сәгатем түгел дип, икенче якка әйләнеп йоклап ятсынмы?.. Аннан ни йөзе белән авыл халкының, нәни улының, әти-әнисенең күзенә күренер?
Ул чакта да ял көне иде. Язгы кояшның тәрәзә аша үтеп кергән нурларына ияреп, газ өстендә шул кояшның үзенә охшаган кечкенә-кечкенә коймаклар пеште. Керләр юылды, бакча тутырып бауга эленде. Борын очын кытыклап, коймак исенә кушылып, ишегалдына тәмле мунча исе таралды. «Пиннек пешерә тор», – дип, Гөлзифа башта мунчага ирен озатты. Үзе сөлге-тастымалларны күтәреп, өйдән чыккан иде, бакчадан сыерчык тавышын ишетеп, жәлләүдән йөрәге ярылырдай булды. Ялгыз калган кош, алмагачка очып кунган да, үзенең ярын уятырга теләгәндәй, баягыдан да уздырып өзгәләнә иде. Үзе нишләргә белми, елый-сайрый бер ботактан икенчесенә күчеп утыра...
– Исән булса, бу хәтле тилмерүеңне ишетеп, яныңа әллә кайлардан очып килер иде җанашың. Юк бит, мәңгегә киткәч, әйләнеп кайту юк бит, – дип, кош белән сөйләшә-сөйләшә, күз яшен сөртә-сөртә, Гөлзифа мунчага кереп китте.
Ун-унбиш минут үттеме-юкмы, ишекне дөбер-шатыр кагуга атылып мунча алдына чыкты да күнегелгән гадәте буенча өстенә халатын эләргә тотынды.
– Гөлзифа, Гөлзифа, җаныкаем. Әнкәй «эчем, эчем» дип, идәндә бөтерелә, сукыр эчәгесе шартламаса дип куркам, урап кына китәрсең әле, – дип, ишекнең теге ягында такмаклаган хатынны тавышыннан танып өлгерде.
– Хәзер, Рәйсә апа, артыңнан килеп җитәрмен, яме, – дип, инде киенә дә башлады.
– Бөтен өмет синдә инде, рәхмәт яусын, – дип, хатын үзләренә йөгерде. Рафилнең йөзе кара көяргә өлгергән иде.
– Юынып чыккач барырсың, ут капмаган!
– Кайткач иркенләп керермен. Эче авырта, ди бит, ничек көттерәсең... –
Гөлзифа инде киенеп өлгергән иде.
Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы:
– Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: йә гаилә, йә сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! – дип давыл куптарды.
«Тормыш түгел бу. Аерылышырга кирәк. Шәһәргә китәм». Рафилнең мондый сүзләре беренче тапкыр гына яңгырамый иде, шактый еш кабатлана башлады. Үч иткәндәй, быел Яңа ел киченнән үк Гөлзифаны шушы рәвешле эзләп килүләр башланган иде, елны ничек каршыласаң, шулай дәвам итәр диюләре әллә дөрес инде – күбесе карт-карчыклар гомер сөргән авылда фельдшерга эш җитәрлек иде. Иң үзәккә үткәне – юлсызлык. Егерме беренче гасырга аяк баскан мәлдә шушындый юллар бар, дисәләр, кемдер ышанмас та. Авыл эчен әйтәсе дә юк, язын-көзен бот төбеннән итек киеп атласаң да, таманга туры килә. Андый чакта машина белән йөрү, районга илтүче юлга машина белән чыгып җитү турында хыялланасы да юк...
Гөлзифа каршы дәшмәде. Иренә күзләрен тутырып карады да чыгып китте.
Рафил да китте. Шул көнне. Рәсми аерылышмасалар да, әлеге көннән алар икесе ике ярда яши башлады. Ай ул чаклар... Алмагачка кунып, ялгыз калган сыерчык түгел, Гөлзифаның җаны өзгәләнгән булган икән бит...
Ярый әле янында улы булды. Эше бар. Ире әйләнеп кайтмасмы дигән өмете, сабырлыгы булды. Шулай елларга еллар ялганды.
***
Быел кышын кар бик мулдан яуды. Басу-кырлар, урам, ишегаллары, Тукай әйтмешли, «юрган ябынды». Тирә-якта аклык кына, күзләр карап камашырлык, сокланырлык ак дөнья. Кар көртләре тарайткан урамнар.
Бүген дә медпункт ишеге ябылып тормады. Кайсының кулы пешкән, кемдер укол ясата – көндәгечә, эше тыгыз булды Гөлзифаның. Көндезге ял җиткәндә, арып-талып өенә җыенды. Улы мәктәптән кайтуга, аш әзерләп өлгерәсе бар, шәңгә пешерергә җитешмәсме әле... Гөлзифа шул уйларына ияреп, ишекне бикләде дә өенә ашыкты. Шул мәлне кесә телефоны зеңгелдәп шалтырарга тотынды, хатынның йөрәге дерт итеп китте. Ни хикмәт, төнлә каты-каты итеп ишек шакуларга күнеккән колак инде ничә еллар шушы телефонның тавышына ияләшә алмый бит!
– Гөлзифа кызым... – Трубканың теге ягында Фатыйма карчыкның хәлсез тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә иде. – Тагын кан басымы бугай...
– Фатыйма апа, аңладым, хәзер киләм, яме! – Гөлзифа аны озын-озак сөйләштереп тормады.
Бу минутта аның башында «төшке аш, Гиппократ анты, эш сәгате түгел» дигән каршылыклы төшенчәләр юк иде. Ул – фельдшер. Вакыт үлчәүләренә кеше гомере салынган. «Көндезге ашны ашап килим», диясеңме андый минутта?..
Гөлзифа өенә түгел, авылның аскы урамында, иң читтәге йортта ялгыз яшәүче карчык янына юл тотты. Фатыйма карчык – үзе дә күпме кешеләрнең гомерен саклап калган, күпме сабыйны якты дөньяга тудырган элекке фельдшер иде. Ә менә хәзер ул үзе ярдәмгә мохтаҗ. Утыз биш ел буе кемнәрне генә дәваламагандыр, авыру җиле үзенә дә килеп кагылды шул, инсульт кичерергә дә өлгерде... Әнә шуларны уйлый-уйлый, Гөлзифа аскы урамга юл тотты. Урамны чистартып торуны кирәксенмәгәннәр, карны эттерүче булмаган – карт-карчыклар өендә генә утырсын дигәннәрме...
Гөлзифа, көч-хәл белән үзенә сукмак ярып, Фатыйма карчык яшәгән йортка якынлашты. Капка төбендә дә, ишегалдында да кеше эзе күренми. «Әби бүген бер дә чыкмаган, үзенә дә керүче булмаган, ахры», – дигән уйлар башыннан йөгереп узды. Капканы ачып керүе мең мәшәкать өстәде: төнге буран кар тавы өеп куйган, ялгыз карчык яши дип кызганып тормаган. «Кайда икән бу мәктәп укучылары, кайда икән без үскәндәге тимурчылар?» – дип, эченнән генә сыкранып алды. Ниһаять, капкадан үтә алу бәхетенә ирешкән Гөлзифа сукмак яра-яра өйгә керде. Кар тулган итекләрен тиз генә салып ташлады да караватта ыңгырашып яткан Фатыйма карчык янына атылды. Әбинең ике бите кып-кызыл булган, үзе дер-дер калтырый, хәле мөшкел икәнлеге сукыр күзгә күренерлек. Гөлзифа үзеннән бер дә калмаган сумкасыннан тонометр алып, кан басымын үлчәде. Саннар әллә кая сикергән иде. Гөлзифа, җылы сүз белән карчыкны тынычландыра-тынычландыра, аңа тиз генә каптоприл таблеткасын каптырды.
– Һай, Фатыйма апа, япь-яшь башыңнан кан басымы дип ятмасаң, – дигән булды, әбинең арык беләген сыйпый-сыйпый. – Мин хәзер районга шалтыратам, «Ашыгыч ярдәм» машинасы җибәрсеннәр, алай ышанычлырак булыр. – Үзе кесә телефоныннан җәһәт кенә җыеп, авылны, йортны әйтте дә сәгатенә карап куйды. Район үзәге артык ерак түгел түгелен, тик менә, җилдереп килеп җитсәләр дә, урамга машина да, җәяүле дә керә алмый бит, арттырып әйтсәң... «Нишләп була соң?» дигән уйдан хатынның чигәсе чатнады.
«Тукта әле, тракторчы Ниязга эндәшеп карасам? Авыл башына чыга торыр идек». Башына килгән уйдан йөзе яктыра төште. Нияз – Фатыйма карчыкның күршесендә генә диярлек яши, ялт кына шуның телефон номерын җыйды.
– Нияз, син өйдәме? «Беларусь»ың белән Фатыйма апа йорты янына килеп тукта, зинһар... Тизрәк, яме...
Егетнең игелекле зат икәнен белгән Гөлзифа бераз тынычланып куйды. Көттермәс, килеп тә җитәр.
Ә үзе карчыкның киемнәрен, документларын әзерләргә кереште.
– Кызым, өйне бикләп, ачкычны үзең белән ал... Алай-болай булсам, соңгы юлга җыеп озатуны да үз өстеңә алырсың. Минем бит беркемем дә юк... Карап торганым син... – диде Фатыйма карчык, көчкә тын алып, җөмләсен өзә-өзә.
– Юкны сөйләмә, Фатыйма апа. Үзең әйтмешли, ак халатлы фәрештәләр бераздан килеп җитә, медицина көчле хәзер, бик тиз терелтеп кайтарырлар.
Фатыйма карчык үзенең һөнәрен дәвам иткән Гөлзифага бик ышана, аны үз кызыдай күреп ярата. Уртак һөнәр, ялгыз тормыш аларны еллар узган саен бер-берсенә ныграк якынайткан, туганнардай иткән иде. Карчык хәлсез кулы белән Гөлзифаның беләгенә кагылды. Чит-читен җыерчыклар сарган күзләрен тутырып, хатынның йөзенә текәлде. Күкрәп, ире белән иңгә-иң куеп яшәр чагы да, нишлисең, сыңар канат тилмерә япь-яшь көе... Зәңгәр күзләрендә моң тирбәлә. Түгәрәк йөзе, бер-берсенә тиеп диярлек торган кашлары, кызу атлауданмы, борчылуданмы алланып торган бит алмалары белән җиләккә, чәчәккә тиң чагы югыйсә...
Карчык үзенең хәлен беразга онытып, Гөлзифа турында уйланып алды. Шулвакыт урамда трактор тавышы ишетелде. Озак та үтми, җил-җил
басып, бүреген баш артына гына чәпәгән Нияз килеп керде.
– Нияз, нишлибез, әбине ничек алып чыгабыз? Авыл башына «Ашыгыч
ярдәм» машинасы килә. – Гөлзифаның беренче сүзе шул булды.

– Ничек дип, минем кар эттергеч юк шул... – Егет бүреген салып кулына тотты, уйланып калды. – Тракторга менә алмый инде Фатыйматтәй... Чүмечкә утырта алмыйм бит инде мин аны...
– Нигә утыртмаска? Юрган җәябез дә икебез дә шунда чүмәшәбез... Нияз, безнең һәр минут санаулы... – Гөлзифа, хәлнең җитдилегенә ымлап, пышылдап кына шулай диде, үзе Фатыйма карчык янына иелде. – Фатыйма апа, әйдә, җайлап кына утыртыйм әле. Хәзер пәлтәңне бирәм. Бер дә борчылма, яме, барысы да яхшы булыр.
– Үзең беләсең инде, Гөлзифакаем, син әйткәч, әйбәт булыр, Алла боерса...
– Менә бит, дару капкач, хәлең дә рәтләнеп китте.
Шулай дип сөйләнә-сөйләнә Фатыйма карчыкны киендергәч, кирәкле документларны, әйберләрне сумкасына салгач, Гөлзифа белән Нияз, әбине култыклап, «кәҗә сукмагыннан» трактор янына алып килделәр. Нияз тракторның «чүмеч«ен җиргә чаклы төшерде дә култык астына кыстырып чыккан юрганны җәеп тә куйды. Фатыйма карчыкны шунда җайлап утырткач, Гөлзифа да аның янына бөгәрләнде. Ул арада кесә телефоны зеңгелдәргә тотынды.
– Без авыл башына кердек, монда бит сез әйткән урамга үтә торган түгел...
«Ашыгыч ярдәм»дәге табиб булдымы, шәфкать туташымы – Гөлзифа, аны бүлдереп:
– Беләм, беләм... Без сезнең каршыга барабыз, хәзер килеп җитәбез, – дияргә ашыкты.
...«Ашыгыч ярдәм» машинасы шофёрының «мондый ярдәмне» беренче күрүе иде, ул башта үзләренә таба якынлашкан трактор чүмеченә шаккаткан кыяфәттә карап торды, аннан, кабинасыннан сикереп төште дә тиз генә телефонын чыгарып, чүмечкә утырган әби белән авыл фельдшерын фотога төшереп мәш килде.
– Ну се-е-ез! – дип баш чайкады ул, маҗарага тап булгандай, гаҗәпләнүен яшермичә.
Карчыкны күчереп утырткач, Ниязга рәхмәт әйтеп, Гөлзифа үзе дә «Ашыгыч ярдәм» машинасына кереп чумды. Барсын әле, җаны тынычрак булыр. Улына шалтыратып әйтер, югалтып тормасын тагын....
Гөлзифа карчыкның кулын тотып, пульсын санады, хәлен сорады.
– И кызым, нигә болай газап чигеп йөрисең, өйдә генә үлсәм, яхшырак булыр иде, – дигән җавап ишетте.
– Алай димә, Фатыйма апа, терелеп, үз аякларыңда кайтырга язсын. Әнә, Гөлсем апа бүлнискә бармады, чирен белгертмәде. Мәңгелеккә киткәненә ничә ел, өенең тәрәзәләрендә көндез дә пәрдә тартылмый. Ә син Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сора. Үз эшен белгән, белемле табиб туры килсен иде, дип телә.
Әбине шулай юатып бара торгач, ниһаять, больницага килеп җиттеләр. Карчыкның документларын барлаганчы, авыру тарихын тутырганчы, табиб Марсель Әхәт улының өметләндергеч сүзләрен ишеткәнче, Гөлзифа шунда, Фатыйма апасы янында булды, кайтып китәргә ашыкмады.
– Ярый әле вакытында алып килдегез... – Табиб, күзлеген салып, Гөлзифага җитди дә, рәхмәтле дә караш ташлады. – Аз гына соңарган булсагыз...
Урамга чыккач кына, Гөлзифа үзенең шактый арыганын, ачыкканын тойды. Шулай да күңелен зарлану түгел, «Аллага шөкер, менә тагын бер гомер сакланып калды бит», дигән сөенеч хисе тутырды. Урам тутырып бертуктамый тыз да быз чапкан машиналарны күргәч кенә, башына: «Ә мин ничек авылга кайтам соң?» – дигән уй йөгерде. «Такси чакыртсам инде»... Тик дару-уколлар белән тулы сумкада акча юк иде, карточкасы да, акча янчыгы да әллә өйдә, әллә эштә калган.
Гөлзифа, берәр игелекле бәндә утыртмый калмас әле, дип тәвәккәлләп, юл чатына чыгарга ниятләде. Телефонның шалтыравы бу юлы да җанын сискәндереп җибәрде. «Улыма шалтыратам, дидем дә, оныттым бит... Балакаем, мәктәптән кайткандыр да, «әни, аш юкмыни» дия торгандыр инде», дип уйлап, кесәсенә үрелде.
– Син нишләп мине бөтен районга, районга гына түгел, республикага хур итеп йөрисең? – дип җикеренгән тавыш иясен берара танымый торды.
Эшне төшенгәч, ак димәде, кара димәде, хатын телефонын сүндерде дә кесәсенә салып куйды. Шалтыратучы – хуҗалык җитәкчесе Рушад иде. «Ашыгыч ярдәм» шофёры үзе төшергән фотоны Интернетка куеп өлгергән дә, аның кайтавазы җитәкчеләргә дә килеп ирешкән икән. Ай бу замананың тизлеге... Гөлзифа әле район үзәгеннән үз авылына да кайтып җитәлмәде, ә Фатыйма карчыкның авырып, бүлнискә китерелүе бөтен дөньяны айкап чыгарга җитешкән... Ни дисен җитәкчегә авыл фельдшеры, «нигә авылны чистарттырмадың соң?» – дип тарткалашсынмы?.. «Кеше гомере сакланып калды», – дип сөенәсе урында, үз абруе өчен кайгырган җитәкчегә ни дип җавап бирсен? Әнисенең кышкы салкын көндә юлда бәбәйләгәнен, нәкъ менә Фатыйма апаның Рушадны машина кабинасында якты дөньяга китергәнен исенә төшерсенме... Фатыйма апаның, пәлтәсен салып, шушы баланы төргәнен, үзенең яланөс туңып барганын тагын бер тапкыр исенә төшерсенме Рушадның...
Кышкы көннең озынлыгы – бер саплам җеп кебек кенә. Юл чатына чыгып җиткәндә, күз дә бәйләнә башлады. Чит ил машиналарына кул күтәрмәде, барыбер туктамыйлар. Шактый озак басып торгач, эченә салкын үтә башлаган иде, янына ак төстәге «Лада калина» килеп туктады. Олы гына яшьтәге агай, хатын кереп утырган арада:
– Сеңлем, нишләп басып торасың? Правага укып, машина алмадыңмыни әле? Ике машинаның берсендә рульдә хатын-кыз бит хәзер, – дип сөйләнеп алды.
«Алырсың, бар... Авылда «халык саны аз» дип, хезмәт хакын 0,75 ставкага калдырдылар. Ул акчаны ничек кенә кысып тотсаң да, җиткерүләре ай-һай шул. Улын да киендерәсе, үзенең дә кеше кебек киенәсе килә. Рафил кулыннан килгәнчә улына дип акча җибәргәләп тора да... Белә Гөлзифа, әлегәчә ялгыз башы шәһәрдә торып, заводта эшләп йөргән элекке иренең дә уч тутырып акча көрәгәне юк...» Бу хактагы уйлары, әлбәттә, Гөлзифаның күңелендә генә калды. Телдән: «Юк шул әле», – дию белән чикләнде.
– Мин бит сине танып туктадым, сеңлем. Үзең, бәлки, оныткансыңдыр да инде. Авырулар күп, ә син – берәү генә, онытсаң да гаҗәп түгел. Күрше авылныкы мин, Әхмәдулла абыең булам. Синең эшли генә башлаган елларың иде әле. Комбайнда эшләгәндә, минем кул бармагым киселде, ярасы тирән генә иде, хәтерләмисеңме?.. Үзебезнең авыл фельдшеры Рәмзия ялда, Алабугасына кайтып киткән иде. Бүлнискә барып тормадык, синең янга килдек. Яшь идең, шулай да тәвәккәл идең. Комбайнчының кулын беләсең инде, майга баткан була. Син тыныч кына, мине сөйләндерә-сөйләндерә, башта май катыш канлы кулымны юдың. Мин синең йөзеңә карап утырдым, авыртуымны шулай бастым. Аннан ни беләндер эшкәрттең, асылынып торган тирене тектең, бәйләдең. «Бүлнискә барырга кирәк, абый» дигән сүзне уттай эш өстендә, урак өстендә кем яратсын инде, тупас итеп җавап бирдем мин сиңа, һич онытмыйм... «Юк, бармыйм. Мин урасы икмәкне кем урсын», – дип кырт кистем, исеңдә түгелме?... «Бияләй киеп йөр, атна буе салма, пычрак кертмә. Бер атнадан килерсең», – дидең. Кулларың шифалы булды. Эш тә ташламадым. Бармак та исән калды. Районга барсам, йөрер идем әле бүген дүрт бармаклы булып. Мин сиңа, сеңлем, гомерем буена рәхмәтле.
Әхмәдулла агай бик сүзчән булып чыкты, Гөлзифаның ярдәме тигән тагын әллә кемнәрне барлап чыкты. Үткәннәрне искә алып, кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Гөлзифа рәхмәт әйтеп машинадан төшкәндә, Әхмәдулла агай саубуллашырга дип аңа кулын сузды. «Игътибар белән кара әле, җөе пачти беленми дә бит», дисә дә, яраның әзме-күпме эзе калган иде. Шулай шул, төзәлмәс дигән яра да төзәлә, тик барыбер сизелер-сизелмәс булса да җөе кала инде аның...
Үз капкасын ачып кергәндә, Гөлзифаның күңелендә хуҗалык җитәкчесенең сүзләре янә баш калкытты, җаны сызланып куйды. «Кулдагы яра эзе нәрсә ул, менә синең җаныңны шулай урынсыз яраласалар, нишләргә? Җандагысы онытылмый бит... Ә анда... яралар болай да байтак»... Ялгыз хатынның күңелен шул уй ярып узды.
Интернет, телефон, асфальт юллар заманында, дөнья үзенең миллиардерлары белән мактанган чорда, авыл юлын чистартырга трактор табалмаган бер «чабаталы түрә» синең җаныңа төкерсен әле... Юллары булмаса да, Гөлзифаның үз сукмагы – игелек сукмагы бар, Аллага шөкер. Нинди генә авырлыклар очрамасын, ул шул сукмагыннан атлар. Ак халатны иңнәренә матурлык өчен генә салмады ла ул. Шифалы куллары, җылы сүзләре белән кешеләргә ярдәм итә алганда, үз җанының ярасы турында онытып торыр...
– Әни, әни! – Тәрәзәдән күрепме, улы, өстенә-башына кимәгән килеш, баскычка атылып чыккан икән. – Әни! Әни! Әти кайтты! Әти кайтты... Ул... елый... – диде малай, яланаякка үрмәләгән боз салкыныннанмы, эчтәге ялкыныннанмы, баскычта сикерә-сикерә...

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев