Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Галимҗан Гыйльманов: "Кайт, бәгърем!" (Хикәя)

Ниһаять, халык арасында «Казан» дигән сүз чыкты, димәк, күп калмаган. «Өч-дүрт сәгатьтән» диделәр.

Станциянең ерак почмагында аларның составы икенче көн тора инде. Ник тоткарлауларын беркем әйтә алмый. Солдатлар гына түгел, офицерлар да билгесезлектән җәфа чигә: әле җәйнең эссе кояшына нәүмиз булып, маңгайларын сөрткәлиләр, җилкә кашый-кашый арлы-бирле йөренәләр, әле бергә җыелалар да, тыннары беткәнче суырып, тәмәке көйрәтәләр...

Ял итү өчен вагоннан унбиш адым гына ара билгеләнгән. Һәр вагон янында мылтыклы сакчы йөри. Әле анда, әле монда төрле командалар яңгырый, менә бервакыт, сүгенү сүзләре белән мәхәббәт җырлары бергә укмашып, ниндидер сәер тавышлар симфониясе барлыкка китерә...

Бер читтә чирәмле калкулык буенда ике егет утыра. Татарлар. Йөзләре, тән хәрәкәтләре, карашлары ук шуңа ишарәли: алар Татарстаннан. Казан читендәге бер кырда тукталып калганнар икән, монда сихер-тылсымның да шаукымы булгандыр, дип уйларга туры килә. Аларны туган якларыннан алып китәсе килмәгән кебек, поездлары җиргә береккәндәй тора бирә...

Егетләрнең Мансур исемлесе аеруча моңсу-ямансу күренә. Аның йөзе качкан, тәмәкесен дә ярсынып суыра, еш кына станция ягына карап ала. Нидер күзәтә, кемнедер көтә, ахры...

Аның янәшәсендә тыныч кына, ниндидер битараф йөз белән моңаеп утырган солдат дустын тынычландырмакчы була:

– Ярар инде, артык йөрәгеңә алма. Якын ара түгел, егерме алты чакрымны бер тында гына килеп җитү... ай-йай... 

– Ну, Наил!.. Килә ул, килә... «Киләм» диде бит. Димәк, таш яуса да килә!.. Шундый кеше. Минем әби дә килгән. Килеп өлгергән!..

Берни аңламаган Наил сорамый булдыра алмады:

– Нинди әби? Иләсләнеп көтүең белән җиңеләя башладың инде әллә?

Мансур теләмичә генә сөйләп китте:

– Аерым тарих бар безнең нәселдә... Шушы тирәләр булырга тиеш, –Мансур як-яктагы урман-кырларга карашын йөртеп алды. – Минем бабайның эшелоны да шушындыйрак станциядә туктап торган. 

– Шуннан нәрсә булган? Килгән... Озаткан... Киткән...

– Юу-ук... Килеп кенә китмәгән, шул ярты сәгатьлек очрашуда яңа гомергә, зур тормышка оеткы салып киткән...

– Нәрсә димәкче буласың, һич ­аңламыйм... 

– Их, язучы булсам, мин ул очрашу хакында риваять язар идем... Әйе, йөрәк белән кичерергә, җан белән тоярга кирәк бу тарихны. Бабайларны алып киткән сугышны аңлау өчен, окоптагы атышлар турында түгел, нәкъ менә тылдагы шундый очрашулар хакында хикәяләр, бәяннәр кирәк! Их, язучы булсаммы?!

* * *

Сәлимгәрәй поездга утырыр алдыннан тагын авылга хат язып салды. Хәрби хезмәткә әзерләү лагереннан кузгалып киткәч, бер атнадан Казанда булабыз, диделәр. Станциясен дә әйттеләр, көнен дә, сәгатен дә... Әйтмәсләр дә иде. Әйтергә тиеш тә түгелләр иде... Сәлимгәрәй кат-кат сорый торгач, эшелон башлыгы урынбасары, сер итеп кенә, колагына ук килеп әйтте: «Шул көнне, шул сәгатьтә Казан янындагы шундый-шундый станциядә булабыз», – диде. 

Кат-кат сорасаң да әйтмәсләр иде эшелонның фронтка бару графигын. Сугыш кызып кына килгән чак. Фронтта алдыра алмагач, дошман совет тылындагы диверсияләрен бермә-бер арттырды. Бөтен юл маршрутлары, расписаниеләр, донесениеләр яшерен сер булып санала... 

Башка берәү булса әйтмәс иде, эшелон башлыгы урынбасары татар булып чык­ты. Казан татары булмаса да, «Казан» сүзен ишеткәч, шундук үзгәрде. Беренче очрашуда кашын җыерып каршы алган иде, әмма шул тылсымлы сүзне ишетү белән, Сәлимгәрәйгә туганына караган кебек карый башлады. Сүзләре килеште аларның, сугышка кадәр икесе дә укытучы булып эшләгән икән. Мансур исемле менә шул татар кешесе кайсыдыр бер очрашуда Сәлимгәрәйнең колагына кайчан Казан тирәсендә булачакларын килеп әйтте. «Хат язсаң, татарча яз, турыдан-туры әйтмә, читләтебрәк белгертергә тырыш», – дип искәртергә дә онытмады. Һәр хатның махсус кешеләр тарафыннан укылуын, тикшерелүен үзе дә белә Сәлимгәрәй. Тагын шуны да белә: хат ахырында «Победа будет за нами!» яисә «Да здравствует Сталин! За Сталина!» дип өстәп язып куйсаң, укып та тормыйлар...

Авылга хат язганда ул шулай дип куйды: «За Сталина, за Родину жизнь отдам!» дигән сүзләрнең астына кат-кат сызгалады... «Туган җирем өчен, якыннарым, әткәм-әнкәм өчен, сөйгән ярым өчен» дисә, әйбәтрәк булган булыр иде дә... «Сталин» исеме керсә, хат барасы җиренә тизрәк барып җитә шул...

Хат авылда калган, вәгъдәләшкән кызы Гөлчирәгә атап язылган иде. Ашыгып язылган берничә җөмлә ул: «Гөлчирә сөеклем! Безне фронтка озаталар. Эшелоныбыз, абзәтәйнең туган көненә өч көн кала, уңыш чорында олаулар белән ашлык китерә торган станциядә ярты көн тукталып торачак. Килә алсаң, килергә тырыш... Шунда барысын да сөйләшербез... Көтәм! За Сталина, за Родину жизнь отдам!!!»

Сәлимгәрәй товар ташый торган вагонның икенче кат сәндерәсендә йөзтүбән кап­ланып яткан хәлдә, үзе кебек үк фронтка баручы ниндидер солдат кулы белән ике такта арасында махсус уелган тишектән тышкы якка төбәлгән килеш, бөтен дөнья­сын онытып, бары тик алда булачак очрашу хакында гына уйланды: «Хат барып җитәрме? Өлгерер­ме?» Юл буендагы станцияләрдә, шул төбәктән фронтка китүче солдатларны җыеп, сәгатьләр, көннәр буе тукталып торганда да үз уйларыннан аерылмады: «Күрешә алыр­лармы?» Сөйгәне белән очраштырачак станциягә якынлашкан саен аның йөрәге ешрак типте, хисләре ­кайнарланды...

* * *

Соңгы кичтә, көн саен авыл яшьләре җыела торган яланда биеп-җырлап алганнан соң, парлап төрлесе төрле якка таралышты. Иртәгә фронтка алынасы өч егет үз ярлары белән парлашып, бер төркем булып киттеләр. Сөйләшмәделәр. Кызлар гына мышык-мышык борын тарта. Сөйгәннәрен нинди афәт авызына җибәрәчәкләрен алар белеп бетермәсәләр дә, бик ачык тоялар иде. Егетләр аларны үзләренчә тынычландырган, юаткан була, әле кочып алалар, әле, үпкәләгән булып, берничә адым читтәрәк бара башлыйлар. Кайсыдыр егет әйтеп куя: «Безнең кайтуга ышанмыйсызмы әллә?» Кызлар шундук елаудан туктый, үз ярларының иңенә сарыла...

Нәкъ төн уртасында өч пар өч якка үз урамнарына каерылып кереп китте. Ләкин беркем дә өйләренә ашыкмады. Кичке уенга төшә торган юл башында очрашалар да тагын урамнарына кереп китәләр... Шулай әле бер якка, әле икенче якка бер-берсен озатышып йөри башлыйлар. Менә бервакыт калган ике пар кинәт юкка чыкты: кайтып киттеләрме, берәр кая кереп постылармы? Үзләре генә калганын Гөлчирә дә сизеп алган. Әнә бит, барган җиреннән туктап, Сәлимгәрәйгә каршы килде дә, биленнән кочып, башын егетнең күкрәгенә салды. 

– Арыдым, Сәлим... Әйдә берәр кая кереп утырабыз... – Гөлчирә, яратып, үз итеп, аңа «Сәлим» дип кенә дәшә...

Сәлимгәрәй үзе дә арган иде. Күбрәк борчулы хисләрдән арды. Гөлчирә белән соңгы очрашулары бит. Ничек борчылмыйсың инде! Җәй ахырына туй дип торалар иде. Менә мәлгунь Гитлер бөтен хыялларына аркылы төште... Озак йөрмәсләр анысы... Сугышка бөтен ил белән әзерләнәләр иде бит... Ул хакта күптән сүз йөри инде. Сталин әзерләнгәндер... Ул барысыннан да башлырак...

Гөлчирәләр йорты каршында туктап торалар икән. Шул җитә калды кызга. Ике кулыннан тотып, егетне үзләренә таба тартты:

– Әйдә безгә керәбез. Әтинең бакчада ял итә торган лапасы бар...

Сиздермәскә тырышып, сак кына басып, җилкапканы ачып керделәр дә ишегенә чаршау ябылган такта лапас сәкесенә кереп урнаштылар. Кечкенә тәрәзәсе бар икән. Шуннан тонык кына ай нурлары төшеп тора. Дөресрәге – суырылып агып тора... Болай да авыр уйлардан тимереп торган күңелне тагын да ныграк ямансу итә...

Бу юлы сөйләшмәделәр. Бер-берсенә сыенып тик утырдылар. Тыйнак кына үбешеп алалар да тагын тыналар, үз уйлары белән ялгыз калалар... Шунда Гөлчирәгә әллә нәрсә булды: менә ул сикереп торды да чишенә башлады. Башта яулыгын чиште, изүләрен ычкындырды, аннары җил кебек җиңел, юка күлмәген аска шудырып төшерде...

– Гөлчирә, нишливең бу?

– Сәлим, ал мине!.. Без барыбер бергә булачакбыз. Миндә орлыгың калсын. Ул сиңа сугышта исән калырга ярдәм итәр, тизрәк җиңеп кайтырга булышыр... Ә миңа – көтәргә... Мин... синеке...

Бу хәлдән тәмам ярсынган, тышка сикереп чыгардай булып типкән йөрәге Сәлимгәрәйне утырган җиреннән тартып торгызды.

– Гөлчирә, ярамас бит, никахсыз ярамас... Аннары...

– Нәрсә «аннары»?

– Кайта алмасам?.. Кайтмасам нәрсә булыр, Гөлчирә?

– Кайтасың, кайтасың, Сәлимгәрәй!.. – Бу юлы Гөлчирә аның исемен тутырып әйтте. – Алла боерып, көзгә үк кайтып җитәсең, мин моңа ышанам. Чөнки мин сине өзелеп-өзелеп яратам! Ә яраткан кешеләрнең күңеле дөрес тоя ул... Ә мин тоям, тоям: син кайтачаксың!

Тәрәзәдән төшкән ай яктысында көмешкә манчылып, җем-җем килеп торган зифа сын, тулышып, наз көтеп зарыккан күкрәкләр калтырана башлаган иде инде... Сәлимгәрәй сак кына килеп, сөйгәнен кочаклап алды, бермәлгә тын калды... Ул кызның йөрәк тибешен аермачык тоя, хәтта аның күз яшьләренең күлмәк изүенә тамуын да ишеткән кебек иде...

Сәлимгәрәй үзе дә калтырана башлады, шашынып кызның битеннән, күзләреннән, чәчләреннән үбәргә кереште... Менә аның иреннәре әле беркемнең дә тәне кагылмаган зифа кулбашларга, сылу күк­рәкләргә үрелде... Һәм туктап калды... Тагын бер мәртәбә кызны кысып кочты да, иелеп, аның күлмәген күтәрде, кияргә булышты...

Кыз барысын да аңлады. Бер сүз эндәшмәде, Сәлимгәрәйгә сыенып, бөтен җаны-тәне белән берегеп тора бирде... Бераздан гына сөйгәненең колагына пышылдады:

– Тизрәк кайт, яме... Мин сине көтәрмен... Саф килеш көтәрмен... Кайт кына, ничек тә кайт кына, бәгърем...

Икенче көнне, беренче таң нурлары белән, аларны районга колхоз аты алып китте. Авыл башына чыгып, иң кадерле кешеләре озатып калды. Әти-­әниләре, туганнары, бер читтә – бер-берсенә сыенышып, өч кыз калды...

Егетләр авыл күздән югалганчы кул болгап барды. Бераздан, дилбегә тотып, иртәнге йокысында оеп барган Сафа картка ишетелмәслек итеп, Хәмит әйтеп куйды:

– Бүген таңда без Миңниса белән ­өйләнештек...

Сәлимгәрәй аңламады.

– Ничек инде? Кайчан? Ә никах, туй?

– Үзебезгә үзебез никах догалары укыдык... Бер-беребезгә шаһит булдык... Кияү белән кәләш кенә түгел, ир белән хатын булдык...

– Без дә өйләнештек. Зифа үзе шулай теләде... – Сүзгә Хисмәт тә кушылды. – Кышка кадәр кайтырбыз дип уйлыйм, чын туйны шунда ясарбыз... Ә син, Сәлимгәрәй? Ә сез өйләнештегезме?

Сәлимгәрәй дәшмәде. Ә егетләр башка сорашмады. Һәркем үз уйлары белән, үз язмышы белән күзгә-күз карашып, ялгызы торып калды...

* * *

Эшелон бара да бара. Авыр ыңгырашып, барыйм микән, юк микән дип бара. Сугыш башланганга өч ай гына, ә ул инде арыган, талчыккан... «Бу халыкны сугыш авызына күпме ташырга була инде?» дигән кебек, теләмичә генә, станцияләрдә туктап-туктап, сугыш афәтенә илтү өчен, берәмләп тә, төркемләп тә авыллардан, шәһәрләрдән халык җыя-җыя бара... Аның болай ашык­мыйча, озаклап баруы Сәлимгәрәйгә ышаныч бирә: ул җибәргән хат Гөлчирәгә алдарак барып җитеп, аны станциягә алып киләчәк... 

Ниһаять, халык арасында «Казан» дигән сүз чыкты, димәк, күп калмаган. «Өч-дүрт сәгатьтән» диделәр. Шулай да, Сәлимгәрәй торып утырды, өстен-башын рәтләде, янындагы капчыкны капшап куйды. Анда Гөлчирәсенә кашемир яулык ята. Ул аны, үзенә тиешле шикәр шакмакларын җыеп, бер базарга чыкканда шул шикәргә алмаштырып алган иде. Ул вакытта әле очрашу турында уйлаганы да юк иде. «Сугышта җиңеп кайткач бирермен» дип кенә уйлый иде. Хәзер инде белә: бу сугыштан тиз генә кайтып булмаячак. Шуңа да кирәк аңа бүгенге очрашу, бик кирәк!

Казанны узып киткәч тә шактый бардылар әле. Ниһаять, эшелоннары әле усал пошкырып, әле ачы сызгыртып, бер станция читендәге ялан кыр уртасына килеп туктады. Ярты сәгатьләп чыгармый тордылар. Шуннан соң гына, шалтыр-шолтыр килеп, тышкы яктан ишек бикләрен күтәрә башладылар... Ишекләр ике якка этелеп ачыла башлауга ук якты көнгә, кояш яктысына тансыклаган хәрбиләр җиргә коелды...

Сәлимгәрәй шунда ук Мансурны эзләп тапты. Гади солдатларны станциягә якын җибәрмиләр. Ә менә ул бара ала, сораша ала. Станция буйлап берәрсе эзләп ­йөрмиме?

Мансур әйбәт сөйләште. Бераз эшләрен җайлагач, барып килергә булды. Болай да аның станция башлыгына кереп чыгасы бар икән...

– Хәзергә үз урыныңа барып тор. Югыйсә югалтырлар, качкынга санап, тавыш күтәрерләр. Берәр яңалык булса, үзем эзләп табармын. Бар, бу якта артыгын сорашып, кирәкмәгән җиргә тыкшынып йөрмә... Юкса... «красноперыйлар» шикләнә башлар... Бар... Тукта! Сөйгән кызыңның исеме ничек соң? Гөлчирә? Матур исем. Минем әнкәйнең исеме. Дөресе – Гөлчәһрә. Гөл йөзле, чәчәк йөзле дигәнне белдерә...

Эшелон дүрт сәгать тора икән, шуның бер сәгате үтеп тә китте... Сәлимгәрәй үзен кая куярга белмәде. Юньләп тамагына да капмады, дуслары, хезмәттәшләре белән дә аралашмады. Күзләрен эшелонның станция ягындагы очыннан алмады. Мансур һаман күренмәде. Кемдер гармун шыңшыта башлады, кемдер аңлашылмаган телдә җыр сузды... Ул арада эшелонга берничә вагон тактылар, аларга үз аяклары белән килгән берничә колонна хәрби кереп тулды. Сәлимгәрәй шулар арасында Мансурны күреп алды. Шундук аның янына йөгерде. Мансур, «шунда гына тор, бераздан үзем киләм» дигән ишарә белән, сабыр итәргә кушты. Чынлап та, Сәлимгәрәй кая барып бәрелергә белми торганда, Мансур килеп тә җитте.

– Әйдә!

– Кая? Таптыңмы, күрдеңме минем Гөлчирәне? 

– Гөлчәһрәнеме?.. – Үзе кайтарып сораган була, үзе мут елмая...

– Кемне булсын?! Аны инде, Гөлчирәне! 

– Әйдә! Ә-нә, күрәсеңме поход кухнясын? Шуның яныннан барып табарсың. Авылдан бирле йөгереп, тәмам талчыккан, мескенкәй... Җитмәсә, камерага кертеп япканнар үзен. Документлары да юк... Уйлап кара: бер документсыз кеше хәрби эшелон эзләп йөрсен инде, ә?! Ярый әле атып үтермәгәннәр... Ну авыл гыйбады!..

Сәлимгәрәй поход кухнясына таба йөгерде, Гөлчирәсен шуннан тапты. Кыз кухня баскычында солдат котелогыннан тары боткасы ашап утыра иде. 

– Гөлчирә!

– Сәлим!.. – Котелок шалтыр-шолтыр кухня баскычына төшеп китте, кыз, ике кулын алга сузып, Сәлимгәрәйгә таба атылды...

Алар бик озак, бер-берсеннән аерыла алмыйча, кочаклашып тордылар. Яннарына җыела башлаган солдатлар ягыннан төртмәле сүзләр ишетелә башлагач кына айнып киткәндәй булдылар, читкәрәк барып, бөдрәләнеп торган ялгыз куак янынарак барып, рәхәтләнеп үбештеләр...

Бервакыт бөтен дөнья тынып калды. Җир әйләнүдән туктады, җил исми, кош­лар очмый, сайрамый башлады. Станциядәге паровозлар да гудок бирүдән туктады, бая шыңшый башлаган гармун да, чит телдә яңгыраган җыр да ишетелмәс булды... Бер-берсен өзелеп сагынган, назга, яшьлек дәртенә тансыклаган ике яшь йөрәк берьюлы эшелон торган тимер юл буена борылып карады... Ә анда... гаҗәеп күренеш барлыкка килгән иде: әле бая гына үз-үзләрен кая куярга белмичә, кырын төшеп, гәп куертып яткан яисә эшелон буйлап ары-бире йөгерешкән солдатлар Сәлимгәрәй белән Гөлчирәне боҗра уртасына алып, аркалары белән, яннарын янга куеп, тыгызланып басканнар, ә шинельләрен, бушлатларын җиргә түшәп, ике гашыйк янәшә басып торган куак читенә «кияү ятагы» ясаганнар... Берничә винтовканы аркылы бастырып, аларны шинельләр белән ябып, куыш кебек нәрсә әмәлләгәннәр. Солдатларның бу эшен иң элек Гөлчирә аңлап алды, Сәлимгәрәйнең кулбашына кулларын куеп, аңа шул куыш алдына чүгәргә кушты... Үзе беренче булып ятак читенә чүгәләде, аннары, йомры, ак тезләрен ачып, куыш эченә сузылды...

* * *

Хәрби составның аргы башында җанлылык барлыкка килде. Бу хатын-кыз тавышы белән бәйле иде. Бу тавыш кемнедер сорый, хәтта таләп итә иде:

– Беләм, шушы поездда ул. Миңа үзе шылтыратты. Дүрт сәгать торабыз, диде. Аны күрер өчен сигез чакрым йөгереп килдем. Барыбер күрмичә китмим, командир иптәш, табарга булышыгыз минем Мансурны, ә?!

Әнә алар бу таба киләләр. Озын итәкле күлмәк кигән, кулына яулыгын тоткан, чәчләрен җилбәгәй җибәргән, ашыгудан йөзләре алсуланып янып чыккан кыз белән беләгенә кызыл тасма бәйләгән карт майор. Майор дәшми, ул кая, кемгә төбәп килгәнен белә булса кирәк, ә кыз һаман тынычлана алмый, кемнедер таптырыпмы таптыра:

– Табыгыз инде, ә, командир иптәш! Яратам бит мин аны, күрмичә китә алмыйм...

– Саматов! Саматов, син кайда?

Саматов дигәннәре баягы егетләрнең Мансур исемлесе булып чыкты. Менә алар – ике яшь йөрәк – атлап түгел, хәтта йөгереп тә түгел, очып килде дә бер-берсенең кочагына атылды. Аннары, билләреннән тотышып, якындагы куаклыкка таба юнәлделәр. Карт майор, бер-берсенә сыенышып барган бәхетле яшьләр ягына карап, чал чәчле башын чайкап куйды да үз эше белән китеп барды.

Август, 2021


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев