Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Физәлия Дәүләтгәрәева: «Ташландык бала»

(ХИКӘЯ)

Кышның җепшекләп кар яуган, матур бер көнендә Фәнис белән Сәлимәнең көтеп алган тәүге уллары бала тудыру йортында үзенең бу дөньяга килүе турында нәзек кенә тавышы белән хәбәр салды. “Үәәә... үәәә....” Сәлимә, вак чәчкәле ак биләмәгә кул-аягы кузгалмаслык ныклап төрелсә дә, иреккә чыгарга теләп кымшынган бәләкәч улына бәхетле күзләрен төбәп, сөт тулышкан күкрәген сабыйның нәни генә иреннәренә тидерде. И, ходаем! Ничек сокланмассың да, ничек аптырамассың бу сабыйга?! Дөньяга килүенә ике көн генә, ә бала, әйтерсең дә, әнисенең имиен көтеп кенә торган! Кем өйрәткән, кем күрсәткән диярсең! Чәчкәдәй бөрештергән иреннәре белән әнисенең имиен эләктереп тә алды, тырышып-тырышып имә дә башлады. Авырлыгы өч килодан артык, буе ярты метрдан узмаган бәләкәй генә бу төенчектә яшәү көче, яшәү теләге нинди зур!.. Көндез яраткан хатынын һәм кечкенә улын күрергә тәрәзә каршына бәхетле әти килде. Өченче кат тәрәзәсеннән Сәлимә, куанычын яшермичә, базлап елаган ак төенчекне аста, бәхетеннән авызын ерып, кулын- болгый-болгый “улым! улым!” дип кычкырган әти кешегә күрсәтте.

Бер-берсен яратышып-сөешеп кавышкан ике яшь йөрәк бик тә, бик тә бәхетле иде. Танышуларына әллә ни озак вакыт та үтмәде, Фәнис яшәгән тулай торакта бер бүлмә бушап, яшьләр шунда бергә тора да башладылар. Заманына карата гади генә җиһаз алып куйгач, ремонт ясагач бәләкәй генә, кояшлы якка караган бүлмәгә ямь керде. Менә мәхәббәт җимешләре – томрап торган сөйкемле малай алып кайттылар. Фәнис эшләгән заводына очып эшкә барды, оча-оча өенә кайтты. Сәлимә яшь баласын карарга да өлгерде, ире кайтуына өен җыештырып, аш-су әзерләп, елмаеп каршы алды. Уңды Фәнис хатыннан!

Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.

Салгалаштырырга яраткан Фәһимне бик сөеп бетмәсә дә, Фәнис туктамый булдыра алмады. Фәһим урам аша йөгереп чыкты да: “Сәләм ике малай атасына!”, - дип кулын сузды. Аның мәгънәсез шаяруы күңеленә бик ятмаса да, Фәнис элекке дустына күтәрелеп бәрелмәде. “Син, дускай, никтер вакытны ашыктырасың. Минем малай әле бер генә! Зато нинди малай! Икенчесе дә булыр, аллабирса”, - дип, шаяруга каршы шаяру белән җавап бирде. Авызыннан аракы исе бөркелеп торган Фәһим туктарга уйламады да. Ниндидер Фәнис белмәгән бик әһәмиятле бер серне белгәндәй, үзен бик эре гына тотып, дәшми генә карап торды дә, аның җиңеннән тотып: “Эх, син, тиле! Сәлимәнең сиңа кияүгә чыкканчы баласы бар иде. Ул аны балалар йортына бирде. Син ахмакны алдады...”, - дип, мәкерле көлемсерәде. Ярым исерекнең сүзенә бик ышанып бетмәсә дә, күңеленә шик-шөбһә кергән Фәнис бер сүз дә әйтмәде. Җиргә чертләтеп төкерде дә, Фәһим белән саубуллашып та тормыйча, җәһәт-җәһәт кенә атлап, өенә кереп китте. Биш минутлык араны узганчы аның башыннан нинди генә уйлар үтмәде! Сәлимә... уллары Тимур... Нинди язмаган сүз сөйли бу айный белмәгән Фәһим? Дөньяда булмаганны. Юк-бар гайбәт тараткан өчен ипи шүрлегенә менеп төшәргә кирәк булган шуның! Менә хәзер хатыны бу ахмак сүзләрдән кычкырып көләр дә, ирен тынычландырыр. Фәнис улы янында мәш килеп йөргән Сәлимәсен иңнәреннән кочты да, аның җилкәсе аша улына карады. Караватында уенчыкларын шалтыратып, гүелдәп яткан Тимур, әтисен күреп, күңелле генә елмайды да үз телендә сәләмләде: “Агу... ыкы... агу”. Фәһим кулын тиз-тиз генә юып, улына үрелде. Үзен борчыган сораудан котылыр өчен генә сорады ул хатыныннан: “Сәлимә, кеше нинди бала турында сөйли ул?”. Мондый сорауны көтмәгән хатыны дәшмәде. Иренә аркасы белән борылса да, Фәнис хатынының муенына хәтле кызарганын күрми калмады. Берни дә аңламаган ир соравын тагын кабатлады. Тагын... тагын.... Кабатлаган саен тавышында тимер чыңы арта барды. Хатыны артында торган урындыкка чүкте дә, яшьле күзләрен идәнгә төбәде. “Сәлимә, нинди бала? Нигә мин бу турыда кешедән ишетәм?!” Сүзсез үксегән хатынын урыныннан тартып торгызды да, иңнәреннән ике кулы белән тотып, күзләренә карады. “Сәлимә, дим, ник дәшмисең?! Сөйлә миңа барысын да!”. Яшьләренә буыла-буыла сөйләгән хатынының сүзләреннән Фәнис шуны гына аңлады: аның хатынының ике яшьлек баласы бар... Малай... Ул балалар йортында... Башка сыймаслык бу хәбәрдән акылы исәңгерәп калган ир хатыны белән юнләп диалог алып бару халәтендә түгел иде... Башыннан мең төрле уй үтте. Ул бит Сәлимәгә өйләнгәндә аны балалы хатын дип түгел, кияүгә чыкмаган кыз дип белде. Яратып, ышанып өйләнде. Бәхетле гайлә корырга хыялланды. Ник алдады аны Сәлимә? Ни өчен? Нигә ул баласын ятимлеккә дучар иткән? Башына кинәт ишелгән бу җавапсыз сораулардан аның мие кызды. Һава җитми аңа монда! Тизрәк, тышка, урамга! Дөп-дөп дөпелдәгән йөрәген кулы белән тотты да, киенмәгән дә килеш, караңгы төшеп килгән урамга чыгып йөгерде. Әзрәк йөрәген тынычландырыр өчен шәраб сатып алды да, шул шәрабны шешә богазыннан эчә-эчә, үзенә урын таба алмыйча, урам буйлап китте. Озак кына йөрде ул кая барганын да аңламыйча. Башындагы уйлардан качарга теләде. Акылдан язгандай, тилереп чәчен йолкыды. Тик миен борауаган уйлары китмәде. Сәлимә... Ялган... Бала... Балалар йорты... Сәлимә... Акыллы, назлы, чибәр Сәлимә... Ничек кулың барды синең үз балаңны ятим итәргә? Кая синең ана йөрәгең? Ничек син бер балаңны яратып, икенчесен ташлый аласың? Беләм, яратасың бит син Тимурны. Ә икенчесен ник ташладың?! Ничек син тыныч кына яши аласың? Бер балаң монда, ә икенчесе... Ничек яшәргә хәзер синең белән? Кем син? Ничек кичерергә сине? Мин яраттым бит сине, Сәлимә! Ни гаепләрем бар минем синең алдыңда? Мәхәббәтем өчен болай җәзалыйсыңмы мине? Нигә шулай аяусыз алдадың син мине? Җимерелде дөнья... Хыяллар җимерелде... Ни өчен яшәргә? Кем өчен? Ничек яшәргә?..

 

Фәнис өенә төн уртасында гына исереп кайтып керде. Ишектән керү белән чалбар каешын тартып чыгарды да, кизәнә-кизәнә хатынын кыйнарга тотынды. Баш-күзен куллары белән ябып бүлмә буйлап йөгергән хатынын кызганмады ул. Бәгыре каткан иде. Кызганудан узган иде. Әллә үзен кыйнады ул, әллә хатынын... Уллары Тимур елап уянгач кына, каешын хатыны өстенә ташлады да: “Менә сиңа ул балаң исеменнән. Ул бала кыйнады сине” , – дип, тагын чыгып китте.

Иртәгәсен иртән ул, хатынын каршысына утыртып, сорау алган кебек, бәйнә-бәйнә баланың кемнән икәнлеген, кайчан туганлыгын, исемен, кайда икәнлеген сорады. Сәлимә елый-елый иренең кичерүен сорады. Яшьлек хатасы, диде. Ташлаган баласы өчен намусы бик сызлавы, аның янына барып йөрүе турында сөйләде. Кабат-кабат Фәниснең кичерүен сорады. Карашы кырысланган, җитдиләнгән Фәнис: ”Әйдә, киен. Алып бар мине улың янына”, - диде.

Күпмедер вакыт узып, артыннан йөри торгач, әти белән әни ике яшьлек Моратны балалар йортыннан өйләренә алып кайттылар.

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев