Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Фатих Әмирхан: «ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ МИҢА!»

(ХИКӘЯ)

НӘСЕР

Гражданнар сугышын галәбәле1 тәмам итеп,

хезмәт мәйданына кайта торган

иптәшләргә багышлана.

Ләтыйф төсләр, хуш исләр... Табигатьнең шулардан гүзәл тезеп барлыкка китергән шигъриятен үз алдымда күрергә, хис итәргә телим мин: китерегез миңа чәчәкләр!

Язгы сәрен янгырлардан соң күк йөзендә чыккан салават күперендәге нәзек төсләрнең барысы да ул чәчәкләрнең яңа ачылган гүзәл телкәйләрендә, ләтыйф барлыкларында шәүләләнсеннәр; табигатьтә булуы мөмкин хуш исләрнең барысы да ул чәчәкләрдән аңкып торсыннар да бөтен хуш исләр шигъриятен гәүдәләндерсеннәр.

Сүзләрдән, төсләрдән, музыка нәгъмәләреннән2 шигъриятләр гәүдәләндермәсмени? Китерегез миңа хуш исле чәчәкләр! Чәчәкләр китерегез миңа!

Аларның бөреләре миңа каршы елмайсыннар да эчләрендәге ал-зәңгәр-кызыл-сары-күгелҗем-миләүшәләрнең барысын берьюлы эченә алган төсләрен күрсәтеп куйсыннар; аларнын ләтыйф тулып җиткәннәре үзләренең гаҗәеп йөзләре белән миңа каршы шат көлсеннәр дә хуш исләрдән каһкаһәләрен3 миңа үткен тойдырсыннар. Яңа ачылып килә торган ул бөреләр миңа яшьлегемнең алтын хыяллар белән мәңге исерек үткән мазыйларын4 хәтерләтсеннәр. Ачылып җиткән ул көләч чәчәкләр миңа бөреләрен ача алмый шиңгән яшьлегемнең гыйвазы5 булсыннар.

Миңа чәчәкләр китерегез! Мин аларны үземнең каләмнәрем, язылып бетмәгән һәм бетмәячәк дәфтәрләрем тирәсенә тезәрем. Мин аларны бөтен тирә-ягыма сибәрем, төсләре белән шагыйранә тәртипсез бер салават күпере, исләре белән хыялый-шигъри бер хуш ис диңгезе вөҗүткә6 китерерлек итеп сибәрем: күзләр, шаммәләр7 ирексез аларга омтылалар!

Китерегез, китерегез миңа чәчәкләр! Аларның гаҗәеп исләре мине исертсеннәр; мине, исерткечләр эчеп тә гомерендә бер теләгәнчә исерә

1 Жиңүле.

2 Музыка парчалары – Ф. Ә.

3 Кычкырып көлүләрен.

4 Узган заманнарын.

5 Яшьлегем урынына тора торган – Ф. Ә.

6 Барлыкка.

7 Ис сизү әгъзасы – Ф. Ә.

______________________

алмаган, гыйшык, мәхәббәт көннәрендә дә лаякыл исерек булмаган мине исертсеннәр, мәст итсеннәр8. Аларның шатлыклы көләч төсләре минем мәңге карарсыз, мәңге эзләнә, ләкин нәрсәсендер мәңге таба алмый торган күзләремне үзләрендә карарландырсыннар; мәңге пошына, мәңге офыкларның аргы якларына омтылып та, омтылганнарына ирешә алмый торган йөрәгемнең хәсрәтле карарсызлыгына шигъри бер сәкинә9 бирсеннәр, шул пошынуымны хуш исләрдә шагыйранә коендырсыннар!

 

Энҗе чәчәкләр китерегез миңа! Алар яшь кызның муәффәкыятьсез беренче гыйшыктан тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар, алар сөт тамчыларыдай тамып-тамып торсыннар. Аклыклары белән күзләрне чагылдырсыннар. Яшьлегемнең алсу таңында, әле егетлек тормышын ярым өн, ярым төш рәвешендә, керфекләре йомылган күзләремнең эчендәге нәсими10 буларак кына торып уздырган чагымда, мин аларны төшләремдә күрә идем. Алар ул вакытта хәзерге шикелле ап-ак кына түгелләр иде; аларның аклыгы өстендә энҗеләр өстендәге шикелле сып-сыек зәңгәрсу вә ул шәүлә эчендә алсу дулкыннар йөгергән була иде.

Китерегез миңа энҗе чәчәкләр! Мин шул бәхетле көннәремнең шигъри төшләрен исемә төшерермен. Миңа энҗе чәчәкләр китерегез! Аларның газаплы исертүчән салкынчарак исләре минем тирә-ягымны аңкытсын, бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин бәхет мөмкин булып та бәхетсез уздырган яшьлегемнең назирасын11 табармын!

Ясмин чәчәкләре, резедалар китерегез миңа! Кайчандыр боларның исләре мине киң, йомшак-үткен, аксыл-алсу дулкыннар булып чолгыйлар да бөтен барлыгыма үтәләр, әллә кайларга, офыкларның аргы якларына, күгелҗем, алсу жиңел болытларның өске якларына тартып өндәп, кызыктырып торалар иде. Беренче мәхәббәт миңа резедалар хуш исенә төренеп килгән иде – сирпегез минем тирәмдә резедалар хуш исен! Беренче мәхәббәтнең ләззәтле пошыну, шигъри хәсрәт һәм хыялый бәхеттән гыйбрәт беренче сагышы миңа ясмин чәчәкләренең хуш исле дулкыннары өстендә килгән иде. Китерегез миңа ясмин чәчәкләре, китерегез миңа резедалар! Аларның гакылдан шашкан гашыйк серенадасы шикелле йомшак һәм хыялый җәелә торган исләре миндә түзәлмәслек бер теләк, бәхет, гыйшык теләге тудырсыннар! Сез беләсезме, музыка нәгъмәләре белән чәчәкләр хуш исләре арасында гаҗәеп бер тәнасеп12 бар бит!

Миңа гөл чәчәкләре китерегез! Шагыйранә мәһабәт Кавказ тауларының итәкләрендә үскән чәчәкләр булсыннар. Аларның ак, саргылт, ал, кара, зәңгәр һәм ялкын төсендәгеләрен мин кызыл чәчәкләрем белән аралыштырып тезәрмен, мин аларның, тереклекнең беренче шатлыгыннан елмайган яшь бала йөзе шикелле, куаныч тулы йөзләренә сәгатьләр буенча өзлексез карап торырмын. Китерегез мина гөл чәчәкләр! Аларның ләтыйф аңкуларында, аларның шаммәләрне сыйпап, иркәләп чолгый торган исләрендә гаҗәп бер тынычлык, җанны ял иттерә торган рәхәт тынычлык бар бит. Туфаннар, зилзиләләр, күк күкрәүләр, яшен яшьнәүләр белән үткәрелгән яшьлектән соң мин һәр нәрсәләрдән артык, гел чәчәкләр исендәге тынычлыкка мохтаж.

8 Бик каты исертсеннәр.

9 Тынычлык.

10 Эфирный – Ф. Ә.

11 Охшашын – Ф. Ә.  

12 Бәйләнеш. 

_______________

Китерегез мина гөл чәчәкләр! Мин аларның хуш исләре дулкыннарында, тәфәккергә13 чумып тирбәнермен!

Гарлем14 кырларын каплап үсә торган гаҗәеп кыяфәтле лаләләр нәселләр чолганышыннан дөньяга чыккан йөзләрчә төрле тюльпаннарның матурлыкларын миңа хикәя итәләр. Китерегез миңа гөл чәчәкләр! Мин аларны күз алдымда җәелгән киң кырларга сибәрмен, шул кырларда мин аларны назлап, иркәләп үстерермен. Минем гөл чәчәк кырым Гарлемның гасырлар буенча килгән нәфасәт шөһрәтен күләгәдә калдырыр. Минем гөл чәчәк кырымнан таралган хуш ис бөтен арган, талганнарга шагыйранә ял бирер!

– А, ишетсәгез лә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр!                                                                                                                

1921 eл.


13 Уйга.

14 Бөтен Европага иң нәфис чәчәкләр үстереп тора торган кечкенә бер шәһәр. 

 

"Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев