Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Әдәби сәхифә

Дания Гайнетдинова: Әллә?! (Хикәя)

Карчык, Фәрһадне күрүгә, кулындагы төенчеген күк­рәгенә кысты, күзләрен аска иеп: "Нихәл, улым!.." – дип, җайсыз гына исәнләште. Фәрһад ни дип тә җавап кайтара алмый сүзсез калды.

Завод капкасы төбендә сезне бер карчык көтә дигән хәбәрне ишетүгә, Фәрһаднең йөрәге чәнчеп алды, зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды. Беравык шулай әсәрләнеп басып торганнан соң, тиз генә пропускын күкрәк кесәсенә салып чыгу юлына атлады ул. Кем булыр икән? Көтәр кешесе дә юк иде ич? Әллә?! Аның күңеленнән йөз төрле уй-сорау узды.

Каравылчы бүлмәсе ишек төбендә йөзгә-биткә яшен төгәл генә билгеләп булмаслык бер карчык басып торуын күргәч, үзен янә куырып алгандай тәне чымырдап алды. Карчык, Фәрһадне күрүгә, кулындагы төенчеген күк­рәгенә кысты, күзләрен аска иеп:

– Нихәл, улым!.. – дип, җайсыз гына исәнләште. Фәрһад ни дип тә җавап кайтара алмый сүзсез калды. Карчык шулкадәр бетеренгән ки, йөзендәге бәрелү-сугылудан калган җөйләр аны тагын да шыксыз итә. Авыр күз кабаклары астыннан төссез күзләре тагын да тоныклана бара кебек иде...

– Әллә танымадың инде, улым?! Бу мин... Карчык сүзен дәвам итә алмады, әле тамагындагы төерне йотып җибәрә алмый азапланды, әле әйтер сүзе тиз генә табылмады. Аннан төенчеген җиргә куеп, үзе дә шунда чүгәләде.

– Мин, мин, зур гөнаһлы синең алда, улым, кичермәссең шул инде... – дип, Фәрһаднең балтыр­ларына чытырдап ябышты.

– Торыгыз, тизрәк, кеше көлдермәгез, – диде Фәрһад.

Карчык мүкәли-мүкәли торды. Иңбашлары авыр йөк күтәргән кебек суырылып төшкән, арка бөкресе дә үткән тормышының бик үк балдан-майдан булмаганын әйтеп тора сыман. Менә алар, бер-берсен утыз елга якын күрмәгән ана белән бала, ниһаять, күзгә-күз очрашты...

Фәрһад, нидер хәтер яңартырга теләп, күтәрелеп күккә карады. Баш очында гына бер кош тавыш биреп алды. Нидер искәртә сыман иде ул. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ләкин аның зәңгәрлеген Фәрһад кына күрде бугай...

Карчык калтыранып, яргаланып беткән куллары белән улының кулына үрелде. Мин... мин... улым килә алмадым шул. Алдакчы булдым. Көткәнеңне дә белдем, соңардым, улым... Карчык үзалдына сөйләнә дә сөйләнә. Фәрһад аның өзек-­өзек җөмләләрен ишетә дә кебек, ләкин йөрәк кабул итә алмый.

Әнисе ташлап киткәндә, аңа нибары өч яшь иде. И-и елады да елады ул. Әни, әни дип, көне-төне елады. Шулай да, берникадәр вакыттан соң килеп, «Мин сине өйгә алып кайтырмын, улым, көт, яме» дигән сүзе ничә еллар ымсындырып торды. Күз яшьләренә буыла-буыла, көннәр-төннәр, айлар-еллар елады Фәрһад. Нәфрәт-ачу сакламады, бүген булмаса иртәгә килер дип, тоташ ун ел көтте. Ун ел буе сабый күзен тәрәзәдән алмады, һай, бик күп гомер иде бит ул аның өчен!.. Әлеге уй-кичерешләре Фәрһадне еракта калган үткәннәргә алып кайтты...

Карчык та тагын ни дип сүз башларга да белмичә, дәшми генә үз уйларына бикләнде. Аның җанын, үткәннәрнең барысын да сызып ташларга иде, дигән халәт биләп алды. 

– Сызып ташларга иде шул вакытны, балам... Тормышны өр-яңадан, чиста биттән башларга иде дә бит... Булмады.

Үткәннәрне кайтарып булмый. Үзем гаепле, үзем... Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде, дип мыгырданды карчык.

Фәрһад сабый чак­ларын кабат күз алдыннан үткәрде. Әнисе белән аерылышкан көннән башлап һәр көнне үзе генә белгән җиргә берәр вак таш куеп бара иде. Әнисеннән аерым яшәлгән көннәрен ташлар саный барды. Ә инде укый-яза башлагач, әнисенә әйтәсе сүзләрен көндәлекләргә теркәп барды ул. Аларны беркемгә дә күрсәтмәде, уйларын берәү белән дә бүлешмәде. Унөч яшен тутырасы көнне авыр төш күреп уянганы әле дә күңелен тырнап тора. Әнисе үлгән, имеш. Аның үле гәүдәсен кочаклый-кочаклый елады да елады Фәрһад. Тәрбияче апалары иртәнге ашка чакырып кергәндә дә, сулык-сулык килеп, күргән төшеннән аерыла алмыйча азап­лана иде. Юынып, табын янына иртәнге ашка утыргач, биредә тәрбия­ләнүче балалар алдында аны туган көне белән котладылар. Истәлеккә кул сәгате дә бүләк иттеләр әле үзенә. Аннан кайсы кая үз шөгыле белән таралышкач, Фәрһад, тәрбияче апасы янына килеп, күргән төшен сөйләде. Ун ел буе үзе генә кичергән эч серләрен бушатты. Берәмтекләп җыйган вак ташларын, көндәлекләрен иң якын кешесе итеп санаган тәрбияче апасына күрсәтеп, елап алды. Тәрбияче апасы моны күреп хәйран калды.

– Нигә миңа моңарчы сөйләмәдең боларны, – диде дә, Фәрһадне кочаклап, үзе дә аңа кушылып елады. Аннан соң Фәрһад:

– Апа, мин үз әниемне башка көтмәячәкмен, бүгеннән ары аны күңелемнән сызып атам, ул минем өчен үлде инде, – диде. – Ләкин минем дә әни дип дәшәсем килә. Миңа да әни кирәк, дип кабат елап җибәрде.

– Телисеңме, мин синең әниең булам, бездә яшәрсең, мин сине үз улым кебек яратырмын, – диде тәрбияче апасы ул чагында. Чыннан да, хәл ителәсе кәгазьләрне тутырып, эшләрне җайлагач, Фәрһад тәрбияче апасы йортына күченде. Беренче көннән үк аңа әни дип эндәште. Икесенә дә шундый рәхәт иде. Фәрһад тырышып укыды, тәртибе дә чын егетләрчә булды аның. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына керде. Менә бүген заводта инженер булып эшли. Әнисе белән шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәп яткан көннәре. Фәрһад үткәннәрне оныткан иде инде. Сабый чактагы яраларны яңартасы килми иде.

– Ник килдең син? Ник?.. Минем өчен син юк инде. Минем күңелдә син күптән үлдең, – диде Фәрһад, ачыргаланып.

– Мин исән бит, улым. Син мине исән булганым өчен битәрлисеңме, – диде карчык.

– Әйе, битәрлим!.. Син мине сабыйлыктан мәхрүм иттең. Өч яшьлек сабыеңны ташлап калдырганда, ничекләр күтәрде икән сине җир!.. Әнием, кил, мин сине көтәм бит, дип күпме яшь түктем мин. Шул вакытларда кайларда йөрдең дә, ничекләр кеше күзенә күренергә курыкмадың икән?!

Завод капкасы алдындагы эскәмиядә янәшә утырган карчык Фәрһаденең әлеге сүзләреннән соң улына күтәрелеп карый алмады. Турысын әйткәч аңлады булса кирәк. Шушы вакытта җир ярылса, шунда кереп югалыр иде дә бит, аңлашасы бар. Янәшә утырган ана белән бала арасы шулкадәр ерак булып тоелды ки, әйтерсең лә ике арада чакрымнар ята. Элегрәк, сабый чакта булсамы, муенына сарылыр иде дә килдеңме, әни, дип иркәләнер иде. Ә хәзер... ике арада бозлы тау. Аның каршысында бөтенләй башка – ят карчык.

– Син мине оныт, минем әнием бар, ул мине авыр чакларымда күкрәгенә кысып юатты, мине чын ир-ат итеп тәрбияләде. Минем өчен бары бер генә әни бар – миңа наз биргән, юаткан, авыр чакларымда киңәшчем, бүген дә таянычым булган әнием генә әни миңа. Минем өчен ул гына иң якыннарның берсе, – диде Фәрһад.

Карчык: «Син мине гафу ит, моннан соң борчымам», – дип, авыр адымнар белән китеп югалды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев