Мәдәни җомга

Бәйрәм табыны

Колхозчы–хәрби диңгезче–журналист Җиһат Солтановның «Азат ханыт» журналында 1967 елның декабрь санында басылган шаян хикәясен тәкъдим итәбез.

Бәйрәм саен чакырышып, кунак булыша торган идек без күршем Фәсхетдиннәр белән. Соңгы ике елда арабызга койма койган кебек булды. Күрше хатынының, алты айлык курс бетереп, повар дипломы алып кайтуы сәбәп булды моңа. Кунакка барган саен, кешеләр бу хатынның аш-суны телеңне йотарлык итеп оста әзерләве хакында сөйләделәр. Мин дә мактаган булдым. Мактадым һәм... Фәсхетдин хатынының даны никадәр артса, бичәмнең миңа булган ихтирамы шул ук микъдарда кими баруын тойдым. Күршеләр белән рәхәтләнеп кунакка йөрешүләр сирәгәйде һәм тора-бара төш сымак кына булып калды. Кунак чакыру, кунак өчен азык-төлек юньләү мәсьәләсе купкан саен, хатыным гомер дә кыланмаганын кылана башлады. Мәҗлес җитәрдән өч көн элгәре үк минем кәефем бозыла, уң күзем тарта. Күп тә үтми, хатыным каныма агу тамыза:
– Карале, кунакларны ни белән сыйларбыз икән? Син бер дә сый ягын кайгыртмыйсың әле.
Мин, җәзаның башлануын сизеп, кулыма газета алам:
– Сөеклем, мин кайгыртканнан сиңа ни файда? Барыбер яратмыйсың алган нәрсәмне.
– Эшләгән эшнең файдасы булмый калмас иде әле. Әнә базардан ит алып кайтыр идең. Ир кеше ир кеше инде ул, аңа итнең дэ йомшаграк, майлырак кисәген үлчиләр.
Хатынга каршы сүз әйтеп булмый. Көрсенүемне эчкә йотып, газетаны куям, беләгемә сумка эләм.
– Кая җыендың әле болай? — дип күзләрен түгәрәкләндерә хатыным.
– Соң, үзең базарга барырга кушасың лабаса.
– Әйдә алайса, мин дә барам, сайлый белмәссең...
Хатыным ашыгып киенә, минем белән базарга юнәлә.

Без ит базарын, берничә кат әйләнеп үтәбез. Хатыным, сумкадан чәнечке алып, һәммә итләрне дә төртеп карап чыга. Бәгьзесенең сум ите калын, бәгъзесе шулпасызлык.
Ахырда миңа борылып карый:
– Карале, нишлик соң? Кайсы кисәген алыйк икән?
– Әнә шул тоткан кисәгең ару бит инде, – дим мин.
– Кая ару булсын инде, – ди хатыным еламсыраган тавыш белән. Ул чәнечкесе белән иткә суккалый. – Әнә, ишетәсеңме, сөяге шык-шык итә...
– Ит сөяксез булмас инде.
Хатыным авыр сулый да шул кисәкне үлчәтә.

Кайтып барышлый гастрономга тукталабыз. Кергәч тә, хатыным ашамлык, мин эчемлек бүлегенә аерылышабыз. Йомышны йомышлап, чыгар юлда кабат килеп кавышкач, хәләл җефетем сумканы ачтырып карый:
– Уйлаган идем аны, бер-бер эш кыйратып йөрисендер, дип. Нигә кара шешәлесен алдың?
– Шешәсендә ни    хикмәт, эчендәгесе ак булсын,  – дип котылырга тырышам.
– Табынга караңгылык китерә бит ул. Ни йөзең белән аны кунаклар алдына чыгарасың.
Ай-ваема карамый, ул мине кара шешәне акка алыштырырга җибәрә. Сатучыны күндерә алмыйча мин кабат киләм. Хатыным юл буе дәшмичә, үпкәләп, миннән ике адым читтәрәк кайта.

 

Өйгә кергәч тә, аракыны шкафка, итне суыткычка тыгып, ул «күршеләрнең тынын тоярга» йөгерә. Мин газетага ябышам. Ярты сәгать үткәч, тәмам сөмсере коелып, ишекне ача:
– Фәсхетдинне күрсәң, менә дигән асыл билдәмә алып кайтты. Бөер майлары исең китәрлек, кисеп алырга карасы юк. Ә без, ике тиле, ит урынына коры сөяк сатып алдык.
Ул шартлатып суыткычны ача: 
– Моннан ни пешермәк кирәк. Синең сүзне тыңлаган мин юләр...
Хатын арлы-бирле йөргәли, минем ишетмәвемә, һаман газета кыштырдатып утыруыма ярсуы ташып, өстәлдә яткан журналларны арлы-бирле китерерә тотына. 
– Кешенең ире ир төсле шул. Фәсхетдин бөтен нәрсәне үзе сатып ала – ә хатыны мактала. Кеше хатыннары күргән кадер-хөрмәт юк шул инде ул миңа... Ир какканны мир каккан, дигәннәр...

 

Дәвамы: "Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: